#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл мәчетенә барасы килеп тора

1-5Сумкино мәчетенә килгән һәр кешене җылы каршы алалар. Хәер тапшырырга кергәннәрне тыңлап Коръән укыйлар, дога кылалар. Ихлас күңеле белән дингә бирелгән Фәтхулла хәзрәт Камалетдинов авыл мулласы вазифасын башкарганына 20 ел гына түгел. Дингә килгәнче ул күп еллар ООО ”Судоремонт Сумкино” заводында өлкән мастер булып эшли. Тормыш иптәше Фирдәүс апа белән өч ул үстереп, аларга белем, тәрбия бирәләр. Бүгенге көндә иманлы булып үскән уллары да әти-әниләре сыман тырышып эшлиләр, хезмәт юлларында үрнәк булып, бер-берсенә, әти-әниләренә ярдәмләшеп яшиләр. Биредә беренче дини оешма 1993нче елда...

Подробнее...

Сөекле пәйгамбәребезне зурлап

Ялутор районы, Яңа Атьял авылында 1990 елдан бер көнне дә ишеге ябылмыйча эшләп торган мәчет курасында тәмле шулпа исләре белән казаннар калкып чыкты. Имамыбыз Биктимиров Мөнир Ялутор шәһәре һәм районы мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтовның тәкъдимен кабул итеп Мәүлет бәйрәме уздырды. Раил хәзрәт һәр атнаның сишәмбе көне сәгать 4тә хатын-кызлар, 5тә балалар, 6да ир-атлар белән очрашып, Ислам кагыйдәләрен өйрәтә.

Мәүлет бәйрәмен үткәрергә хатын-кызларыбыз да бик канәгать булып, үзләренең ризалыкларын белдерделәр. Имамнар үз вазифаларын үтәделәр. Өстәлдә булган ризыкларны да мәчет...

Подробнее...

Мөселман бәйрәмнәре

Безнең Вагай районы, Индәр авылында мөселман бәйрәмнәрен уздырмыйча калмыйлар. Һәр гаилә үз йортында бәйрәмнәрне үткәрергә тырыша. Табын әзерләп, муллаларны, халыкны чакыра, өйләрдә Коръән тавышы яңгырый.

Иң зур бәйрәмебез Рамазан-Ураза гаете. Бер ай буе безнең авылда да теләүчеләр ураза тоталар. Соңыннан мәчеткә барып Гает намазын укыйлар, аннары өйдән-өйгә “әет”ләшеп йөриләр.

Муллабыз Коръән укып, вәгазьләр сөйли, бергәләшеп дога кылалар. Хуҗалар садака өләшеп, халыкны хөрмәтләп озаталар. Алар өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, икенче йортка юл тоталар. Аннары Корбан бәйрәме җитә. Анда...

Подробнее...

Ислам диненә озын юллар үтеп килдем

48-5Соңгы елларда иманга килеп, дин юлына керүчеләр артты. Намазга басучылар, ураза тотучылар, хаҗга баручылар да күбәйде. Бу хәл мөселманнар арасында гына түгел, башка диннәрдә дә күзәтелә.

Дин турында фикерләр бихисап. Иң элек сорауларыбызга җавап бирерлек, гаять кызыклы кеше белән танышуыбыз бу теманы кузгатуга этәргеч булды.

Ставрополь краенда туып-үскән рус егете Сергей Николай улы Фирстовның ислам динен кабул итеп, бүгенге көндә Төмән шәһәрендә гаиләсе белән яши. Бер күрүдә үк бу кеше күңелебездә кызыксыну хисе уятты.

Аның белән очрашкач, бик кызыклы әңгәмәдәш булуы да...

Подробнее...

Дин юлы алга бара

Халыкның дин юлына тартылуына мин бик шат, яшьләребез дә калышмыйлар. Кайда гына барсаң да, кайда гына йөрсәң дә, хәтем, теләү, корбан ашлары, никахлар үткәреп торалар, Аллага шөкер. Быел менә Корбан бәйрәме көзнең бик әйбәт вакытына туры килде. Авылларда, мәчетләрдә гөрләтеп корбанлыклар үткәрделәр. Менә шул вакыт туган авылым Тарханда булдым. Әниләрем: “Корбанлык үткәрәбез, булышырга кил”, - дип чакырдылар. Кызганычка каршы, шул арада каенанам дөнья куйды.

Каенанамны әниемдә корбанлык уздырган көнне җирләделәр. Мин әниемне, киленемне алып бәхилләшергә генә барып кайттык, янында...

Подробнее...

Мәүлет бәйрәме тарихы

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне быел мөселман календаре буенча 1 декабрьгә туры килә. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күп яшьләребез Мәүлет бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм дип аталуын, «мәүлет» сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмиләр. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. «Мәүлет» — гарәп сүзе — туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк, бүген иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи...

Подробнее...

Дини бәйрәмнәрне хөрмәтләп

Дини бәйрәмнәрне үткәрү, динне тотулар берничә дистә еллар артык тыелып торды. Авыллардагы мәчет манараларын да кистереп ыргыттылар. Әби-бабайлар дини ашларны яшертен үткәрделәр. Рөхсәт булу белән авылларда яңа мәчетләр калкып чыкты, әби-бабайларыбыз шатланышып матур күлмәкләрен киеп, бер-берсенә Коръән ашларына йөри башладылар. 1962 елны Төмәннән килеп Киндерле мәчетенең дә манарасын кисеп киттеләр. 1997 елга кадәр бина авыл клубы булып торды, ә 1998 елны мәчетнең нигезен яңадан күтәреп, түбәсен тимер белән ябып, тышын кирпеч белән тышладылар, эчтән коры штукатур кадаклап, ниһаять, 1999 елны...

Подробнее...

Бала чактагы хатирәләр

Авыл мулласы Сафиулла бабайга дин сабаклары алырга йөрүләр хәтергә сеңеп калган. Ул чакларда миңа 5-6 яшь булгандыр. Авылыбызның шәһәрдән ерак булуы, сазлыклар, елга-күлләр, урманнар аркылы үтеп кенә анда җитеп була иде. Шуның өчен дин ягыннан кысрыклаулар, шикаять язулар бөтенләйгә диярлек булмаган, авыл халкы үз иркендә яшәгән. Юкса, 1960 елларда Совет чорының чәчәк аткан, коммунизмга таба барабыз, дигән чаклар. Телевизор карап үсмәдек, радио бөтен авылга бер-ике йортта гына иде. Аның каравы, табигать белән бер сулышта яшәдек. Елына бер тапкыр урыс милләтеннән берәү килсә, бөтен авыл...

Подробнее...

Күз тиюдән укылучы дога

Күз тию турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә болай диелә: “Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”. Бу сүзләрдән күз тиюнең нинди җитди нәрсә икәнен аңларга була. Күз тию дигән нәрсә күп халыкларда, күп диннәрдә бар. Шул исәптән Ислам динендә дә күз тию дигән төшенчә юк түгел.

Күз тию күренеше белән тормышыбызда һәммәбезгә дә азмы-күпме очрашырга туры килгәндер, мөгаен. Адәм баласына күз сабый чагыннан алып картайганчыга кадәр тияргә мөмкин. Күз тию очраклары белән хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә (с.г.в.) очрашкан: ул кешеләрне Ислам диненә чакырып, бердәнбер Аллаһыга...

Подробнее...

Хаҗ гыйбадәтен үтәп

40-3Динебезнең биш нигезе бар, хаҗ гыйбадәте – шуның берсе. Матди яктан мөмкинлеге булган, сәламәт мөселман хаҗ кылырга тиеш. Лаеклы ялга чыгуга ислам дине тәртипләрен ныклап өйрәнә башлаган Төмән районы, Индрәй авылында яшәүче Фәгыйлә апа Ханнанова шул бишенче нигезне үтәү бәхетенә иреште быел. Бу изге гамәлгә күптән әзерләнә иде инде ул. Я сәламәтлек, я матди яктан киртәләр чыгып тора. Һәм, ниһаять, Фәгыйлә апа, өлкә мөселман диния нәзарәте офисында хаҗга китүчеләрне озату чарасында катнаша. Мин аның белән күрешеп, изге сәфәр хакында сораштым.

- 19 августта Искәндәр хәзрәт Юсупов...

Подробнее...

“Этнос”та корбан бәйрәме

40-4Төмән “Этнос” иҗади һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә үзәккә йөрүче балалар һәм 52, 39нчы мәктәпләрдән башлангыч сыйныф укучылары килгәннәр. Кичәне Әлфинур Шамил кызы Касыймова башлап җибәрде. Корбан бәйрәме тарихын һәм аның үзенчәлекләрен сөйләп китте. Шулай ук үзәк директоры А.Градусов, радиоспорт буенча дөнья чемпионы З.Низамов, Яңавылның хөрмәтле кешесе С.Мингазеев балаларны бәйрәм белән котладылар. Әгәр дә Мөнирә ханым Хөснетдинова булмаса, бу бәйрәм уздырылмаган да булыр иде, диделәр.

Ул спонсорлар табып, оештырып, балаларга...

Подробнее...

Бүген ул хөрмәтле авыл имамы

Бу көннәрдә Төмән районы, Талмы авылында яшәүче Мансур Колчак улы Биктимеров туганнары белән 80 яшен бәйрәм итте. Гаиләдә 8нче бала булып дөньяга килгән малай хезмәт юлын 16 яшеннән “Коммунизмга” колхозында гади эшче буларак башлап җибәреп, Тубыл зоотехникумында белем алып, баш зоотехник дәрәҗәсенә җитешә. Шыкча авыл советы территориясендә сөт-тауар юнәлешле “Туринский” совхозы барлыкка килгәч, 4 елга авыл советы рәисе итеп билгеләнә. Аннары 1967 елда совхозның Явызбы бүлегенә идарәче итеп куялар. Эшләгән 5 ел дәверендә ул Төмән авыл хуҗалыгы институтында югары белем алырга да вакыт...

Подробнее...

Сорау - җавап

- Аллаһы Тәгалә намаз укыган кешенең гомерен озайта, дигән гыйбарә бар. Бу дөресме?

- Аллаһы Тәгалә Кадер кичәсендә адәм балаларының тәкъдирен үзгәртә. Тәкъдир үзгәрүнең исә ике сәбәбе бар: дога һәм изге гамәл керә. Иншалла, әлеге гыйбадәтне үтәгән кешенең, әгәр ул гөнаһлардан сакланса, әти-әнисенә итагать итсә, туганнары белән араны өзмәсә, гомере озынаер. Ә инде әлеге шартларны үтәмәсә, гомере, киресенчә, кыскарырга да мөмкин.

- Зиратта кырык ел элек мәет күмелгән урынга янә кеше җирләргә ярыймы?

Ярый.

- Аракыдан үлгәннәр, үз-үзләренә кул салучылар була...

Подробнее...

Талмы мәчете

31-6Талмы мәчетенең тарихы

Төмән районы, Талмы авылында бай тарихлы мәчет. Еллар шаукымына карамастан, ул үзенең нигезен, стеналарын саклап кала алган. Ниләр күргәнен, нинди язмышка дучар булганын сөйләргә аның теле генә юк. Алай да әз-мәз булса да, мәчет язмышын бәян итәрлек авылда олы кешеләр бар әле. Аларның әйтүе буенча, үз нигезендә нык басып торучы әлеге мәчет 1870 елда төзелгән. Давыллы елларда, мәчетләрне тар-мар итү башлангач, Талмы мәчете дә читтә калмый. Аның манарасын да кисәргә килеп җитәләр. Нигәдер шул кешеләр бу кара эшне үзләре эшләмичә, авылда яшәүче халыкны мәҗбүр...

Подробнее...

Кыштунлыда иман йорты ачылды

31-7Төмән районының Кыштунлы мәчетен ачу тантанасына районның Муллаш, Явызбы, Талмы, Индрәй, Боровский, Шыкча, Акъяр мәчетләреннән һәм башка төбәкләрдән йөзләгән кеше килгән иде.

Бик матур, кояшлы көндә урамда урнаштырылган сәхнәдә бәйрәмне әнисе Кыштунлы авылында туып-үскән Ләйлә Әфләтунова алып барды. Акъяр мәдәният һәм ял үзәге коллективы белән бергәләшеп оештырылган, мөселман һәм халык җырлары белән күркәмләндерелгән программа кунаклар күңеленә хуш килде.

- Кыштунлыга авыр репрессия елларында мулла булып Югары Егәнледән Әбделхак Рафиков җибәрелә. Ул төньяк Уралга сөргенгә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836