Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кешенең гомер озынлыгы һәм аның сыйфаты белем дәрәҗәсенә бәйле: ул югарырак булган саен, кешенең олы яшьтә дә актив, нык хәтер һәм сәламәт акыл белән яшәү мөмкинлеге зуррак. Бүген мәгълүмати технологияләр яшьләр генә түгел, ә өлкән буын тормышының аерылгысыз өлеше дә. Нәкъ менә компьютер өлкәннәргә барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга ярдәм итә. Кайбер өлкәннәр хәтта яшьләрдән дә яхшырак эшли беләләр. Интернетта кирәкле мәгълүматны тиз таба, сатып ала, табибка кабул итүгә һәм дәүләт хезмәтләре алуга язылалар. Моның шулай булуын «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» проекты кысаларында узган...
70 ел элек төшерелгән бу фоторәсемдә Талымхан авылы балыкчыларын күрәбез. Җәен-кышын, язын-көзен минем авылдашларым балык тотканнар. Сазлыклар-күлләр арасында урнашкан авылыбыз тирәсендә 25кә якын күл бар. Аның һәркайсының үз исеме, легендасы.
Борынгы Талимхан бабаебыз 435 ел элек эзәрлекләүдән качып хәзерге авыл урынына килеп урнашкан. Бу табигать почмагы аны балалары, хезмәткәрләре белән үз кочагына алган. Шуннан бирле балык тоту халкыбызның төп шөгыленә әйләнгән. Авыл күленә илебезнең төрле почмакларыннан балыкчылар килгәннәр, монда ял иткәннәр, ярышлар үткәргәннәр.
Авыл күлендә төшкән бригада...
Халык бәйрәме – Сабан туе борынгыдан ук барлыкка килгән. 2 июльдә Турай авылында Төмән районы Сабан туе узды.
Өлкәннәр һәм балалар өчен бик матур, игелекле бәйрәм, сәламәтлек бәйрәме, шуңа күрә батырлар еш кына традицион ярышларда көч сынашалар: ат чабышлары, гер күтәрү, биек һәм шома баганага менү, милли көрәш - күп көч, хәйләкәрлек һәм җитезлек таләп итәләр.
Сабан туе бизәге – көрәштә безнең Талымхан мәктәбен тәмамлаучылар да җиңделәр: Салават Абдуллин - абсолют батыр; Рашат Сөлхәрнәев, Раниф Айтумбетов 2 урын алдылар. Афәрин, балалар!
Сабан туенда физик көч кенә...
Төмән районы, Индрәй авылында Авыл көне, гадәттәгечә, бик күңелле һәм зур әзерлек белән үтте. Бәйрәмне ямьле күл янында уздыру, әлбәттә, отышлы булды, ә һава торышы күңелләргә җылылык кына өстәде. Авыл көне елдан-ел заманча бәйге-ярышлар белән тулыландырылып тора. Бәйрәмне авыл мөселманнары оешмасы рәисенең урынбасары Кормангали абый Шәмсетдинов ачып җибәрде.
«Авылдашларга, килгән кунакларга саулык-саләмәтлек, иминлекләр, бәхет-шатлыклар телим. Җирдә сугышлар тынып, тиз арада һәр илдә тынычлык урнашсын иде», - дигән сүзләре белән изге догасын тәмамлады. Бәйрәмгә күтәренке...
«Безнең авыл хакимиятенә кергән авыллар Төмән тирәсендә урнашкан иң күренекле, бай тарихлы һәм матур архитектуралы авылларның берсе булып санала, Бу авыллар 16 нчы гасырда барлыкка килгән, ә бүгенге көндә биредә үсеш алган инфраструктуралы торак пунктлар. Биредә без яхшы яшәр өчен безнең ата-бабаларыбыз күп көч түккәннәр, иҗат иткәннәр. Моның өчен без аларга рәхмәтлебез», - дигән сүзләр белән башлап җибәрде бәйрәм чарасын Ямбай ял һәм мәдәният үзәге хезмәткәре Гөлфия Әмирова, хөрмәтле кунакларны сәхнәгә чакырып.
Ямбай халкын Авыл көне белән Төмән районы хакимиятенең мәгариф...
Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни компонетлы мәктәбендә милли бәйрәмебез - балалар Сабан туен үткәрү традициягә керде. Монда укучылар бәйрәмне яратып көтеп алалар.
Быел Сабантуй бәйрәме 17 нче июньдә үтте. Балаларны, кунакларны шәһәрнең тарихи мәчетеннән килгән Фәннур хәзрәт Казыймов Сабан туе белән котлап сәламәтлек, уңышлар, балаларның иманлы кеше булып үсүләрен теләде. Бәйрәмдә күңелле татарча җырлар, шигырьләр яңгырады.
Дәртле халык һәм заманча биюләрне тамашачылар җылы алкышлар белән каршы алдылар. Иҗади номерларга бай булган концертны караганнан соң, кунаклар һәм балалар 8 мәйданчыкта барган...
Халкыбызның көтеп алган күркәм милли бәйрәме - Сабантуй Тубылда истә калырлык сәхнәләштерелгән күренеш белән Базар мәйданында ачылды. Милли көйләр яңгыратып, халкыбызның кунакчыллыгын, күңел байлыгын күрсәтеп, җылы теләкләр теләп бәйрәмгә килгән тамашачыларны татарча биетеп, төп сәхнәгә озатып куйдылар.
Тантаналы бәйрәм чарасы төбәк Диния нәзарәте мөфтие Ибраһим Суховның бәйрәм белән котлау сүзләре, теләкләре, догалары белән башланды.
Бәйрәм белән шәһәр башлыгы урынбасары Яна Зубова, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Алена Шакирова, өлкә татар милли–мәдәни автономиясе...
20 июля 2022 года (с 10:.40 до 11:10 местного времени) будет проводится комплексная проверка системы централизованного оповещения населения Тюменской области с задействованием радиотрансляционных установок и электросирен.
Звучание сирен означает сигнал гражданской обороны или чрезвычайной ситуации «Внимание всем!». По каналам телевидения «Россия-1», «Россия-24» и по радио «Маяк», «Радио Россия», «Вести FM» дикторы радио и телевидения передадут информацию о произошедшей ситуации, рекомендации для населения по действиям в данной ситуации, а также информацию по сигналам гражданской...
По словам военного комиссара Тюменской области Алексея Куличкова, жители Тюменской области в 2022 году стали чаще интересоваться службой по контракту. С марта этого года число желающих, ежемесячно обращающихся для заключения контракта, выросло в три-четыре раза по сравнению с предыдущим годом.
Многие тюменцы изъявили желание принять участие в специальной военной операции, говорит военком. Как правило, это те мужчины, которые знают, что такое боевые действия, и понимают, что происходит.
– Добровольцы всегда вступали в ряды военнослужащих, и в Великую Отечественную войну, и в...
Тубыл шәһәренең 7 нче микрорайонында замана таләпләренә таянып төзелгән матур бина - «Диванчик» сату үзәгендә затлы диваннар, сыйфатлы җиһазлар сатыла. Сәүдә үзәгендә Россиянең алдынгы җитештерүчеләренең сыйфатлы җиһазлары белән сәүдә итәләр, алар шәһәр халкы арасында популярлык казанды. Бирегә авыллардан да сатып алучылар килә.
Эшмәкәр Радик Хәлиуллин тырыш хезмәте һәм шәһәрдә үткәрелгән социаль әһәмиятле чараларда катнашып хөрмәт казанган якташыбыз. Олы йөрәкле, игелекле якташыбыз ярдәме белән шәһәрдә төрле мәдәни чаралар үткәрелә, шәһәрне үстерүдә, бизәүдә күп еллар булышлык күрсәтә...
Тубыл шәһәренең «Себер һөнәрчелеге һәм кәсепләре» музеенда халкыбызның традицион һөнәрләренә багышланган шәһәр осталары белән очрашу узды. «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар ешмасы рәисе Айсылу Юнусова һәм вәкилләре, Тубыл шәһәре тарих-архитектура музей-тыюлык бүлеге мөдире, экскурсияләр оештыру буенча баш белгеч Яна Абдуллина бу игелекле чараны оештыру максаты белән кунакларны таныштырдылар.
Айсылу Юнусова катнашучыларны сәламләп: «Оста куллы якташларыбыз белән очрашу үткәрүне күптән планыбызга керткән идек. Бүгенге очрашуда тәҗрибәле оста куллы якташларыбыз арасында яшьләрнең дә катнашуларына...
Төмән шәһәренең Яңавыл микрорайонында урнашкан «Этнос» гуманитар белем бирү үзәге каршында эшләүче җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче балаларның һәр көне кызыклы һәм файдалы уза. Яңа җырлар, биюләр, уеннар, шигырьләр өйрәнү, рәсем ясау, ярышу-узышулар белән генә чикләнми, төрле чараларда катнашып, күренекле шәхесләр белән очрашып, яңа мәгълүмат туплап белемнәрен арттыралар.
Шулай ук балалар татар халкының милли ризыклары белән дә бик яратып таныштылар. Мәсәлән, бу көннәрдә балалар Болгар-Татар бистәсенең «Яңавыл» тарихи-мәдәни тыюлыгын булдыру инициаторы Әлмирә Сажинада кунакта булдылар. Ул...
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Нина Мәхмүтованың «Родина - земля отцов и дедов» дип аталган китабының презентациясе үтте. Шатлыклы вакыйга белән авторны шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр мәгариф департаменты директоры Наталья Белышева, мәгариф отличнигы Николай Зольников, шәһәр ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь, Ворогушино авыл җирлеге башлыгы Елена Ершова, шагыйрь Сөнгатулла Бекенин, якыннары, коллегалары, укучылары, дуслары, авылдашлары котладылар.
Тубыл районы, Сатылган авылында яшәүчеләргә...
Тормыш сукмагым мәктәп, укучылар, укытучылар белән бәйле булды. Сүзем олы ихтирам яулаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булып, Сатылган авылы турында китап чыгарган коллегам Нина Мәхмүтова турында.
1971 нче елны мин дустым Гөлнара Мәхмүтова һәм Нурия Бакиева (мәрхүмә) белән Тубыл шәһәренең гөрләп торган аскы торасындагы кафесында туңдырма ашап, сыйланышып, сөйләшеп утырганда, урамнан узып барган якташыбыз Рудольф Мәхмүтовны бик матур, сөйкемле, күк костюм кигән кыз белән күреп алдык. Без алар артыннан сокланып карап калдык. Июль ахырында узган безнең туйга да Рудольф яраткан кызы Нина белән...
Хәким Харис улы Гадеев 1926 елның 1 октябрендә Омск (хәзер Төмән) өлкәсенең Ялутор районы, Кактамак авылында туа.
1943 елның ноябрендә фронтка мобилизацияләнү өчен хәрби врач комиссиясен үтә. Ул вакытта Себер баһадиры, фашистларның котын алучы егетнең буе 1 метр 46 сантиметр, авырлыгы 46 килограмм була. «Чакыру кәгазе көт, сугышка алабыз», - дип әйтәләр комиссиядә. 1943 елның 23 ноябрендә 18 яше дә тулмаган Хәкимгә фронтка повестка тапшыралар.
Чакыру кәгазен алгач, егет өч тәүлек әйберләр алып Ялутор райны хәрби комиссариатына китә. Ач 1943 елда Кызыл армиянең булачак солдаты...