Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Быел 17 июньдә тормыш иптәшемнең бакыйга китүенә 20 ел булды. Тугыз ел гомерен – хәрби хезмәттә, 17 ел - клубта, тагын 17 елын партия кушуы буенча совхозда - үзебезнең авыл бүлекчәсендә җитәкче хезмәтен үтәде. Кайда эшләсә дә, халык ихтирамына лаек булды. Хәзерге мәчет картлары да заманында аның кул астында эшләгән механизаторлар бит. Өлкәннәр аз калды, яшьләр Төмәнгә эшкә йөриләр, вакыт җитми.
Мин инде кабат-кабат егылып мәчеткә көн дә йөри алмас хәлгә килдем. Бу җомгада, абыйларын искә төшерсеннәр дип, барып кайттым.
Мин кергәндә мәчет имамы Хәмит хаҗи үзе генә иде...
Табигать пычрана һәм бозыла барган заманда яшибез. Ашаган ризыкларыбыз консервантлар һәм без белмәгән әллә нинди хикмәтләр белән шыплап тулган.
Беркөнне “1нче канал”дан тапшыру карадым. Без яратып ашаган тавык түшкәләрен ничек итеп “эшкәртеп” сатуга чыгарганнарын күрсәттеләр. Шаккаттым. Тапшыруны алып баручы бер килолы түшкәгә шприц ярдәмендә тозлы су кертте. Менә шулай авырлыгын ярты килога арттырып, түшкәне туңдырып, сатуга чыгаралар икән. Тозлы сыекча белән бергә тәмләткечләр, буягычлар, эмульгаторлар да тутыралар икән. Эмульгаторлар – азыкның үзле, матур булуы, тиз бозылмавы өчен җаваплы...
Җәй. Эссе. Су коеныр өчен менә дигән вакыт! Ләкин куркынычсызлык кагыйдәләрен дә онытмау кирәк. Бигрәк тә балалар белән ял иткәндә, аларны күз уңаеннан югалтмау зарур. Тулырак түбәндәрәк укыгыз:
Җәй көне сулыклар, анда балаларга тиешенчә күзәтү булмау белән куркыныч та инде. Статистика күрсәткәнчә, балалар белән күңелсез хәлләр күпчелек очракта, яннарында олылар күп булганда килеп чыга. Мәсьәлә шунда, бала олыларны күрә һәм саксыз кылана, суда шуклана, чума, тирәнгәрәк кереп китә. Ә олылар, табигатьтә рәхәтләнеп ял итәләр һәм уяулыкларын югалталар.
Суда йөзәр өчен кабартылган...
Шушы көннәрдә Түбән Тәүде районы, Саз авылында Хәйруллиннар гаиләсендә бик матур никах туе үтте. Борын-борыннан килгән гадәт ул: кызны ярәшкәннән соң, кәләшнең әти-әниләре зурлап никах туе уздыралар. Кыз һәм егет ягыннан барлык туганнар, дус-ишләр, авылдашлар бу бәйрәмгә яшьләрне котлап килделәр. Саз авылында туып-үскән Зифа Илфат кызы белән Кырынкүл егете Рөстәм Ильяс улы ике ел матур гына йөргәннән соң кавышырга...
Татар халкы гомер-гомергә тыйнак һәм әдәпле. Гаиләдә нинди генә ыгы-зыгы яисә бәла-каза килмәсен, ул бервакытта да йорт эченнән чүпне урамга алып чыкмый, яисә, “Авызыңда кара кан булса да, аны кеше алдында төкермә”, дигән әйтем дә бар. Шуңа күрә бүгенге мәкаләмдә авыл һәм геройларның исемнәрен язып тормыйм.
Бу көннәрдә авылга кайтканда, каршыма бер әби очрады. Гадәттәгечә, исәнләшеп кенә узып китәсе иде, әмма бу юлы ниндидер эчке сиземләү әбидән хәл-әхвәл сорашырга мәҗбүр итте. Әби шәһәргә кузгаласы машиналы кайтучыны эзләп йөри. Башта бик ачылып та китмәде. Сөйләшә торгач, күңелләре тулып...