#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гаилә тормышында сынаулар: аларны ничек үтәргә?

Руханнар гаилә тормышында була торган куркыныч берничә чорны аерып күрсәтә. Күзәтүләр буенча, өйләнешүчеләрнең яртысы беренче елны ук аерылыша. Һәм моның сәбәбе дә гади: яшь кешеләр көнкүрештә туган сынауларны үтә алмыйлар. Әлеге очракта ир яки хатынның бурыч-вазифаларны үз өстенә алырга, гадәтләрен үзгәртергә теләмәве һәм башкалар да аерылышуга сәбәп булырга мөмкин.

Гаилә тормышы өчен икенче сынау чоры беренче 3-5 елда була. Нәкъ менә шушы вакытта гаиләдә балалар туа, яшьләр торак мәсьәләсен хәл итү, эш һәм эштәге дәрәҗә белән мәшгуль. Нәтиҗәдә, рухый һәм җисмәни киеренкелек ир...

Подробнее...

“Сагышлы да, бәхетле дә горем юлым”

43-6Вагай районы, Коллар авылында күп балалы гаиләдә өченче бала булып туган Хәйрулла Рамазан улы Колмәмәтов 87 яшен тутыра. Әнисе - Сәхибҗамал, әтисе - Рамазан колхозда эшлиләр, үз хуҗалыкларын да алып баралар. Хәйрулла тырышып Коллар мәктәбендә 4 сыйныфка кадәр укый, өйдә йорт эшләрен башкара, кечкенә сеңелләрен карый, әти-әнисенә ярдәм итә. Советлар илендә коллективлашу башлана, авыл халкының күпчелеге колхозда эшли. Тормышлар җайга салына дигәндә, 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Бу елларны Хәйрулла абыйның әтисе өстеннән әләк язучылар табыла.

...

Подробнее...

Мәгърифәтче мөхәммәдиевалар

Асланадан бик күп кызлар, егетләр укытучы һөнәрен сайлаганнар. Алар илебезнең төрле мәктәпләрендә хезмәт иттеләр. Бу язмам биш мәгърифәтче кызга багышлана, алар – апалар һәм сеңелләр. Беренче булып бу гаиләдә укытучы һөнәрен зур кыз Фәрхинур сайлый. Ул 1919нчы елда Татарстанда туа. 1921нче елда гаиләләре  Ялутор районындагы Күлавылга килеп төпләнә, ә соңыннан Асланага күчә. 1935нче елны авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул Чиләбе өлкәсенең Троицк педтехникумына укырга керә. 1937 нче елда укуын тәмамлаган яшь белгеч шул өлкәнең Кунашак районында балалар йортында һәм башлангыч...

Подробнее...

Ятимлек ачысын балаларыгыз күрмәсен

Дөньялыкта ата-анага килгән иң авыр кайгыларның ачылыгын күздә тотып халык телендә “Газиз балаң үзеңнән алда китмәсен”, “Ачы кайгыларны күрергә Ходай насыйп итмәсен, күргәнгә сабырлык, түземлек бирсен”, - дигән әйтемнәр йөри. Кызганычка каршы, бу сүзләрне безгә бик еш әйтергә туры килә. Бүген йөгереп йөргән яшьләр иртәгә юк булалар. Ни өчен шулай? Иң аянычлысы да шунда: аңа ансат кына җавабын да табып булмый. Төмәннең Салаир трактындагы мөселманнар зиратының ачылып, 3-4 ел гына эшләп килгән чорында, зират мулласы Марат абый Мусямов (үзе дә мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) белән...

Подробнее...

Кызы барның – назы бар

40-13Уба авылына килеп төшкәч, ишек алды шау чәчәккә төренгән матур йортта яшәүче Бибинур апага юл алдык. Ул безне бакчасында үскән яшелчә-җимешләреннән әзерләгән төрле кайнатма, кабымлыклар, шулай ук тәмле-тәмле милли ашлар пешереп көтеп торган. Безнең белән очрашуга дип авылдашлары да кергәннәр иде. Шул арада уңган хуҗабикә теплицадан яшел суган, кыяр, укроп, помидор алып кереп, тиз генә салат та ясап җибәрде.Һәммәбезне хуш күреп, кыстый-кыстый сыйлаган арада хуҗабикәнең үзе турында сораштык.

Бибинур Хәкимулла кызы Сәйфетдинова 1938 елда Уба авылында туа. Аңа бер яшь...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836