Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Аллаһы Тәгалә әманәтнең зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп, Коръәндә шулай дип әйтә: «Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне иясенә кайтарырга куша» (Нисә сүрәсе, 58нче аять).
Әманәт – хыянәтнең капма-каршысы. Ул үз эченә сакларга бирелгән әйберләрне һәм тапшырылган вазифаларны ала. Бу төшенчәгә бик күп нәрсә керә. Шуңа күрә ул Коръәндә күплек санда килгән.
Бүгенге көндә җәмгыятьтәге бөтен проблемаларның башы әманәт юкка чыгуга, үтәлмәүгә бәйле. Кешеләр ни өчен үзләренә тапшырылган әманәтне үтәмиләр? Моның төп сәбәбе йөрәктә иман булмауга бәйле. Әгәр кешедә Аллаһка һәм Кыямәт көненә...
Төмән өлкәсенең мөселман дини оешмалары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәттеләр.
Узган елның 13-15 декабрендә узган имамнарның квалификациясен күтәрү курсларында Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан рухи остазлар һәм дини оешмалар рәисләре катнашучыларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыктылар. Инициативаны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге хуплады.
Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның хәер-фатихасы белән һәр мөселман мәхәлләсе акча җыюны оештырды. Диния нәзарәтенең Ислам агарту үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов җыелган акчаларга азык-төлек...
Балачактан ук һәр кечкенә кызның күз алдында идеаль ир-ат образы формалаша, соңыннан тормышында аны эзли. Минем образларымның берсе - бабаем образы.
Матур ир-ат профиле, көчле ихтыярлылыгын чагылдырган ияк, дөрес йөз үзенчәлекләре, сумала шикелле кара чәч һәм күк төсле зәңгәр, тирән, ачык күзләр. Озын, ике метр биеклектә, төз гәүдәле, акыллы, аз сөйләшүчән.
Зур, көчле, җылы һәм йомшак куллар. Ул безне кочаклаганда, бик сирәк эләгә иде, без аның кочагына кереп китә идек. Эшче куллар, ләкин пианистныкы кебек озын бармаклар. Аның кулында бөтен дөньяның көче яшерелгән сыман...
“Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, фарыз намазларын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның һидаятька ирешүчеләрдән һәм жәннәткә керүчеләрдән булулары бик ихтимал”. Коръән тәфсире (9:18).
10 ноябрь көнне Төмән шәһәренең Лесобаза районында төзелеп торган мәчеттә - Аллаһ йортында истәлекле вакыйга булып узды, ягъни, гыйбадәтханәнең өстенә гөмбәз (купол) куелды. Бу әле каркас кына. Озакламый урнаштырылган, үз урынына утырган гөмбәз черепица яки башка затлы калай белән коршалып...
Төмән районының Индрәй авылы мәчетендә матур чаралар еш үткәрелә. Үткән җомгада мәчетнең мөселман дини оешмасы әгъзалары авылның ихтирамга лаек кешесе Кормангали Шәмсетдиновны 75 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.
Җомга намазына җыелган ирләр өлкә диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков вәгазен игътибар белән тыңладылар.
Ул җомга намазының әһәмияте, мәгънәсе, тыелган гамәлләр турында сөйләде. Олы хөрмәт белән Кормангали Абделазис улын юбилейлы туган көне белән котлап, Россия мөселман дини идарәсе һәм мөфтиләр берләшмәсе председателе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең тәбрик сүзләрен җиткереп, аның указы нигезендә бабайны...