#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөек ватан сугышының соңгы яулары

Берлинны штурмлау 1945 елның 16 апрелендә башлана, ә 22 апрельдә инде аның кварталларында аяусыз урам сугышлары бара. Урамнардан үтеп булмый, һәр йорт ут белән ярсулы каршылык күрсәтә. Фашистларның язмышы һәлакәткә дучар ителгән.

Берлинны алуны озакка сузу советлар гаскәре ягыннан кире кайтаргысыз зур санлы югалтулар белән яный. Шуңа күрә Берлинны Кызыл армиянең батыр, тәҗрибәле гаскәриләре һәм командирлары штурмлыйлар. Алар арасында 58 түбәнтәүделеләр дә  була. Түбән Тәүде районы татар авыллары кыю якташларыбызның исемнәрен атап языйк:

1. Рядовой Мәннаф Әбделхаликов...

Подробнее...

Балыкчы кыз Мөхипҗамал

40-10Төмән районы, Талымхан авылы ыру башлыгы (старейшина) Мөхипҗамал Абдрахман кызы Хәнәфиева (Зәлилова) 1926 елның декабрендә туа. Ул балаларына,  оныкларына, нәбәрәләренә сугыш елларын искә төшереп сөйләргә ярата. 88 яшь булуына карамастан, 1941-1945 елларда ничек үзе шикелле үсмерләр белән Төмән һәм Яркәү районнары сулыкларын артель белән йөреп чыгуларын, зур җәтмә һәм җылым белән балык тотуларын ачык хәтерли. Шулай алар хәрби вакытта азык-төлек программасында катнашканнар. Үзләре гел ач булганнар, туңганнар, тоткан балыкларын тулысынча фронт, Җиңү өчен тапшырганнар. Мөхипҗамал төз...

Подробнее...

“Янымда гел дуслар булды”

40-11Әтием – Иса Хәлимов 1916 елның августында Төмән районы, Турай авылында туган. Ул фин, Бөек Ватан, япон сугышларында катнашкан. Әти беренче сыйныфны гына тәмамлаган. СССРда грамотасызлыкны бетергәндә, әтием дәресләрдән качкан. “Иса тагын мәктәптә булмады”, - дип укытучы өйләренә килгән.

Латыйфа әбием улын кайдан табарга кирәклеген белгән. Ямбай белән Турай авыллары арасындагы зиратка барып, кабер өстенә утырган килеш тырышып юеш бармагы белән әлифбадан хәрефләрне бетергән җиреннән алып кайткан ул аны. Моның турында Латыйфа әбием сөйләде.

1960 елларда Советлар илендә грамотасызлыкны...

Подробнее...

Тыелган солдатлар

2010 елда Рафаэль Гольдберг һәм Александр Петрушинның “Тыелган солдатлар” дигән китапларының 4 нче томы чыкты. Китапның титул битендә “рассекречено” дигән тамга куелган. Китапта Төмән өлкәсендә формалашкан иң зур, иң билгесез, иң фаҗигале 229 нчы укчы дивизиянең авыр язмышы күрсәтелгән. 1995 елга кадәр бу солдатлар турында белергә дә, сөйләргә дә ярамаган. Төмән өлкәсенең солдатлары иң кайнар сугыш казанында кайнап, чолганышта калып, тоткынлыкка эләгәләр. Һәр 3 әсирнең берсе генә исән кайтып, туганнарын күрә ала. Ә кайткач – кимсетүләр, читләтүләр, кыек карашлар. Аларның гаиләләренә дә...

Подробнее...

Үлгәннәрнең каберен белик

Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, яралар, күпме авырлык, фронт сызыгыннан ерак урнашкан бер авылны да читләп үтмәгән. Полуяново җирле хакимият исемлеге буенча Шаңшы авылыннан сугышка 76 кеше алынган. Алар – Әюповлар, Кәримовлар, Ерметовлар, Амурлиннар, Туришевлар, Чунаевлар, Әминовлар, Бикбавлеевлар, Вәлитовлар, Курманбакиевлар, Ташбулатовлар, Мавлютовлар, Маняповлар, Айсатовлар, Сәйфуллиннар һәм башка ата-бабалар, абыйлар, әниләр - улларын, хатыннар - ирләрен, кызлар - ярларын сугышка озаталар. Минем бабаем Нигъмәтулла, әбием Шәрифә дә җиде улларын сугышка озаталар – Мөхәммәтулла, Айсәтулла...

Подробнее...

Солдатлар сугышка киткәннәр

Сугыш башланган елны миңа 6 яшь тә тулмаган булган. Шаһинур апамнан (мәрхүмә) авылыбыздан күпме кеше сугышка киткән, кайтучылар турында белештем. Апам һәр йорттан китүчеләрне, исән кайтканнар санын белә иде. Сугышка, хезмәт фронтына 50дән артык кеше киткән, исән кайтучылар 20-25 кеше.

Әтием дә хезмәт фронтына алына. Әнием кулында өй тулы бала кала. Менә бер мизгел: әниемә Алимә әбә хушлашырга кергән. Икесенең елап, кочаклашып торулары әле дә хәтеремдә.

“Память” китабыннан авылыбыз исеме белән 5 кешене таптым.

Бакиев Рахитчан, рядовой, 1912г.р. дер. Суклем, погиб в...

Подробнее...

Онытырга мөмкин түгел

Мин Вагай районы, Юрмы авылына 1975 нче елны эшләргә килгәч, Бөек Җиңүнең 30 еллыгы билгеләп үтелгән иде. Авылда авыр сугыш юлларын үткән фронтовиклар да, тылда көнне-төнгә ялгап, Җиңүне якынайту өчен хезмәт иткән апалар, әбиләр дә күп иде.

Миңа, пионервожатая буларак, өйләренә йөреп, күбесе белән очрашырга туры килде. Сүзне башлап җибәрү, сорашулар авыр иде. Һәркайсының күзләрендә яшь, авыр сулыш... Читен, газаплы еллар, күңелләрне үртәрлек сагышлар, соңгы саубуллашуларны исләреннән чыгара алмыйлар.

Гөлазис апа Әйтбаева ирен сугышка озаткан көнен ачынып сөйли. Әтиләре, Якуб абый...

Подробнее...

Хатирәләрне искә төшереп

Сугыш башланганда миңа 7 яшь тулмаган, сеңлем Тәскиягә - 4, абыйга 10 яшь юк иде. Абый әнинең әти-әнисендә яшәде, чөнки алар өлкән яшьтә булып, аларны карарга кирәк иде. Бабайның 2 улы да сугыш кырында ятып калды. Әниләр колхоз кырларында булдылар, ә без, яшь балалар, үзебездән кечкенә энеләребезне, сеңелләребезне карадык, өй эшләрендә булыштык.

Сугыш беткәч, төрле җирдә эшләдек, укулар беткәч пешекченең ярдәмчесе булып Мәкъсүдә әбигә булыштым, иптәше Тимергази абый - колхоз рәисе, Шәриф абый - бригадир, склад мөдире – Тәнзилә апа иде.

7 классны тәмамлагач, әнигә...

Подробнее...

Ул югалмады

Җиңү көне алдыннан “Яңарыш”та минем “Мәңге бетмәс яралар” дигән мәкаләм басылган иде. Ватан сугышында корбан булган җиде туганымның берсе турында болай язылган иде: “Рәүф абый Усмановның үлеме бигрәк тә үкенечле булды: сугышның бөтен авырлыгын күтәреп, Җиңү көне җиткәндә генә гомере өзелеп, Венгрия җирендә мәңгегә ятып калды”.

Эзсез югалмаган икән Рәүф абыебыз, туганнарыбыз Фирдәвес Солтан кызы, Азат Әхмәт улының тырышлыгы белән аның җәсәде кайда ятканы билгеле булды. Ул сугышчан иптәшләре белән туганнар каберлегенә күмелгән икән, Хәтер тактасына иң беренче аның исеме...

Подробнее...

Сугыш беткәнгә 70 ел

Хәерчамал апа Арипова белән мин Яңа Тарман хастаханәсендә очраштым. Мин авыру иптәшемне карыйм, ә ул безнең палатага кереп, сөйләшеп утыра иде.

Хәерчамал апа 1928 елның 10 июлендә Төмән районының Явызбы авылында туа.

“Минем бала чакларым шул яраткан Явызбы авылында үтте. Авылымны бик яраткан идем, аның табигате һич кенә дә күңелдән чыкмый. Түре елгасына су коенырга бара идек, бер мизгелдә аның икенче ягына йөзеп чыгабыз да, тиз генә җиләк җыеп, рәхәтләнеп ашый идек. Шомыртның берничә ботагын өзеп, муеныбызга элеп, кирегә йөзеп чыгабыз. Түре елгасы буйлап зур-зур төрле пароходлар йөзеп...

Подробнее...

Ленинград һәм балтыйк буен азат итү

Хәким Харис улы Гадеев 1926 елның октябрендә Ялутор районы, Кактамак авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул Бөек Ватан сугышына 1943 елның ноябрендә китә.

 Поезд Елан разъезды, Порошино авылына сигезенче эстон укчы корпусына буйсынучы запас укчы полкка юл ала. Великие Луки шәһәре астында каты сугышларда йончылган Эстон укчы корпус монда комплектка тутыру өчен калдырылган була. Егетләрне мунчада юындырып хәрби форма бирәләр, ә граждан киемнәрен оборона Фондына үзләре теләп тапшыралар. Курсантлар землянкаларда яшиләр, ике яруслы сәкеләрдә йоклыйлар.

Землянкага 220 кеше...

Подробнее...

Онытырлык мени?

19-3Әйе, әткәмә быел 90 яшь булыр иде. 1984 елның май аенда 59 яшендә ул күзләрен мәңгегә йомды.

Әткәм – Давыд Алимҗан улы Касыймов Вагай районы, Юрмы авылында күп балалы тату гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, тырыш, зирәк малай белем алырга Сала авылына юл ала. Уку аңа җиңел бирелә, яхшы билгеләргә генә укый.

Тормышның нәрсә икәнен дә әле яхшылап белмәгән, ләкин гаиләнең ныклы таянычы булып өлгергән (әтисез, абыйсы сугышта) яшүсмер егеткә сугышның авыр сынауларын батырларча үтәргә туры килә.

Әткәмнең сөйләве буенча, ул...

Подробнее...

Авылым урамнарыннан үткәндә...

19-10Авылыбызның беренче хәрби офицеры олы әкәм Тимергали 1919 елның 16 мартында Әминә һәм Айзатулла Шараповлар (Шәрәфетдиновлар) гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Балачак еллары туган авылында үтә, шунда башлангыч белем ала. Карбан җидееллык мәктәбеннән соң Тубыл педучилищесына укырга керә. Моны уңышлы тәмамлаганнан соң, юллама белән Ваңгы мәктәбенә укытырга җибәрелә.

Хатыны – Карбан кызы Латыйфа Чамалетдинова, шулай ук Тубыл педучилищесында укып йөри. Ул абыйдан бер ел соң укырга кергән була.

Әкәм армия сафына хезмәт итәргә чакырыла һәм тиздән Златоуст хәрби...

Подробнее...

Тормыш иптәшем турында

Тормыш иптәшем Шәрифулла Разметовның Ватан сугышында үткән юлларын язмыйча мөмкин түгел. 1943 елда үзе теләп сугышка китә. Омскидан китеп, десантлар әзерли торган частьтә парашютчылыкка өйрәнеп, сугышка алына. Румыния, Венгрия, Австралия, Югославия, Чехословакияне азат итүдә катнаша, Прага шәһәрендә Җиңүне каршы ала.

Сугыш бетте дип, иркен сулап, яхшы өметләр баглаган арада тагын күңелсез хәбәр – Ровенскийга бандеровчылар белән сугышырга барырга. “Анда да күп сугышчыларыбыз һәлак булды”, - дип искә ала иде Шәрифулла. Җиде ел хезмәт иткәч, 1950 нче елны гына өйгә кайта.

Хөрмәтле...

Подробнее...

Меңге бетмәс яралар

Сугыш сөреме кермәгән бер йорт та булмады – үгез, сыер җигеп, елый-елый сука сөргән яшь малайлар, ачлы-туклы йөреп урман кискән, иген үстергән хатын-кызлар, ирләре сугыш кырында ятып калгач, 6-7 баланы ялгыз үстергән аналарны онытмыйк.

Сугыш милләтебезнең иң асыл затларын – нәсел нигезләрен корытты. Күп балалар хикмәтле “әти” сүзен әйтмичә, “улым” яки “кызым” дигән назлы сүзне ишетмичә үстеләр.

Мин әнием ягыннан Усманов Гомәр бабамның сугышта корбан булган, кайткач ярадан дөнья куйган нәсел-тамырларыбыз булган туганнарым турында язарга булдым. Язуымның максаты – яшь буын туганнарым...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836