Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Безнең бармакларның һәркайсы нинди дә булса орган белән бәйләнештә икәнен һәркем белә. Әз генә буш вакытыгыз булса, кул бармакларын уарга тырышыгыз. Кулга массажны теләсә кайда һәм теләсә кайчан ясарга була.
Башта бер минут тирәсе кулларыгызны сабынлап юган кебек уыгыз. Шулай кулыгызның температурасын күтәреп, аны җылытырсыз. Шуннан буыннарны «уятып» җибәрү өчен бармакларны тиз генә йодрыкка төйнәгез һәм әкрен генә ачыгыз. Аннан бармакларны көч белән, әкрен генә җыйнап, кинәт кенә турайтыгыз. Шушы 2 күнегүне дә 10 ар минут ясарга кирәк.
Боларны эшләгәннән соң, һәр бармакны...
Этнографик диктант – беренче Бөтенроссия мәдәни-мәгърифәти акция. Проектның максаты – кешеләрнең милләтләр турында белем дәрәҗәсен ачыклау, милләтара мөнәсәбәтләргә игътибарны арттыру. Ул тест рәвешендә узды, теләгән барлык кеше дә катнаша ала иде, алар 30 сорауга җавап бирделәр һәм 100 балл җыярга мөмкинлек бирелде. Диктантның нәтиҗәсе 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә игълан ителәчәк.
Төмәндә этнографик диктантны Төмән өлкә фәнни китапханәсендә яздылар. Анда төрле яшьтәге иллеләгән кеше катнашты, алар арасында танылган шәхесләр дә бар иде. Оештыручылар мондый...
Агачтан һәм җирдән барлык зарарланган, авыру һәм кипкән җимешләрне җыеп алалар. Аларның бер өлешен эшкәртәләр, ә калганнарын 30 см дан да сай булмаган чокырга күмәләр. Туфрак туңарга бер ай кала барлык җимеш агачлары да утыртылган булырга тиеш. Яфрак коела башлау белән кызыл һәм ак карлыганның бер еллык үсентеләрен, ә бераз соңрак кара карлыганныкын утырталар, чөнки беренчеләренә караганда кара карлыганның өлгерүе озаккарак сузыла. Терәткечләрне жыеп алалар. Көз коры килгәндә, суны туктатыр алдыннан һәм уңыш югары булганда, аларга су сибәләр.
Яфрак коелганнан алып...
Кешенең аякларына зур көч килә, бигрәк тә аягүрә эшләгәндә, тигезсез юлдан йөргәндә, авыр йөк ташыганда шулай була. Буыннар һәм сеңерләргә төшкән көч аякларның аруына һәм авыртуына китерә. Ул баштарак йөргәндә генә сизелә, аннары инде утырып-ятып торганда да тынгылык бирми. Аяк табаннары зарарлана, башка төрле үзгәрешләр килеп чыга. Шуңа күрә аякларыгызны саклагыз, артык көчәндермәгез. Авырлыгыгыз нормаль, эшегез шактый җиңел булса да, аякларыгызны әледән-әле тикшереп торыгыз. Аларны һәр кичне җылы һәм салкын су белән...
(Хикәя)
Шәһәрдә эшләп йөрүче төпчек уллары Салават, авылга җәйге ялга кайткач, әнисе белән әтисенә тиздән өйләнергә нияте барлыгын әйтте. Бер улын, бер кызын башлы-күзле иткән Мәрфуга, булачак килененең кем икәнлеген белмичә торып, башта бер сүз дә әйтмәде. Тормыш юлдашларын сайлаганда балаларының иреген һәм хакын таныган әтисе Мөдәрис, улының үз акылы барлыгына ышанып, бу яңалыкны артык пошынмыйча гына кабул итте.
Мәрфуга, улын каршысына утыртып, аңардан сорау алды: килен буласы кеше кем, ничә яшьтә, ата-анасы кем, исеме ничек...
Апам Айсылу Юнусова турында язасым килде. Ул үз гомерендә күпне күргән, тормышында шатлык-бәхетләре дә, борчулары да күп булган. Аның моңлы булуының сәбәбе дә шуннандыр. 40 еллап суд приставы эшләгән елларында усал кешеләргә дә аз гына очрамагандыр. Суд приставы – ул суд карарларын үз вакытында мәҗбүри үтәтүче җаваплы хезмәткәр, ул халык өчен хезмәт итә. Бу очракта аның эшчәнлеге белән килешмәгән яман затлар белән күпме көрәште апам. Үз вазифасын тырышып башкарганы өчен мактауларга да иреште, майор...
2015 елның көз аеның бер көнендә өй телефоным шалтырый, трубкада ят хатын-кыз тавышы ишетелә.
Сезгә Тубыл шәһәреннән Луиза Шәмсетдинова шалтырата. Әмир абый Юскаев сезме? – ди.
Әйе, нәкъ үзе, - дим.
“Яңарыш”та Зәлиловлар токымы дигән язмагызны укып шалтыратам. Менә тагын бер туган табылды, - ди ягымлы тавыш белән.
Без бер-беребезне күрмәсәк тә, кәрәзле телефон аша ара-тирә сөйләшкәләп куябыз, ә әнисе Ленаны ишетә генә белә идем.
Луиза Алимҗан кызы Шәмсетдинова Төмәнгә эш буенча барганыбызда, кайтышлый безгә - Талымханга, бер ханым белән берничә сәгатькә генә...
Совет халкын комсомол, партия тәрбияләде. Балалар мәктәпкә укырга кергәч үк октябрят булдылар. В.И.Ленин рәсеме белән йолдыз тактылар, аннан соң пионер галстугы, үскәч комсомол билгесе тагып комсомол булдылар. Бөек революция геройларының батырлыклары белән тәрбияләнделәр, аннары эшли башлагач, кулларына партия билетлары алып, Ленин юлыннан барып, тиз арада илне аякка бастыру өчен стахановчылар булып эшләделәр.
1941 елның 20 июнь иртәсендә гөлбакчадай матур илебезгә немец фашистлары басып керделәр. Совет халкы дошманга каршы илне сакларга бер йодрык булып...
Югары кан басымы, гиподинамия, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр белән мавыгу, дөрес тукланмау, стресслар — инсульт авыруын якынайткан яман гадәтләр. Тик боларның барсыннан да баш тартып, сакланып, якты дөньяның кадерен белеп, тыныч кына яшәргә мөмкин. Инсульт авыруын профилактикалауның 85 проценты дөрес туклануга бәйле. Киләчәктә гипертония,инсульт авыруларын булдырмас өчен үзегезнең туклану мәсьәләсенә җитди игътибар юнәлтергә кирәк. Инсультны профилактикалау эше дә җиңелдән булмаячак, чөнки моның өчен сезгә бөтен туклану рационын үзгәртү (сәламәтләндерү)...
(Дәвамы. Башы 24нче санда)
Әбиләр чуагы көннәрендә башланган матур тормышка нинди усал җилләр кагылды соң? Булган хәлләргә Данис гына гаеплеме? Ирнең уйлары кабат Санияле елларга килеп уралды. Яшь укытучыны авыл кешеләре бик яраттылар. Үзе тырыш, балаларны бик якын итә, һәрберсенә җылы сүзен таба белә. Өченче сыйныфта укучы сигез балага икенче әни кебек бик якын булып өлгергән Сания дә шул сабыйлар белән ниләр генә оештырмый: әле авылдагы бар әби-сәбине җыеп, концерт куялар, әле йорт саен кереп хәл белешәләр, матур итеп шигырь сөйлиләр, авыл тарихына караган истәлекләрне сәнгатьле итеп...
Табиб минем әтигә: «Чөгендер белән дус булсаң, барысы да тәртиптә булыр», — дип әйтеп җибәргән. Әмма әти аны ничек кулланырга икәнен исеннән чыгарган. Аны ничек кулланырга, бигрәк тә простата дигән авырудан?
Чөгендернең организм өчен бик файдалы икәне һәркемгә мәгълүм. Ә менә ирләр авыруы булган простата һәм аденоманы дәвалауда аеруча файдалы булуы турында әле күптән түгел генә ачыкланды. 50 яшьтән узган күпчелек ир-атларда була торган бу аденома үскән вакытта сидек каналын нык кына кыса, сидек әкрен үтә һәм сидек куыгы бушанмый башлый. Ә менә чөгендердәге бетакаротин дигән матдә...
Хәзер авылларда да тирес табу проблемага әверелеп бара. Шәһәрдә ул, гомумән, алтын бәясенә төшә. Шуңа тиресне җиңел генә арышка алыштырырга була.
Арышны 25 августтан сентябрь урталарына кадәр чәчәргә мөмкин. Аны бушап барган түтәлләргә дә чәчәргә ярый. Кышка кадәр ул тишелеп, үсеп калырга өлгерә. Язын туфрак туңнан эрү белән тагын уяна. Төп культура чәчәргә 2 атналап кала түтәлне казыйлар.
1 сутый җиргә 1,8 кг арыш кирәк булачак. Аны бабайлар ысулы (сибеп) белән яки рәт-рәт итеп чәчәргә мөмкин. Яшел ашламаны куерак чәчәргә кирәк.
Мондый ашламаның тирестән өстен ягы шактый...
Кеше гомерендә онытылмаслык мизгелләр бик күп була, шуларның берсе – мәктәп еллары хатирәләре. Мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр кеше күңеленә нәкъ менә мәктәп елларында салына. Беренче кыңгырау тавышы, беренче укытучы, беренче дәрес, һәм, ниһаять, беренче мәхәббәт...
Тубыл районы, Күкрәнде сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучыларның “Авылыма кайтам әле” дип аталган очрашу кичәсе Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә оештырылачак, дигән хәбәр таралуга ук, сабакташлары белән күрешү теләге булган һәркем, урыннар чикле күләмдә булу сәбәпле, алдан ук билет алып кую ягын...
Шыкча авылында грек-рим көрәше буенча Iнче ачык турнир үтте. “Турнирның традицион булачагына малайлар да, тренерлары Т.А.Чарашвили да бик куандылар”, - диде спорт буенча методист Т.Т.Усманов. Һава торышы начар булуга карамастан, төрле авырлык категорияләрендә көч сынашкан көрәшчеләрне карарга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Тырышлык бушка китмәде, иң-иңнәр авыл хакимияте кубогына ия булдылар: Даниил Юсупов (8 яшь), Илшат Хәйруллин (12 яшь), Румил Нигъмәтуллин, Шамил Шакиров (13 яшь). Башкаларга медаль һәм грамоталар тапшырылды. Тамашачылар авылда шундый ярыш үтүенә һәм батырлар үсүенә...
Баллы ризык ашыйсы килү хәлдән тайганчы эшләгәндә күзәтелә. Глюкоза стресс гормоны - адреналин бүленеп чыгуда катнаша. Нервланганда яки акыл хезмәтен эшкә җиккәндә, кандагы шикәр тиз эшкәртелә. Андый вакытта шоколад яисә җиләк-җимеш кагы ашарга киңәш ителә.
Кешенең тозлы ризыкка тартылуы организмга инфекция керү турында сөйли. Бу бигрәк тә бәвел бүленеп чыгу юлына нисбәтле авыруларга бәйле. Иммунитет төшкәндә дә тозлы ризык ашыйсы килергә мөмкин. Әчкелтем ризык ашыйсы килү ашказаны кислоталылыгы түбәнәю билгесе. Димәк, ашказаны согы аз бүленеп чыга дигән сүз. Әчкелтем ризык салкын тиеп...