#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кирәкмәгән кершәнне һәм кремны нишләтергә?

28-12Һәр хатын-кызда исе, төсе ошамый яисә туры килми торган крем, кершән ише косметика булмый калмый. Кызыгып алабыз да, аннары нишләтергә белми аптырыйбыз. Ташларга да кызганыч. Хәер, ташларга ашыкмагыз.

Аларны көнкүрештә дә кулланып була бит.

Тоник. Күпчелек тоникларның составында спирт бар. Димәк, ул – бер дигән антисептик. Шулай ук аның белән телефон экранын яки компьютер клавиатурасын да чистартырга була.

Тоник андагы бактерияләрне үтерә.

Косметик май. Күгәрми торган корычтан эшләнгән кулъюгычны чистарту өчен бара. Чүпрәккә бер тамчы косметик май тамызыгыз да...

Подробнее...

Гаилә тормышының алтын юбилярлары

20-1250 ел бергә гомер итү - ул авыр хезмәт юлы белән еллар буе формалашкан зур хәзинә. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр бер-берсенә үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылыкларын исбатладылар. 15 майда ирле-хатынлы Сания Таиб кызы һәм Миршат Мофтак улы Зәнкиевлар үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтәләр. Нәкъ менә гаилә бәйрәме көнендә алар 50 ел элек ир һәм хатын булдылар. Бу еллар дәвамында алар Загваздинское авыл җирлегенең Хуҗайлан авылында бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, кулга-кул тотынышып, бер-берсен кадерләп гомер иткәннәр.

Миршат Мофтак улы тракторчы, аннары колхозда шофер булып эшли. Кышын фермага...

Подробнее...

Олы йөрәкле гаиләләр

20-13Безнең Индәр авылында да опекага алучы гаиләләр бар. Берече гаилә – Динара Фердинант кызы һәм Камил Тимербай улы Ниатбакиевлар. Алар бер гаиләдән өч егет һәм бер кыз үстерәләр. Ә төпчек улларын үзләренең балалары дип яздыралар, ул башка гаиләдән.

Зур малай Тихон Лугин Первомайка мәктәбендә 10 сыйныфта, кыз туганы Екатерина Понкрашева шул ук мәктәптә 6 сыйныфта укый. Ә Сергей Долгих Черноковский мәктәбендә белем ала. Тимур Понкрашев – Индәр башлангыч мәктәбенең 3 сыйныфында укый әле. Артемның йөрәгенә операция булган, ул күп вакыт өйдә утыра.

Икенче гаилә – Арамис Тимербулат улы Аюкин һәм...

Подробнее...

“Өй академиясе”ндә һөнәргә өйрәнәләр

20-11“Үзбикләнү чоры безнең күчмә мәдәният комплексының кече торак пунктларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеген вакытлыча туктатырга мәҗбүр итте. Әмма без өметне өзмибез, эшебезне өй шартларында дәвам итәбез”, - дип хәбәр итте бу көннәрдә безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев. Һәм ул безгә үзләренең аккомпаниаторлары, оста гармунчы Сәйфулла Мирхәлиловның коронавирус чирен туктату буенча кертелгән чаралар белән бәйле рәвештә, гаиләсендә «өй академиясе»н тормышка ашыруы турында сөйләде.

Бу гадәти булмаган «академия»нең тыңлаучылары, әлбәттә, аның оныклары, Беренче дәрес - 17...

Подробнее...

Төмән өлкәсендә беренче бала туу сәбәпле, айлык пособиене түләү автомат рәвештә озайтылачак

Төбәкнең 4 600 гаиләсе өчен беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү вакытын озайттылар. Мондый пособие өчен вакытлы тәртип 2020 елның 1 апреленнән 1 октябрьгә кадәр «Вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиеләрне исәпләү һәм беренче яки икенче бала тууга (уллыкка) бәйле рәвештә айлык түләүләрне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» (01.04.2020 ел) № 104-ФЗ Федераль закон нигезендә гамәлдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен түләү — «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк...

Подробнее...

Пенсионерларның эш тукталмый

16-9“Яңарыш”ыбызның ветераны Наилә Сафиуллина һәрвакыттагыча актив тормыш алып бара. Өендә бикләп куйсаң да, аның бер генә минуты да буш булмаячак, күз тимәсен! Ул үз йортында яшәгәнгә күрә, тавык-чебеше, бакчасы бар. Тик күп санлы оныкларын гына сагына. “Башта бик сәер булды. Кеше белән гел аралашып яшәгәнгә, беркая барып та булмагач, кунак та килмәгәч, үземне кая куярга белмәдем. Ишегалдына чыгып утырам – кеше юк, өйгә керәм – бушлык. Хәзер өйрәндем. Бакчада карлар эреп бетте. Теплицада көньяктагы шикелле кыздыра. Берсендә көзен утырткан суганнарымның яшел кыяклары күзләрне...

Подробнее...

“Үзбикләнүгә җитди карыйк”

16-14Тубыл шәһәрендә яшәүче Кормановлар гаиләсе карантин таләпләрен төгәл үтиләр. Үз йортларында яшәгәч, хуҗалык та тоталар. Ит, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, кайнатма-кабымлыклар - бары да үзләренеке. Ипи, өчпочмак, бәлеш, капшырма, шәңгәне уңган хуҗабикә үзе пешерә, шуңа кибеткә чыгып торасы да юк. Кирәккән әйберләрне уллары белән киленнәре китереп бирәләр. Әти-әниләренә ишек алдыннан читкә чыгарга да рөхсәт итмиләр, колонкадан суны үзләре ташып әзерлиләр. Ишек алдына этләрен, тавыкларын ашатырга, бакчада эшләргә дә битлек кимичә чыгарга кушмыйлар.

Битлекне элек алар аптекадан алган...

Подробнее...

Күңелендә аллы-гөлле чәчкәләр

16-15Тубыл шәһәрендә яшәүче Тәнзилә Таһир кызы Вахитова шәһәрнең 15 нче мәктәбен тәмамлап, авыл хуҗалыгы колледжында белем ала. Белгечлеге буенча эшләргә мөмкинлек булмаса да, Тәнзилә тормыш юлында үзенең күңеленә хуш килгән юнәлешне сайлый алган иҗат кешесе. Ул кул эшләре белән мавыга. Өйдә утырган көннәрне “Ютуб”тан мастер-класслар карап, кәгазь һәм башка материаллардан төрле чәчкәләр бәйләме ясарга өйрәнә. Бәйрәмнәрдә үзе ясаган бүләкләре белән туганнарын, дусларын сөендерә.

Сәләтен һәрьяклап ача алган Тәнзилә Таһир кызы һөнәре буенча бухгалтер булса да, күңелендә аның чәчәкләр. Бүлмәсендә дә төрле...

Подробнее...

Бер-берсенә терәк парлар

12-12Күптән түгел Явызбы авылы клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган зур кичә үткәрелде. Монда бик күп тамашачылар җыелды. Тантананың беренче өлешендә шушы авылда 60 ел бергә гомер итеп, хәзерге көндә дә бер-берсенә терәк булып яшәүче парлар - Галия Тәүфыйкъ кызы белән Әгъзәм Айсматулла улы Баязитовлар һәм Әкълимә Сәфи кызы белән Айсатулла Әбделҗәлилулы Янтимировларны котладылар. Аларның балачаклары авыр сугыш елларында үтте. Бу буын күргәннәрне беркемгә дә кабатларга язмасын.

Юбилярларга Шыкча авыл хакимияте башлыгы Рәис Әминов Төмән өлкәсе губернаторы...

Подробнее...

Баланы кулыңа алма!

12-13«Баланы кулга ияләштермә!» «Баланы гел кулыңда күтәреп йөрмә, үзе генә дә торырга өйрәнсен!», «Елый-елый да туктый ул!»

Бала табу йортыннан кайтканнан соң, һәр яшь әни ишетәдер бу сүзләрне. Кулга ияләштермә, аннары үзеңә кыен була, имеш. Дөресен әйтәм, мин үзем бу теориягә башта ук каршы булдым. Менә кечкенә генә төенчек, нәни йөрәк пәрасе мыс-мыс итеп ята. Сизеп торам, калын юрган астында булса да, аңа әни җылысы җитми. Сабыемны алам да, күкрәгемә кысам. Ашаганда, сөтле чәй эчкәндә, әтисен каршы алганда да ул һәрвакыт минем белән. Кочагымда изрәп йоклаулары, иркәләнеп кенә нәни авызын бөреп...

Подробнее...

Соңгы поезд кайчан?

Алар хатыны белән соры бер көнкүреш алып барган гаилә иде. Башкача мөмкин дә түгел. Бик яратышып өйләнештеләр, тик балалары булмады. Баласыз йорттагы куркыныч тынлык тормышны авырайтып, араларны суытмый калмый шул. Беренче ун елны өмет итеп, тагын бер дистә елны бу хакта уйламыйча, башкача яшәргә тырышып үткәрделәр. Тик аралары суына гына барды. Күңел борчуы сизелми калмый, ул аларның тышкы кыяфәтендә дә чагылды. Көннәрдән бер көнне шул танышымны очраттым. Яшәреп киткән кебек, күзләре янып тора, һәрвакыт җитди кыяфәт белән йөргән ирнең йөзендә елмаю чаткылары...

Тимерханның кечкенә...

Подробнее...

Бәхетле яшим дисәң

Төрле чараларда, язмалар әзерләгәндә, күрешеп сөйләшкәндә мин ир-атлардан да, хатын-кызлардан да гаилә бәхетенең сере турында төпченергә яратам. Ул бәхетне һәркем үзенчә күрә, үзенең тәҗрибәсенә таянып сөйли. Һәркемнең кечкенә генә үз рецепты бар. Мин ул фикерләрне блокнотыма туплап барам. Бүген шуларның берничәсе – тормышта сыналганнары белән бүлешәм.

Бәхетле яшәүнең 10 матур кагыйдәсе:

* Үзегезнең тормыш иптәшегезгә укытучы ролен үтәмәгез. Аны нәрсәгә дә булса өйрәтүнең бердәнбер юлы – ярату.

* Бәхетле булыр өчен тормыш иптәшеңне барлык капризлары...

Подробнее...

Уразаевлар династиясеннән

Дамир Камил улы һәм килене Лена Изил кызы Уразаевлар Вагай районы, Юрмы авылында рус теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме дәресләрен укыталар. Лена Изил кызы югары категорияле укытучы, Тубыл педагогия институтының филология бүлеген тәмамлаган. Вагай районында “Педагог года-2010” конкурсы лауреаты. Бердәм дәүләт имтиханнарына укучыларны бик яхшы әзерләү һәм уңышлы тапшыру өчен Вагай районы муниципаль белем бирү идарәсеннән һәм Төмән өлкә белем һәм фән департаментыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Лена һәм Дамир кызы Диана Уразаева– педагогик династиянең дүртенче буын...

Подробнее...

Үрнәк алырлык гаилә

9-9Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәүче Мөнәвәрә һәм Данир Мадеевларның бергә гомер итүләренә 23 февральдә 50 ел тулды. Балалары – Ирек, Азат һәм Гөлшат үз тормышлары белән яшиләр. Ирек озак еллар 506 нчы автобуста “Төмән – Малая Заморозовка” маршрутында эшли. Кешелекле, һәркемнең хәленә керергә тырыша, бик хөрмәт итәләр үзен. Азат ерак рейсларга йөрүче шофер. Гөлшат техникум тәмамлады. Ата-аналарына килеп, хәлләрен белешеп китәләр, 6 оныклары бар.

Гаилә җылысы – бер-береңне яратып, кайгыртып, хөрмәт итеп яшәү, киләчәкне ышанып тапшырырдай балалар тәрбияләп үстерү, бер-береңә тугрылыклы...

Подробнее...

Хыяллар кая китерә?

9-82015 елда минем әтиемнең - Азат Гомәр улы Гомәровның вафатыннан соң, бабам Гомәров Гомәр Вәли улы архивы кулыма килеп эләкте. Бу тарих шулай башланып китте.

Башта мин 200дән артык документ һәм борынгы фотографияләрне табып анализларга булдым. Фоторәсемнәр реставрацияләүгә тапшырылды, документларны сканерлап чорлар буенча папкаларга урнаштырдым: революциягә кадәр, революциядән соң Бөек Ватан сугышы елларында, сугыштан соң бабамның үлеменә кадәр.

Әтиемнең соңгы елларында без аның белән гаилә тарихы турында аудиоматериал яздырдык. Әтинең сөйләве буенча, әти токымы бохарлылардан чыкканын белдем...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836