#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чыршы бәйрәме кунаклары

2-11Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә ел саен мәктәп укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә. Быел төрле төстәге, ялтыравыклы гирляндалар белән матур итеп бизәлгән яшел чыршы, искиткеч гүзәл костюмнарда әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы кунакларны каршы алдылар. Яңа ел бәйрәме балаларны могҗиза дөньясына чакырды. Шәһәрнең беренче мәктәп интернатыннан килүче балалар өчен бию тамашасы оештырылды. Балалар мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар, күңелле аралашып, биеп, җырлап, Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр алып, онытылмаслык хисләр белән вакытларын үткәрделәр.

Бәйрәмдә 15 нче мәктәп укучылары...

Подробнее...

Юрмыда медик хөрмәтенә мемориал такта куелды

2-9Авыл халкының соравы буенча Вагай районы хастаханә администрациясе, авыл фельдшерларының ярдәме белән медицинада 45 ел хезмәт иткән Әхтәм Саитчапаров хөрмәтенә мемориал такта куелды.

Ул ике ел Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылында, бер ел Үзбәкстанда эшли. Әхтәм абый 42 ел туган авылына кайтып фельдшер хезмәтен бөтен күңеле белән зур җаваплылыкта намус белән үти, Юрмы, Әшле, Янек халкына хезмәт итә.

Вагай районы хастаханәсенең методисты табиб Владимир Зайцев профсоюз оешма җитәкчесе Людмила Ослина чыгышында фельдшер Әхтәм Рәхмәтулла улының хезмәтенә югары бәя бирделәр, төп хезмәтен төгәл, югары...

Подробнее...

Зур югалту

47-3Якуб Камали улы Зәнкиев белән минем әтием Солтан Алиш улы Садыйковның дуслыклары 1933 елны Төмән татар педтехникумында 10 айлык укытучылар курсларында башлана. 1934 нче елны техникумны Төмәннән Тубылга күчерәләр һәм ике отличник дусны 3 нче соңгы курска алалар. 1935 елда техникум Тубылда беренче чыгарылыш ясый. Тубыл районында төзелеп торган Сәет мәктәбенә әтиемне директор итеп билгелиләр.

Әтиемнең язмалары буенча: “Минем соравым буенча Якуб Зәнкиевны математика һәм физика укытучысы, Фәрзәнә Абайдуллинаны татар теле укытучысы, Рабига Салаватуллина белән минем әтине – Садыйков Алиш Ситдыйк улын...

Подробнее...

Тубылдагы эшлекле очрашулар

47-4Тубыл шәһәрендә октябрь аенда түгәрәк өстәл артында Татарстан Республикасыннан килгән галимнәр һәм җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музеен булдыру турында эшлекле утырыш узды. Чараны оештыручы һәм җитәкләүче тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских кунакларны сәламләгәннән соң, себер татарларының тарихи этнография музееның концептуаль эскиз проекты белән таныштырды. Катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән проектның һәр бүлеге турында экраннан күрсәтеп, үзенең максатлары, тәкъдимнәре, теләкләре, киләчәккә планнары турында сөйләде.

Җыелышта катнашучы...

Подробнее...

Хезмәте белән мактаулы ул

42-13Ватаныбызның муллыгы һәрвакыт хезмәт сөючән кешеләргә бәйле. Ә бит нәкъ аларның тырышлыгы белән бүгенге көндә дә илебез чәчәк ата. Алар арасында Гөлҗиһан апа да бар.

Тубыл районы, Үләртеш авылында гомер итүче хезмәт ветераны Гөлҗиһан Хәмит кызы Ишмәтова 4 октябрь көнне үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме белән котларга туганнары гына түгел, ә район мәдәният үзәге артистлары да ашыкты. Гөлҗиһан апа үзе дә бик матур җырлый, шуңа күрә ул үзәк артистлары җырлаганда бик теләп аларга кушылды.

Гөлҗиһан Хәмит кызы Үләртеш авылында туган. Яшьлеген ул Калинин исемендәге колхозда эшләп...

Подробнее...

Иң олугъ хезмәт иясе

42-12“Табиб һөнәре – батырлык – ул фидакарьлек, күңел чисталыгы һәм чиста уй-фикерләр таләп итә”.

А.П.Чехов.

Башкалар гомере өчен җаваплылык хисе, авырлыклардан курыкмаска, проблемаларны тиз хәл итәргә – болар барысы да авыр хезмәт.

Без Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы фельдшер-акушер пунктында 40 елдан артык мөдир, акушер булып эшләгән хезмәт ветераны - ачык йөзле, сабыр, тыйнак Фәния Сабир кызы Хәмидуллина белән очрашып, үзе, хезмәте турында сораштык.

- Татарстан Республикасының Баулы районы, Шалты авылында 1946 елның октябрендә туганмын. Әнием – Фәйрүзә Кашап кызы, әтием – Сабир...

Подробнее...

Әремзәннең ветеран укытучысы

42-15Түбән Әремзән авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, РФнең мәгариф отличнигы Галия Закир кызы Хучашеваның хезмәт стажы 40 ел. Бүген ул авылда актив җәмәгать эшлеклесе. Әремзән клубында узган мәдәни чараларда теләп катнаша, авыл клубы каршында оештырылган «Березка» җыр ансамблендә җырлый, кул эшләре белән мавыга. Үзе белән таныштырып: “Мин Лайтамак авылында тудым. Кызыл Яр авылында үстем, укыдым. Анда татар теле әдәбиятын укыттылар. Бик яратып өлкә газетабыз “Яңарыш”ны яздырам, һәр санын көтеп алам, укыйм.

Үзем 1973 нче елны Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт пединститутын...

Подробнее...

Укучылар 70 тонна чүп җыйганнар

42-14“Ил буенча экодежурный” Бөтенроссия акциясе тәмамланды. Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең экологик юнәлешен оештырган проект 10 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр дәвам итте. Шул вакыт эчендә илнең 80 төбәгендә массакүләм шимбә өмәләре узды, анда 70 тоннадан артык чүп-чар җыелган иде.

Экология министрлыгы тарафыннан билгеләнмәгән төбәкләр дә актив катнашты, шул исәптән Төмән өлкәсе дә читтә калмады. Шулай итеп, сентябрь ахырында укучылар шәһәр паркларында һәм ишегалларында өмәләр үткәрделәр. Аларга гади үтеп баручылар да кушылдылар.

Экологик хәлне яхшырту өчен Шыкча урта мәктәбе укучылары...

Подробнее...

Туган якны өйрәнүчеләр форумы узды

38-114-10 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы, Омск һәм Свердловск өлкә, шәһәр оешмалары тырышлыгы белән Омск шәһәрендә VI бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләр форумы булып узды. Биредә 22 төбәктән 150гә якын татар тарихын өйрәнүче галим, белгечләр, музей белгечләре, укытучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары, туристик структуралар вәкилләре, җирле һәм региональ хакимият органнары җитәкчеләре, татар иҗтимагый оешмалары активистлары, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре катнашты.

Башка елларда форум Казан, Уфа, Томск шәһәрләрендә уздырылган булса, быел аның Омск шәһәрендә үткәрелү...

Подробнее...

“Ватанны сөю, диннең бер өлеше”

38-12Туган илеңне саклау - мөселманның бурычы.

Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдисләре.

Сугыш кырларында батырларча көрәшкән, безнең өчен иң кадерле - Бөек Жиңү көнен булдыруда катнашкан ветеран бабайлар, абыйлар турында язмаларыбызны дәвам итәбез.

Салихулла Хисмәтулла улы Нигъмәтуллин Төмән өлкәсе, Вагай районы, Абаул авылында туып-үскән. 1943 елның 10 нче ноябрендә хәрби хезмәткә алына һәм аны Красноярск крае, Ачинск шәһәренә 2 айлык курсларга жибәрәләр. Хәрби әзерлек тәмамлангач, яшь сугышчыларны эшелонга утыртып фронтка озаталар. Белоруссияне азат итүдә катнаша, алда – Балтыйк буе, Литваны фашист...

Подробнее...

Снайпер хатасы

1970 нче еллар. Ел саен 9 май көнне өч карт: минем кайнатам – Шиһаб Хәйруллин, күршебез Гәрәй абый Кәримов һәм Вилдан абый Сөләйманов кечкенә генә табын корып, утырып алалар.

Аларның уртак сөйләшер сүзләре күп, күбесе сугыш турында. Мин табын карап йөргән арада, аларның сүзләренә колак салам. Алар өчесе дә 1921 елларда Татарстан ягыннан килгән кешеләр.

Гәрәй абый белән әткәй Кайбыч районыннан: Гәрәй абый Кошман авылыннан, ә әткәй – Мөрәледән. Авыл аралары ерак түгел, алар шул вакытта ук бер-берсен белешеп яшәгәннәр. Әле Гәрәй абый Мөрәле кызына - Гаишә апага өйләнгән булган. Гәрәй...

Подробнее...

Себер юллары урау

12-13Вакыт барышын иң сизгер тоючылар, мөгаен, укытучылардыр. Гомеремнең зур өлеше педагогия институтында үткән кеше буларак, мин моны дәвамлы күзәтүләремә нигезләнеп әйтәм. Шәкертләр, укуны тәмам иткәч, кулларына диплом алып, күңелләрендә балаларга булган мәхәббәтләре белән канатланып, төрле урыннарга эшкә таралалар. Биш ел үткәч, үзләренең беренче очрашуларына җыелалар. Кайчакта безне, укытучыларын да чакыралар. Шушы кыска гына вакытта аларның никадәр үзгәргәнлекләрен, чын мәгънәсендә мөгаллимнәр булып әверелгәннәрен күрәсең.

Аларның инде күп нәрсәләргә үз карашлары, инанулары барлыкка килгән. Инде...

Подробнее...

Ул актив җәмәгать эшлеклесе дә иде

Берничә еллар элек Яркәү районы, Бурбар авылында 5 нче сыйныф укучысы Сережа Тарасов фаҗигале рәвештә вафат булды. Хокук саклаучылар үтерүченең эзенә төшәр өчен, мәгълүматны бөртекләп диярлек җыйдылар. Мәсәлән, бер бабай атын аланга ашатырга алып барганда, ике яшүсмерне күрүен, аларның берсе елаганын әйтә. Ә хатын-кыз шул кичтә өйдән-өйгә хәмер сорап йөргән егет турында сөйли. Менә шундый юл белән тикшерүчеләр әлеге буталчык җинаятьнең ахырына чыгалар. Әмма үтерүче, балигъ булмаган яшьтә булу сәбәпле, төрмәдә озак утырмады. Иреккә чыккач, аны да үтерделәр. Әлеге җинаятьтә Яркәү мәктәбе...

Подробнее...

Наил Алан вафат

24-5Коточкыч сүзләр... Күңелнең ышанасы килми. Әле генә ялкынланып, кыю фикерләр белән татар халкын яклап, мәктәпләрдә туган телләрне кыскартуларга, мәдәни үсештәге кимчелекләргә ныклап тукталып һәм дә себер татарлары тормышы турында язды. Үз һөнәренә тугрылыклы, үзенә бик нык таләпчән, эшен җиренә җиткереп башкара белә торган татар халкының милли җанлы, ачык күңелле, кайгыртучан улы иде ул. Ә инде бүген интернет челтәрендә аның үлеме турындагы кайгылы хәбәр язылган. Йөрәк сыкрый...

Наил Алан (Хисамиев) 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туа. “Әтием...

Подробнее...

Эшен яратып башкаручы табибә

24-7Гомерен табиблыкка багышлаган Юлия Фәрук кызы Маметова Уват районының Өге авылында туа. Аларның гаиләләрендә шәфкать туташы, табиб булып эшләүчеләр булмаса да, ул кечкенә вакытыннан ак халатлы һәм “хастаханә” рольле уеннарны ярата. Юлиянең әнисе Рәйсә Шәүкәт кызы - укытучы, әтисе Фәрук Тимерхан улы – инженер. Юлия сигезенче классны авылда тәмамлап, укуын Тубыл шәһәренең унөченче мәктәбендә медицина классында дәвам итә. Төмән дәүләт медицина университетына укырга кереп, уку йортын уңышлы тәмамлый һәм күңеленә якын булган һөнәре буенча эшли башлый. Әти-әнисе кызларының гомерен табиблыкка...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836