#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина

Себер татар халкының легендар тел белгече, педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, публицист - язучы, Россия Федерациясе һәм Татарстан журналистлар союзы әгъзасы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Себер иленең зур патриоты, күренекле педагог һәм мәгърифәтче Гарифуллин Бәдретдин Гарифулла улының кызы Люция Хәбибуллина Төмән районы, Акъяр авылында яши. 44 ел дәверендә Люция апа Акъяр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Люция Бәдретдин кызы иң беренче булып себер татар халкының мәгарифен, себер-татар халык фольклорын, Төмән өлкәсе язучылар...

Подробнее...

Хәмидә Идрис кызы Кәлимуллина

49-5Хәмидә Кәлимуллина (Чәләлова) Ялутор районы, Аслана авылында 1941 елның 3 декабрендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Идрис Шакир улы илебезне сакларга киткәндә, Хәмидә әле әнисе Фатиганың карынында була. Әтисенең соңгы хаты Сталинград өлкәсеннән килә. Хатында ул: «Кызым туса - Бүләк, егет туса - Мираз дип кушырсыз», - ди. Ләкин туганнары аның васыятен үтәмиләр, әгәр сугыштан кайта алмаса, кушкан исемен әйтсәк, йөрәк әрнер дип Хәмидә исемен бирәләр. Явыз сугыш китергән кайгылар белән Хәмидә, апасы Зәйтүнә, абыйлары Ислам, Мөхәммәт ятим үсәләр.

17 яшь тулгач, Ислам да сугышка китә hәм...

Подробнее...

Себер татар теле көненә багышланган чара

49-327 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә, инде традицион булган, тугызынчы тапкыр себер татар теле көненә багышланган «Себер татарларының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» темасына чара түгәрәк өстәл формасында узды.

Чарада чакырылган кунаклар арасында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, тарихчылар, мәдәниятчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре катнаштылар.

Бәйрәм Төмән өлкәсе хөкүмәте, Төмән шәһәре администрациясе, Думасы ярдәме белән оештырылды...

Подробнее...

Җанисәп алу кампаниясе узганнан соң

48-4Җанисәп алу тәмамланды, хәзер тикшерү, нәтиҗәләр ясау эшләре дәвам итә. Бу чараны оештыручы Росстат белдерүенчә, беренче нәтиҗәләр 2022 нче елның январенда игълан ителәчәк. Аннары әкренләп башка мәгълүматлар өстәләчәк. Ә күпләрне кызыксындырган милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә. Җанисәп нәтиҗәләре нигезендә төбәкләр һәм аерым торак пунктлар турында демографик, социаль һәм икъдисади белешмәләр, төрле төбәкләрдә яшәүче халыкның тормыш шартлары турында мәгълүматлар тупланып гомумиләштереләчәк. Пандемия сәбәпле берничә тапкыр кичектерелгән чара барыбер илебездә коронавирусның чиктән...

Подробнее...

Шыкча мәктәбе укытучысы Бөтенроссия конкурсында катнаша

48-5“Кеше тәрбияләү” Бөтенроссия педагогик хезмәткәрләр конкурсында Төмән районы, Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәйнуллина катнаша.

Конкурс Россия Федерациясенең рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү буенча инновацион педагогик тәҗрибәнең яңа формаларын, практикасын ачыклауга һәм трансляцияләүгә юнәлтелгән.

Бөтенроссия конкурсының беренче этабы 20 октябрьдә тәмамланды. Анда илнең 85 регионыннан дүрт меңнән артык кеше катнашты. Төмән районын «Балачак навигаторлары» номинациясендә Гүзәл...

Подробнее...

Книга “Эволюция аксиологической модальности в антропонимической системе сибирских татар”

47-9(на материале русских архивных документов XVIII - XIX вв.)
Ф.Х.Гильфанова, Д.Р.Шилькрот – теперь многоязычна

В июне 2021 г. от издательство Lambert Academic Publishing пришло письмо о том, что наша работа «Оценочная антропонимическая семантика сибирских татар» привлекла их внимание и, что они заинтересованы в публикации академической литературы под нашим авторством. Данное издательство предложило бесплатную публикацию, международное распространение книги с сохранением авторских прав.

Сотрудничая с немецкой компанией, удостоенной награды в области переводов, издательство сделало огромный шаг к...

Подробнее...

“Сагышлы сөю” китабы дөнья күрде

46-2Бу көннәрдә Төмән шәһәренең “Матбугат йорты” нәшриятында 200 данә белән Гөлнара Калиеваның “Сагышлы сөйөү” дип аталган беренче китабы дөнья күрде. Зур булмаган, ягъни 56 биттән торган җыентыкка авторның 45 шигыре кергән. Шигырьләр себер татар телендә иҗат ителеп, себер татар теле шрифтында бастырылган. Китапның редакторы филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин.

Бу яңа китап турында фикерен белдереп ул: “Сөйөнцө! Себер татар телтә тагын пер йаңа китап цыкты! Китап себертатар йасма телнең кәсерге нормаларына тайанып кылынкан. Көлнара Кәлейеваныңкы шигерләре туган өйгә, туган ауылна...

Подробнее...

Һәркемнең үз язмышы

46-3Бу көннәрдә Вабия Шәрипова үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Аны котларга балалары, онык-нәбәрәләре, туганнары җыелдылар. Шундый күңелле һәм моңсу да булган бәйрәм көнне ул узган елларга күңеле белән генә булса да сәяхәткә барып кайтты.

Ул 1941 елның 19 октябрендә Тубылтора авылында Гыйльмичамал һәм Хәвый Исхаковлар гаиләсендә туа. Ул дөньяга килгәндә әтисе, сугыш башлану белән, фронтка киткән була. Шул ук елның декабрендә әтисенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килеп төшә. Балачак елларын искә төшереп Вабия апа:

- Миңа 4 яшь булгач, әни кабат кияүгә чыкты. Мине әтиемнең әти-әнисе...

Подробнее...

Барлык чирләргә дә каршы - спорт

46-4Калмаклар авылы халкы уңай эмоциональ кәеф булдырып, 20 октябрь көнне скандинавия йөреше буенча район фестивале кысаларында узган спорт чарасында катнашты. Авылның лаеклы ялда булган һәм сәләмәтлеге чикләнгән кешеләре, таяклар белән коралланып, Җиңү урамы буйлап 300 метр дистанцияне уздылар. Алар әле мастер-классларда скандинавия йөреше техникасының нигезләре белән дә таныштылар. Актив һәм кайгыртучан хатын-кызлар тырышлыгы белән скандинавия йөреше Калмаклар авылында елдан-ел популярлаша бара.

Бу турыда безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы рәисе Ильяс Бакиев хәбәр итте. “Халидә Сәйфуллина турында аерым...

Подробнее...

Ул безнең барыбызга да үрнәк

46-6Вагай районы, Кече Уват авылында яшәүче “алтын куллы” абзый - Хәлим Кузакбирдиевны Агыт буе авылларында белмәгән кеше аздыр. Аның тормыш юлы бер яктан фаҗигале булса, икенче яктан сокланырлык та. Ходай биргән гомерендә күпме авырлыклар күтәргән, газаплар кичергән, ләкин сынмаган, сыгылмаган. Үзен белә башлаганнан бирле ул хезмәттә. Атлар карап, печән чабып, утын кисеп үскән Ватан сугышы чоры баласы Кече Уват авылында туа, балачагы, бөтен гомере шунда үтә аның. Үзенә хас үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге белән Равия исемле кызның күңелен яулый. Гаилә корып, матур гына яши башлыйлар, бер-бер артлы 6 балалары...

Подробнее...

Әтиләр көненә багышлап

46-8Х.Якин исемендәге Шыкча урта гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе тәрбиячеләре Халыкара Әтиләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Балалар әтиләре белән бергә спорт эстафеталарында, “Үз кәефеңне яса”, “Туп тапшыру”, “Автомобильләрдә узыш”, «Кичү», «Җитез футболчы» уеннарында, шулай ук кул белән көрәшү, аркан тарту кебек бәйгеләрдә рәхәтләнеп катнаштылар. Әтиләр дә, сабыйлар да бик канәгать калдылар.

Алсу МАМКИНА, Төмән районы, Шыкча авылы
(Ләйлә М
АДЪЯРОВА тәрҗемәсе).

Подробнее...

Укытучы һөнәре – аның язмышы

46-7Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче Луиза Хәйбуллина бу көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Турай авылында яшәүче Майшикәр Ризван кызы белән Илдус Нигъмәтҗан улы Фәйзуллиннарның мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз сала. Ямбай урта мәктәбен тәмамлагач, әти-әнисе, укытучылары киңәше буенча Ишим педагогия институтына укырга кереп, югары белемле башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәренә ия була. Һөнәрен үз теләге белән сайламаса да, Луиза Илдус кызы беркайчан да бу турыда үкенми: “Беренче көннән үк балаларны яраттым. Мин аларның иң якын, үз кешесенә әйләндем”, - дип әйтә ул.

1988 нчы елда укуын...

Подробнее...

Герой әнисе - Нина Павловна

45-923 октябрь көнне Төмән районы, Ямбай авылында Төмән росгвардиячеләре тиз реакция ясый торган махсус отрядның хезмәткәре Россия Герое, милиция майоры Тимур Мөхәммәтсабар улы Мөхетдиновны искә алдылар.

Истәлекле көн Төмән СОБР (тиз реакция ясый торган махсус отряд) базасында шәхси составны тезүдән башланды. Махсус бүлекчә командиры полиция полковнигы Владимир Самороков сугышчан иптәше турында хатирәләре белән уртаклашты һәм бер минут тынлык игълан итте. Аннан соң ветераннар һәм гамәлдәге отряд хезмәткәрләре Геройның каберенә чәчәкләр куйдылар.

Белешмә: 2010 елның 23 октябрендә Төньяк Кавказ...

Подробнее...

Фантастиканы чын итүче табиб

“Без башта баш миен ачтык. Аннары мин зыян китерерлек зоналарны сынадым. Аннары кызны уяттык. Ул үзе рәсем ясады, безнең белән сөйләште. Без аны күзәттек. Болай безгә кулының эшләү-эшләвәмен карау бик уңайлы иде, - дип сөйли медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Төмәннең федераль нейрохирургия үзәге баш табибы Альберт Суфианов.

Гаҗәп бит, күз алдына китерә аласызмы? Сезнең башка операция ясыйлар, ә сез берни булмагандай кәгазьгә рәсем төшерәсез! Әлбәттә, юк! Бу фантастика югарылыгындагы күренеш, дип уйлар күбебез. Ә юк...

Подробнее...

“Җылы сүзләр әйтелде”

44-4Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган чара үткәрелде. Без шушы бәйрәмдә катнашкан Фәрхәт Фәхретдинов белән тәэсирен бүлештек.

- Эстафетаны спорт залында физкультура укытучысы Эмиль Зәйнуллин уздырды, интеллектуаль викторинаны кабинетта башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Хәлитова алып барды. Флэш-моб укытучылар, укучылар белән бергә мәктәп ишегалдында үткәрелде.

Киндерледән әтиләр: Хәбиб Фазлуллин, Марат Бакиев, Эмиль Зәйнуллин һәм мин, Паченка авылыннан Артур Рәхимов балаларыбыз белән бергә көч сынаштык. Әтиләргә зур игътибар бирелде, җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836