Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Х.Якин исемендәге Шыкча урта гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе тәрбиячеләре Халыкара Әтиләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Балалар әтиләре белән бергә спорт эстафеталарында, “Үз кәефеңне яса”, “Туп тапшыру”, “Автомобильләрдә узыш”, «Кичү», «Җитез футболчы» уеннарында, шулай ук кул белән көрәшү, аркан тарту кебек бәйгеләрдә рәхәтләнеп катнаштылар. Әтиләр дә, сабыйлар да бик канәгать калдылар.
Алсу МАМКИНА, Төмән районы, Шыкча авылы
(Ләйлә МАДЪЯРОВА тәрҗемәсе).
Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче Луиза Хәйбуллина бу көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул Турай авылында яшәүче Майшикәр Ризван кызы белән Илдус Нигъмәтҗан улы Фәйзуллиннарның мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз сала. Ямбай урта мәктәбен тәмамлагач, әти-әнисе, укытучылары киңәше буенча Ишим педагогия институтына укырга кереп, югары белемле башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәренә ия була. Һөнәрен үз теләге белән сайламаса да, Луиза Илдус кызы беркайчан да бу турыда үкенми: “Беренче көннән үк балаларны яраттым. Мин аларның иң якын, үз кешесенә әйләндем”, - дип әйтә ул.
1988 нчы елда укуын...
23 октябрь көнне Төмән районы, Ямбай авылында Төмән росгвардиячеләре тиз реакция ясый торган махсус отрядның хезмәткәре Россия Герое, милиция майоры Тимур Мөхәммәтсабар улы Мөхетдиновны искә алдылар.
Истәлекле көн Төмән СОБР (тиз реакция ясый торган махсус отряд) базасында шәхси составны тезүдән башланды. Махсус бүлекчә командиры полиция полковнигы Владимир Самороков сугышчан иптәше турында хатирәләре белән уртаклашты һәм бер минут тынлык игълан итте. Аннан соң ветераннар һәм гамәлдәге отряд хезмәткәрләре Геройның каберенә чәчәкләр куйдылар.
Белешмә: 2010 елның 23 октябрендә Төньяк Кавказ...
“Без башта баш миен ачтык. Аннары мин зыян китерерлек зоналарны сынадым. Аннары кызны уяттык. Ул үзе рәсем ясады, безнең белән сөйләште. Без аны күзәттек. Болай безгә кулының эшләү-эшләвәмен карау бик уңайлы иде”, - дип сөйли медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Төмәннең федераль нейрохирургия үзәге баш табибы Альберт Суфианов.
Гаҗәп бит, күз алдына китерә аласызмы? Сезнең башка операция ясыйлар, ә сез берни булмагандай кәгазьгә рәсем төшерәсез! Әлбәттә, юк! Бу фантастика югарылыгындагы күренеш, дип уйлар күбебез. Ә юк...
Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган чара үткәрелде. Без шушы бәйрәмдә катнашкан Фәрхәт Фәхретдинов белән тәэсирен бүлештек.
- Эстафетаны спорт залында физкультура укытучысы Эмиль Зәйнуллин уздырды, интеллектуаль викторинаны кабинетта башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Хәлитова алып барды. Флэш-моб укытучылар, укучылар белән бергә мәктәп ишегалдында үткәрелде.
Киндерледән әтиләр: Хәбиб Фазлуллин, Марат Бакиев, Эмиль Зәйнуллин һәм мин, Паченка авылыннан Артур Рәхимов балаларыбыз белән бергә көч сынаштык. Әтиләргә зур игътибар бирелде, җылы сүзләр әйтелде. Бәйрәм...
В Тюменской области вводятся дополнительные ограничения.
Об этом сообщил губернатор Тюменской области
Александр Моор.
С 30 октября по 7 ноября:
- приостановлена деятельность всех организаций, кроме предприятий непрерывного цикла;
- рестораны, кафе, бары и т.д. работают навынос;
- продолжают работать аптеки, медицинские учреждени;
- школы, вузы, ссузы, кружки и спортшколы работать не будут;
- в детсадах будут организованы дежурные группы.
Глава региона также порекомендовал воздержаться от посещения мест скопления людей, в том числе общественного транспорта и...
Тубыл шәһәрендә яңа дөнья күргән «Истәлекләрем» дигән китапның авторы - Рәүфә Айданова. Педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков редакторлыгында чыккан китапта Рәүфә апаның тормыш юлы тасвирланган. Аның хатирәләре әти-әнисе, шәхси тормышы, якын туганнарына һәм балаларына багышланган. Биредә шулай ук Уват районының Өге авылында гомер кичерүче Рәүфә Чәлил кызы сугыш чорында һәм сугыштан соң авыр елларда фермада, ”Лесохим” оешмасында төрле ирләр эшли торган авыр эшләр башкарганы тасвирлана. Кереш сүзен Рәүфә апаның бертуган сеңлесе, халык мәгарифе отличнигы Рауза Садыйкова язган. Ул: ”Апам...
Изге Рабигүл әүвәл (мәүлид) ае бара. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Ләкин аның төгәл көне билгеле түгел, шуңа да Мәүлид кичәсе – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне алдындагы төндә билгеләп үтелә.
Төмән районының Индрәй авылы мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде. Авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә хәзрәт Камалов тырышлыгы белән, оешманың активлары, дини укуларга йөрүче мөселман кардәшләр, ярдәмчел авылдашлар булышлыгында мул өстәлләр әзерләнгән.
...
13 октябрь көнне Төмән шәһәренең “Евразия” бизнес-отеленең конференцияләр залында “Төмән өлкәсендә себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музее проектының концепциясе буенча фикер алышу” темасына түгәрәк өстәл булып узды. Әлеге чара “Чимги-Тура” Искер музей-агарту үзәге һәм Себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музее проектларын тормышка ашыру буенча эксперт һәм җәмәгатьчелек фикерен алу максатыннан үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы һәм өлкәнең абруйлы галимнәре, музей хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, дин әһелләре катнаштылар.
Түгәрәк өстәлне тарих фәннәре...
Төмән районы, Талымхан авылында яшәгән Антон Абук улы Талипов Ленинградны саклаучылар арасында булган, “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән.
Озак вакытлар үз шәһәрләрен батырларча саклаган ленинградчылар блокададан тартып алынды. Безгә тыныч тормыш, бәхетле балачак, яшәү шатлыгы бүләк иткән бабаларыбызга дан җырлыйбыз, аларның батырлыгы алдында баш иябез. Блокаданың ачысын татыган авылдашыбыз Антон Абук улына Аллаһы Тәгалә озын гомер, гаилә бәхете бүләк итә. Ветеран гаиләсе безнең авылга 1968 нче елда күчеп килә. Гаилә башлыгы Антон бабайны авылдашлары Айнетдин җизни, Антон...
Элеонора Алишева Вагай районы, Усак авылында яши. Аның осталыгын, тырышлыгын бу якларда белмәгән кеше юктыр. Элеонора апа бар яктан да уңган: кеше белән аралашучан, туган-тумачаларының хәлен белешеп, аларга ярдәм итеп тора, үзе бик тырыш, аш-суга да оста. Олы күлнең уңган хатын-кызларының берсе дисәм, бер дә ялгыш булмас. Элеонора апага кайчан гына кермә, өстәлендә нинди генә ризыклар юк: бәлеше дә, сумсасы да, пәрәмәчләр, урамалар, тәмле салатлар да, хәтта тәмле итеп “роллы” да пешерә ул.
Нинди сөенеч: әгәр дә ир белән хатын гармониядә гомер итсәләр! Менә шундый мөнәсәбәттә яшиләр Элеонора апа...
Арангуловлар Халыкара рекордларны теркәү агентлыгының сертификатларына, медаленә лаек булдылар.
Тубыл шәһәрендә яшәүче Ләйсән һәм Рауль Арангуловлар 26 ел һәм 270 көн аралыкта дөньяга килә: Ләйсән 1990 елның 9 маенда, ә энесе 2017 елның 2 февралендә туа. Алар әти-әниләре Хәсән Арангулов һәм Елена Чегодаева белән бергә Тубыл шәһәрендә яшиләр. OFFICIAL WORID RECORD - рәсми дөнья рекордын куйган бертуганнарны узган атнада тубыллылар котлап ихлас теләкләрен юлладылар.
Алар “Интеррекорд” халыкара рекордларны теркәү агентлыгы тарафыннан теркәлгән рекордчылар да. Үз өлкәсендә иң эре агентлык булып торган...
Һәр баланың әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе килә. Ә газиз баланы кирәк чакта иркәләгән, вакытында шелтәләгән, еласаң юаткан, сабый өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне ямьле, ашларны тәмле иткән Әни! Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгүль.
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәгән Мәрьямбикә Хәлиулла кызы Гыйльфанова Себергә 18 яшендә килгән.
Ул Татарстанның Кайбыч районы (элекке Апас районы), Олы Урсак авылында 1920 елны туган. Татарстаннан өч яшендә Киндерлегә килгән 4 балалы тол ир Хәлим Гыйльфан улы Гыйльфановка кияүгә чыга. Олы уллары Хаялга 11, кече...
Без юллар сайламыйбыз, диләр, ә алар безне сайлыйлар. Авыл укытучысы хезмәтен утыз еллар элек башлангыч сыйныфлар укытучысы Рита Рябикова үз иткән.
Аның язмышы беренче карашка иң гади, әмма тирәнрәк күренсә дә, аның белән тирәнрәк аралашсаң гына алай түгеллегенә игътибар итәсең.
Ул 1951 елның сентябрендә Уки авылында, элеккеге фронтовик Чарулла Шәрипов һәм гади колхозчы Нәгыймә Сөләйман кызы гаиләсендә туа. Гаиләдә соңгы, дүртенче бала булган. Әтисе озак яшәмәгән - фронт яраларыннан вафат булган. Тормыш арбасын тарту әнисенә кала. Әмма ул рухын сындырмый. Бу гади хезмәт сөючән хатын-кыз барлык...
Бу көннәрдә Ялутор районы, Бумаер авылында традициягә кергән мөмкинлекләре чикләнгән бакчачыларны бүләкләү чарасы булып узды. Аны Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре оештырдылар. Алар катнашучылар белән бакча уңышы турында сөйләшеп, блиц-интервью үткәрделәр, аларның авыр хезмәт җимешләренә сөенделәр.
Тынгысыз хуҗабикә Миңсылу Юсупова күпме төрле кайнатмалар, компотлар, салатлар, кабымлыклар әзерләгән.
Аның тырышлыгына, осталыгы, уңганлыгына чын-чынлап көнләшерлек. 2 нче төркем инвалиды булган Флера Алееваның шул хәтле күп салатлар, кайнатма, компот...