#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Игътибар!

В Тюменской области вводятся дополнительные ограничения.

Об этом сообщил губернатор Тюменской области

Александр Моор.

С 30 октября по 7 ноября:

- приостановлена деятельность всех организаций, кроме предприятий непрерывного цикла;

- рестораны, кафе, бары и т.д. работают навынос;

- продолжают работать аптеки, медицинские учреждени;

- школы, вузы, ссузы, кружки и спортшколы работать не будут;

- в детсадах будут организованы дежурные группы.

Глава региона также порекомендовал воздержаться от посещения мест скопления людей, в том числе общественного транспорта и...

Подробнее...

Авыл хуҗалыгы хезмәт ветеранының хатирәләре яңа китапта

43-2Тубыл шәһәрендә яңа дөнья күргән «Истәлекләрем» дигән китапның авторы - Рәүфә Айданова. Педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков редакторлыгында чыккан китапта Рәүфә апаның тормыш юлы тасвирланган. Аның хатирәләре әти-әнисе, шәхси тормышы, якын туганнарына һәм балаларына багышланган. Биредә шулай ук Уват районының Өге авылында гомер кичерүче Рәүфә Чәлил кызы сугыш чорында һәм сугыштан соң авыр елларда фермада, ”Лесохим” оешмасында төрле ирләр эшли торган авыр эшләр башкарганы тасвирлана. Кереш сүзен Рәүфә апаның бертуган сеңлесе, халык мәгарифе отличнигы Рауза Садыйкова язган. Ул: ”Апам...

Подробнее...

Индрәйдә Мәүлид бәйрәме үтте

43-3Изге Рабигүл әүвәл (мәүлид) ае бара. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Ләкин аның төгәл көне билгеле түгел, шуңа да Мәүлид кичәсе – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне алдындагы төндә билгеләп үтелә.  

Төмән районының Индрәй авылы мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде. Авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә хәзрәт Камалов тырышлыгы белән, оешманың активлары, дини укуларга йөрүче мөселман кардәшләр, ярдәмчел авылдашлар булышлыгында мул өстәлләр әзерләнгән.

...

Подробнее...

Себер татар музейлары өлкәдә этнотуризм үсешенә ярдәм итәчәк

43-113 октябрь көнне Төмән шәһәренең “Евразия” бизнес-отеленең конференцияләр залында “Төмән өлкәсендә себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музее проектының концепциясе буенча фикер алышу” темасына түгәрәк өстәл булып узды. Әлеге чара “Чимги-Тура” Искер музей-агарту үзәге һәм Себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музее проектларын тормышка ашыру буенча эксперт һәм җәмәгатьчелек фикерен алу максатыннан үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы һәм өлкәнең абруйлы галимнәре, музей хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, дин әһелләре катнаштылар.

Түгәрәк өстәлне тарих фәннәре...

Подробнее...

Талымхан авылы ветераны

Төмән районы, Талымхан авылында яшәгән Антон Абук улы Талипов Ленинградны саклаучылар арасында булган, “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән.

Озак вакытлар үз шәһәрләрен батырларча саклаган ленинградчылар блокададан тартып алынды. Безгә тыныч тормыш, бәхетле балачак, яшәү шатлыгы бүләк иткән бабаларыбызга дан җырлыйбыз, аларның батырлыгы алдында баш иябез. Блокаданың ачысын татыган авылдашыбыз Антон Абук улына Аллаһы Тәгалә озын гомер, гаилә бәхете бүләк итә. Ветеран гаиләсе безнең авылга 1968 нче елда күчеп килә. Гаилә башлыгы Антон бабайны авылдашлары Айнетдин җизни, Антон...

Подробнее...

Кулы оста, күңеле чиста…

41-2Элеонора Алишева Вагай районы, Усак авылында яши. Аның осталыгын, тырышлыгын бу якларда белмәгән кеше юктыр. Элеонора апа бар яктан да уңган: кеше белән аралашучан, туган-тумачаларының хәлен белешеп, аларга ярдәм итеп тора, үзе бик тырыш, аш-суга да оста. Олы күлнең уңган хатын-кызларының берсе дисәм, бер дә ялгыш булмас. Элеонора апага кайчан гына кермә, өстәлендә нинди генә ризыклар юк: бәлеше дә, сумсасы да, пәрәмәчләр, урамалар, тәмле салатлар да, хәтта тәмле итеп “роллы” да пешерә ул.

Нинди сөенеч: әгәр дә ир белән хатын гармониядә гомер итсәләр! Менә шундый мөнәсәбәттә яшиләр Элеонора апа...

Подробнее...

Яшьтәге аерма аркасында

41-3Арангуловлар Халыкара рекордларны теркәү агентлыгының сертификатларына, медаленә лаек булдылар.

Тубыл шәһәрендә яшәүче Ләйсән һәм Рауль Арангуловлар 26 ел һәм 270 көн аралыкта дөньяга килә: Ләйсән 1990 елның 9 маенда, ә энесе 2017 елның 2 февралендә туа. Алар әти-әниләре Хәсән Арангулов һәм Елена Чегодаева белән бергә Тубыл шәһәрендә яшиләр. OFFICIAL WORID RECORD - рәсми дөнья рекордын куйган бертуганнарны узган атнада тубыллылар котлап ихлас теләкләрен юлладылар.

Алар “Интеррекорд” халыкара рекордларны теркәү агентлыгы тарафыннан теркәлгән рекордчылар да. Үз өлкәсендә иң эре агентлык булып торган...

Подробнее...

Якын күрде, үз итте

40-10Һәр баланың әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе килә. Ә газиз баланы кирәк чакта иркәләгән, вакытында шелтәләгән, еласаң юаткан, сабый өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне ямьле, ашларны тәмле иткән Әни! Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгүль.

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәгән Мәрьямбикә Хәлиулла кызы Гыйльфанова Себергә 18 яшендә килгән.

Ул Татарстанның Кайбыч районы (элекке Апас районы), Олы Урсак авылында 1920 елны туган. Татарстаннан өч яшендә Киндерлегә килгән 4 балалы тол ир Хәлим Гыйльфан улы Гыйльфановка кияүгә чыга. Олы уллары Хаялга 11, кече...

Подробнее...

Авыл укытучысы

40-11Без юллар сайламыйбыз, диләр, ә алар безне сайлыйлар. Авыл укытучысы хезмәтен утыз еллар элек башлангыч сыйныфлар укытучысы Рита Рябикова үз иткән.

Аның язмышы беренче карашка иң гади, әмма тирәнрәк күренсә дә, аның белән тирәнрәк аралашсаң гына алай түгеллегенә игътибар итәсең.

Ул 1951 елның сентябрендә Уки авылында, элеккеге фронтовик Чарулла Шәрипов һәм гади колхозчы Нәгыймә Сөләйман кызы гаиләсендә туа. Гаиләдә соңгы, дүртенче бала булган. Әтисе озак яшәмәгән - фронт яраларыннан вафат булган. Тормыш арбасын тарту әнисенә кала. Әмма ул рухын сындырмый. Бу гади хезмәт сөючән хатын-кыз барлык...

Подробнее...

Хезмәт сөючән кешеләр - авыл байлыгы

40-12Бу көннәрдә Ялутор районы, Бумаер авылында традициягә кергән мөмкинлекләре чикләнгән бакчачыларны бүләкләү чарасы булып узды. Аны Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре оештырдылар. Алар катнашучылар белән бакча уңышы турында сөйләшеп, блиц-интервью үткәрделәр, аларның авыр хезмәт җимешләренә сөенделәр.

Тынгысыз хуҗабикә Миңсылу Юсупова күпме төрле кайнатмалар, компотлар, салатлар, кабымлыклар әзерләгән.

Аның тырышлыгына, осталыгы, уңганлыгына чын-чынлап көнләшерлек. 2 нче төркем инвалиды булган Флера Алееваның шул хәтле күп салатлар, кайнатма, компот...

Подробнее...

Кәештә

39-7Яркәү районындагы сазлыклар арасында урнашкан Кәеш авылында сайлаулар берничә көнгә алдан башланды. Район һәм Яңа Александровка авыл хакимияте оештыруында Яркәү күчмә мәдәният комплексы артистлары һәм сайлау комиссиясе әгъзалары, шаулап яуган яңгырга карамыйча, ике УАЗ машинасына утырып, Яңа Кәешкүл авылыннан 12 чакрымдагы Кәеш авылына юл алдылар. Биредә сайлаулар барышы турында комиссия рәисе Фәрзәнә Хәмитова хәбәр итте.

- Быел җәй бик эссе булып, сазда сулар кибү сәбәпле, без машина белән авылга хәтле барып җиттек. Халык безне көтеп, бик җылы каршылады. Гомумән, кәешлеләр...

Подробнее...

Тубылда һәм районда

39-817 сентябрьдә сайлау участоклары илебез халкы өчен ишекләрен ачты. Безнең якташларыбыз да үз фикерләрен белдереп, теге яки бу сәяси партия өчен тавыш бирделәр. Тавыш бирү ковид пандемиясенә каршы барлык чараларны үтәп узды. Шәһәрнең 15 нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогы комиссиясе рәисе Сәлимә Алыкова: “Бүген эш көне булса да, сайлаучыларның саны аз булмады. Сайлау көннәрендә килә алмаганнар, авырып киткән сайлаучыларның өйләренә барып сайлату мөмкинлеге булды.

Участокларда узган сайлауларны җәмәгатьчеләр һәм видео күзәтү камералары күзәтә. Сайлаучыларның кәефләре яхшы...

Подробнее...

Янек, Әшле авылларында

39-10Вагай районы, Шестовое авыл хакимиятенә караган Янек авылында кешеләр өйләрендә тавыш бирделәр. Сайлау комиссиясе әгъзалары коронавирус чиреннән саклану чаралары, лотерея уйнатыр өчен барабан, бүләкләрне күтәреп өйдән-өйгә йөрделәр.

- Янек авылында күбесе олы яшьтәге әби-бабайлар гына яши. Биредә исемлек буенча 22 сайлаучы тавыш бирергә тиеш булса, аларның дүртесе район үзәгендә булып калдылар. Без алар белән телефон аркылы элемтәгә кереп, шимбә һәм якшәмбедә Юрмы авылына килергә киңәш иттек.

Биредә халык бик кунакчыл, һәр йортта безне якты йөз белән каршыладылар. 84 яшьлек...

Подробнее...

Хуҗайланда

39-9Тубыл районы, Хуҗайлан авылында сайлаулар 3 көнгә сузылган зур бер бәйрәмгә әйләнде. 178 сайлаучы арасында 94 яшьлек Кафия Хәмидулла кызы Зәнкиева сайлау пунктына үзе килеп, беренчеләр рәтендә Дәүләт Думасы һәм өлкә Думасы депутатларына тавыш бирде. Ул әле лотерея уенында катнашып, электр чәйнеге дә отты. Шулай ук, бу көнне Илнар Тимканов белән Гөлназ Айнулина беренче мәртәбә гражданлык хокугы белән кулланып, үзләренең политик позицияләрен билгеләделәр. Бу җаваплы адымнар белән котлап, аларга диплом тапшырылды.

“Төмән көзе” фестивале кысаларында матур концерт, «Көзге уңышлар»...

Подробнее...

Тубыл бавырсагы Россия рекордлар китабына кертелде

39-152019 нчы елда Ялутор халкы өч метрлы коймак пешереп, Россия рекордлар китабына эләккәне турында өлкәдә ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бу тәҗрибәне быел тубыллылар кабатлап, себер татарларының милли-бәйрәм ризыгы – бавырсак пешереп, аны ил күләмендә танытырга булганнар. Бу идеяне “Позитив корпорациясе” мәдәни-күңел ачу эшчәнлегенең җирле иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткәч, Тубыл районы хакимияте аны хуплап, Тубыл шәһәренең пассажир автотранспорт предприятиесенең матди ярдәме белән дөньяга ашырдылар.

Көн яңгырлы булуга карамастан, 17 сентябрь көнне Санниково авылында “Себер бавырсагы” фестивале гөрләде...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836