#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кем җырлады?

(Ахыры. Башы 21 санда)

Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына - Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры... Аһ, моңнардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!

...Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак...

Подробнее...

В Конституции могут зафиксировать норму о МРОТ

Работающий человек не должен быть бедным, это нонсенс! Теперь работодатель не сможет установить зарплату ниже того уровня, на который реально можно прожить! Что очень важно – прописана поддержка принципов социального партнерства в сфере регулирования трудовых отношений. Это о том, что не только бюджетные, но и коммерческие, частные предприятия будут обязаны руководствоваться не только собственными бизнес-интересами, но и интересами своих работников.

Государство обеспечивает защиту трудовых прав, в стране гарантируется минимальный размер оплаты труда не менее величины...

Подробнее...

Ана бәхете

14-7Хөрмәткә һәм мактауга лаек булган хатын-кызларның берсе Тубыл районы, Хан авылында туып-үскән Маркизә Хөҗҗәт кызы Нәбиева – 30 мартта 70 яшьлек юбилеен каршылады.

Белгәнебезчә, һәр гаиләнең үз законнары, үз кагыйдәләре, үз яшәү рәвеше. Гаиләдә бер-бер артлы туган Маркизә белән Маркиз әби-әни тәрбиясендә үсәләр. Йортта әби – хуҗа. Маркизә әтисен хәтерләми. Әнисе Хәерчамал Ибраһим кызы колхоз эшендә. Әбисе Азизчамал Хисам кызы авылның иң хөрмәтле кешесе – кешеләргә ярдәмчел, динле, яхшы ниятле, миһербанлы әби була.

«Авыл халкы аны бик зурлады. Үзе дә озын гомерле булды, 93 яшендә дөньядан китте...

Подробнее...

Юбилеегыз белән, Нурикамал апа!

14-88 март көнне Вагай районы, Күбәк авылында яшәүче тугыз бала анасы - Нурикамал Әбдрәхим кызы Хәмидуллинага 90 яшь тулды.

Ул күп балалы колхозчы гаиләсендә туа. Әнисе бик иртә вафат булу сәбәпле, 11 яшьтән эшли башлаган, укырга мөмкинлек булмаган. Иртәдән кичкә кадәр өлкәннәр белән беррәттән кырда эшли, төрле эшләр башкарырга туры килә. Барысына да түзә.

Лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли. Ул беркайчан да үз язмышына һәм авыр тормышына зарланмый. Үз вазыйфаларын намус белән башкара, авылдашларының ихтирамын яулый.

Кияүгә чыга, Әнвәр Хәбибулла улы белән хезмәт сөючән 9 бала үстерәләр...

Подробнее...

Казанлы җирлегендә халык җыены

Халык белән ел саен үткәрелә торган район җитәкчесе, хакимият вәкилләренең очрашуларында узган елга нәтиҗәләр ясала һәм территориянең үсеш перспективалары турында сүз алып барыла.

Казанлыда җыен авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Байбикованың узган елда башкарылган эшләре турындагы хисабыннан башланды. Бу мәгълүмат видеофильм форматында тәкъдим ителде.

Казанлы җирлегендә 1013 кеше теркәлгән. 2019 елда тугыз бала туган, 2 кеше үлгән.

Монда халык шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару белән шөгыльләнә. Эре мөгезле терлекләр саны алдагы еллар белән чагыштырганда иң түбән күрсәткечләргә...

Подробнее...

Аксуркада халык һәм хакимият арасында турыдан-туры диалог булды

13-518 февраль көнне Аксурка авыл җирлеге территориясендә халык җыены узды. Җыенда Вагай районы башлыгы Рамай Сөнгатуллин, өлкә 9 нчы хастаханәсе баш табибы Владимир Зайцев, 1 нче полиция бүлеге башлыгы урынбасары (Вагай авылы) полиция подполковнигы Андрей Бабиков, «Вагай» торак-коммуналь хуҗалыгы башлыгы Владимир Шаргин, юлларны ремонтлау идарәсенең Вагай бүлеге башлыгы Владимир Доронин, Вагай районы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Марина Каштанова, «Төмәннең урман белән идарә итү» дәүләт инспекторы Юлдаш Ниязов катнаштылар.

Чара Бөек Ватан сугышы ветераннары - Василий...

Подробнее...

Авыл ни белән яши?

Кечкенә генә Кече Кундан авылыбыз аеруча матур, кояшлы урында урнашкан. Карлы, иркен басулар, авыл буеннан узучы бозлы елга аеруча сокландыра. Авылыбызның көче, төп таянычы булган барлык хатын-кызларын аерым билгеләп үтәсем килә. Алар - позитив, тынгысыз, сөйкемле Мәрьям Сәфәрмәтова, Айния Бакиева, Гөлфара Рыханова барлык чараларны оештыручылар, башкаларны да яхшы энергетика белән баеталар. Хатын-кызлар үз җилкәләренә төшкән сынауларны уңышлы җиңеп чыга, рухын югалтмый. Көчле хатын-кызларыбызның тагын берсе - Ирина Катралиева туганнарын тәрбияли. Тормышта төрле хәлләр була, кеше үз язмышы һәм...

Подробнее...

Озын гомерле ветеран

12-9Тубыл районы, Комарау авылында туып-үскән Әкилә Әхмәт кызы Янабаевага (Бакиева) тиздән 90 яшь тула. Ышанасы да килми, чөнки 90 яшьлек әби Тубылга килгән Казан артистларының бер концертын да калдырмый йөри, өстәвенә бүләкләр биреп, рәхмәтләр әйтеп кенә калмый, алар белән биеп тә ала. Мин үткән елларда “Яңарыш”ка Әкилә апаны дус карчыгы белән гел яздыра идем. “Миңа авылдашлар турында мәгълүматлар кирәк, үзең турында да”, - дигән генә идем, ул 1-2 көннән Маслауга килеп тә җитте. Комарау авылын (беткән булса да) икәүләп айкап чыктык, бар нәрсә аның хәтерендә. Ә тормыш юлы рәхәттә үтмәгән...

Подробнее...

Яшь буынны ялгыштыра алмаслар

Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучылар – ветераннарыбызның елдан-ел аралары сирәгәйгән саен, кайбер Көнбатыш илләре, Америка Кушма Штаты дөреслекне бозып, фашистик Германияне җиңүче дип үзләрен язып куярга тырышалар. СССРны Гитлерга булышкан, оккупантлар дип һәм башка әллә нинди тузга язмаган ялалар ягып, телевидениедән чыгышлар ясыйлар.

Аллага шөкер, бүген бик күп документлар, архив, истәлекләр, фильмнар, китаплар саклана. Сугыш елларын үз җилкәләрендә кичерүчеләр исән. Без, немец фашистлары тарафыннан юк ителгән 27 миллион совет кешесенең балалары, оныклары, туганнары...

Подробнее...

“Бөтен җир балалары дус”

12-11Төмән районы, Талмы авылы балалар бакчасында балаларны башка халыкның милли мәдәниятләре белән таныштыру уе белән оештырылган «Бөтен җир балалары дус» дигән чара узды. Безнең балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри. Чараның максаты - балаларны татар, үзбәк һәм таҗик халыкларының мәдәнияте, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру. Балаларга милли ризыклар, савыт-саба һәм кием-салым тәкъдим ителде. Шулай ук балалар милли уеннар һәм биюләр карадылар. Төрле халыкларның милли мәдәниятен күреп, аларның тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштылар, бер-берсенә һәм башка милләтләргә карата ихтирамлы...

Подробнее...

Хатирәләр яңара

12-10“Яңарыш”ның 37 нче санында (2019 ел) Зәйнетдиновлар турында язган идем. Сугыштан соң, еллар үткәч, гаиләсе белән төшкән фоторәсемдәге каенанам Сәлиха Ибраһим кызы, каенатам Зәйнетдин Хәлит улы Зәйнетдиновлар - минем ата-анамны алыштыручылар. 1957 елда Лаймы мәктәбенә эшкә килеп, аларга фатирга урнашкан көннән - беренче күрүдән үк мине үз гаиләләренә кызлары шикелле кабул иттеләр. Яхшылыкларын язып бетерерлек түгел. Сугышка кадәр 1937 елда туган балалары белән гаилә корып 55 ел яшәдек. Биш бала (аларга онык) тәрбияләп үстереп, укытып, укытучы һөнәрен сайладылар.

Үзебез аларның беренче укытучылары...

Подробнее...

Коронавирус COVID-19 нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

югары температура

коры ютәл

хәлсезлек тән сызлау

Саклану чаралары:

гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)

башкалардан ара тоту (кимендә...

Подробнее...

Әбиебезне зурладылар

10-125 февраль көнне район башлыгы урынбасары С.Скоторенко һәм авыл җирлеге башлыгы Н.Айтышов Ялутор районы, Яңа Атьял авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны, I группа инвалиды әнием Рәхилә Исхаковага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырдылар. Медаль тапшыру тантанасында Яңа Атьял урта мәктәбе вәкилләре - мәктәп директоры Ф.Исхакова, 5 нче сыйныфтан яшь армиячеләр (җитәкчеләре Р.Исхаков), шулай ук «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләре Л.Мукменова) катнаштылар. Әниемә һәм әбиемә бик күп җылы...

Подробнее...

Муса Җәлил истәлегенә багышлап

10-1119 февральдә Ямбай авыл китапханәсендә атаклы шагыйребез Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби кичә үтте.

Муса Мостафа улы Җәлилов - татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь. Кичәдә олы яшьтәге апалар авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрьнең лирик шигырьләре, җырлары, поэмалары сугышка кадәр татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдим ителде. «Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Аларда шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы...

Подробнее...

“Халык сәнгате” бәйгесендә

14 февральдә Яркәү районында бөтен татар авыллары клублары, мәктәпләре катнашында “Халык сәнгате” бәйгесе булып үтте. Катнашучылар – өлкәннәр, яшьләр, балалар булды. Алар һәрберсе татар халкының бай иҗатын, матурлыгын, үзенчәлеген, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, хәзерге вакытта ничек гомер итүләрен күрсәттеләр.

Моңлы җырлар, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, матур биюләр – бары да ел буена онытылмаслык тәэсир калдырды. Киләсе елларда да исән-сау булып катнашырга насыйп булсын иде.

Безнең Яңа Кәешкүл клубыннан “Нур” ансамбле катнашты. Ансамбльне оештыручы Закирә Ишбулаева иде, хәзер ул...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836