#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Зөбәрҗәт” ансамбле 5 ел сәхнәдә

23-9Түбән Тәүде авылының мәдәният йортында “Зөбәрҗәт” җыр ансамбленең “Җырла, сандугач, җырла” дип исемләнгән юбилейлы концерты булып узды. Төркем оештырып, сәхнәгә чыгуларына да 5 ел вакыт үткән. Шушы вакыт эчендә өлкә тамашачысы “Зөбәрҗәт” ансамблен уңай кабул итеп, яратып өлгерде. Алар Сабан туйларында, “Халык сәнгате”, фольклор буенча, “Салават күпере” һәм бик күп төрле өлкә, район, шәһәр күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашып, мактаулы урыннар яулыйлар.

Әлбәттә, бу уңышлар җитәкченең сәләтеннән, тырышлыгыннан, таләпчәнлегеннән тора. Ансамбльне көчле, моңлы, матур тавышлы җырчы, музыка уен...

Подробнее...

Мунча себеркесе

Һәр нәрсәнең үз җае бар. Шул исәптән мунча себеркесе әзерләүнең дә. Төрле якларда миннек, тиннек, пиннек, миллек, минек дип тә йөртәләр. Себерке әзерләргә иң шәп вакыт – юкә агачы чәчәк аткан чор. Вакытыннан алда җыелган себеркенең яфраклары тиз коелучан була, ә соңга калсаң, ул нәфислеген югалта, тупасланып китә, тәме дә калмый.

Мунча себеркесен каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән, карлыганнан, чиядән, ылыстан, гомумән, бик күп агачлардан ясарга була.

Каен себеркесе

Эфир майларына һәм витаминнарга бай каен себеркесе...

Подробнее...

“Эцкен” атамасының мәгънәсе һәм килеп чыгышы

“Эцкен” дигән исемне Урал артының көньяк-көнбатышында яшәүче татарлар йөртә. Алар үзләрен: «Без – эцкен татарлары!” – диләр. Бу исем елгага да, авылга да кушылган – алар барысы да Шадринск районы, Курган өлкәсендә. “Эцкен” атамасының килеп чыгышы турында байтак кына легендалар бар, ләкин мин аларны дөрес дип тапмыйм.

Минем бәхеткә каршы, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевнең “Татар халык тарихы” дигән китабы кулыма керде. Татар халкыбыз турында күп кенә галимнәрнең хезмәтләрен укыдым, ә менә Мирфатыйх абый хезмәтен укыгач, күк йөзендә нәкъ яңа планета ачкан кебек булдым. Халкыбыз...

Подробнее...

“Феникс” һәм “Ступени” бәйле булучыларга нәтиҗәле ярдәм итә

Ел саен профилактика һәм реабилитация өлкә үзәгендә 180гә якын олылар һәм 90 балигъ булмаган бала тернәкләнә. Бу үзәк Төмән өлкәсендә өлкәннәрне һәм балигъ булмаган сабыйларны медик-социаль һәм социаль-педагогик реабилитация буенча махсуслашкан бердәнбер дәүләт учреждениесе. Алкоголь һәм наркотикка бәйле өлкәннәрне реабилитацияләү “Феникс” проекты кысаларында уза, ә балалар һәм үсмерләр белән эш “Ступени” психоактив матдәләр куллануга сәләтле балигъ булмаганнарны тернәкләндерү проекты кысаларында үткәрелә.

Үзәкнең программа-оештыру эшләре буенча директор урынбасары Елена Беседина...

Подробнее...

Рәҗәб аен хөрмәтләп

2021 нче Үгез елының Рәҗәб ае быел 13 февральдә башланды. Изге Рәҗәб аен хөрмәтләп, олылап, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ирешә торган күпләгән саваплар һәм юмартлыклар ае буларак кабул итеп, Маслау һәм Пушнаш авыллары халкы көче һәм ярдәме белән аш-мәҗлес оештырдык. Чараны Гөлшат һәм Хәлил Алеевларның зур йортларында үткәрдек.Бу дини бәйрәм авылда яшәгән олысын һәм кечесен, хәтта җәйге генә йортлары булганнарны да битараф калдырмады. Иң әһәмиятлесе: авылда туып-үсеп, яңа гына тормышка аяк баскан яшьләрнең, үзләре читтә яшәсәләр дә, үз авылларын яратып, олыларны хөрмәт итеп катнашулары мине таң...

Подробнее...

Якташларыбыз – мөселман байлары

8-9Февраль башында Төмәннең “Колокольниковлар йорты”нда профессор, тарих фәннәре докторы Александр Ярков “Төмәннең мөселман байлары” темасына лекция укыды. Лекция тыңларга күп кенә кеше килгән иде. Иң элек журналист Диана Хәлилованың “Әссаләмегаләйкүм, Себер!” фильмы күрсәтелде. Анда безнең якташыбыз, танылган бай Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуковның тормыш юлы һәм эшчәнлеге тасвирлана. Ул Ямбай тарихында, якташларыбыз хәтерендә тирән эз калдырган, үз акчасына авылда тулы бер архитектура ансамбле төзегән һәм Себер татарларының рухи үсешендә зур роль уйнаган шәхес.

Нигъмәтулла хаҗи төзеп калдырган мәчет...

Подробнее...

“Күңелем тулып китте”

Исәнмесез, “Яңарыш” кызлары! Мин газетаны 20 елдан артык яздырып киләм, яратып укыйм. 2021 елның 3 нче санында бастырылган Диләфрүз Фәхретдинованың “Бер фоторәсем тарихы” дигән мәкаләсен укыдым. Киндерле мәктәбендә укыткан абый-апаларны күреп күңелем тулып китте. Бухариннан Киндерлегә язын-көзен йөреп, кышын интернатта торып укыдык. Закирә апа ашарга пешереп куя иде.

Рәсемдә сулдан уңга: Хәрирә апа, Хәмит абый, Нурания апа, Гыймран абый, аның янында Нәгыймә апа түгел – Зәйтүнә апа Балтасова, аннан соң Шакирә апа. Зәйтүнә апаның әнисе белән минем әниемнең әниләре бертуганнар. Шакирә...

Подробнее...

Күрешергә насыйп булмады

Минем хатыным Тимербаева Ракия (Раиса) Корман кызы. Кечкенәдән үк аны абыйлары “Рая” дип йөрткәннәр. Мин дә аны соңгы көненә чаклы Рая дип йөрдем. Аның әбисе – өннәсе Янсылу (Җансылу) әби үзенең туганнары белән Столыпин реформасыннан алда Татарстаннан күчеп килгәннәр. Апасының кызы белән Янсылу әби Сәет авылында (хәзерге Яркәү районы) кияүгә чыгалар. Сеңлесенең балалары һәм оныклары Мусагитовлар, сеңлесенең исеме - Кәримә. Фамилияләрен белмибез, туганнары Тагбиршиннар Шатан, Тәрәкән авылларында яшәгәннәр (Яркәү районы).

Янсылу әбинең балалары Вахитовлар булганнар, Ибраһимовлар...

Подробнее...

Гомерен балаларга багышлады

Өстамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран-укытучы, мәгариф отличнигы, җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Якуб кызы Закирова 18 февральдә олы юбилеен каршы алды.

Киң күңелле, гадел, ярдәмчел, бала җанлы, эчкерсез апабыз 40 елга якын гомерен балаларга багышлады. Аның балачагы авыр сугыштан соңгы елларда үтә. Үги ана белән яшәү җиңел булмый, туганнар да ярдәм итмиләр. Өскә кияргә, ашарга булмаган вакытларда, төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырмаган, якты хыяллар белән үзенә яңа максатлар куеп яшәгән. Укытучы булу теләге белән пединститутка укырга керә. Аны уңышлы...

Подробнее...

“Яңарыш” очраштырды

6-6Мамадыштан Төмәнгә ялкынлы кайнар сәлам! Исәнмесез, “Яңарыш” кызлары”! Сезгә бик зур рәхмәт. 45 ел узгач, 12 январьда Нурия Туйчина белән очраштык. Ике Нурия, һәм мин. Сөйләшеп туя алмадык. Алар миңа, мин сезгә рәхмәт әйтәм. Очрашкач, Нурия бер фоторәсем бирде. Галина Рәйсә Абдрахманова белән бер бүлмәдә яшәгәннәр икән. Рәйсәне генә табасы калды. Нурия аша яңалыклар белдек: комбинат ябылган икән, 4 нче тулай торак “малосемейка” булып калган. Бәлки, Рәйсә шунда яшидер.

...

Подробнее...

Табылдык

(Ахыры. Башы 5 нче санда)

Бик нык тырыша торгач:

– Чүп савытыннан, – диде.

Каян килә яхшылык? Әлбәттә, йөрәк түреннән. Әлеге кеше, бер мәкерле уйсыз, нарасыйны үлемнән саклап калган. Ә кыяфәтенә карап, бу кеше кемгәдер, аеруча чит балага яшәү бүләк итәр, дип кем уйлаган? Мин бит аны чак кына куып чыгармадым. Бу уйларымнан аерылып, телефон янына килдем. Номер җыйганда да, йөрәгем әллә ничек сулкылдап куйды. «Ашыгыч ярдәм»дә трубканы тиз алдылар.

– Алло, – дидем үз тавышымны үзем танымыйча. – Милиция бүлегендә салкында өшегән бер кеше һәм атналык сабый бала бар.

–...

Подробнее...

Банк картасы иминлеге турында

Карта номерын һәм пин-кодны үзеңнән башка беркем дә белмәскә тиеш.

Беркемнең дә (картаны биргән банк хезмәткәрләрен дә кертеп) кәрәзле һәм стационар телефоннар аша пин-кодны яисә картаның дөреслеген тикшерү кодын сорарга хакы ю

Үзегезнең счетыгызга интернет аша керү паролен беркемгә дә (хәтта банк вәкиленә дә!) бирмәгез.

Картагыз югалса яки аны урласалар, банкка шалтыратыгыз һәм картагызны блокка куюларын сорагыз. Мошенниклар файдаланырга җитешмәсен өчен, моны тизрәк эшләргә тырышыгыз.

Банкның телефонын һәм банк картасы номерын блокнотыгызга яисә кәрәзле телефоныгызга язып...

Подробнее...

“Гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк”

5-5Узган елның ноябрь аенда Югары Егәнле авыл хакимиятендә барлык ислам дине гореф-гадәтләрен һәм пандемия сәбәпле кертелгән чикләү чараларын төгәл үтәп, онлайн режимда Мәүлид бәйрәме уздырылды. Чараны авыл имамыбыз Тәлгать хәзрәт Ихсанов азан әйтеп, намаз укып башлап җибәрде. Аннары мөселманнарны котлап һәм изге теләкләр юллап авыл хакимият башлыгы Александр Зиганшин чыгыш ясады. Бәйрәм кичәсен авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Эльвира Солтанова белән Вәзилә Латыйпова бик матур алып бардылар.

Рита Газизова белән Венера Сафарова авыл осталарының кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим иттеләр...

Подробнее...

Үсентеләрне чыгарып утыртканчы 2-2,5 ай алдан чәчәргә кирәк

“Кыш язга авыша башлады. Февраль керүгә һәвәскәр бакчачылар туфрак һәм орлыкларны барлыйлар, үзара тәҗрибә уртаклашалар, яңалыклар, яңа сортлар белән кызыксыналар. Теплица-парниклары булганнар бу ай уртасында ук орлыкларны туфракка чәчте инде. Шул уңайдан без дә ТРның атказанган фән эшлеклесе, бакчачылык өлкәсендә 45 елдан артык тәҗрибә туплап, озак еллар радио һәм телевидение аша бакчачылар сорауларына җавап юллаучы, бакчачылыкка багышланган китаплар авторы, профессор Фарсель ЗЫЯТДИНОВ белән әңгәмә корып алдык.

— Фарсель абый, мул һәм бәрәкәтле уңышның сере орлыкның нинди...

Подробнее...

“Индәр: тарихы һәм шәҗәрәләре” китабы тәкъдим ителде

1-912 нче декабрь көнне Вагай районы, Индәр авылы клубында бүгенге көндә район себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифасын башкаручы, тарихчы Фәрхәд Шаморадовның «Индәр: тарихы һәм шәҗәрәләре» дигән икенче китабының тәкъдим итү чарасы булды. Бу вакыйганы җирле халык күптән көткән иде. Әлеге чарада Төмән, Тубыл шәһәрләреннән: өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева, җырчы Земфира Шәрипова, җәмәгать эшлеклесе Динара Дәүләтчина да катнаштылар.

Җыелган халыкка Фәрхәд Әбдалим улы китапның килеп чыгу тарихы, аның эчтәлеге...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836