#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Солдатлар сугышка киткәннәр

Сугыш башланган елны миңа 6 яшь тә тулмаган булган. Шаһинур апамнан (мәрхүмә) авылыбыздан күпме кеше сугышка киткән, кайтучылар турында белештем. Апам һәр йорттан китүчеләрне, исән кайтканнар санын белә иде. Сугышка, хезмәт фронтына 50дән артык кеше киткән, исән кайтучылар 20-25 кеше.

Әтием дә хезмәт фронтына алына. Әнием кулында өй тулы бала кала. Менә бер мизгел: әниемә Алимә әбә хушлашырга кергән. Икесенең елап, кочаклашып торулары әле дә хәтеремдә.

“Память” китабыннан авылыбыз исеме белән 5 кешене таптым.

Бакиев Рахитчан, рядовой, 1912г.р. дер. Суклем, погиб в...

Подробнее...

Онытырга мөмкин түгел

Мин Вагай районы, Юрмы авылына 1975 нче елны эшләргә килгәч, Бөек Җиңүнең 30 еллыгы билгеләп үтелгән иде. Авылда авыр сугыш юлларын үткән фронтовиклар да, тылда көнне-төнгә ялгап, Җиңүне якынайту өчен хезмәт иткән апалар, әбиләр дә күп иде.

Миңа, пионервожатая буларак, өйләренә йөреп, күбесе белән очрашырга туры килде. Сүзне башлап җибәрү, сорашулар авыр иде. Һәркайсының күзләрендә яшь, авыр сулыш... Читен, газаплы еллар, күңелләрне үртәрлек сагышлар, соңгы саубуллашуларны исләреннән чыгара алмыйлар.

Гөлазис апа Әйтбаева ирен сугышка озаткан көнен ачынып сөйли. Әтиләре, Якуб абый...

Подробнее...

Хатирәләрне искә төшереп

Сугыш башланганда миңа 7 яшь тулмаган, сеңлем Тәскиягә - 4, абыйга 10 яшь юк иде. Абый әнинең әти-әнисендә яшәде, чөнки алар өлкән яшьтә булып, аларны карарга кирәк иде. Бабайның 2 улы да сугыш кырында ятып калды. Әниләр колхоз кырларында булдылар, ә без, яшь балалар, үзебездән кечкенә энеләребезне, сеңелләребезне карадык, өй эшләрендә булыштык.

Сугыш беткәч, төрле җирдә эшләдек, укулар беткәч пешекченең ярдәмчесе булып Мәкъсүдә әбигә булыштым, иптәше Тимергази абый - колхоз рәисе, Шәриф абый - бригадир, склад мөдире – Тәнзилә апа иде.

7 классны тәмамлагач, әнигә...

Подробнее...

Ул югалмады

Җиңү көне алдыннан “Яңарыш”та минем “Мәңге бетмәс яралар” дигән мәкаләм басылган иде. Ватан сугышында корбан булган җиде туганымның берсе турында болай язылган иде: “Рәүф абый Усмановның үлеме бигрәк тә үкенечле булды: сугышның бөтен авырлыгын күтәреп, Җиңү көне җиткәндә генә гомере өзелеп, Венгрия җирендә мәңгегә ятып калды”.

Эзсез югалмаган икән Рәүф абыебыз, туганнарыбыз Фирдәвес Солтан кызы, Азат Әхмәт улының тырышлыгы белән аның җәсәде кайда ятканы билгеле булды. Ул сугышчан иптәшләре белән туганнар каберлегенә күмелгән икән, Хәтер тактасына иң беренче аның исеме...

Подробнее...

Сугыш беткәнгә 70 ел

Хәерчамал апа Арипова белән мин Яңа Тарман хастаханәсендә очраштым. Мин авыру иптәшемне карыйм, ә ул безнең палатага кереп, сөйләшеп утыра иде.

Хәерчамал апа 1928 елның 10 июлендә Төмән районының Явызбы авылында туа.

“Минем бала чакларым шул яраткан Явызбы авылында үтте. Авылымны бик яраткан идем, аның табигате һич кенә дә күңелдән чыкмый. Түре елгасына су коенырга бара идек, бер мизгелдә аның икенче ягына йөзеп чыгабыз да, тиз генә җиләк җыеп, рәхәтләнеп ашый идек. Шомыртның берничә ботагын өзеп, муеныбызга элеп, кирегә йөзеп чыгабыз. Түре елгасы буйлап зур-зур төрле пароходлар йөзеп...

Подробнее...

Ленинград һәм балтыйк буен азат итү

Хәким Харис улы Гадеев 1926 елның октябрендә Ялутор районы, Кактамак авылында крестьян гаиләсендә туа. Ул Бөек Ватан сугышына 1943 елның ноябрендә китә.

 Поезд Елан разъезды, Порошино авылына сигезенче эстон укчы корпусына буйсынучы запас укчы полкка юл ала. Великие Луки шәһәре астында каты сугышларда йончылган Эстон укчы корпус монда комплектка тутыру өчен калдырылган була. Егетләрне мунчада юындырып хәрби форма бирәләр, ә граждан киемнәрен оборона Фондына үзләре теләп тапшыралар. Курсантлар землянкаларда яшиләр, ике яруслы сәкеләрдә йоклыйлар.

Землянкага 220 кеше...

Подробнее...

Онытырлык мени?

19-3Әйе, әткәмә быел 90 яшь булыр иде. 1984 елның май аенда 59 яшендә ул күзләрен мәңгегә йомды.

Әткәм – Давыд Алимҗан улы Касыймов Вагай районы, Юрмы авылында күп балалы тату гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, тырыш, зирәк малай белем алырга Сала авылына юл ала. Уку аңа җиңел бирелә, яхшы билгеләргә генә укый.

Тормышның нәрсә икәнен дә әле яхшылап белмәгән, ләкин гаиләнең ныклы таянычы булып өлгергән (әтисез, абыйсы сугышта) яшүсмер егеткә сугышның авыр сынауларын батырларча үтәргә туры килә.

Әткәмнең сөйләве буенча, ул...

Подробнее...

Авылым урамнарыннан үткәндә...

19-10Авылыбызның беренче хәрби офицеры олы әкәм Тимергали 1919 елның 16 мартында Әминә һәм Айзатулла Шараповлар (Шәрәфетдиновлар) гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Балачак еллары туган авылында үтә, шунда башлангыч белем ала. Карбан җидееллык мәктәбеннән соң Тубыл педучилищесына укырга керә. Моны уңышлы тәмамлаганнан соң, юллама белән Ваңгы мәктәбенә укытырга җибәрелә.

Хатыны – Карбан кызы Латыйфа Чамалетдинова, шулай ук Тубыл педучилищесында укып йөри. Ул абыйдан бер ел соң укырга кергән була.

Әкәм армия сафына хезмәт итәргә чакырыла һәм тиздән Златоуст хәрби...

Подробнее...

Тормыш иптәшем турында

Тормыш иптәшем Шәрифулла Разметовның Ватан сугышында үткән юлларын язмыйча мөмкин түгел. 1943 елда үзе теләп сугышка китә. Омскидан китеп, десантлар әзерли торган частьтә парашютчылыкка өйрәнеп, сугышка алына. Румыния, Венгрия, Австралия, Югославия, Чехословакияне азат итүдә катнаша, Прага шәһәрендә Җиңүне каршы ала.

Сугыш бетте дип, иркен сулап, яхшы өметләр баглаган арада тагын күңелсез хәбәр – Ровенскийга бандеровчылар белән сугышырга барырга. “Анда да күп сугышчыларыбыз һәлак булды”, - дип искә ала иде Шәрифулла. Җиде ел хезмәт иткәч, 1950 нче елны гына өйгә кайта.

Хөрмәтле...

Подробнее...

Меңге бетмәс яралар

Сугыш сөреме кермәгән бер йорт та булмады – үгез, сыер җигеп, елый-елый сука сөргән яшь малайлар, ачлы-туклы йөреп урман кискән, иген үстергән хатын-кызлар, ирләре сугыш кырында ятып калгач, 6-7 баланы ялгыз үстергән аналарны онытмыйк.

Сугыш милләтебезнең иң асыл затларын – нәсел нигезләрен корытты. Күп балалар хикмәтле “әти” сүзен әйтмичә, “улым” яки “кызым” дигән назлы сүзне ишетмичә үстеләр.

Мин әнием ягыннан Усманов Гомәр бабамның сугышта корбан булган, кайткач ярадан дөнья куйган нәсел-тамырларыбыз булган туганнарым турында язарга булдым. Язуымның максаты – яшь буын туганнарым...

Подробнее...

Минем мулла бабаем

Минем бабам - Зөлбохар Әйт улы Хучашев, әбием - Шәрифҗамал. Камалетдин цицибабам, Хәсән абыем, бабам мулла булган. Ике кызы да – Асия, Сабирә апаларым дин дәресләрен укыганнар, ике баласы да сугыштан килмәделәр. Сугыш елларында авылда пәнҗешәмбе көнне кешеләрнең өйләренә барып Коръән, намаз укый иде. Миңа борынгы китаплар Пәйгамбәрләрнең тарихын укыды. Мин дә язып алып догалар ятлый идем. Әбиләр, бабайлар Хәким атага Коръән укытырга җәяү киләләр иде. Мәчет юкта безнең өй мәчет урынына иде. Бабамның энесе Сәгадәтдин дини белем алырга киткән. Аны революция вакытында кулга алып төрмәгә...

Подробнее...

“Догаларын ишетәселәре килә”

18-7Сәрвәр Әхмәди кызы Якупова Аромаш районы, Көсәйкүл авылында яши. Аның балачагы Ватан сугышы елларына туры килә. Күп балалы гаиләдә туып-үскән кыз сугыш башланган көнне яхшы хәтерләмәсә дә, әтисен, әтисенең ике бертуганы - Гыйниятулла, Сәфәргали абыйларын cугышка озаткан көн әле күз алдында. Назыйровлар гаиләсеннән өч бертуган сугышка китә. Әхмәди абыйга сугыш афәтләрен күп күрергә туры килә. Ул яу кырында күп мәртәбә үлем белән күзгә-күз очраша, яралана. 1941 нче елдан 1945 нче елга кадәр дошманны тар-мар итеп, Бөек Җиңүне яулаучылар рәтендә була. Әхмәди абыйның оныгы Ришат: ”Ул әле япон...

Подробнее...

Якташ ветераннар

18-10Кәбир Көзәк улы Кузакбирдиев 1908 елда Кече Уват авылында туа. Кече кечесеннән әтисе белән күлдә балык тотып, ау салып, елым тартып үсә. Ачлык елларда авыл халкы Көзәк картның елымына балык тотарга йөргән, аларга да өлеш чыккан. Шулай итеп бик күпләр үз гаиләләрен ачтан үлүдән коткарып калганнар. “Мулланур Вахитов” исемендәге колхоз илебез халкы өчен балык тотарга бирелгән планны үтәп торган. Авылда - карт-корылар белән хатыннар һәм бала-чага. Балык тарту үсмер балалар һәм хатын-кызлар кулына кала. Хатыннар балыкны каклаганнар, уылдыгын аерганнар, 10-12 яшьлек балалар кырга (Тугыз авылына)...

Подробнее...

Жуковны күргән

18-13Әтиебез Хәтмулла Хәким улы Рамазанов 1923 елда Ялутор районы, Бумаер авылында туып-үкән. Бик авыр еллар туры килә аның бала чагына. 4 яшендә әтисез калып, энесе, абыйсы, сеңлесе белән ачлы-туклы бала чаклары үтә.

Әти кечкенәдән бик тәртипле, тырыш бала була, укып чыгып укытучы булырга уйлый. 1940 елда әти Тубыл педучилищесына укырга килә, укытучылар җитмәү сәбәпле, I курстан соң мәктәпкә укытырга җибәрәләр, училищены читтән торып укып бетерергә туры килә.

Шулай итеп әтиебез 1940-1942 елларда Дубровна районында балалар укыта.

1943 елның февраль аенда фронтка алына. Июльгә...

Подробнее...

Безнең әти

Безнең әти Сәитшин Гәрәй Сәет улы 1906 елда туган. Алар тормыш иптәше Галиябану белән Яркәү районы, Тәүде авылында яшәделәр. Сугыш башланганда әтигә 35 яшь була, аны 1941 елда сугышка озаталар. Биш бала калалар: Латфуллага – 13, Рәхимуллага 10 яшь була. Алар атлар белән агач эшендә эшләгәннәр. Әнкәй атлар караган, калган балалары гаиләне туйдырыр өчен урманда үлән җыйганнар. Әти Курск дугасын, Украинаны үтеп, Берлинга хәтле җиткән. Әтием: “Сугышта мине Аллаһы Тәгалә саклады. “Һава” дип кычкырсалар, белгән догаларны укый идем”, - дип сөйләде. Безнең авылдан күп кенә ирләр сугышка киткәннәр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836