#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нарат җиләген җыю

44-8Аккүлдә нарат җиләге җыю вакыты. Патша җиләге. Чөнки аны кайнатырга да, шикәр белән бутап куярга да, шулай гына калдырырга да була. Җиләк бозылмаячак. Үзе файдалы, әчкелтем.

Авылда нарат җиләге җыю чорында авыл буйлап акрын гына трактор бара һәм хатын-кызларны урманга җыя. Хатыннар һәм кызлар көпчәккә басып трактор арбасына җитез сикереп менәләр. Хатын-кызлар сәер киенгән, миңа - шәһәр кызына шулай тоелды. Озын җиңле күлмәк, штан, резин итекләр, башта яулык, куртка яки тыгыз пиджак.

Мондый киемнәр сазлыкта җиләк җыю өчен иң дөресе булды, еланнардан да, черкиләрдән дә коткарды...

Подробнее...

Милләтебезгә хезмәттә

Сугыш елы баласы Әдип Хәким улы Гарифханов Төмән өлкәсе милләттәшләребез турында китаплары белән безләрне – укучыларын сөендерә. Без яшьлек елларыбызда Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов һәм башка татар классик язучыларыбызның китапларын яратып укыдык. Соңгы елларда өлкәбездә үзебезнең җирле шагыйрьләр, язучыларыбыз күтәрелеп чыктылар. Якташыбыз Ләчек авылында туып-үскән Әдип Гарифхановның үз милләт кешеләре турында язуы бик җаваплы, ә укучыларда горурлык хисе уята. Элек-электән татар халкы эшчәнлеге, оста куллылыгы белән хөрмәттә булган, эш урыны бирелгән, эшеннән канәгать...

Подробнее...

Изгеләрнең изгесе син

33-6Матур жәй аенда, табигатьнен көзге ялга әзерләнеп, тынып калган мәлендә Тәпкен авылында зур гаиләдә апам Гыйльминур туа. Ул гаиләдә олы кыз буларак, кечкенә вакыттан ук булышчы, ярдәмче булып үсә. Күз алгысыз чибәр, нәфис гәүдәле, авыр, калын чәч толымлы яшь кызга әверелә. Ул күңеленә ошаган сөйкемле, иң ихтирамлы егетне - җизнәбез Хәмит Кучумовны үзенә гомерлек яр итә. Җизниебез гомерен укытучы эшенә багышлый, ә апабыз аңа ышанычлы таяныч, саклаучы фәрештәдәй гел янында яши, укытучы, клуб мөдире эшләрен дә башкара. Сайлаулар буламы, бәйрәмнәр үткәрүме – аларга йөкләтелә. Мактаулы исемгә лаек булып, күп төрле...

Подробнее...

Адресатсыз “Солдат хатлары”

33-7“Тормышыңны кунак булып түгел,
Хуҗа булып кирәк яшәргә”.

Марат Хәбибуллин.

Нинди мәгънәле, тирән эчтәлекле, үтемле сүзләр бу. Тормышка дөрес карашлы һәм тәҗрибәле, акыллы, үз җилкәсендә күпне күтәргән-кичергән кеше генә шулай уйлый белә.

Тубыл төбәгендә яшәп, әле бүген актив иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүче, милләтпәрвәр шәхес, тел белгече, филология фәннәре кандидаты, доцент, минем биш китабымның редакторы, корректоры һәм миннән башка күп кенә каләм тибрәтүче һәвәскәр шагыйрьләргә, язучыларга булышып, хаталарыбызны төзәтеп, укучыларга танытып торучы, үзе дә күп кенә фәнни һәм матур...

Подробнее...

Озын булсын гомерләр

30-4Алты ел элек, Икенче Вагай авылы клубына, ветераннарны чакырып, 12 кешедән торган ансамбль оештырдык. “Иртеш моңнары” дигән исем куштык. Төрле үткәрелә торган чараларда, ярышларда катнашып, яшьлекнең ахыры, картлыкның башы дип әкрен генә яшәп барабыз. Кушылышып, барыбызга да матур күлмәкләр тектердек, алъяпкычлар да сатып алдык. Ансамблебездә арабызда өлкән яшьтә булуларына карамастан, ике апа катнаша: Мәрзия Хәсән кызы, Шәүхия Закир кызы. Без аларга зур рәхмәтле. Икесе дә оста җырчылар, ә Мәрзия апа дөбердәтеп оста биюче дә. Язмамны өлкән апаларның берсе – Мәрзия апага багышлыйм.

Мәрзия Хәсән...

Подробнее...

Язмышы - тимер юл

30-5Ваhап Газиз улы Әхмәтов Тубыл районы, Күкрәнде авылында Газиз Ваhап улы hәм Нәҗибә Насыйбулла кызы гаиләсендә 1950 елның 28 июлендә туа. Аңа бабасы исемен кушалар.

Ваhап абый акыллы, тыңлаулы булып үсә. Ул кечкенәдән музыка ярата hәм туган авылыбызда укытучы булып эшләгән, баянчы Рият абый Гарифхановтан дәресләр ала. Нотага карап баянда уйнарга өйрәнә.

Күкрәнде сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, ул 9-10 классларны күрше авылы - Байкаловода укый. Анда ул бию коллективына йөри.

Ул вакытларда Байкаловода укытучы булып Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов эшли. Ул, бар яктан талантлы кеше буларак, бик...

Подробнее...

Хәтер мәңгелек...

Егерменче гасыр тарих битләренә язылып, меңнәрнең гомерен алган, ничәмә буынның бәхетен урлаган сугыш еллары артта калды. Алар турындагы хатирәләр генә онытылмый. Бу канлы сугыш юлларын үткәннәрнең арасында бик күп милләттәшләребез, татар егетләребез һәм кызларыбыз бар. Кызганычка каршы, аларның күпләре чит-ят җирләрдә азатлык өчен башларын салдылар. 1994 елны Екатеринбургта басылып чыккан Төмән өлкәсенең “Хәтер китабы”н кулга алып, беренче битен ачу белән татар фамилияләрен күрәсең.

Ялутор районын ачсаң, Миннегали абый Абайдуллин- нан башлана. Сугыш афәте кагылмаган, ишек шакымаган...

Подробнее...

Авылдашларыбыз

Хәсәнә Бәгәу кызы Уразаева күп еллар элек безнең авыл клубына эшкә килә. Шул вакыттан кырык ел вакыт үткән.

1977 елны клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый ул, ә клуб җитәкчесе Нәсим Хәнәфи улы Рафиков иде. Китапханәче эшен Рәүфә Хәнәфи кызы Абдрахманова алып барды, кино күрсәтүче Туктасын Вахит улы иде.

1986 елны Рәүфә апа Бигәтен авылына күчеп киткәч, Хәсәнә Бәгәу кызы китапханәгә эшкә керде һәм бүгенге көнгә кадәр эшли. Монда үз ярын табып, Зиннәтулла Зәйниалим улы Абдубакиевка (кызганычка каршы иптәше вафат) тормышка чыга, алар бер егет үстерәләр. Хәзерге көндә улы, килене...

Подробнее...

Җир җиләге файдасы

Ел буе авыз итәр өчен җир җиләген туңдырып та, киптереп тә куярга мөмкин. Кипкән халәттә дә үзенчәлекле тәм бирергә сәләтле булуын исәпкә алып, кемнәрдер аның җимешләреннән һәм аның яфракларыннан чәй дә ясый. Тәм генәме соң, үзендә тупланган файдалы матдәләрен биреп, җир җиләге күп кенә авырулар белән көрәшергә дә ярдәм итә!

Иммунитетыгызны ныгытасыгыз килсә, җир җиләге ашагыз. Аның составындагы тимер, бакыр, марганец, цинк – организм өчен бик кирәкле матдәләр исемлегендә.

Башка «тугандашлары» кебек үк, җир җиләге дә С витамины һәм фолий кислотасына бай. Ул организмның стресска...

Подробнее...

Саваплы сабак

(Хикәя)

(Дәвамы. Башы 26, 27 нче саннарда).

— Авыр түгел, балам, Әлхәмне, Кульһүәллааһүне өйрәнсәң, бернәрсәсе дә юк.

— Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмиддииин… Шушы догамы, әби?

— Сөбханалла, кызым, өйрәнгәнсең бит!

— Мин аны кайда, кайчан өйрәнгәнемне белмим, әби. Ахрысы, мәрхүмә әбием өйрәтеп калдыргандыр.

— Шулай ул, балам, сабый чакта өйрәнгән бер дә хәтердән чыкмый. Менә, иртәгедән намазны икәү бергә укырбыз, боерган булса.

— Минем намазлыгым да юк шул әле.

— Анысы өчен кайгырма, кызым, сандыгымда кайчандыр үзем чиккән...

Подробнее...

Кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Мин – Рәкыя Садыйр кызы Зиятдинова 2006 нчы елдан бирле Төмән шәһәрендә яшим. Шул елдан бирле “Яңарыш” газетасын яратып алдырам. 1977 елга кадәр балаларым белән Тәрәкән авылында яшәдем, колхозда хезмәт иттем. Аннары төньякка – Когалымга киттем. Биредә станциядә дежурный булып 20 ел эшләдем. Гомуми стажым – 43 ел, дүрт бала үстердем.

Миңа хәзер 83 яшь. Тәрәкән авылында йортыбыз бар. Шунда балаларым үстеләр, белем алдылар. Аллага шөкер, хәзер балаларым дүртесе дә лаеклы ялда. Алар белән авылыбызга – туган йортыбызга кайтып йөрибез. Балаларым, онык-нәбәрәләрем авылны бик яраталар...

Подробнее...

Яшик без, яшик әле...

Яшьтәшем, туганым, Хәтифәм! 8 нче июльдә сиңа да бит 70 яшь тула. Еллар бер-бер артлы үтә дә китә икән. Әле күптән түгел генә яланаяклы, ертык итәкле күлмәк кигән кызлар идек без. Шулай да без бик бәхетле идек. Кечкенәдән син бик сабыр, түземле булдың. Балачак истәлекләремнең күбесе синең белән бәйле. Синең әниең – Зәйдәбикә әбигә күбрәк мин иркәләндем. Авылның икенче очына кунакка барсак, мин аның җилкәсенә атланып, ә син яныбыздан ияреп атлый идең. Зурайгач, әнием безгә балачак маҗараларын сөйли иде. Бервакыт шулай әниләребез, олы апалар урманга утын йөкләргә киткәннәр. Өйдә без икәү...

Подробнее...

Тиешенчә, намус белән эшләде

27-925 июньдә профессор, медицина фәннәре докторы, Төмән дәүләт медицина академиясе кафедрасы доценты, молекуляр-генетик диагностика үзәге җитәкчесе, күзәнәкнең яман шешкә трансформацияләнүен иртә ачыклау проблемалары белән шөгыльләнүче һәм профилактик онкологиянең стратегик алымнарын эшләүче танылган Төмән табибы Әхәт Хәлим улы Сабировка 62 яшь тулар иде.

Әхәт Хәлим улы әле балачакта ук табиб булырга хыяллана. Өлкән абыйсы Наил аның турында искә ала: «Ул вазелинлы кечкенә банканы гел ыштан кесәсендә йөртте. Күршедән - күршегә йөреп, беркем авырмыймы, дип белешеп, сызлаган урыннарны...

Подробнее...

Саваплы сабак

(Хикәя)

(Дәвамы. Башы 26 нчы санда).

— Безгә – карт-корыга өйрәтергә генә куш! Өйрәтмимме соң!

— Нәрсәдән башлыйбыз, әби?

— Иң әүвәл, кызым, бисмилланы әйтик, башыңа менә шушы ак яулыкны бәйлә. Кулларны юып алыйк. Безнең куна тактасы белән уклауның урыны биредә, әйдә, эшкә тотыныйк. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим.

Гайшәбикә әби белгәнен өйрәтер кеше табылганга, Айсылу өйрәтүче булганга сөенә-сөенә эшкә керештеләр. Эш арасында Гайшәбикә карчык алай да сорыйсы итте:

— Кай яклардан син, кызым? Кайсы районда туып-үстең, үзебезнең Татарстанныкымы диюем инде.

Шул сорауны гына...

Подробнее...

Кадерле сугыш һәм хезмәт фронты ветераннары!

19-10Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөек Җиңү көне - 9 май бәйрәме белән тәбрик итәм.

Быел илебез фашист юлбасарларын җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә. Вакытлар узса да, ветераннарыбызның батырлыклары онытылмый: алар һәрвакыт безнең хәтердә һәм күңелләребездә саклана.

Сугыш афәте һәр гаиләгә, һәр өйгә керде. Уртак дошманга каршы барлык милләтләр дә бер йодрык булып, илебез өчен аяусыз көрәштеләр. Әлеге каһарманнар арасында татар халкының куркусыз кыз-уллары да бихисап күп. Аларның батырлыклары безнең өчен кыюлык һәм фидакарьлек үрнәге булып...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836