Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Чаплык авылында яшәүче апабыз – Факия Мәүлүтованы Укытучылар көне белән котларга бардык. Уйламаганда, 6 октябрьдә, концертка эләктек. Олыларны котларга Төмән районының “Юность” мәдәният һәм ял үзәге артистлары матур концерт программасы белән килгәннәр иде. Халык төркем-төркем медпункт бинасына җыела башлады.
Артистларның костюмнары шулхәтле матур.
Музыка җитәкчесе Илнара Рамазанова көчле, моңлы тавышы белән “Бәхетле булсын балалар” дигән җыр белән концертны ачты. Ул “Түзәргә кирәк, балам” дигән җырын җырлаганда һәркемнең күзләрендә яшь һәм моң булды. Фәннур...
Якты дөньяны калдырып, мәңгелеккә киткән бердәнбер кодагыем, укучым Мөхлисә Бәшировага менә инде 40 көн дә тулды. Яшисе дә яшисе иде бит әле. Май аенда гына 57 яшен балалары, туганнары белән бергә җыелышып үткәргән идек. Анда да хәле яхшыдан түгел иде. Шулай да табын янында уйнап-көлеп утырырга тырышты. Әле дә күз алдымда, кунаклар җыелганчы матур итеп киенде дә: “Менә бу кече улым Ренат һәм киленем Эльзаның бүләге”, - дип муенына алтын чылбыр такты.
Олы апасы Роза, туганнары, балалары, киленнәре бер минутка да үзен калдырмадылар. Күрше авылда яшәүче Нөхибҗамал апасы көн саен килеп...
Яркәү районы, Бурбар урта мәктәбендә узган очрашу кичәсенә укытучы Ермышевлар да кушыла алмаганнарына бик борчылдылар. Алар берничә ел бу авылда яшәп алганнар иде. Кече сеңелләре Наилә Нариман кызы бу мәктәпне тәмамлады. Абыйсы Фәрит Нариман улы - физика, ә Фәридә Нариман кызы математика фәннәрен укыттылар. Укытучылар нәселеннән булган бу укытучылар үзләренең әхлакый һәм югары культуралы булулары белән аерылып тордылар. Алар үзләренең һөнәрләрен бик яратып башкардылар һәм күп вакытларын аңа багышладылар. Башлангыч класслар укытучысы Хәбибә Хафиз кызы балаларын ялгызы тәрбияләп үстерде. Бәлки...
Ислам картның хәле тагы да начарланып китте. Соңгы тапкыр күрешеп калырга дип, төрле шәһәрләрдә яшәгән балаларын да чакырып кайтардылар. Кызлары, кияүләре әтиләре яныннан китмәделәр, ни сораса шуны китереп, уколларга кадәр үзләре кадап тордылар.
Хәле бөтенләй мөшкелләнеп барган картның йөрәген әрнеткән, җанын сулкылдап-сулкылдап елаткан йөрәк парәсе, төпчек улы Ниязы юк янында. Инде менә берничә көн өйгә дә кайтканы юк. Кайда йөри икән? Авыл зур түгел бит, әтисенең авырып аяктан язганын да ишетмәде микән ни?
Юктыр! Ишетмәгәндер! Ишетсә, әллә кайчан йөгереп кайтып җиткән булыр...
Кеше организмының байтак өлеше судан торуын беләбез. Буыннарда һәм бөердә ул – 73, баш миендә – 76, канда – 83, үпкәдә 90 процент. Су бәвел һәм тир, сулыш белән дә чыга. Шуңа күрә аны даими рәвештә эчеп торырга кирәк. Организмга көнгә кимендә 6-8 стакан су керергә тиеш, ди галимнәр. Ә чынбарлыкта ул кадәр эчәбезме? Норма буенча ирләргә – 3 литр (12 стакан), хатын-кызларга 2,2 литр (9 стакан) су эчү каралган.
Организмга су җитмәүнең 10 билгесе бар:
1) Сәламәт кешенең бәвеле ачык саргылт төстә була. Кеше җитәрлек су эчмәсә, бөер бәвел аша үле кан күзәнәкләрен...
Безнең бармакларның һәркайсы нинди дә булса орган белән бәйләнештә икәнен һәркем белә. Әз генә буш вакытыгыз булса, кул бармакларын уарга тырышыгыз. Кулга массажны теләсә кайда һәм теләсә кайчан ясарга була.
Башта бер минут тирәсе кулларыгызны сабынлап юган кебек уыгыз. Шулай кулыгызның температурасын күтәреп, аны җылытырсыз. Шуннан буыннарны «уятып» җибәрү өчен бармакларны тиз генә йодрыкка төйнәгез һәм әкрен генә ачыгыз. Аннан бармакларны көч белән, әкрен генә җыйнап, кинәт кенә турайтыгыз. Шушы 2 күнегүне дә 10 ар минут ясарга кирәк.
Боларны эшләгәннән соң, һәр бармакны...
Этнографик диктант – беренче Бөтенроссия мәдәни-мәгърифәти акция. Проектның максаты – кешеләрнең милләтләр турында белем дәрәҗәсен ачыклау, милләтара мөнәсәбәтләргә игътибарны арттыру. Ул тест рәвешендә узды, теләгән барлык кеше дә катнаша ала иде, алар 30 сорауга җавап бирделәр һәм 100 балл җыярга мөмкинлек бирелде. Диктантның нәтиҗәсе 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә игълан ителәчәк.
Төмәндә этнографик диктантны Төмән өлкә фәнни китапханәсендә яздылар. Анда төрле яшьтәге иллеләгән кеше катнашты, алар арасында танылган шәхесләр дә бар иде. Оештыручылар мондый...
Агачтан һәм җирдән барлык зарарланган, авыру һәм кипкән җимешләрне җыеп алалар. Аларның бер өлешен эшкәртәләр, ә калганнарын 30 см дан да сай булмаган чокырга күмәләр. Туфрак туңарга бер ай кала барлык җимеш агачлары да утыртылган булырга тиеш. Яфрак коела башлау белән кызыл һәм ак карлыганның бер еллык үсентеләрен, ә бераз соңрак кара карлыганныкын утырталар, чөнки беренчеләренә караганда кара карлыганның өлгерүе озаккарак сузыла. Терәткечләрне жыеп алалар. Көз коры килгәндә, суны туктатыр алдыннан һәм уңыш югары булганда, аларга су сибәләр.
Яфрак коелганнан алып...
Кешенең аякларына зур көч килә, бигрәк тә аягүрә эшләгәндә, тигезсез юлдан йөргәндә, авыр йөк ташыганда шулай була. Буыннар һәм сеңерләргә төшкән көч аякларның аруына һәм авыртуына китерә. Ул баштарак йөргәндә генә сизелә, аннары инде утырып-ятып торганда да тынгылык бирми. Аяк табаннары зарарлана, башка төрле үзгәрешләр килеп чыга. Шуңа күрә аякларыгызны саклагыз, артык көчәндермәгез. Авырлыгыгыз нормаль, эшегез шактый җиңел булса да, аякларыгызны әледән-әле тикшереп торыгыз. Аларны һәр кичне җылы һәм салкын су белән...
(Хикәя)
Шәһәрдә эшләп йөрүче төпчек уллары Салават, авылга җәйге ялга кайткач, әнисе белән әтисенә тиздән өйләнергә нияте барлыгын әйтте. Бер улын, бер кызын башлы-күзле иткән Мәрфуга, булачак килененең кем икәнлеген белмичә торып, башта бер сүз дә әйтмәде. Тормыш юлдашларын сайлаганда балаларының иреген һәм хакын таныган әтисе Мөдәрис, улының үз акылы барлыгына ышанып, бу яңалыкны артык пошынмыйча гына кабул итте.
Мәрфуга, улын каршысына утыртып, аңардан сорау алды: килен буласы кеше кем, ничә яшьтә, ата-анасы кем, исеме ничек...
Апам Айсылу Юнусова турында язасым килде. Ул үз гомерендә күпне күргән, тормышында шатлык-бәхетләре дә, борчулары да күп булган. Аның моңлы булуының сәбәбе дә шуннандыр. 40 еллап суд приставы эшләгән елларында усал кешеләргә дә аз гына очрамагандыр. Суд приставы – ул суд карарларын үз вакытында мәҗбүри үтәтүче җаваплы хезмәткәр, ул халык өчен хезмәт итә. Бу очракта аның эшчәнлеге белән килешмәгән яман затлар белән күпме көрәште апам. Үз вазифасын тырышып башкарганы өчен мактауларга да иреште, майор...
2015 елның көз аеның бер көнендә өй телефоным шалтырый, трубкада ят хатын-кыз тавышы ишетелә.
Сезгә Тубыл шәһәреннән Луиза Шәмсетдинова шалтырата. Әмир абый Юскаев сезме? – ди.
Әйе, нәкъ үзе, - дим.
“Яңарыш”та Зәлиловлар токымы дигән язмагызны укып шалтыратам. Менә тагын бер туган табылды, - ди ягымлы тавыш белән.
Без бер-беребезне күрмәсәк тә, кәрәзле телефон аша ара-тирә сөйләшкәләп куябыз, ә әнисе Ленаны ишетә генә белә идем.
Луиза Алимҗан кызы Шәмсетдинова Төмәнгә эш буенча барганыбызда, кайтышлый безгә - Талымханга, бер ханым белән берничә сәгатькә генә...
Совет халкын комсомол, партия тәрбияләде. Балалар мәктәпкә укырга кергәч үк октябрят булдылар. В.И.Ленин рәсеме белән йолдыз тактылар, аннан соң пионер галстугы, үскәч комсомол билгесе тагып комсомол булдылар. Бөек революция геройларының батырлыклары белән тәрбияләнделәр, аннары эшли башлагач, кулларына партия билетлары алып, Ленин юлыннан барып, тиз арада илне аякка бастыру өчен стахановчылар булып эшләделәр.
1941 елның 20 июнь иртәсендә гөлбакчадай матур илебезгә немец фашистлары басып керделәр. Совет халкы дошманга каршы илне сакларга бер йодрык булып...
Югары кан басымы, гиподинамия, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр белән мавыгу, дөрес тукланмау, стресслар — инсульт авыруын якынайткан яман гадәтләр. Тик боларның барсыннан да баш тартып, сакланып, якты дөньяның кадерен белеп, тыныч кына яшәргә мөмкин. Инсульт авыруын профилактикалауның 85 проценты дөрес туклануга бәйле. Киләчәктә гипертония,инсульт авыруларын булдырмас өчен үзегезнең туклану мәсьәләсенә җитди игътибар юнәлтергә кирәк. Инсультны профилактикалау эше дә җиңелдән булмаячак, чөнки моның өчен сезгә бөтен туклану рационын үзгәртү (сәламәтләндерү)...
(Дәвамы. Башы 24нче санда)
Әбиләр чуагы көннәрендә башланган матур тормышка нинди усал җилләр кагылды соң? Булган хәлләргә Данис гына гаеплеме? Ирнең уйлары кабат Санияле елларга килеп уралды. Яшь укытучыны авыл кешеләре бик яраттылар. Үзе тырыш, балаларны бик якын итә, һәрберсенә җылы сүзен таба белә. Өченче сыйныфта укучы сигез балага икенче әни кебек бик якын булып өлгергән Сания дә шул сабыйлар белән ниләр генә оештырмый: әле авылдагы бар әби-сәбине җыеп, концерт куялар, әле йорт саен кереп хәл белешәләр, матур итеп шигырь сөйлиләр, авыл тарихына караган истәлекләрне сәнгатьле итеп...