#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әтәч белән дөгеле туйда табынга 23 төрле салат куела?!

Кореялылардагы туй йолалары турында Корея милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рудольф Ким сөйләде. Аларда ярәшү “хонсе мар” дип атала, аңардан соң егет белән кыз кияү һәм кәләш булып санала. Зур туй алдыннан, кәләшнең соравы буенча, кечкенә туй ягъни “ченчи” уздырыла. Ченчидан соң яшьләргә ир белән хатын итеп карыйлар. Кызны сорарга так сандагы кунаклар килә. Мондый кунак итеп фәкать нәселдә абруе булган кешеләр генә сайлана. Егетнең әнисе бармый, ул өйдә кала. Кунаклар үзләре белән күчтәнәчкә коньяк, пешкән тавык, салат һәм баллы ризыклар ала. Әти-әниләре кызны бирергә риза булсалар, туй...

Подробнее...

Бәллүр, фарфор һәм алтын туйларда нинди бүләк алышасы?

Яшел, ситса, кәгазь, тире, киндер, агач туй… Болар нинди даталарны аңлата? Һәм бу көнне нинди бүләк алышалар? Шул турыда алдагы язмабыз. Ә сез нинди туйлар һәм бүләкләр тәкъдим итәр идегез?

Парларның язылышу көне яшел туй дип атала. Бу көнне яшьләргә үз гаиләләре кебек нык булып үсәчәк агач бүләк итәргә мөмкин.

Бергә торуның беренче елы ситса туй дип йөртелә. Бер ел аз вакыт булган кебек, ситса да бик юка материал. Бу бәйрәмнәрендә яшьләр бер-берсенә ситса киемнәр бүләк итешә ала.

Ике ел торуны традиция буенча кәгазь туй дип атыйлар. Бу көнне теләсә нинди кәгазь әйбер: китап...

Подробнее...

Юршак мәчетендә никах бәйрәме

20-10Тубыл шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта, табигатьнең искитәрлек матур, зур күл  буенда урнашкан Олы Юршак авылының үзәгендә яңадан төзелгән нурлы мәчет авыл халкын, тирә-күршеләрне үзенә тартып тора.

Революция чорларына кадәр салынган авыл мәчете (150 еллар элек) башка авыл мәчетләре шикелле язмыш кичерә.  Советлар вакытында мәчет бинасын авыл хуҗалыгында төрлечә файдаланганнар - монда, үз вакытында, мәктәп тә, клуб та булган. Соңгы 25-30 еллар чамасы мәчет мескен кебек, бер кемгә кирәкмичә, түбәсе ачык хәлендә, су-яңгыр астында череп, җимереклек хәленә җитеп...

Подробнее...

Нәрсә ул бәхет?

Балачагымда әбием: “Бәхет - ул төрле була”, - дигәч, мин аның белән килешмичә: “Бу нинди ахмаклык! Бәхет – бәхет ул! Бар нәрсә дә идеаль яхшы булганда! Бары, бары да абсолют яхшы булганда гына үзеңне бәхетле дип әйтеп була ул!”- дип кырт кискән идем. Еллар үтеп, башыма акыл керә башлагач кына аңлый башладым. Бәхет – ул һич тә абсолют түгел икән. Ул – чагыштырмача. Бәхет – ул, әгәр бер җирең дә авыртмаса. Бәхет – ул яныңда төшеңне сөйләр, ялгыз булган минутларда уйлый торган кешең булса. Бәхет – сине кайгыртучы кешең, кайтырга ашыгып торган йортың булса. Бәхет – җаныңда тынычлык булса, алда...

Подробнее...

Сүз эчендә энҗе бар

- Ир-ат гашыйк булганы өчен өйләнә, хатын-кыз кияүгә чыгу өчен гашыйк була. (Анри Дювернуа).

- Мәхәббәт – ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята… Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк. (Ремарк).

- Чын мәхәббәт – бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. (Франсуа де Ларошфуко).

- Бәхетле булыр өчен бәхеткә ия булу...

Подробнее...

Үзе абынган, еламый шул

Кечкенәдән хәтеремдә - Кояш апа белән күршеләр булып, бик тату яшәдек. Әти- әниләр белән ачуланмыйча, бер-беренә яхшылык кына теләп гомер иттеләр. Мин тугач та Кояш апа пилмәннәр пешереп алып кергән, исемне дә «Лилия» дип үзе биргән. Улы Марат белән бер мәктәптә укыдык, клубка йөри башлагач, ул мине гел озатып йөрде, өй буена җиткәч, бакчаларыннан чәчәкләр өзеп бирә иде. Шул чәчәкләргә карап Кояш апаны кызгана идем - ул азапланып шундый матур чәчәкләр үстерә, ә Марат аларны өзеп миңа бүләк итә... Бүтән өздермим бу чәчәкләрне, дип уйлый идем. Марат шәһәргә барып укып кайткач, төньякка эшкә...

Подробнее...

Иренең проблемасын хатын-кыз оста чишә ул...

Беркөнне 50 ел гомер иткән хатыныма карап-карап тордым да: “50 ел элек безнең кечкенә генә йортыбыз, иске машинабыз бар иде. Без тар диванда икәү ятып аклы-каралы телевизор карый идек. Әмма мин һәр кич саен ятакка 19 яшьлек чибәр кыз белән ята идем. Ә хәзер минем заманча җиһазланган зур йорт, 2-3 кыйммәтле машинам бар. Затлы йокы бүлмәсендә зур карават тора, киң экранлы телевизор карыйм. Тик менә һәр кич саен йокларга 69 яшьлек хатын янына ятам. Бу ни хәл? Мин никахымда шикләнә башлыйм...” – дидем. Тормыш иптәшем бик акыллы хатын, бу сүзләремә һич тә ачуланмады. Ул тыныч кына үземә 19 яшьлек...

Подробнее...

Исламда җенси тормыш

Коръән – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңгән төп бүләк, тормыш энциклопедиясе. Аннан яшәешнең һәр өлкәсенә кагылышлы сорауга җавап табарга була. Хәтта мөселманнар арасында ачыктан-ачык сөйләнмәгән интим мөнәсәбәтләр, җенси тормыш турында да. Казанның “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, “Болгар радиосы”ның “Хак дин” тапшыруы кысаларында ислам динендә интим тормыш мәсьәләләренә кагылып узды. Хәзрәтнең бик интим сорауларга җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Ир кешегә үз хатыныннан башка тагын кем белән якынлык кылырга ярый?

-...

Подробнее...

«Киленнең башы авыртмасын, каенанасының теле тик торсын»

Төрекләрдә кызның кулын сорау “сёз” дип атала. Кыз сорарга, бездәгечә, егет әти-әнисе белән килә. Аларны булачак кәләш төрек каһвәсе белән сыйлый. Аннары яшьләр ярәшә, анысы «нишан» дип атала. Кияү кәләшкә ярәшү балдагын бүләк итә. Өченче этап биш-алты айдан соң гына үтә. Ул “хына төне”, ягъни монда кызлар гына җыелыша. Бу көнне кәләш милли киемнән була. Кызлар табын артында күңелле итеп чәй эчә, бииләр, җырлыйлар. Никахны яшьләр мәчеттә үткәрә. Шуннан инде туй көне килеп җитә.

Аны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үткәрәләр. Кияү килер алдыннан, кәләшнең биленә әтисе яки ир туганы кызыл...

Подробнее...

Шулай да була ул...

Бер хатын иренең телефонында казынган арада, 3 сәер номерга тап була. Аларның берсендә – “Иң йомшак кагылучым”, икенчесендә - “Сөйкемле күз яшем”, өченчесендә - “Төшләрем алиһәсе” дип язылган була. Хатын ачуына түзалмыйча, бер-бер артлы шул номерларга шалтыратырга керешә. “Иң йомшак кагылучым” дигәне иренең әнисе булып чыга. “Сөйкемле күз яшем” дигәненә шалтыраткач, трубканы аның апасы ала. Ә инде “Төшләрем алиһәсе” дип язылган төймәгә баскач, үзенең телефоны шалтырый. Әлеге хатын оятыннан елап җибәрә.

Бернинди гаепсез иреннән шикләнгәненә акланыр өчен счетыннан яшереп җыйган бар...

Подробнее...

8 мартка бүләк алмаган ир-атларга киңәшләр

- Иң теләп алынган бүләк ул – ювелир эшләнмәсе. Планшетлы компьютер, ноут­бук, кесә телефоны, электрон китап яки мультимедияле плеер да аларның күңеленә хуш киләчәк. Хатын-кызлар косметика һәм парфюмериягә битараф түгел.

- Тун алып кидерсәгез дә яхшы булыр. (Хәлдән килмәгән очракта: «Яз җитүгә чегән тунын сата бит», - дип акланып була).

- Гүзәл затлар сюрпризлар да ярата. Ресторанга, спектакльгә, концертка, кинога, аквапарк­ка, шугалакка, атта йөрергә дә чакырырга була.

- Нәрсә бүләк итсәм отышлы булыр икән, дип баш катыручылар матурлык салонына яки СПА-салонга сертификат...

Подробнее...

Үпкә суда батмый…

(Дәвамы киләсе саннарда).

Гөлүсәнең хәле көннән-көн начарлана баруын күреп, үз кызы янына килеп йөрүче Хатирә исемле хатын аның янына килде:

– Балакаем, синең әллә бер кешең дә юкмы? Син һаман ялгыз. Ничә килүемдә дә шулай утырасың, – диде.Гөлүсә елый-елый язмышын сөйләп бирде. Еракта абыйсы барын, тик аның Гөлүсәнең хәлен белмәве турында сөйләде. Әгәр, ул белсә, ярдәм итүенә шикләнми иде. Хатирә Дилүснең адресын язып алды һәм хәбәр итәчәген әйтте. Гөлүсә үз акылында абыйсының адресын төгәл әйтеп бирде. Шул көннән хатында өмет чаткылары кабынды, һәркөнне абыйсын көтте. Дилүс үз гаиләсенең...

Подробнее...

Үпкә суда батмый…

Төн уртасында Гөлүсәнең кычкырып, елап уянуы бөтен гаиләне аякка бастырды. Ул әле уянгач та төшеннән аралана алмыйча: “Бәбкәне тилгән алды”, – дип, елавын дәвам итте. Аның сүзен ишеткән кайнанасы аптырап калды. Яхшы төш түгел иде бу, чөнки киленнең бала тудырырга вакыты җиткән. “Йә, Раббым, хәерлегә генә булсын”, – дип Гадилә бүлмәсенә кереп китте. Әле таң атарга ерак булса да, инде берәү дә йокларга җыенмады. Иртән Илгизәр хатынын тудыру йортына илтте.

– Борчылма инде, барысы да әйбәт булыр, – дисә дә, Илгизәрнең күңеле тыныч түгел иде. Чөнки әле алар бала вакытта...

Подробнее...

Яңа елны ничек каршылыйлар

Планетабызның башка почмакларында Яңа елны ничек каршылыйлар икән, шуңа күз салыйк әле.

Италиядә Яңа елда өйдәге барлык иске әйберләрне чыгарып ташлыйлар икән.

Ә Венгрия, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына кечкенә дуңгыз кыздырып куялар. Ул илләрдә дуңгыз иң бәхетле хайван санала. Ә өстәлгә кош ите кую тыела – бәхетебез очып китмәсен, янәсе.

Болгария – розалар иле. Бу илдә Яңа ел төнендә кешеләр бер-берсенә ачылыр-ачылмас роза чәчәге бүләк итәләр. Бу – мәхәббәтегез ел буе тулып торсын дигәнне аңлата.

Бирмада Яңа ел – елның иң кызу чагына туры килә...

Подробнее...

Кызык-мызык

10 яшьлек малай өйләнгән

Новосибирскның бер сәүдә үзәгендә гадәти булмаган туй күренешенә тап булганнар.Туй күлмәге кигән кәләшкә ундүрт яшь, ә кияү егетенә, карап торышка, ун яшьләр чамасы гына, дип яза “Шәһри Казан”. Халык аларны шунда ук фотога төшереп, социаль челтәрләргә элгәннәр. Алар әйтүенчә, малай белән кызны чегән традицияләре буенча өйләнештергәннәр, ЗАГСта теркәгән булырга тиеш түгелләр. Безнең өчен бу күренеш сәер булса да, чегәннәрдә ул еш күзәтелә икән.

Авырлы ир

Британиядә яшәүче ун яшьлек Трейси исемле кыз үзенең тәнендә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836