#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Соңгы тамчы

Хикәя

Колхозның авыр эшенә ярамаганга, идарәдә хисапчы булып йөргән чирләш ире кинәт кенә берничә айга исәп-хисапка укырга китеп баргач, Хафизә берсенннән-берсе бәләкәч дүрт баласы белән кышка кергәндә утынсыз да, печән-саламсыз да диярлек торып калды. Болай да дөнья көтәргә артык атлыгып тормаган ире Әхмәтнең моңа исе китмәде, мин кайтканчы үлмәссез әле, диде дә, юлга ашыкты.

Лапас астындагы көннән-көн кими барган утынга карап, Хафизә пошаманга төште. Һава көзгә тарта бара. Балалар өшемәсен өчен бәләкәй генә йортны, учакка ягып, бер булса да җылытып алырга кирәк.   Зур...

Подробнее...

Август аена халык сынамышлары

Борынгыдан килгән сүз: августта төшкә кадәр - җәй, төштән соң - көз.

Һава торышына бәйле сынамышлар:

* Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.

* Томан озак таралмый торса - аяз көнгә.

* Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.

* Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.

* Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

Табигатькә бәйле сынамышлар:

* Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.

* Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына.

* Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш...

Подробнее...

Кафия апа хатирәләре

30-6Кафия Егорова Тубыл шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Ул елларны Панфиловчылар урамында күпчелек татар гаиләләре яши. Балачак һәм яшьлек елларын искә алып, Кафия апа күңеленә туплаган моңсу һәм матур хатирәләре белән уртаклашты. “Өч бертуган сеңелем, ике абыем бар иде. Алты баладан мин берүзем исән калдым. Без үскән урамда балалар дус, тату яшәдек. Урамыбызда бер генә рус гаилә бар иде. Баба Надя апаны әле җылы сүзләр белән искә алам. Аларның балалары да безнең әбиләр белән утырып.

татарча аралашканнарын хәтерлим. Һәр гаиләнең йорт алдында тавыклар, казлар, үрдәкләр була иде. Кече...

Подробнее...

Мәхәббәт өчен бүләк

30-51 июль көнне Төмән районы, Ямбай авылында яшәүче Нурания һәм Сәгыйть Сагитовлар авыл клубында матур итеп Алтын туйларын бәйрәм иттеләр, алар өчен кабат Мендельсон маршы яңгырады. Сәгыйть Дилмөхәммәт улы белән Нурания Фәйзи кызын котларга дуслары, туганнары, түрәләр, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре җыелган иде.

Гаилә башлыгы Сәгыйть Дилмөхәммәт улы 1947 елда Ямбай авылында туа. Аңа бик иртә әнисенә терәк булырга һәм кече яшьтәге балаларны үстерергә ярдәм итәргә туры килә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Төмән геология училищесына укырга керә. Соңрак, Новосибирск геодезия, аэрофотога төшерү һәм картография...

Подробнее...

Ике күрше

30-7Бу фоторәсемдә ике күрше. Аларның очрашып, хәл-әхвәлләр сорашуларын күреп, сокланып карап тордым.”Күрше хакы - Аллаһы Тәгалә хакы”дигән мәкаль бар бит татар халкында..

Тубыл шәһәрендә шактый еллардан бирле яшәүче Фатыйха Әхмәтовага (Рафикова) 83 яшь булса да, җәйнең ямьле көннәрендә өйдә утырмый. Очрашканыбызда Фатыйха апа бер чиләк кура җиләге җыеп кайтып килә иде. Ачык йөзле, аралашучан, тырыш һәм уңган Фатыйха апа белән өй алдындагы эскәмиягә утырып сөйләштек.

Ул үзе белән якынрак таныштырып: “Матур кояшлы көннәрне күңелле һәм файдалы уздырырга тырышам. Кече яшьтән эшкә өйрәнеп үстек...

Подробнее...

Көсәйкүлнең батыр егетләре

30-9Редакциягә Казахстан Республикасының Петропавл (Петропавловск) шәһәреннән милләттәшебез – Нурмөхәммәт Исмәгыйлов килде.

- Туган якка кайтырга, сезнең белән очрашырга ике елга якын омтылдым, әмма пандемия сәбәпле, чикне бикләделәр, менә яңа ачтылар. Аромаш районы, Көсәйкүлгә кайтып барам. 9 бала үстек, Төмәндә бердәнбер исән Әзинә апам яши, аңа тукталдым”, - дип башлады сүзен дулкынланып Нурмөхәммәт абый.

Ул ике солдатның “Үлемсез полк” акциясе өчен ясалган төсле портретларын күрсәтте.

- Редакциягә килүемнең сәбәбе: Бөек Ватан сугышында сугышкан абыйларымның батырлыклары, язмышлары турында...

Подробнее...

Үткәннәрне яңартып

30-10Исәнмесез, хөрмәтле Төмән өлкәсендә яшәүче туганнарым, дусларым, “Яңарыш” газетасы редакциясендә эшләүче кызларым. Барыгызга да зур сәламнәремне җибәрәм. Яркәү районы, Карбан авылында туып-үссәм дә, картлык көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәргә язган.

1941 елны, балачакта, әти-абыйларның Бөек Ватан сугышына китүләре хәтердә. 4 елдан соң Җиңү көне җитте. Күп кеше яудан кайтмады. Ел саен 9 май җитсә, күздән яшь кипми, вафат булган якыннарымны искә алам.

Ирләрнең дошманга каршы киткәннәрендә миңа 7 яшь иде. Хәсинә әбием белән Тузелей бабаем Тусумовлар 5 егет үстерәләр. Яуга кергәннәрендә Мөхәммәтвәли...

Подробнее...

Сельскохозяйственная микроперепись в Тюменской области стартует 1 августа 2021 года

С 1 августа по 30 августа т.г. на территории Тюменской области, как и в других субъектах Российской Федерации, пройдет сельскохозяйственная микроперепись.

В соответствии с действующим законодательством микроперепись проводится не позднее чем через пять лет после очередной Всероссийской сельскохозяйственной переписи. Последняя сельскохозяйственная перепись состоялась в 2016 году.

Основной целью предстоящей микропереписи является формирование официальной статистической информации об основных показателях производства продукции, отраслевой структуре, о наличии и использовании...

Подробнее...

Үз улым

хикәя

–Кыланып та күрсәтте бу Рәйхан! Егермесе яңа тулган малайга нинди туйлар ясады бит! Берәү үз улын да шулай зурлап өйләндермәс!..

– Усалларның теленнән төшмәде ул көннәрдә Рәйхан. Туй алдыннан гына чишелгән сер авылны аркылыга-буйга айкап чыккан иде шул. Һәммәсе шаккатып сөйләде. Моңа кадәр буй-сынын, йөрешен “чат атасы!” дип йөргән малай бөтенләй чит кан булып чыксын әле! Сөйләмәс җиреңнән сөйләрсең.

Ә Рәйханның гайбәтчеләрдә эше юк иде. Үзенә ачулы иде ул, үзенә. Болай килеп чыкканга үзе гаепле шул. Егерме ел түзгәнне, ничек инде салган баштан дустына ачылып китеп, Илназның...

Подробнее...

Хуҗабикәгә көн дә кирәкле киңәшләр

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.

* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.

* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.

* Аз гына суга...

Подробнее...

Татлы борычның файдасы

Татлы борычта С витамины яшелчә, җиләк-җимешләргә караганда 6 тапкырга күбрәк, анда калий, кальций, магний, тимер тозлары бар.

Татлы борыч тынычландырырга ярдәм итә: ярты стакан борыч суына 1 аш кашыгы бал салып болгатыгыз һәм ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, көнгә 3-4 тапкыр 1 -2 шәр аш кашыгы эчегез.

Аны яраларны дәвалаучы, кан агуын туктатучы, ялкынсынуга каршы, шулай ук чәчләрне ныгыту һәм эренле яраларны, тәндәге ялкынсынулы авыруларны (бетчәләр, тимрәү, тән кычытканда) бетерү өчен кулланырга мөмкин.

Үкчәләр ярылганда: вак угычта уылган борычны тигез өлештә бал белән кушып...

Подробнее...

100 балл җыйган Даниль Азисов

29-4Тубылда кызыл аттестат һәм алтын медаль алучыларның бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләре бишле булган, рус теле һәм математикадан БДИ балларының 70тән түбән булмаган укучылар арасында безнең милләттәшләребез дә булды. Аларның арасында рус теленнән бердәм дәүләт имтиханда 100 балл җыйган, кызыл аттестат һәм алтын медальгә тәмамлаган Тубыл шәһәренең 7 нче мәктәп укучысы Даниль Азисовны уңышлары белән котлыйбыз. Ул - Тубыл шәһәрендә рус теленнән иң югары балл җыйган бердәнбер укучы. Даниль башка фәннәрдән дә 70тән артык балл җыйган.

Даниль - тырыш, максатчан егет, ул туган телендә дә...

Подробнее...

Алтын медальгә ия булган Элина

29-3Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укучысы Элина Мусабирова башлангыч сыйныфлардан “5”ле билгесенә генә укый. Аның яратмаган фәне дә булмый. Кызыксынучан, яңалыкка омтылган, тырыш һәм җитез кыз мәктәптә укыган чорында халыкара, өлкә һәм шәһәр күләмендә узган олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Алтын медаль һәм кызыл аттестат алган Элина Мусабирова бердәм дәүләт имтиханнарын бирү турында: ”Башка укучылар сыман мин дә дулкынландым. Минем өчен сораулар, биремнәр авыр да, катлаулы да булмады. Хәзер планымда югары уку йортына укырга кереп белем алу.

Мин генетик булырга хыялланам. Бу фәнни...

Подробнее...

Адашкан шәүләләр

(хикәя)

(Ахыры. Башы 28 санда)

Синең кайгылы күзләрең миндә бераз тукталып тордылар да, аска карадылар. Ә минем, чал керә башлаган башыңны күкрәгемә кысып, сине шундый юатасым килде... Миңа да синең әниеңне югалтуы бик авыр икәнлеген аңладыңмы икән син?.. Мин бит аңа якын күршем, әнинең дус хатыны дип кенә карамадым, синең әниең, үземнең булачак әнием итеп карый идем...

Ярый, Рәлиф, күңелгә бик тә кыен булып китте. Ятыйм булмаса. Төзәтеп булмаслык ялгышлар эшләдек шул...чыгып булмаслык томаннарда адаштык без синең белән... Син йоклыйсыңмы икән әлеге вакытта? Йокы алмый, борчылып...

Подробнее...

Июль җитте, җәй бетте?

Бетми генә торсын әле! Июль ае – җәйнең уртасы. Өлгергәнен урнаштырасы бар, үсә торганын ашлыйсы, сирәклисе, саклыйсы... Кыскасы, эшнең иге-чиге юк.

Июль ахырларыннан башлап, августның уннарына кадәр суган белән сарымсак өлгереп җитә. Суган өлгерүнең төп билгесе – кыяклары җиргә ята башлый. Әгәр дә бу вакытка кадәр алар әле егылмаган булса, кыякларын җиргә бөгеп, тамырларга туклыклы матдәләрнең килүен киметәләр. Шул рәвешле, суганның өлгерүен тизләтәләр. Кайбер бакчачылар суганның төбен дә ачалар. Һәркемнең үз сере инде.

Тик бернәрсә бәхәссез – суганны казып алганчы ике атна буе су...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836