Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Соңгы еллар үзебезнең Себердә корбан чалу йолалары зур күләмдә, бик актив рәвештә үткәрелә башлады. Хәтта, ошбу чарага багышлап, башка өлкәләрдән, шәһәрләрдән, Төмән мәчетләре янына машиналар белән сарыклар да китереп сатулар, бик жайлы һәм уңайлы гадәткә әверелеп китте.
Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм Аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу- ул Раббыбызның бер әмере. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Раббың ризалыгына намаз укы, Корбан чал" (Кәүсәр) сүрәсе, 2 нче аять), - дип боера. "Хаж" сүрәсендә әйтә: «Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә...
Төмән татар мәдәният үзәгендә Наил Аланның вафатының 40 көненә багышланган кадер кичәсе үтте. Берничә ел элек Казанга командировкага барганда якташыбыз – Күкрәнде авылында туып-үскән шәхес Флора апа Урманченың да кадер кичәсен уздырганнар иде. Кара әле, безнең якташыбызны нинди зурлап, данлап, аны искә алып гаҗәеп күркәм кичә уздырдылар, дип, сөенеп, горурланып кайткан идек.
Наил Алан - Татарстан егете. Яшь килеш Төмәнгә эшкә килүе һәм монда 17 ел буена нинди дәрәҗәләргә ирешүе һәркемгә мәгълүм. “Яңарыш” газетасында (15.06.2018, №-24) аның турында зур гына мәкалә дә бастырылып...
Тубылда 5 нче агустта XI халыкара “Искер-җыен” себер татарлары тарихи-мәдәни мирасы фестиваленең гала-концерты “Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәгенең тамашачылар залында үтте. Сәхнәдән илебезнең төрле өлкәләреннән килгән кунаклар, бу чараны оештыручы ТРОО “Мирас ”оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова бәйрәм тамашачыларын котладылар, кайнар сәламнәрен, теләкләрен юлладылар. Луиза Алимчан кызы оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде. Ерак юлларны якын итеп килгән хөрмәтле кунакларга Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
Фестиваль тамашачылары яраткан җырчыларының, “Искер-җыен”да катнашып...
* Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.
* Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз.
* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин.
* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт...
Бурбар авылы өстеннән фашист самолетлары очмады, аны бомбага тотмады, әмма илебездә барган бер генә вакыйга да бу авылны читләтеп үтмәде. Ни генә булмасын, намусларын югалтмый, әхлакый яктан бурбарлылар барыбер югарыда булып кала алдылар. 1945нче елда Бурбарда леспромхоз төзелә. Биредә авыл кешеләре белән бергә күрше авыл һәм Украина, Белоруссиядән килгән эшчеләр дә үзара дус, бер-берен хөрмәт итеп эшлиләр. Алар арасында фронттан кайтучылар да була. Көн саен иртәнге сәгать 7 тулуга яралы, контузиялеләр дә, өйдә генә утырып тормыйча, эшкә ашыктылар.
Иртә белән Арифулла Шәмитов...
Хатын-кызның гел матур күренәсе килә. Һәр яшьтә! Теләсә кайсы фасылда! Һәм ул матур күренергә тырыша да! Тик, кызганыч, тирә-юньдәгеләргә матур күренәм дип, ул кайчак үзенең сәламәтлеге турында онытып җибәрә. Бигрәк тә бу ялгышны ул яшь вакытта ясый. Кайбер адымнарның ахыры ни белән бетәсен уйламаган чакта. Аннан бер көн килеп үкенә дә… Тик… терсәк якын булса да, тешләп булмый шул инде.
* Биек үкчәле аяк киеме
“Аягым авырта”, “умыртка баганасы сызлауга түзә алмыйм” дип беркөн табибка барсагыз, аның: “Мөгаен, гел биек үкчәле аяк киеменнән йөрергә яраткансыз”, – дип...
Икенче тип диабет белән авырган кешеләргә табиб билгеләгән даруларны эчүдән тыш, организмны чистарту чаралары күрү дә зыян итми.
Ашказаны асты бизен чистарту өчен өч литрлы банкага 1 стакан тары ярмасы, ике-өч телем кара ипи һәм 1,5 аш кашыгы шикәр комы салалар. Банканың яртысы тулганчы су агызалар да караңгы урынга төнәтергә куялар. Сыеклык күбекләнә башлагач, өске катламын алалар. Аннары элеккечә банка яртылаш тулганчы кайнаган су салалар. Бер көннән куас әзер була. Аны суыткычта тоталар. Куасны көнгә 1 тапкыр 1 стакан эчәләр. Дәвалану курсы – өч көн. Ул көннәрдә майлы ризыклар...
Йөрәк-кан тамырлары системасын әледән-әле ныгытырга кирәк. Аның өчен керән тамырын вак тишекле угычтан чыгаралар. Стакан 1 сантиметр чамасы гына тулмый калсын. Өстенә күмелгәнче аракы агызалар. Стакан өстен каплап бер тәүлек төнәтәләр дә суын эмаль савытка сөзәләр.
Шуңа берәр стакан кишер һәм чөгендер соклары, бал, иттарткычтан чыгарылган әстерхан чикләвеге, кара йөзем һәм төшләреннән арындырылган кабыгы белән ваклап туралган лимон (иттарткычтан чыгарырга да ярый) кушалар. Яхшылап болгаткач, банкага тутыралар. Катнашманы суыткычта сакл ыйлар. Аны катнашма беткәнче көнгә 1 мәртәбә ашарга ярты...
Кошларның да оя корып, балаларын үстереп, олы юлга озатулары нәкъ адәм балалары төсле икәнен барыбыз да беләбез. Быел алар белән тагын да кызыклы хәл булды. Инде озак еллардан бирле ишек алдындагы түбә астындагы 7-8 оя карлыгачларга ияләшеп беттек. Язын каршы алып, көзен озатып калабыз. Ә менә безнең “КамАЗ” машинасының двигателе янындагы тартма кебек, нәкъ оя шикелле урнашырлык урында оя корды, аннары соры төстә йомыркалар пәйда булды. Ә бит машина көн саен рейска йөреп тора. Күрәсең, кошларның монда оя ясаулары быелгы һава торышына бәйле. Май, июнь айлары салкын булды, ә двигатель янында...
Яркәү районы, Тәүде (Сакандыкова) авылында туып-үскән, озак еллар "Тараканово" авыл хужалыгы кооперативын җитәкләгән, ару-талуны белми, үзен жәлләми, якты киләчәккә матур планнар корып яшәгән якын туганыбыз Рафик Харис улы Мөхәммәтҗанов көтмәгәндә, безне олы кайгыга салып, 6нчы июньдә 65 яшен дә тутырмыйча мәңгегә күзләрен йомды.
17 яшеннән аның тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле булды. Плеханово урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, шофёр һөнәрен алып, 1970нче елны эшли башлый. Армия хезмәтеннән соң да авылына кайтып эшен дәвам итә.
Әтисе Харис вакытсыз дөньядан китү...
“Ветераннарга хөрмәт белән” проекты кысаларында 18 июнь көнне Аслана татар мәдәният үзәгендә “Илһам”, “Альянс” иҗтимагый оешмалары, Ялутор районы хакимияте һәм ветераннар советы, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм өлкә иҗтимагый палатасы җитәкчелегендә декоратив-кулланма сәнгать буенча күргәзмә оештырылды. Әлеге чарада райондагы татар авылларында яшәүче өлкәннәр бик теләп үзләренең кул эшләрен, пешергән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кунакларның кәефләрен күтәреп Аслана татар мәдәният үзәгенә йөрүче балалар Өлкәннәр белән төрле уеннар, ярышлар, мастер-класслар...
Дәвалану өчен усакның кайрысы, бөреләре һәм яфраклары файдаланыла. Аларның барысы да бөрештергеч һәм кан туктата торган сыйфатларга ия. Усакның кайрысы – иң кыйммәтлесе. Аның составында зур күләмдә полулин, салицин һәм дуплау матдәләре бар. Тикшеренүләр барышында усак кайрысында аспиринның табигый алмаштыргычы булырдай матдәнең барлыгы ачыкланган.
Усак кайрысы халык медицинасында сидек куыгы авыруларын: сидек тотмауны, циститны һ.б. дәваларга ярдәм итә. Шулай ук ашказаны һәм эчәклек, гемморойдан да файдасы бар. Кайрыдан ясаган төнәтмә ютәлне баса, аппетитны ача, тән...
Управление Россельхознадзора по Тюменской области, Ямало-Ненецкому и Ханты-Мансийскому автономным округам информирует хозяйствующие субъекты, организации и граждан о том, что в Краснодарском крае выявлен вредный организм – коричнево-мраморный клоп, включенный в Единый перечень карантинных объектов Евразийского экономического союза.
Коричнево-мраморный клоп является агрессивным многоядным вредителем.
В потенциальной опасности находится продукция сельского хозяйства – это практически все плодовые и бахчевые культуры, ягодники, виноградники, декоративные растения, фасоль, соя...
Тубыл шәһәрендә Айгөл Вадим кызы Захарованың биюче кызлары татар концертларында, бию бәйгеләрендә еш катнашалар. Январь аенда якташыбыз, талантлы музыкант, хореограф Родион Юмашев исемендәге “Бию территориясе” V Халыкара хореография осталары бәйгесе үтте. Монда 300гә якын төрле яшьтәге катнашучылар, 32 иҗат төркеме сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Иң ерактан килгән биюче Бангладештан иде. Балалар өчен биюләр, классик, халык, замана, урам биюләрен күзәткән жюри әгъзалары таң калдылар. Гран–при дипломы һәм кубогы Төмәннең “Юность Сибири” бию ансамбленә бирелде. Кече яшьтәгеләр арасыннан...
Стенокардия — йөрәк ишемиясенең бер күренеше. Ул, атеросклероз кан "бляшка"лары булган кан юлларының кысылуы аркасында, йөрәк мускулларына кислород җитешмәүдән килеп чыга. Гадәттә, ул ирләрдә — 40, хатын-кызларда 50 яшьтән соң ешрак очрый. Артык майлы ризык яратучы, симез һәм даими утырып эшләүче яки гипертония һәм шикәр авырулы кешеләрдә була ул. Кеше йөрәк тирәсендә кыска вакытлы авырту тоя. Шундый ук авыртуны вегетатив-кан тамырлары дистониясе, остеохондроз, ашказаны җәрәхәте, холецистит авырулы кешеләр дә тоярга мөмкин. Мондый очракта тел астына таблетка салу белән котылу һич ярамый —...