#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкә олимпиадасында 5 тапкыр җиңүче Регина

12-7Төмән өлкәсендә январь, февраль айларында бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк туры үтте. Анда 500ләгән укучы 26 фәннән белемнәрен сынадылар. 1200дән артык катнашучы арасында 500ләп иң сәләтлеләре җиңүче исемен һәм призлы урыннар алдылар. Бу үткән елгыдан 3 тапкырга артыграк.

Елдагыча, иң алдынгылар арасында татар исем-фамилияләре дә очрый. Шулар арасында милләттәшебез – Төмән шәһәренең өлкә физика- математика мәктәбенең 9 классында укучы Регина Шәрипова 6 фәннән олимпиаданың өлкә турына чыга һәм 2сеннән җиңүгә ирешсә, 3сеннән 50 баллы чикне үтә. Ул олимпиаданың ябылу һәм...

Подробнее...

“Барысыннан да туйдым!” – диюе, баланың ярдәмгә чакыруы

Бүген үзләренә кул салырга яки төрле җәрәхәтләр ясарга өндәп, котыртып торучы интернет уеннар, квестлар барлыкка килде. Ул куркыныч төс ала бара. Төрле чаралар белән яшьләрне мазохизмга этәрәләр. Мазохизм механизмы кешенең генетикасында ук бар, һәм бу күренеш күп кенә халыкларның милли культурасына да хас.

Яшүсмерләрне әлеге процесска җәлеп итү өчен тулы бер чылбыр төзелә. Аны оештыручылар шушы чорда балаларның барысын да үзләре тоеп карыйсы килү теләген, көчле тойгыларга тартылуын белеп эш итә. Башта – кызыксындыралар, аннары мавыктыралар, яшүсмер ярдәмендә күбрәк кешене җәлеп итәләр...

Подробнее...

Сәхнә серләрен өйрәнүчеләр

12-6Рәсемдә: Исәт мәктәбе укучылары Денис Сабиров, Марат Ташмөхәммәтов һәм Розалина Назыйрова. Алар белән без Ялутор районы “Таң йолдызы” балалар иҗаты бәйгесендә таныштык. Балаларның чыгышлары үзенчәлекле булуы белән бар тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итте. Бу цч дус җырлап-биеп, кыска мәзәкләр сөйләп, халыкны көлдерделәр. Укучыларның остазлары - Нурзилә Айсә кызы Хәмидуллина. Ул балаларны театр белән кызыксындыру, сәнгать әсәрләренә мәхәббәт уяту, артистлык сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү максаты белән бу мәктәптә 4 ел инде театр түгәрәген алып бара. Балалар белән ул төрле...

Подробнее...

Селфхарм (үз тәнеңә җәрәхәт ясау) күбрәк хисчән кешеләргә хас

Яшүсмерләрнең үзләренә зыян салуы һәрчакта да бу дөньядан китү максатында гына эшләнми. Ният төрлечә булырга мөмкин.

Беренчесе: дөрестән дә, яшүсмер үзенең үлемен тели. Ул моңа алдан ук әзерләнә, дөнья белән хушлашуны планлаштыра. Мәгълүматлар буенча, узган ел Татарстанда шундый алты очрак фаҗига белән тәмамланган, 70 очракта баланы коткарып кала алганнар.

Икенче төре: алдан әзерләнеп тормыйча, үләргә ниятләмәстән, хисләргә бирелеп кенә үз-үзеңә кул салу. Яшүсмерләргә аеруча шушы төре хас. Кайчак уеннан уймак чыгып, мондый гамәлләрнең дә ахыры аяныч...

Подробнее...

Очрашулардан илһам алыйк

8-9Тубылда уңышлы, иҗади эзләнүчән студентлар арасында Ләйсән Ниязова күпкырлы сәләтле, милли җанлы яшь белгеч тә. Әле күптән түгел ул бөтен күңелен биреп “Себер иле” тапшыруын алып барды, зур сәхнәләрдә үзен танытты. Бүген шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә мәдәни чараларны сәхнәгә куючы ул. Тубыл шәһәренең 15 мәктәбендә укыганда сәнгатьле шигырь сөйләп шәһәр, өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә гел беренче, икенче урыннарны яулаган сәләтле кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл педагогия институтына укырга керә. Бөек шагыйрьләребез Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләп, җирле шагыйрьләребезнең әсәрләрен...

Подробнее...

Сокланып туя алмыйм

8-7“Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, - дигән минем яраткан язучым Гомәр Бәширов.

Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле.

Туган тел! Бу сүз минем өчен кадерле, газиз! Ул Ватан, туган җир, ата-ана, мәктәп, укытучы сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең иҗатларына сокланып туя алмыйм...

Подробнее...

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

8-8Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г.Тукай тулысынча аңлатып биргән. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына!

Билгеле булганча, безнең татар телебез – ЮНЕСКО тарафыннан халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

Мин тугач, әниемнең назлы итеп “балам” дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән “әни” сүзе дә туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөйләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.

Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Х.Туфан, Б.Сөләйманов, Я.Зәнкиев һәм бик күп башка әдипләребезнең әсәрләрен...

Подробнее...

Олег Кошевой һәм аның батырлыгы

Хәзерге яшьләр Бөек Ватан сугышы каһарманнарын белмиләр диярлек. Әгәр белсәләр дә, батырлык бөтенләй булмаган дип фикерләүче төрле “фаш итүчеләргә” ышаналар. Яшь гвардияченең язмышы чынында ничек килеп чыккан?

Шәһәрдә берничә яшьләр төркемнәре барлыкка килгәндә, немецларның Краснодонны оккупациягә алуларына бер ай да үтмәгән була. Коммунистларның яшерен идән асты оешмасы эшли, анда фашист тоткыныннан качкан Кызыл армия солдатлары теркәлә. Шуларның берсе артиллерия лейтенанты Иван Туркенич була. Идән асты җитәкчелеге аңа таралган яшьләр төркемнәрен бер оешмага берләштерергә йөкләмә бирә...

Подробнее...

Һөнәрем – яшәү рәвешем

2-7Шәһәр күләмендә узган “Иң булган мәдәният хезмәткәре” исеменә Айгөл Вадим кызы Моратова лаек булды. Һөнәри осталык бәйгесендә катнашкан Айгөл Тубыл себер-татар мәдәният үзәгендә 8 нче ел эшли. Ул шәһәр күләмендә төрле мәдәни чараларны оештыручы да, матур тавышлы җырчы да, талантлы биюче дә. Бәйгедә үзенең сәләтен тәкъдим итеп, оста сценарий язып җиңү яулаган Айгөл Вадим кызы мәктәп яшендәге балаларны биергә дә өйрәтә. Үзенең иҗади хезмәте турында: ”Себер-татар мәдәният үзәгендә сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Без оештырган мәдәни чараларда төрле яшьтәге, төрле милләт...

Подробнее...

Йөзендә иман нуры

2-5Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Төмән өлкәсе мультимәдәни киңлекләрдә мөселман яшьләрен борчыган актуаль сораулар һәм яшьләр арасында экстремизм идеяләрен профилактикалау” дигән темага узган түгәрәк өстәлдә катнашкан, йөзеннән хак иман нуры балкып торган мөселман егетен күптәнге танышыбыз булып чыгар дип һич тә уйламаган идек. Моннан 3-4 еллар элек ул редакциягә хәләл продукцияләр тәкъдим итеп килгән иде. Сабыр холыклы, һәркемгә игътибарлы, кече күңелле егетебез - Рамил Яинов Төмән шәһәрендә туып-үсеп, шәһәрнең 9 мәктәбендә тугызеллык белем алгач, политехник колледжга укырга...

Подробнее...

Тырыш кыз Эмилия

2-6Тубыл шәһәренең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Эмилия Абайдуллина уку елының яртыеллыгын яхшы билгеләр, регионара бәйге-конкурсларда тапшырылган дипломнар, Мактау кәгазьләре белән тәмамлады. Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә узган “Шәҗәрәләр - нәсел агачы” фәнни–практик конференциясендә ул “Туган ягым - нәсел шәҗәрәсе” дигән темага чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Мондый уңышларга ирешкән кыз ярдәм итүче укытучысы Банисә Ниязовага, әнисе Гөлфия Абайдуллинага һәм Галия әбисе белән Ризмөхәммәт бабасы Абайдуллиннарга рәхмәтләрен...

Подробнее...

Сәләтле балалар

Вагай районы, Юрмы мәктәбе укучылары район “Себернең чык тамчысы” фестивалендә бик матур көйле Сабирә Сәитова – беренче, Айдар Мифтахетдинов – икенче, Венера Мифтахетдинова өченче урын дипломантлары булып кайттылар. Линара Мөхәммәтрәхимова өч ел рәттән өлкә, район Сабантуйларында катнаша, чыгышлары югары бәяләнә.

Гөлфия ханым Мөхәммәтрәхимова кызларга төрле милләт биюләрен өйрәтә, үзе дә бик килешле, матур итеп бии. Кызы Гүзәл, Эльвина Фәтхуллина өлкәдә үткәрелгән бәйгедә беренчелекне яулап кайталар.

Өлкә бәйгеләрендә нәфис сүз осталары - Айдар Тусмөхәммәтов – беренче, Камилла...

Подробнее...

Кальян тарту организм өчен зыянлымы?

Яшьләр арасында кальян тарту модада. Безнең яшьләр дә модадан калышырга теләми. “Кальян тарту организм өчен зыянлыдыр бит?” – дисәң, алар: “Ул бит җиләк-җимеш төтене генә”, – дип аклана. Ә чынлыкта ничек?

Кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табылган. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалау үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары ул Иран һәм башка гарәп илләренә тарала, алардан Европага үтеп керә.

Кальян төтене составында авыр металл тозлары, бериллий, хром, кобальт...

Подробнее...

“Минем урынымда һәркем шулай эшләр иде!”

50-8“Герой балалар” Бөтенроссия гражданлык-патриотик проекты кысаларында 2 ноябрь көнне Төмән өлкә Думасында Ялутор районы, Яңа Атъял авылы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Вадим Асадуллинны “Коткаруда батырлыгы өчен” дигән медаль белән бүләкләделәр. Вадимның күкрәгенә медальне тантаналы рәвештә өлкә Думасы депутаты Михаил Пономарев такты. Егетнең батырлыгына чын күңелдән сокланып өлкә Думасы депутаты Владимир Столяров: “Вадим, син олы тормыш юлына чын батырлыкның иң югары баскычыннан атлап керәсең. Һәрвакыт гадел, намуслы, затлы бул.

Туганнарың, дусларың, якташларың синең белән...

Подробнее...

Тиздән кыз-егетләр бәйгегә җыелалар

50-7Туган телне, традиция, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерүне; яшьләрне рухи кыйммәтләребез нигезендә тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен булдыруны; сәләтлеләренең төрле яктан үсүләренә шартлар тудыруны; әйдәп баручы киләчәк буынның шәхси мөмкинлекләрен табу һәм ачуны; башка милләтләрнең дә бөек халкыбызның тарихы, мәдәниятенә игътибарын арттыру, милләтара элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган өлкә “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре быел көз айларында сынауларын оештырдылар. 11 нче мәртәбә үтәсе бәйгеләрнең финалына 19 гариза бирүчедән 14 егет һәм кыз сайлап алынды. Алар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836