Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Июль аенда Аромаш районындагы Яңавылның 275 еллыгын билгеләп үттеләр. Авыл бәйрәме тантанасында район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Иван Пятилетов, Новопетрово авыл җирлеге рәисе Ринат Назыйров, Тубыл шәһәре Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин катнаштылар. Авыл халкын һәм өлкәбезнең төрле шәһәрләреннән килгән кунакларны дин юлында булган Данис Ваһапов бәйрәм белән котлап, Коръән сүрәләрен укыды. Яңавылны ихлас күңеле белән яраткан, якташларын хөрмәт иткән Сәет Хисмәтуллин җитәкчелегендә килгән 15 нче мәктәпнең “Сүзге”, “Илһам” ансамбльләре, шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәге җырчысы...
Яраткан Төмән шәһәребез үзенең 433 еллыгын “Төмән – безнең җиңүләр шәһәре” девизы белән бәйрәм итте. Чара “Шәһәр көне”нең символы булган, күренекле кул остасы, реставратор Святослав Шитов ясаган агач ачкычны иҗади коллективларга тапшырудан башланып китте. Алар аны җыр-биюләр белән Төсле бульварга алып килделәр, аннан Себер скверына юнәлделәр. Күңелле колоннаны биредә “Мимикрия”, “Чудодейство” театры актерлары каршылап, бәйрәмнең төп урыны булган - Төмәннең 400 еллык мәйданына алып килделәр. Ә драма театры янындагы сәхнәдә тынлы оркестр музыкантлары чыгыш ясайлар иде.
Алар җитүгә, сәхнәгә шәһәр...
Вагай районы, Янек авылы башлангыч мәктәбендә белем алып, Юрмы мәктәбендә 8 классны тәмамлагач, русча бер сүз белмәгән Маһруй Харис кызы, Зифанур Хәсән кызы, Алия Атаулла кызы Тубыл зооветтехникумына укырга китәләр. Аларны озатырга бөтен авыл халкы чыга, аларга яхшы теләкләр баглап калалар. Рус теленә тиз өйрәнеп, спорт, бию түгәрәкләренә йөреп, үзләрен физик яктан сәламәт, тырыш, сәләтле булуларын күрсәткәч, аларга тулай торакта бүлмә дә бирелә. Юрмы мәктәбендә укыткан Закир абый Закиров аларны белешеп тора. Укуларын уңышлы тәмамлап, кулларына таныклык алгач, совхозларда эшлиләр. Алия апа “Маяк” совхозында...
1950-1955 елларда мәктәпкә яшь һәм энергияләре ташып торган югары белемле укытучылар киләләр: Алар: И.Гарифуллин, М.Байбиков, М.Айданов, Наил һәм Сара Мәмәтовлар, А.Шәипова, Җ.Массагутова, Р.Сафина, К.Моратов. Директордан башлап барлык укытучылар диярлек бер яшьтә булалар (23-27 яшь). Шәһәрнең башка мәктәпләреннән аермалы буларак, монда укытучыларның күбесе ирләр булган. 1952-1954 елларда директор булып Мөнир Байбиков эшләгән, ә аннан соң Изил Гарифуллин җитәкчелек иткән.
Үз эшенә гашыйк
Равилә Хәким кызы...
Менә инде 50 ел рәттән II Вагай урта мәктәбе үзенең укучыларын Ватаныбыз киңлекләренә чыгара. Мәктәп үзенең иң беренче чыгарылыш укучыларын җыярга әзерләнә. Мондый очрашуларны еш үткәреп булмый, алдагы елларда 25, 40, 45 еллыкларыбызны бәйрәм иткән булсак, монысы 50 еллыгыбыз булачак.
1966 елда ачылган урта мәктәптә без иң беренче чыгарылыш класс булдык. Ул елларда райондагы татар мәктәпләрендә экспериментлар еш үтә иде. 1967 елда шундый ук мәктәпне Казанлы авылында да төзекләндергәннән соң ачалар (аннан 10 чакрым ераклыкта минем туган авылым Меткә урнашкан).
Миңа Иртеш елгасы аша...
Төмән районы татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәләр. Апрель аенда “Критик фикерләү технологиясен гуманитар циклы дәресләрдә куллану” дигән темага багышланган семинар Шыкча урта мәктәбендә булды. Укытучыларга программа буенча ачык дәрес, класстан тыш чара күрсәтелде. Ачык дәресне Гүзәлия Муллачанова уздырды. Әдәбият дәресе “Б.Сөләймановның “Әни” әсәрендә ана образы” темасына багышланган иде һәм әсәргә анализ ясауның матур үрнәге булды. Дәрес югары дәрәҗәдә үтте.
Укытучы үзенең дәресендә күп төрле эш алымнарын кулланды: мәкальләрнең парларын табу, әсәр эчтәлеге буенча...
Сөнгать абый Бекенинның юбилее уңаеннан, аның турында тәэсирләрем белән бүлешәсем килде. Без башлангыч сыйныфларда укый идек. Кичен ата-аналар җыелышы бара. Укучылар концерт әзерләгәннәр иде. Безнең чыгышыбыз беткәч, ата–аналарга, күрәсең, азрак булып калган, алар: “Сөнгать җырласын, Сөнгать җырласын”, - дип сорый башладылар. Һәм ул, озак кыстатмыйча, басып җырлап җибәрде:
“Сикердем читәннәреннән,
Йөгердем -җитәлмәдем шул.
Ни булды икән телләремә? -
Сау бул дип әйтәлмәдем...”
Бу җыр мине моң...
Редакциягә бер әби шалтыратып: “Хәммәт бабайга бу көннәрдә 90 яшь тула. Социаль хезмәткәрләр, котларга киләбез, президент Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, бүләкләр тапшырачакбыз, әзерләнеп торыгыз, дип хәбәр бирделәр. Билгеләнгән көнне хәлдән килгәнчә әзерләнеп, теләү ашы үткәрергә уйлыйбыз. Бабай “Яңарыш”ның һәр санын укып бара. Газетада аның турында язсагыз, туган көненә зур бүләк булыр иде”, - дип, үтенечен белдерде. Озак көттермичә, әбинең улы белән килене аларны машинага утыртып безгә кунакка да алып килделәр. Әби әйтмәсә, бабайга һич тә 90 яшь бирмәс идек. Ул әле безнең өстәлдә яткан...
“Алсуым белән яшим. 3 ел инде яңа өйгә күчүебезгә”, - дип сүз башлады тиздән 80 яшьлеген каршы алачак Алтынбикә апа Төхвәтуллина. Бу нурлы йөзле, киң күңелле әби Төмән районының Боровский поселогында гомер итә. Поселок төзелешендә аның өлеше әйтерлексез. Урманны кисеп, агач төпләреннән чистартуда эшләгән өчен акча түләнмәгән Татарстаннан килгән егет-кызларның тире, көче аз гына кермәгән монда. Күпләр авырлыкларга түзә алмыйча, бераз кулга акча керүгә, кайтып киткәннәр. Ә Алтынбикә апа иң түземнәр исәбендә. Поселок урыны чистартылгач, төзелеш эшенә керешкәннәр.
Көнне, төнне карамыйча...
“Социализм идеяләре белән яшәргә тырышам”, - дип сүзен башлады бу көннәрдә үзенең олуг юбилеен каршыларга әзерләнгән Басыйр Девятьяров. “Тормыштан нәрсә теләдем – шуңа ирештем, эшемдә дә, гаиләмдә дә. Ир кешенең казанышлары, һичшиксез, янында акыллы хатын булудан тора. Бу яктан миңа бәхет елмайды. Ә үземне мин әле дә 30 яшьтәге кебек хис итәм. Лаеклы ялга чыгып, өйдә эшләмичә утырып куюны уема да китермим. Шулай да кече киявемне әкренләп эшемнең асылына төшендерәм. Ул үзе шәһәр егете булуга карамастан, бик тиз отып ала.
...
Юллар, юллар, юллар... Шул юллар мине 1983 ел Яркәү районы, Яңа Кәешкүл (Сала)авылына китерделәр. Төмән өлкәсенең милли мәктәпләре укытучыларының семинары иде. Сала авылы минем исемне алды: авылның зурлыгы, урамнарның киңлеге, халыкның ачык йөзле, кунакчыллыгы белән. Озак та калмый салалылар белән туйда күрештек. Бу туйда мин үзенчәлекле, үзенең биюе белән башкалардан аерылып торган Мөхит абый Ибраһимов белән таныштым. Шуннан бирле без аның белән хәл-әхвәлләр белешеп яшибез. Бу...
Әнием Сәрбиҗамал Мөхетдинова (Биктимирова) Түбән Тәүде районы, Саз авылында 1926 елда дөньяга килә, Кырынкүлдә үсә. Авыр ачлык елларда ачысын-төчесен күреп, барлык сеңелләре-энеләре, әтисе үләләр. Әбием Фатыйма белән икесе генә исән калалар. “Шул Сәрбиҗамалны гына булса да коткарып калырга кирәк”, - дип әйтә абыйсы Гайфулла. Саз авылыннан, әбием кечкенә әниемне күтәреп, бер таныш гаиләгә ияреп, вербовкаланып Свердловскийга эш эзләп чыгып китәләр. Анда барган кешеләр, шул исәптә әбием дә, тимер юлы төзи торган җиргә эшкә урнашалар. Кирпеч-ташларны, аркаларына эленгән баулы сумкаларга салып...