#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көсәйкүлнең батыр егетләре

30-9Редакциягә Казахстан Республикасының Петропавл (Петропавловск) шәһәреннән милләттәшебез – Нурмөхәммәт Исмәгыйлов килде.

- Туган якка кайтырга, сезнең белән очрашырга ике елга якын омтылдым, әмма пандемия сәбәпле, чикне бикләделәр, менә яңа ачтылар. Аромаш районы, Көсәйкүлгә кайтып барам. 9 бала үстек, Төмәндә бердәнбер исән Әзинә апам яши, аңа тукталдым”, - дип башлады сүзен дулкынланып Нурмөхәммәт абый.

Ул ике солдатның “Үлемсез полк” акциясе өчен ясалган төсле портретларын күрсәтте.

- Редакциягә килүемнең сәбәбе: Бөек Ватан сугышында сугышкан абыйларымның батырлыклары, язмышлары турында...

Подробнее...

Үткәннәрне яңартып

30-10Исәнмесез, хөрмәтле Төмән өлкәсендә яшәүче туганнарым, дусларым, “Яңарыш” газетасы редакциясендә эшләүче кызларым. Барыгызга да зур сәламнәремне җибәрәм. Яркәү районы, Карбан авылында туып-үссәм дә, картлык көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәргә язган.

1941 елны, балачакта, әти-абыйларның Бөек Ватан сугышына китүләре хәтердә. 4 елдан соң Җиңү көне җитте. Күп кеше яудан кайтмады. Ел саен 9 май җитсә, күздән яшь кипми, вафат булган якыннарымны искә алам.

Ирләрнең дошманга каршы киткәннәрендә миңа 7 яшь иде. Хәсинә әбием белән Тузелей бабаем Тусумовлар 5 егет үстерәләр. Яуга кергәннәрендә Мөхәммәтвәли...

Подробнее...

Сельскохозяйственная микроперепись в Тюменской области стартует 1 августа 2021 года

С 1 августа по 30 августа т.г. на территории Тюменской области, как и в других субъектах Российской Федерации, пройдет сельскохозяйственная микроперепись.

В соответствии с действующим законодательством микроперепись проводится не позднее чем через пять лет после очередной Всероссийской сельскохозяйственной переписи. Последняя сельскохозяйственная перепись состоялась в 2016 году.

Основной целью предстоящей микропереписи является формирование официальной статистической информации об основных показателях производства продукции, отраслевой структуре, о наличии и использовании...

Подробнее...

Үз улым

хикәя

–Кыланып та күрсәтте бу Рәйхан! Егермесе яңа тулган малайга нинди туйлар ясады бит! Берәү үз улын да шулай зурлап өйләндермәс!..

– Усалларның теленнән төшмәде ул көннәрдә Рәйхан. Туй алдыннан гына чишелгән сер авылны аркылыга-буйга айкап чыккан иде шул. Һәммәсе шаккатып сөйләде. Моңа кадәр буй-сынын, йөрешен “чат атасы!” дип йөргән малай бөтенләй чит кан булып чыксын әле! Сөйләмәс җиреңнән сөйләрсең.

Ә Рәйханның гайбәтчеләрдә эше юк иде. Үзенә ачулы иде ул, үзенә. Болай килеп чыкканга үзе гаепле шул. Егерме ел түзгәнне, ничек инде салган баштан дустына ачылып китеп, Илназның...

Подробнее...

Хуҗабикәгә көн дә кирәкле киңәшләр

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.

* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.

* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.

* Аз гына суга...

Подробнее...

Татлы борычның файдасы

Татлы борычта С витамины яшелчә, җиләк-җимешләргә караганда 6 тапкырга күбрәк, анда калий, кальций, магний, тимер тозлары бар.

Татлы борыч тынычландырырга ярдәм итә: ярты стакан борыч суына 1 аш кашыгы бал салып болгатыгыз һәм ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, көнгә 3-4 тапкыр 1 -2 шәр аш кашыгы эчегез.

Аны яраларны дәвалаучы, кан агуын туктатучы, ялкынсынуга каршы, шулай ук чәчләрне ныгыту һәм эренле яраларны, тәндәге ялкынсынулы авыруларны (бетчәләр, тимрәү, тән кычытканда) бетерү өчен кулланырга мөмкин.

Үкчәләр ярылганда: вак угычта уылган борычны тигез өлештә бал белән кушып...

Подробнее...

100 балл җыйган Даниль Азисов

29-4Тубылда кызыл аттестат һәм алтын медаль алучыларның бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләре бишле булган, рус теле һәм математикадан БДИ балларының 70тән түбән булмаган укучылар арасында безнең милләттәшләребез дә булды. Аларның арасында рус теленнән бердәм дәүләт имтиханда 100 балл җыйган, кызыл аттестат һәм алтын медальгә тәмамлаган Тубыл шәһәренең 7 нче мәктәп укучысы Даниль Азисовны уңышлары белән котлыйбыз. Ул - Тубыл шәһәрендә рус теленнән иң югары балл җыйган бердәнбер укучы. Даниль башка фәннәрдән дә 70тән артык балл җыйган.

Даниль - тырыш, максатчан егет, ул туган телендә дә...

Подробнее...

Алтын медальгә ия булган Элина

29-3Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укучысы Элина Мусабирова башлангыч сыйныфлардан “5”ле билгесенә генә укый. Аның яратмаган фәне дә булмый. Кызыксынучан, яңалыкка омтылган, тырыш һәм җитез кыз мәктәптә укыган чорында халыкара, өлкә һәм шәһәр күләмендә узган олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Алтын медаль һәм кызыл аттестат алган Элина Мусабирова бердәм дәүләт имтиханнарын бирү турында: ”Башка укучылар сыман мин дә дулкынландым. Минем өчен сораулар, биремнәр авыр да, катлаулы да булмады. Хәзер планымда югары уку йортына укырга кереп белем алу.

Мин генетик булырга хыялланам. Бу фәнни...

Подробнее...

Адашкан шәүләләр

(хикәя)

(Ахыры. Башы 28 санда)

Синең кайгылы күзләрең миндә бераз тукталып тордылар да, аска карадылар. Ә минем, чал керә башлаган башыңны күкрәгемә кысып, сине шундый юатасым килде... Миңа да синең әниеңне югалтуы бик авыр икәнлеген аңладыңмы икән син?.. Мин бит аңа якын күршем, әнинең дус хатыны дип кенә карамадым, синең әниең, үземнең булачак әнием итеп карый идем...

Ярый, Рәлиф, күңелгә бик тә кыен булып китте. Ятыйм булмаса. Төзәтеп булмаслык ялгышлар эшләдек шул...чыгып булмаслык томаннарда адаштык без синең белән... Син йоклыйсыңмы икән әлеге вакытта? Йокы алмый, борчылып...

Подробнее...

Июль җитте, җәй бетте?

Бетми генә торсын әле! Июль ае – җәйнең уртасы. Өлгергәнен урнаштырасы бар, үсә торганын ашлыйсы, сирәклисе, саклыйсы... Кыскасы, эшнең иге-чиге юк.

Июль ахырларыннан башлап, августның уннарына кадәр суган белән сарымсак өлгереп җитә. Суган өлгерүнең төп билгесе – кыяклары җиргә ята башлый. Әгәр дә бу вакытка кадәр алар әле егылмаган булса, кыякларын җиргә бөгеп, тамырларга туклыклы матдәләрнең килүен киметәләр. Шул рәвешле, суганның өлгерүен тизләтәләр. Кайбер бакчачылар суганның төбен дә ачалар. Һәркемнең үз сере инде.

Тик бернәрсә бәхәссез – суганны казып алганчы ике атна буе су...

Подробнее...

Хатын-кызлар матурлыкка һәм чисталыкка омтыла. Көндәлек тормышта кирәк булган 16 киңәш тәкъдим итәбез

1. Иссез сумка

Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.

2. Чиста торбалар

Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.

3. Кызынган эзләр

Табигый булмаган загар аркасында тиредә кайчак ак таплар барлыкка килә. Моңардан котылу өчен гап-гади сода кулланырга кирәк. Аз гына соданы губкага салып тәнегезнең агарган урыннарына тидерегез.

4. Чиста үтүк

Үтүктәге кызган эзләрне нашатыр спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада...

Подробнее...

Максатлары: туган телне саклау, үстерү

28-920 июньнән 1 июльгәчә Казанда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: торышы, проблемалар, перспективалар” исемле Россия Федерациясе регионнары милли мәгариф кураторларының, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, ТР Министрлар кабинеты, Бөтендөнья татар Конгрессы вәкилләре, Россиянең 24 регионыннан 150 делегат, РФ субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары...

Подробнее...

Адашкан шәүләләр

(хикәя)

“...Хәерле кич, Рәлиф! Синең белән сөйләшмәгәнгә дә ике көн узды. Күрүен күреп торам сине көненә йөз тапкыр, мең тапкыр. Күзләремне дә алмыйм синнән. Син дә, бүлмәнең кайсы ягына борылсам да, мине эзләп табып, карашың белән өнсез генә озатасың. Мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә истәлеккә биргән сүрәтең, түш кесәмдә йөртә торгач, таушалып бетте. Шулай да, мин аны зурайтып алдым. Әнә алтын рама эченнән өстәлемнән миңа төбәлгәнсең. Әйе шул, Рәлиф, син алтын кыса эчендә, үзең сайлап, үзең теләп кергән кыса эчендә... Бервакыт чыгарга да йөрдең шул кысаңнан. Өемә килеп, кулларымны учларыңа...

Подробнее...

99 яшен тутырган әниебез

27-6Төмән районы, Муллаш авылында яшәүче кадерле әниебез - Нәбирә Янабай кызы Назмутдинованың 1 июльдә туган көне – 99 яшь тулды.

Әниебез крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Янабай картатабыз сугышка кадәр колхоз рәисе булган. 1940 елда репрессиягә эләгеп, калган язмышы билгесез. Әнисе – Бибиҗамал картнәбез гомере буе колхозда эшләгән. Алар дүрт кыз үстергәннәр, иң олы кызлары Нәбирә – безнең әниебез 1922 елда туган. Ул дүрт сыйныф тәмамлап, колхозда эшли башлый.

1941 елда авылдашы Йосыфка кияүгә чыга. 1942 елда беренче уллары Юныс дөньяга килә. Иптәше сугышка киткәч, әниебезгә күп...

Подробнее...

Иң кайгылы көн

27-91941 елның 22 нче июнь таңында фашист Германиясе сугыш игълан итмичә илебезгә һөҗүм итә. Канкойгыч сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә, 27 миллионга якын кеше гомерен алып китә.

Төмән районы, Явызбы авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз, тыл ветераннары хөрмәтенә урнаштырылган мемориал янында Хәтер һәм кайгы көнен искә алып митинг булып узды. Бу изге чараны Шыкча хакимияте башлыгы Рәис Әминов Төмән районы хакимият җитәкчеләре белән берлектә уздырды.

Пандемия вакытын истә тотып, халык саны митингта чикле иде. Катнашучылар арасында олы яшьтәге...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836