#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ак халатлы һөнәр иясе

24-6Авыруларның хәлен җылы сүзе, йомшак карашы белән җиңеләйтү сәләтенә ия булган, миһербанлы, мәрхәмәтле, уколларны авырттырмый ясый белгән Радмила Маршал кызы Моратова Тубыл хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Кече яшеннән бу һөнәр турында хыялланган кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл медицина колледжына укырга керә. Аның бу юнәлештә хезмәт итүенә быел 18 ел булган. Үзе яшь булса да, Радмила Маршал кызы 24 санитар, 19 шәфкать туташы белән җитәкчелек итә. Үзенең эше турында: ”Мин әле өлкән шәфкать туташы булып икенче ел эшлим. Гади шәфкать туташы булып эшләү күбрәк ошый иде.

Без...

Подробнее...

Сквер катер-һәйкәл куелды

23-428 майда Россиянең Чик сакчылары гаскәрләре һөнәри бәйрәмнәрен уздырдылар. Төмәндә иртән Тарихи мәйданда Мәңгелек ут янында бәйрәм митингы үткәрелде һәм чәчәкләр салынды. 1941 елны чик сакчылары немец-фашист һөҗүмен беренче булып кабул иткәннәр. Бөек Ватан сугышында, заман кампанияләрендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Көндез Кырынкүл авылында урнашкан Чик сакчылары скверында диңгез чик сакчыларына атап “Аист” катеры һәйкәлен ачу оештырылды. Ул шулай ук Россия чик сакчылары хезмәтенең 100 еллык юбилеена багышланды.

“Аист” чик сакчылары катеры 1986...

Подробнее...

Йөзьяшәрләр сафына басучы

23-5Кактамак авылында яшәүче Зәйтүнә Гаяз кызы Шакирова 90 яше белән котларга килгән кунакларны ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршылады. Гармун уйнап, җырлап-биеп килеп кергән Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре һәм авыл ветераннар советы әгъзаларын күрүгә, әбинең күңеле тагын да күтәрелде, сөенечен яшермичә, хәтта ул гармунга кушылып җырлап, биеп тә алды. Хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән котлап халыкны социаль яктан яклау районара идарәсе начальнигы Евгения Лебедева Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын укыды һәм Ялутор район хакимияте башлыгы...

Подробнее...

“Кайтмадылар!”

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен алган гаять тырыш, уңган, гадел, кешелекле якташыбыз Сорур Рәхмәтулла кызы Хәлилова яши. Ул озак еллар “Большевик” колхозында терлек фермасында сыер сауган. Гел алдынгылар рәтендә булып, намуслы хезмәт башкарган. Хәзерге көндә төзек, пөхтә, җыйнак йортларында улы Эдик тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Сеңлесе - ветеран укытучы Фәридә Йосыпова белән урамның ике очында яшәсәләр дә, көн саен очрашып хәл белешәләр.

Сорур Рәхмәтулла кызы Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Шушы дәһшәтле...

Подробнее...

“Мине шигырьләремдә эзләгез”

1-11Тубылның Наместник Сараеның “Себер татарларының мәдәнияте һәм көнкүреше” залында шагыйрә Галия Абайдуллинаның “Мине шигырьләремдә эзләгез” исемле яңа китабының презентациясе уздырылды. Автор белән иҗади очрашуга иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дуслары килделәр. Чараның оештыручысы Тубыл тарих-архитектура музее-тыюлыгы булды.

Презентациядә тарих фәннәре кандидаты, күп фәнни публицистик басма һәм китаплар авторы Гөлзифа Тәкыйулла кызы Галия Абайдуллинаның себер татарлары иҗатына өлеш кертүен, шулай ук хәзерге вакытта яңа фәнни китап өстендә эшләвен, анда Г.Абайдуллинаның себер...

Подробнее...

Алтын куллы оста

1-12Авылда гади бер хатын-кыз яши. Тормыш юлы да башкалар шикелле үк: мәктәптә укый, кияүгә чыга, эшли, гаилә, хәзер пенсия яшендә. Мәкаләмнең герое Венера Сәлахетдинованың эшләгән еллары 31гә тула. Ул һәрвакыт үз эшен җаваплы, төгәл башкарды, карусыз булды. Яхшы эшләгәне өчен һәрвакыт акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Тик “Хезмәт ветераны” исеме генә юк. Элек җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә льготалар турында уйламаганнар. Тормыш иптәше белән шәхси хуҗалыкларында күп терлек асрадылар, бәрәңге, җиләк-җимешен утырттылар.

...

Подробнее...

Түбән Тәүде җире крестьяннары белән мактаулы

1-10Күптән түгел Түбән Тәүде район үзәгендә зур тантана булды. Монда районның агропромышленность комплексы өлкәсендә эшләүче барлык алдынгы хезмәтчәннәрен  җыйдылар. Авыл хуҗалыгы тармагында уздырылган ярышларга нәтиҗә ясалды. Безнең район авыл хуҗалыгы зонасы буенча икенче урынны алды. II дәрәҗәдәге диплом һәм 800 мең сум акча белән бүләкләнде.  Бүләкне губернатор Владимир Якушев район башлыгы Валерий Борисовка тапшырды. Машина белән саву операторлары арасында беренче уынны авылдашым ...

Подробнее...

Охшаш язмышлы кадерлеләрем

Олуг шәхесләрнең берсе - әнием кебек якын күргән Рәйханә апам Алимова турында сүзем.

1936 елда мин беренче класска укырга кергәндә Рәйханә апа Туйчы авылыннан Кәчүккә укырга килеп, югары классларда әниемдә татар теле һәм әдәбиятыннан белем алып, истәлекләрендә аның турында матур сүзләр әйтә. Үзебезнең телгә, милли әдәбиятка мәхәббәт уяткан өч укытучысына ул гомер буе рәхмәт укый. Әнием Кайнәт Якубованы шул авыр, ләкин мактаулы хезмәткә юл күрсәтүче итеп саный.

Ни кызганыч, алар әнием исән чагында бер-берсен белешеп яшәмәделәр. Мин дә Тубылда практикада, күп кенә семинарларда...

Подробнее...

“Балаларыбыз җыр-моңга сәләтле”

51-5Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә 2015 елда 20 ел тулды. Террактлар куркынычсызлыгы сәбәпле, юбилей тантанасы кичектерелде. Без юбилей уңаеннан “Яңарыш” газетасында  өстәмә белем бирүче укытучыларның хезмәтен яктыртабыз.

Төмәннең 9нчы мәктәбендә Зенфира Галимҗан кызы Дворянских (өстәге рәсемдә) 4нче сыйныфта татар этномәдәни компоненты  белән җыр дәресен үткәрде.

Бәйрәмчә бизәлгән кабинетта парталар артында утыручы укучы кызлар шат йөз белән укытучыны каршы алдылар. 

Балалар тиз темп белән “Ак чәчәк ата, гөл чәчәк ата” җырын...

Подробнее...

Халык җырларында – рухи хәзинәләребез

51-611-12 декабрь көннәрендә Төмән дәүләт мәдәният институты оештыруында Төмән шәһәрендә “Себер чишмәләре” V бөтенроссия конкурсы узды. Әлеге мәдәни чара өлкәбездә яшәүче төрле милләт халкының мәдәниятен популярлаштыру, иҗади элемтәләрне ныгыту, мәдәни мирасыбызны, фольклорны саклау максаты белән үткәрелә. Халык бәйрәменә әверелгән бәйгедә катнашучылар игътибарына төрле күргәзмәләр оештырыла, халык җырларын башкаручылар өчен мастер-класс тәкъдим ителә.

Бәйрәмгә килгән тамашачылар әһәмиятенә танылган фольклор ансамбле...

Подробнее...

Түгәк өстәл янында утырыш

Дини берләшмәләр вәкилләре белән түгәрәк өстәл янында “Гармонизация общественно-религиозных отношений в поликультурном пространстве Тюменской области” темасына җыелыш үтте. 

Мөселманнар җыелыш башланганчы намаз укып алдылар. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.Воробьев җыелышны ачык дип белдерде. Политик фәннәр кандидаты М.Черепанов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләү бүлеге начальнигы А.Шевелев чыгыш ясадылар. Аларга җавап итеп өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйков, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең...

Подробнее...

Тормышның ямьле чагы

50-6Алсу Әткәш кызы Симонова Вагай районы, Егаер авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга керә. Эшкә урнаша, тормышка чыга. Ул авыл мәдәният йортында эшләгән чорда Вагай районында гөрләп фестивальләр үткәрелә. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Татар мәдәниятен торгызган елларны рус авылларында яшәүче милләттәшләребез сәхнәләрдә туган телләрендә җырлар, татар биюләрен башкарып беренче урыннарны яулыйлар. Алсу ханым мәдәният йортының җитәкчесе булып эшләгән елларны искә алып: «Авыр еллар булса да, тормышыбызның мәгънәсе эш...

Подробнее...

Россия һәм чит ил хәбәрләре

* Җир шарында 1,25 млн. кеше ел саен юл һәлакәтендә үлә. Моның турында дөнья буенча сәламәтлекне саклау оешмасы күрсәткечләреннән чыгып, «Интерфакс» агентлыгы белдерде. Аварияләрдә хәтәрләнүчеләрнең дүрттән өче ир кешеләр. Юлда җәберләнүчеләр арасында бигрәк тә мотоцикл йөртүчеләр күп, алар юл корбаннарының 23 процентын тәшкил итә. Җәяү һәм велосипедта йөрүчеләргә юлда хәтәрләнүчеләрнең 22 һәм 4 проценты туры килә.

* Украина халкының яртысы андагы җирле парламент – Верховная раданы таркатырга кирәк, диләр. Моның турында соңгы социологик күрсәткечләрдән чыгып «Интерфакс»...

Подробнее...

“Бер гаилә сезонына 500 мең сум акча эшли”

47-13Төмән өлкәсенең Яркәү, Вагай, Тубыл районнарында яшәүчеләр мүк җиләге, гөмбә, эрбет чикләвеге җыеп тапшырып, гаилә бюджетын шактый гына үстерә алалар.

Электән себер татарлары табигать байлыгы белән тукланып, аннан табыш алып яшәгәннәр, аучылык, балыкчылык – аларның төп кәсепләре булган. Заманнар алышыну бу һөнәрләрне бераз оныттырып торса да, колхозлар таралудан соң, янәдән әби-бабайларны туендырган яшәү ысулларына кире кайтырга туры килә.

Ә сынатмыйлар бит. “Гадәттә, себер халкы өчен көз август аеннан башлана. Бу фасылны халык телендә сунар вакыты дип йөртәләр. Тайгада...

Подробнее...

Фольклорчыларыбыз Марий Элда сынатмадылар

41-15Өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә фольклорчыларыбыз Марий Эл башкаласы Йошкар-Олада үткән «Түгәрәк уен» фольклор фестиваленә барып кайттылар. Фестивальне Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге Марий Эл Республикасындагы мәдәният, матбугат һәм милли мәсьәләләр министрлыгы, Татар мәдәнияте үзәге, халык иҗаты һәм мәдәни-күңел ачу эшчәнлеге үзәге ярдәме белән оештыралар. 23-26 сентябрь көннәрендә быелгы фестивальдә Россиянең 20 төбәгеннән һәм Кырымнан иҗат төркемнәре...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836