#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәт картаямы?

Безнең буын хатын-кызлары бөтенләй башка. Алар тыйнак, кеше фикереннән курка, ат урынына җигелеп эшли, башкалар мәнфәгатьләрен үзенекеннән югарырак куя. Тәрбия шундый. Уйланырга, ник башкача яши алмыйм дип фикерләргә башка да килми. Мин дә яше кырык биштән арткан меңләгән хатын-кызлар кебек тормышны үзгәртү өчен беркайчан да соң булмаганын аңламыйча яшәр идем, мөгаен. Бәхетемә, Фәридә белән очраштым.

- Унөченче фатирда яңа күршеләр. Дөресрәге, яңа күрше, – диде безгә кергән, инде озак еллар ут күршем булып яшәгән Ләйсән. – Бүген эштән кайтканда йөк ташучыларга күрсәтмә биреп торган...

Подробнее...

Хатын-кызлар фикерләвенчә...

- Бөтен хатын-кызга да кияүгә чыгарга димәгән инде. Кайберләре бәхетле яшәсәләр дә була...

- Кем әйтте әле сезгә бар яктан да килгән хатыннар булмый дип? Була икән шул! Мәсәлән, минем иремнең хатыны менә дигән!!!

- Мин балачагымда: “Кайчан мине берәр принц килеп алыр икән?” - дип хыяллана идем. Хәзер бу турыда ирем хыяллана.

- Өйгә кайттым эштән, кичке ашны пешердем, стеллажны җыйдым, краннан су тама иде, ремонтладым. Кияүгә чыгуның кирәге дә юк, ахрысы...

- Иремә туган көненә нәрсә алыйм икән дип бик озак баш ваттым. Носки, трусы кебек әйберләре буа буарлык. Тәки таптым бит...

Подробнее...

Ак металлик Үгез елын Каршылаганда

Узып баручы Тычкан елы кешелек дөньясы кичергән коронавирус чире белән күңелләрдә озак сакланыр... Ләкин моның белән яшәеш тукталып калмый, үз көенә алга таба ашкына. Яңа ел җитүенә дә күп калмады инде. Күпләребез мәш килеп бәйрәмгә әзерләнәбез. Бу сихри бәйрәмгә йортыбызны ничек тә матуррак бизәп, табыннарыбызны ямьле, бай-мул итеп әзерләп, матур киенеп каршы алырга тырышабыз.

Астрологлар фаразлавынча, Ак металлик Үгез елы тынгысыз һәм бай Тычкан елыннан аермалы буларак, тыныч һәм үлчәмле булырга тиеш. Ак Тычкан белән урнаштырылган тәртипсезлекләрне җайга салырга һәм яңа тормыш...

Подробнее...

Яңа ел сынамышлары

Яңа ел төнендә акча һәм уңышны ничек җәлеп итәргә?

- Курантлар 12 тапкыр суккан вакытта шампан шәрабы салынган бокалга тәңкә салыгыз. Шәрабны эчкәннән соң, бокалдан әлеге тәңкәне алып, янчыгыгызга салыгыз. Тәңкә ел буена сезгә уңыш җәлеп итүче талисман булачак.

- 30 яки 31 декабрьдә фатирыгызны җыештырып, чүп-чарны чыгарып ташлагыз. Ишек төбендәге келәм астына тәңкә салып калдырыгыз.

- Яңа ел алдыннан барлык бурычларыгызны түләгез һәм бурычка бернәрсә дә алмагыз.

- Бәйрәм табынын мул итеп әзерләгез.

- 2021 елның символы - хезмәт сөючән һәм чыдам. Шуңа күрә бу көнне...

Подробнее...

Сөйгәнегез кыш туганмы?

Аларның мәхәббәте дә кышка охшаган була, диләр. Салкын, җилле-буранлы, шул ук вакытта дөнья сихри матурлыкка төренгән вакытта туган кешеләрнең холкы җәй туганнарныкыннан күпкә аерыла диләр. Мондый кырыс кешеләр ярата белми ул, диләр. Беләләр, әлбәттә, беләләр. Декабрьдә туган кешеләр гаҗәеп аралашучан, ләкин аларны нәрсә беләндер кәефсезләндерсәк, бик кискен һәм тупас булырга мөмкиннәр. Алар эгоистларны күрә алмый. Никадәр генә көчле гашыйк булсалар да, үз-үзен генә яратучылардан баш тартачаклар.

Алар өчен үзара ихтирам булу бик мөһим. Шулай ук декабрь энергиясе бу кешеләрне...

Подробнее...

Алдагы елда туачак сабыйлар нинди булачак?

Астрологлар фикеренчә, 2021 елда туачак балаларны чын “везунчиклар” дип санарга мөмкин. Яңа ел якынлашкан саен күпләр киләсе “Ел хуҗасы” кем булуы белән кызыксына башлый. 2021 елның символы — Ак металлик үгез. Бу билге шактый катлаулы һәм тупас тоелса да, Үгез елында туган балалар - зирәк, тәвәккәл, максатчан һәм чыдам, көчле характерга ия шәхесләр булачак. Алар тормыштан нәрсә теләүләрен белә һәм моңа ирешү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр.

Үгез елында туган кешеләр тыйнак, сабыр һәм тыныч булуы белән аерылып торачак. Тик аларны артык ачуландырырга ярамый, кызып китәчәкләр...

Подробнее...

Елмаеп алыйк…

* - Күрше, беләсеңме, әле Яңа ел җитмәгән, ә инде кайсыдыр чыршысын чыгарып аткан!

- Мин ул, яңасын куярга урын булсын дип, узган елгысын чыгарып аттым.

* Әтисе улына:

– Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?

– Әти, мин Кыш бабай булырмын, ахры!

– Нишләп?

– Чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң бер атна гына эшли.

* – Нишләп Санта Клаус бүләкләрне берүзе өләшә, ә безнең Кыш бабай аны Кар кызы белән бергә таратып йөри?

– Чөнки Санта Клаус Яңа елдан соң өенә үзе генә дә кайта ала, ә Кыш бабай - юк.

* Яңа ел! Бөтен җирдә акцияләр...

Подробнее...

“Сулга” йөрү – бары маҗара гына”

Мин күптәнге танышымны хастаханәдә, терапевтка чиратта утырганда очраттым. Коронавирус дигән зәхмәт, пневмония, грипп кебек йогышлы авыруларның чәчәк аткан вакыты – чирләүчеләр белән коридор тулган иде. Чиратта 3-4 сәгать утырасын яхшы аңлап, әлбәттә, сәламәтлекне кайгыртып та, танышым белән хастаханәнең кеше аз йөргән ягына барып утырып, күңелле яшьлек хатирәләре белән вакыт үткәрергә булдык.

Аның белән соңгы тапкыр күрешкәнгә дә 20 елдан артык вакыт үткән, ләбаса. Әйе, еллар беркемне дә жәлләми шул. Олыгайган, җитдиләнгәнме шунда... Гел уйнап, көлеп торган мут күзләрендә аңа ят...

Подробнее...

Акыллы фикерләр

* Хатын-кыз ул чәчәк кебек. Ә ир-ат - бакчачы. Бары тәрбия кылып, су сибеп, кайгыртып торганда гына, чәчәк хушланыр, күз явын алырдай матурланыр! Иң тырыш бакчачының бакчасында, иң гүзәл чәчәк булыр!

* Озак яратсаң, игътибар итми башлыйлар. Күп кичерсәң, моннан файдалана башлыйлар. Барысына да әзер булсаң, бәяләми башлыйлар. Бары ташлап киткәч кенә, кайтара алмаячак кешеләренең никадәр кадерле булуын аңлыйлар.

* Ялгызлар - башкаларны үзләренә караганда ныграк яратырга куркучылар...

* Тәвәкәлләргә һәм ватык тагарак янында калырга курыкма. Аны яхшырак итү өчен берни дә...

Подробнее...

Төрлесеннән…

Элвин Грей булачак хатынын тасвирлаган

Башкортостанның атказанган артисты Элвин Грей Мәскәүдә фанатлар белән очрашуында кайчан өйләнәчәге хакында сөйләгән.

- Әгәр сез нигә өйләнмәвем белән кызыксынсагыз, белегез: барысы да аңлы рәвештә эшләнә. Чынлыкта, гаилә кору мөмкинлеге бар иде. Мәсәлән, 24 яшьтә. Тик мин һәрвакыт аннан соң тормыш ничек барыр дип уйлыйм. Кеше фатирында яшәргәме? Гаиләне карарга, үзеңә үсәргә дә кирәк. Шуңа күрә мин өйләнер вакытка фатирлы, йортлы, машиналы, нигезле эшле булуымны теләр идем. Ул чакта мин инде гаилә корырга әзер булачакмын, - ди Радик.

Шулай ук...

Подробнее...

Әтинең курчагы

Өйдә тынлык. Ирем булмаган эшен бар итеп, компьютерын кушты да, мониторга төбәлде, залда уйнаган кечкенә кызым, курчакларын кочаклап, үз бүлмәсенә кереп китте. Яраланган җанвар кебек почмактан почмакка йөрим. Эчемдә җыелган ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җитә яздым. Шуңа да ирем белән кызым мыштым гына янымнан киттеләр. Юк, ачуым гаиләмә түгел, әтиемә. Алтмыш яшьтә киредән өйләнә! Юк, мин аның картлыгында ялгыз яшәвен теләүче эгоист җан түгел, бары тик ул сайлаган хатын-кызга гына каршы. Ә бит мин, тинтәк, аны өенә үзем алып килдем. Кабат кичәге вакыйга исемә төште дә, ачуымнан күзләремнән яшь...

Подробнее...

Ир-егетнең яратуын ачыклый беләсезме?

Кызларның гашыйк булуын ачыклау кыен түгел. Ул яраткан кешесенә ярарга тырыша, аны тәрбияли. Ә ир-егетләр хисләрен үзләрендә тотучан. Шулай да тикшерүчеләр егетләрнең гашыйк икәнен ачыклап булуын әйтә. Түбәндәге үзенчәлекләрне ир-егетләр үзләре әйткән.

1. «Сөйгәнемнең сүзләренә колак салам». Әгәр дә ирегезгә янган лампочканы алыштырырга кирәклеген 10 нчы тапкыр әйтәсез икән, нәтиҗәне аңлагансыздыр инде.

2. «Аның мавыгуларын үземнекеннән өстен куям». Ир-егеткә яраткан кешесенә ярарга тырышу ошый. Әгәр дә боевик урынына, һинд киносы карарга риза икән - яратуында...

Подробнее...

Кызыклы гыйбарәләр

- Егет кешегә җитмеш төрле гүзәл дә аз.

- Кыз йөзендәге косметика белән бергә егет күңелендәге сөю хисләре дә юылып төште...

- Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт.

- Байлар йортының подъездында гади домофоннар түгел, ә домоайфоннар тора иде.

- Аерылышуыбызның төп сәбәбе – кавышу.

- Ирләр комак кебек: урамда күрсәң – сокланып туймаслык, өеңә ияләшсә – агу бирәсе килә.

- Җомга көн кич белән бер тартма аракы ике иргә һөҗүм итә һәм аларның хезмәт хакын алып кала.

Марат КӘБИРОВНЫҢ
«Кызыклы афоризмнар» китабыннан.

Подробнее...

Гыйбрәтле хикәя

Ни өчен ир кешегә 4 хатынга өйләнергә рөхсәт ителә, ә хатын-кызга бер ирдән артыгы ярамый?

Имам Әбү Хәнифә – танылган мөселман дин әһеле, ислам дөньясында таралган дүрт хокукый мәктәпнең берсен, ягъни Хәнәфи мәзһәбен формалаштырган зур галим. Татарлар да инде мең елдан артык нәкъ менә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гамәл-гыйбадәт кылып яши.

   Тирән белемгә ия булган имам булуы белән генә түгел, үзенең зирәклеге, тапкырлыгы, тормышта булган төрле хәлләрне хикмәтле хәл итә белгәне аркасында, Әбү Хәнифәне «Имам-­әгъзам», ягъни «Бөек имам» дип атаганнар. Аның чын исеме Ногман ибн...

Подробнее...

Беренче югалту

Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте. Алар кышның бер матур көнендә танышкан иде. Бөтен дөнья ап-ак кар белән капланган, суык җил агачларны җанландыра. Илназ дус егетләре белән шундый матур кичләрдә күрше авылга кичке уеннарга бара торган иде. Һәм шунда ул Гүзәл белән танышты. Кичке уенда кыз башта күренмәде, соңрак исә ул дус кызлары белән килеп чыкты.

Бөтен егетләрнең күзе бу кызга төште, чөнки әле аны авылда беренче тапкыр күрүләре. Гүзәл шәһәрдә тора, ә авылга әби-бабасы янына кайта ул...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836