#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Галимәгә котлауларыбызны юллыйбыз

28-926нчы майда Тубыл педагогия институтының филология факультеты доценты Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина “Кеше образында дөньякүләм телләр диалекты картинасы” темасына Казан дәүләт федераль университетында докторлык диссертациясен уңышлы яклап кайтты. Аның фәнни хезмәте доктор, профессор Р.Җамалетдинов җитәкчелегендә, Төмән өлкәсенең көньягында урнашкан татар авылларында яшәүче милләттәшләребезнең сөйләм телләрен фәнни яктан өйрәнүгә нигезләнгән. Күп авыллар һәм юллар үтеп Г.Фәйзуллина һәр авылның тарихы, үзенә генә хас булган теле, гореф-гадәт, йолалары, милли бәйрәмнәре белән...

Подробнее...

“Болгар-Туган тел-2017”

28-8Бер төркем Төмән өлкәсенең алдынгы укучылары “Болгар - Туган тел” җәйге төбәкара палаткалы лагерында ял итеп кайттылар. Элина Хисаметдинова - Ялутор районының Яңа Атъял урта мәктәбе укучысы, ул өлкә күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада беренче урынны яулады, шул мәктәптә укучы Ойша Хисаметдинова - “Таң йолдызы-2017” фестивале лауреаты, олимпиадада җиңүче дә, Диана Мәхмүтова - “Юниор” өлкә олипиадасында җиңүче. Розалина Назырова - Ялутор районының Исәт урта мәктәбе укучысы, Россия күләмендә үткән татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында беренче урынны алган кыз...

Подробнее...

Герой истәлегенә

28-4Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаковка багышланган китап презентациясе Яркәү районында үтте. Бу “Күренекле шәхесләр” сериясенә караган 15нче том булып санала. Презентациядә ветераннар белән Дәүләт Думасы депутаты Николай Брыкин, “Бердәм Россия” партиясенең Төмән региональ бүлеге секретаре Андрей Артюхов һәм өлкә депутаты Юрий Конев катнаштылар. Бу сериядәге китапларның даими авторы, төзүчесе, редакторы – Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина.

“Күренекле шәхесләр” китабы 2011нче елдан бирле чыга. Хәнисә Алишина сөйләве буенча - анда Яркәү районы, Карбан авылында туган...

Подробнее...

Муллаш мәчете 25 еллыгын бәйрәм итте

28-6Муллаш авылы мәчетенең 25 еллык тантанасы, килгән кунаклар саны күп булу сәбәпле, мәчет каршындагы мәйданчыкта оештырылды. Бәйрәмне авыл мулласы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов Коръән сүзләре белән башлады һәм килүчеләрне сәламләп: “Көн дә шикелле җил-давыл чыгып, яңгыр ява, шуңа без кичә бәйрәмебез яхшы гына үтсен дип мәчеттә догалар укыдык. Әлхәмдулиллаһи, ялваруларыбызны Ходай ишетеп, карагыз, нинди матур көн бүләк итте! Хатын-кызларыбыз иртәнге сәгать биштән торып аш пешереп, өстәл әзерләделәр”, - диде һәм һәркемгә изге теләкләр юллады.

Аның сүзләрен авыл хакимияте башлыгы Таңсылу...

Подробнее...

Төмән районы Сабан туе

27-11Сабантуйлар быел берникадәр соңгарак башландылар. Беренчедән, рамазан ае булып, хөрмәт-ихтирам йөзеннән зур чаралар тукталып торса, икенчедән, һава торышы да җылы көннәрне көттереп аптыратты. Һәм менә Ураза гаете буласы көнне үк Ялутор районының Аслана авылында район сабан туен гөрләтеп үткәрделәр. Ә 1 июльдә Төмән районы халкы Турай авылы янында елга буена урнашкан матур болынлыкка җыелды. Монда район сабан туе Коръән сүзләре белән ачылды. Сабантуй әләмен хезмәт ветераны, 3 дәрәҗәдәге хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән Илдус Фәйзуллин күтәрде.

Аннары алып баручылар: Гөлфия...

Подробнее...

“Алар һәрвакыт истә”

27-13Узган Хәтер көнендә редакциягә “Чинги-Тура” мини-футбол командасын оештыручы, хәзерге көндә аның остазы булган Фәйзи Йосыф улы Даулин кереп, үзен борчыган хәлне сөйләп, киңәш сорады. Баксаң исә, Төмән шәһәренең Яңавыл 9нчы мәктәбе каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәлдә әтисенең бертуганнары – Искәндәр, Мөхтәбәр, Мортазаның фамилияләрендә хата җибәреп, “Давлин” дип язганнар икән, аны ничек төзәтеп булыр, дип кызыксынды. Аннары ул әтисе – Йосыф Исхак улының ничек 1938 елда армия хезмәтенә чакырылып, шуннан сугышка алынуы турында тәфсилләп сөйләде.

Беренче...

Подробнее...

Татар мәдәният үзәгендә Ураза бәйрәме

27-92 июль көнне Төмән татар мәдәният үзәгендә Ураза бәйрәме уздырылды. Аны өлкә мөселман диния нәзарәте һәм Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге оештырдылар.

Мөселман дөньясы өчен иң изге Рамазан ае үтеп китте. Ураза тотучыларга быел уңай ел туры килде, көннәр озын булса да, салкынча торды. Элек-электән Рамазан ае сабырлык, җиңеллек, сынау ае булып саналган. Ә инде шул сынауларны үтеп чыккан мөселманнарны Ураза бәйрәме үзенең нигъмәтләре, сый-табыннары белән куандыра.

Шул ук сүзләрне өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе – мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков чыгышында әйтеп китте...

Подробнее...

Изге эшләр язылып барыр

27-72017нче елның икенче яртыеллыгына “Яңарыш” газетасына язылу кампаниясе вакытында Тубылда башкарылган чараларга нәтиҗә ясалды. Почтаның газета-журналларга яздыру бүлеге мөдире Нурия Вафеева җирле газета корреспонденталары белән шәһәрнең барлык почта бүлекләрендә булдылар. Почталарда хезмәт итүче операторларга актив булырга, газета –журналларга язылу турында һәр кешегә тәкъдим ясарга кирәк дигән искәрмә эшләде.

2017 нче елның икенче яртыеллыгына газеталарга язылучы укучыларыбызның саны язгы һәм җәйге эш мәшәкатьләре, дача вакыты булу сәбәпле, азрак кимегәнен күрдек. Икенчедән, безнең...

Подробнее...

Үткән белән онытылмаслык очрашу

25 июнь көнне бөтен дөнья мөселманнары Ураза Гаетен бәйрәм иттеләр. Ямбай авылы мәчетендә дә бәйрәм ашын зурлап уздырдылар. Бирегә Төмән өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе – мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, меценат, сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков, Бурундуковлар династиясе, тарих фәннәре докторы, профессор Александр Ярков, Россия тарих җәмгыятенең Төмән региональ бүлеге советы әгъзасы Александр Вычугжанин, тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева, Төмән тарихи-шәҗәрә җәмгыятенең хөрмәтле әгъзасы Гаҗилә Гобәйдуллина, Ямбай авылы сәүдәгәрләре, якын-тирәдәге авыллардан да...

Подробнее...

Түләүсез ярдәм

26-5Хәтер көнендә федераль кадастр палатасының Төмән бүлеге белгечләре гариза буенча Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Галимовның фатирына килделәр.

Беренче чиратта, әлбәттә, туган көне белән котладылар. Ветеранга 21 июньдә 91 яшь тулды. Белгечләр хөрмәтле шәхеснең үтенечен канәгатьләндерү буенча эшләгән арада, ул аларга сугыш турында истәлекләрен сөйләде.

Кызыл армия сафларына Әхмәт ага 1943 елда чакырыла. 1нче Украин фронтында сугыша. Минометчы, артиллерияче, 152нче колибрлы пушканы йөртүче, өлкән гвардия сержанты Ә.Галимов Көнбатыш Европаны, Чехословакияне, Краковны азат итүдә...

Подробнее...

Этноста балалар лагеры

26-7Төмән “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар өчен махсус җәйге лагерь оештырылды.

Лагерьга 30 бала йөрде. Ике отрядка бүленгән: I отряд – “Алтыннар”, II отряд – “Карлыгачлар” дип исемләнгән. Лагерьның начальнигы Әлфинур Касыймова, дүрт тәрбияче: Найсә Гайнельянова, Зөлфия Мөхвәлиева, Әлмирә Галеева, Зөнфирә Дворянских.

Без үзәккә кергәндә “Туган телгә мәхәббәт уяту” дәресе бара иде. Мөнирә ханым Хөснетдинованы махсус чакырганнар. Ул үзенең китабыннан шигырьләрен укып, көй язылганнарын җырлап та күрсәтте.

Аның илаһи, ягымлы тавышы балалар йөрәгенә май...

Подробнее...

Тубылда Ураза бәйрәме

26-625 июнь көнне Тубыл шәһәрендә күптән көтелгән Ураза гаете узды. Бәйрәмдә 2 меңләп кеше катнашты. Иң башта мәчет имамы Ибраһим хәзрәт Сухов һәм Тубыл шәһәре хакимият башлыгы Владимир Мазур бәйрәм белән котладылар. Шулай ук Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев исеменнән котлау тапшырылды. Мәчет имамы Рамазан ае, Ураза тоту кагыйдәләре турында сөйләп китте.

Гает намазында Тубыл мөселманнары, Кавказ һәм Урта Азия милләтләре вәкилләре катнаштылар.

“Сибур” оешмасы үзенең хезмәткәрләре өчен 15ләп автотранспорт биргән, үзенең хезмәткәрләрен кайгыртучы оешма булуы шуннан...

Подробнее...

“Ислам этикасы йөзне кызартмый”

Төмән районының Шыкча авыл китапханәсендә Нәсимә Якина теләүчеләргә ислам нигезләрен өйрәтә. Бу турыда безгә газетаның тугры укучысы, дусты, филология фәннәре кандидаты, “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгенә нигез салучы, ике дистә еллар аның җитәкчесе, җан өрүчесе Венера Хәйруллина сөйләде. Ул бу түгәрәккә 2 елдан бирле йөри икән.

- Анда якын авыллардан 20гә якын хатын-кыз йөри. Аларның гаиләләре, хуҗалыклары да бар, эштә дә эшлиләр, шулай да һәр якшәмбедә вакытында килеп, тырышып өйрәнәләр. Кешегә мөнәсәбәтләре дә сокланырлык. Гарәп телендә укый, яза башладык...

Подробнее...

Эш сөйгәнне - ил сөяр

24-11Тубыл шәһәрендә яшәүче Ислам Каюм улы Тляушевка Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыннан медаль һәм тырыш хезмәте өчен таныклык тапшырдылар. “Элемтә һәм иминлек” Федераль дәүләт унитар оешмасының шәһәр бүлеге командиры Николай Беляк, почта хезмәткәрләре Ислам Тляушевка котлауларын юллап, уңышлар теләделәр. Ислам Каюм улы һөнәре буенча машина йөртүче булса да, инде 10 елдан артык бу оешмада тырышып хезмәт итә. Шәһәрнең үзәк почтасында күп еллар сакчы хезмәтен үтәгән якташыбыз: ”Сакчы – күңелсез эш дип исәпләнсә дә, ул - искиткеч һөнәр. Чөнки без кеше арасында эшлибез...

Подробнее...

“Себертатар әйтемнәр пелән лагаплар” китабы

24-10Әле күптән түгел Төмән өлкә фәнни китапханәсендә “Себертатар әйтемнәр пелән лагаплар” исемле китапның презентациясе булып үтте. Аның авторы: Ф.Марганова, редакторы: филология фәннәре кандидаты М.Сагидуллин, рецензенты: филология фәннәре докторы Х.Шагбанова. Китапта Тубыл, Вагай, Төмән, Ялутор, Исәт, Заводоуковск шәһәр, районнарында яшәүче себер татарларының әйтемнәре һәм мәкальләр урын алган.

Китап чыннан да себердә яшәүче татарлар өчен зур бер хәзинә. Ата-бабаларыбызның әйтемнәрен җыеп, аларны эшкәртеп, барысын бергә туплап китап итеп чыгару зур хезмәт.

Себер җирләрендә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836