#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар мәдәният үзәгендә чыршы бәйрәме

1-11Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә балалар өчен “Бервакыт әкияти урманда” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгәннәр. Килгән кунакларга әкият геройлары – Тиен, Куян, хәйләкәр Төлке, Аю, Бүре тамаша күрсәтеп, балалар белән кызыклы, шаян уеннар, бәйгеләр үткәрделәр, табышмаклар әйтеп күңелләрен ачтылар.

Бераздан бергәләп һәр Яңа ел бәйрәмендә көткән кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын чакырдылар. Алар чыршы утларын “кабызгач”, Яңа ел белән котлап, аларга иминлек һәм уңышлар юлдаш булуын теләделәр. Аннары күңелле тамаша башланып...

Подробнее...

Иң яхшы укытучы

Беренче сыйныфка укырга керүче улларына ата-анасы иң яхшы укытучыны сайлыйлар. Ә иртәгәсен оныгын мәктәпкә бабасы алып бара. Мәктәп ишек алдына килеп кергәч, аларны укучылар әйләндереп алалар да:

- Бу нинди көлкеле карт! Сиңа монда нәрсә калган? Ә син бу симез оныгыңны укырга китердеңме ни? – дип мыскылларга керешәләр. Шулчак дәресләр башланганын белдереп укытучы кыңгырауга баса, укучылар дәрескә йөгерәләр. Ә бабай оныгын кулыннан тотып, мәктәп ишек алдыннан алып чыгып китә. Бу хәлгә:

- Ура! Мин укымаячакмын! - дип шатлана оныгы.

- Син, улым, һичшиксез укыячаксың, ләкин бу...

Подробнее...

Биюче кыз Энҗе

48-15Таныш булыгыз балалар, рәсемдә биюче кыз - Энҗе Фәткуллова.

Җәй үтте, оныклар шәһәргә киттеләр. Энҗе (Анжела) Фәткуллова да һәр җәйге айларны Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында үткәрә. Ул мәктәп каршында эшләп килүче сәламәтләндерү лагерена яратып йөри, төрле конкурс-бәйгеләрдә катнаша. Көз җитү белән Энҗе шәһәргә ашкына. Быел ул Төмәннең 45нче мәктәбенең 4 “а” сыйныфында укый. И-и аның тырышып укуы! И-и аның ташка кадак кагуы! Сыйныф җитәкчесе дә данлыклы Төмән шагыйрәсе – Елена Архипова-Поддубная.

Ул Энҗе күңеленә сәнгать орлыгы чәчә. Ә хыялын чынга кыз “Орфей” мәдәният...

Подробнее...

Талымхан “егет” Фәрхат

48-14Төмән районы, Талымхан авылында яшәүче “егет” Фәрхат Сабировка 3 яшь. Шаян, шук, сөйкемле шушы бала белән очрашкач, Әниләр көненә багышланган “Кояшым, минем” дигән шигырьне сөйләде. Шигырьне сәнгатьле итеп сөйләргә балалар бакчасында тәрбиячеләр өйрәткәннәр. Сабый бик теләп фотога төште. Матур итеп татарча сөйләшә, үзе кояш шикелле балкый. Ул Талымхан авылының киләчәге, өмете. Уңышлар сиңа, Фәрхат!


Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Подробнее...

Булган кыз

44-7Төмән районының Червишево урта мәктәбе филиалы саналган Акъяр белем йортында узган семинарда 1 класс укучылары матур итеп “Шалкан” рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алар арасында алып баручы ролен башкаручы Эльвина Мирьяминованың татарча матур, төгәл сөйләменә игътибар итми мөмкин түгел иде. Укытучысы Динара Кәримова Эльвинаның мәктәпкә килгәндә үк хәрефләрне белүе, хәзер инде укырга өйрәнүе турында сөйләде.

- Бу сөйкемле кыз – авылдашыбыз, гомере буе алдынгы сыер савучы булып эшләгән хезмәт ветераны, җыр остасы Ләлә апа Мирьяминованың оныгы. Эльвина да балалар...

Подробнее...

Партизан Володя Дубининның батырлыгы

Пионер-герой Володя Дубинин 14 яшендә үлгәненнән соң партизан эшчәнлеге өчен “Кызыл байрак ордены” белән бүләкләнә. Ул фашистларның эше турында мөһим мәгълүматлар табарга булыша. Малай җыйган хәбәрләр бик күп Совет солдатларының гомерләрен сакларга ярдәм итә.

Володя 1927 елны Керчь шәһәрендә туа. Әтисе – диңгезче Никифор Семенович 1919 елны акгвардиячеләргә каршы сугыша, Бөек Ватан сугышында үз теләге белән фронтка китә. Гитлерчыларның Керчька якынлашуларын белгәч, Володя дуслары Ваня Гриценко, Толя Ковалев белән партизан отрядына кушылалар. Отряд Иске Карантин таш чыгару урынында 1941...

Подробнее...

Әби һәм “контакт”

Шаян хикәя

– Әби! Әби дим! Әбекәй! Әйдә, сине дә “Вконтакте”га кертәбез!

Оныгының чәрелдек тавышын ишетеп, Маһибәдәр әби олы якка башын тыкты. Шул арада Диана “черт” иттереп, аны фотога төшерергә өлгерде. Әбисенең бер якка кыйшайган яулыгына, тешсез авызына карап, көлүдән чак тыелып, кыз соравын кабатлады:

– Әби, “контакт”та “страничка”ңны булдырабыз, син ризамы?

– Әллә ниләр турында сөйлисең, кызым. Миннән көлүеңме инде бу? – Маһибәдәр карчык, юеш кулын алъяпкычка сөртеп, аптыраулы карашын оныгына төбәде.

– Әбекәем, әйдә, кил әле монда! – Диана әбисен ноутбук янына өстерәп...

Подробнее...

Яшүсмер фермер

40-11Быел сентябрьдә Төмәндә Россиядә Экология елына багышланган “Юннаты” исемле өлкә конкурсы уздырылды. Төмән районы, Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Аделина Кәримова “Безнең шәхси ярдәмче хуҗалык” проектын яклауда актив катнашты. Ул табигый продуктлар белән бай күргәзмә төзегән.

Аделина “Кече Тимирязевка” номинациясендә 1нче урынны яулады. Шулай ук “Шәхси ярдәмче һәм умартачылык хуҗалыгы” номинациясе буенча дипломга лаек булды.

Ул октябрьдә Мәскәүдә үтәчәк “Юннаты” Бөтенроссия конкурсы турына узды. Аделина үзенең остазы - биология фәне укытучысы...

Подробнее...

Минем иң кадерле кешем

40-12Мин үземнең иң кадерле кешем – бабаем Хәбибулла Хисмәтулла улы Азанов турында язасым килә. Бабаем Тубыл районының Нешшә авылында туып-үскән. Ул гомерендә бер мәртәбә дә “әни” сүзен әйтә алмаган, чөнки ике яшендә әнисе үлеп китә. Бабаемны әбисе асрап үстерә. Ул аны армия сафларына озата, ләкин кабат күрешергә насыйп булмый, бердәнбер якын кешесе - әбисе дә үлеп китә. Тормышның әчесен-төчесен, ятимлекне татып үскән бабаем бала чактан колхозда балыкчы булып эшли. Хәзерге көндә бабаем белән әбием Тубыл шәһәрендә яшиләр. Йөрәк авыруына, күпсанлы операцияләргә карамастан, тыйнак, сабыр холыклы...

Подробнее...

“Армия турында сөйләргә ярата”

40-9Минем әтием – Рөстәм Гомәр улы Юмачиков уртача буйлы, киң җилкәле, дулкынланып торган кара чәчле ир-ат. Ул балачактан ук техника белән шөгыльләнә. Машина йөртә башлаганында аяклары педальләргә чак тигән, дип сөйлиләр.

1983 елны аны Ватанны сакларга армиягә алалар. Ул Германиядә машина йөртүче булып хезмәт итә, гарнизон начальнигын йөртә. “Германиядә җылы иде, сливалар юл буенда үстеләр. Аларны һичкем ашамады. Ашау өчен бакчада үстерәләр», - дип сөйләде. Берзаман, аның машинасы ватыла юлда. “Машинага ремонт ясала” дигәнне аңлата торган билге куя.

Ә машинаны төзекләндергәннән соң...

Подробнее...

Чын егет

40-10Мин абыем – Зөфәр Әхтәс улы Хәмидуллин турында язам. Аны армиягә 2016 елның 18 июнендә алдылар. Хәрби хезмәтне Кемерово өлкәсендә автомобиль гаскәрләрендә үтте. Абыем кечкенә вакытыннан ук армиягә барырга үзен әзерләде. Ул 18 яше тулган һәр егет хәрби хезмәтне үтәргә тиеш дип уйлады. Дан өчен түгел, Ватан алдындагы изге бурычың, гаиләң, үзең өчен! Мәктәптә укыганында ук күп күнегүләр үтте, төрле спорт ярышларында катнашты. Өйдәге бүлмәсенең стенасына дипломнар, медальләр эленгән. Язның бер матур көнендә абыемның кулында хәрби комиссариаттан килгән чакыруны күрдек.

Ул моңа бик...

Подробнее...

Соңгы командировка

Мин рядовой Руслан Алиев турында язам. Күптән түгел туган авылым Тукманда Ватанын саклаганда һәлак булган чын каһарман егет яшәгәнен белдем. 2002 елның 19 августында Чечняда Ханкала авиабазасы янында МИ-26 вертолетын атып төшерәләр. Анда 100дән артык кеше арасында Руслан да була. 20 яшьлек гади егет балачакта елгага су коенырга йөргән, урамда дуслары белән уйнаган. 2001 елның ноябрендә Руслан армия хезмәтен үтәргә китә. Ул Волгоград өлкәсенә эләгә, августта башка солдатлар белән бергә аларны Чечняга командировкага җибәрәләр. Ул Руслан өчен соңгысы була. Авылда аны еш искә алалар. Аның монда...

Подробнее...

Абзар ясаучы төлке

(Татар халык әкияте)

Арслан тавыклар үрчетергә яраткан һәм бер заман шуңа керешкән.

Шулай булса да, тавыклары аз үрчегән. Гаҗәп тә түгел, аның өчен аларга бик иркен булган, кайсы кая йөргән, кайсын урлаганнар, кайсы югалган. Арслан бу зыяннардан котылыр өчен абзар ясатырга уйлаган. Бик олы итеп абзар ясаткан ул. Ашамак, эчмәк урыннары үз алдына булып, кунаклар өчен дә, йөрер өчен дә уңай булган. Шулай булса да һаман тавыклары артмаган.

Бер заманны Арсланга Төлке бик оста абзар ясый дип килеп әйткәннәр. Арслан, шул хәбәрне ишетеп, Төлкене чакыртып әйткән: “Шулай дип ишеттем, мөмкин...

Подробнее...

Минем әтием – чик сакчысы

37-9Әтием – Риваль Тимерхан улы Чәгъбаров Ватан алдындагы бурычын Тын океан округы составына кергән Ерак Көнчыгыш чик буе гаскәрләрендә үтәде. Ул 1987-1989 елларда намус белән хезмәт итә, сержант дәрәҗәсенә лаек. “Находка” порты причалларына туктаган Сингапур, Кытай, Япония илләреннән килгән корабльләрне карый. Армия тормышының авырлыклары: төннәрен дежурда тору, тайгада укулар узу һәм башкасы. Әтием төрле спорт ярышларында катнаша. Казанышлары өчен “Хәрби спортчы” билгесенә лаек була. Армиядәге дуслары белән хәзергәчә очрашалар. “Хезмәт турында истәлек” альбомы гаилә ядкәре, аны еш карыйбыз...

Подробнее...

Акыл иясе китабыннан

Бер акыл иясе кулына гел бер китап тотып йөргән. Шәкертләре: “Күп гыйлемнәр язылгандыр инде ул китапка”, - дип, аны укырга кызыкканнар. Акыл иясе үлгәч, әлеге китапны ачып укыганнар...

Тик анда берничә генә җөмлә язылган булган: “Үткәнеңнән гыйбрәт ал! Хәзерге көннең кадерен бел! Киләчәккә әзерлән! Бу тормыштагы асыл максатыңны онытма!”

Хикәяттән бергәләп нәтиҗә чыгарыйк әле: “Үткәнеңнән гыйбрәт алу” – ясаган ялгышларың турында уйлау, аларны бүтән кабатламаска тырышу. Гөнаһлардан тәүбә итү. Яхшы гамәлләрне дәвам итү. «Хәзергенең кадерен белү» – һәрбер көнне файдалы итеп үткәрү. Һәр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836