#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган тел дәресләренә зур теләк белән

Вакытында мин дә үз мәктәбемнең укучысы идем. Ә хәзер инде күп еллар рус теле һәм татар теле укытучысы булып эшлим.

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала.

Безнең заманда һөнәрләрнең иң асылы - укытучы һөнәре булып санала иде. Мәктәптә “бишле” билгесенә укыган укучылар, һичшиксез, укытучы булырга тиеш, дип уйлый идек. Бәлки шуның өчен дә минем алдымда: “Кем булырга?” - дигән сорау тормады. Башка һөнәрләр турында уйлап та карамадым.

Мин кечкенә чактан ук укырга яраттым. Биш яшемдә укырга өйрәндем һәм көн дә, хәтта көненә берничә мәртәбә, авыл китапханәсенә...

Подробнее...

“Татар теле – гаҗәеп тел”

И туган тел, и матур тел,
Әткәм әнкәмнең теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы!

(Г.Тукай).

“Туган тел” шигыренең бу юллары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга карый. Кайчагында дүртьюллыкта да зур поэмада булмаган тирән мәгънә бар. Туган тел - без үз тирәбездә кечкенә яшьтән үк ишеткән тел. Һәр милләтнең үзенчәлеге бар. Теге яки бу милләтнеке булган тел аның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. Туган тел – ул безнең мирас. Ул күп гасырлар дәвамында формалашкан, тирә-юньдәге барлык вакыйгаларны үз эченә алган, халыкның уй-фикерләрен һәм кәефен, аның кичерешен...

Подробнее...

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”

4-6“Берлектә – көч” дип кисәтелә татар халык мәкәлендә. Россия Федерациясе күләмендә безнең милләтебезнең саны икенче урында тора. Бу безнең халкыбызның дәүләттәге уртача 125 чамасы булган милләт арасында күпчелеген күрсәтә. Шуның өчен ошбу жаваплы күрсәткечне буыннан-буынга саклап, милләтебез-халык күләмен киметмәскә тырышу - һәрберебезнең изге бурычы. Ә бит барысы да үзебездән тора. Менә хәзер яңа 2021 ел килеп тә керде.

Әгәр 1990 нчы елларда «Яңарыш» газетасының саны 3000 булган булса, бүген 2,5 меңгә тутырып булмый. Кызганычка, күпләр газетаның әһәмиятен - халык тормышы, милли хәрәкәт, дини үсеш, тәрбия...

Подробнее...

Флора Әхмәтова-Урманчега 85 яшь тулган булыр иде

4-7Хөрмәтле укучыларыбыз, Тубыл районы, Күкрәнде авылыннан тагын бер якты шәхес - галим-фольклорчы Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче турында язарга ашыгам...

Филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Флора Әхмәтова-Урманче Себер, Төмән, Күкрәнде авылы данын арттырды, бүгенге көндә аның белән йөзләгән туганнары, меңләгән милләттәшләре һәм якташлары горурлана. Язмамны галимәнең гасырлар тирәнлегенә таралган нәсел тамырларын барлаудан башлап китәм.

2007 елның кояшлы яз көннәренең берсендә университетка демисезонлы кара пәлтә, каракүл бүрек кигән...

Подробнее...

Өлкәнең иң яхшы тел укытучылары

50-627 ноябрьдә ТОГИРРО төбәкара фәнни-практик “Мәдәниятләр диалогы” конференциясен үткәрде. Тәҗрибәле жюри әгъзалары өлкәнең иң яхшы туган тел укытучылары җибәргән материалларны читтән торып тикшерделәр, ачык дәресләрне карадылар, килгән материаллар белән таныштылар. Анда 9 укытучы, өлкә укучылары катнаштылар. Алар “Өлкәнең иң яхшы татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы”, “Россия халыклары телләреннән тәрҗемәләр” бәйгеләрендә көч сынаштылар.

Чара традицион рәвештә ел саен оештырыла. Әлеге өлкә бәйгесендә җиңүчеләр Казан шәһәрендә узачак Россиякүләм ярышларда катнашалар.

Монда иҗади укытучыларны билгеләү...

Подробнее...

Теле барның – иле бар

Бер хәзинә бар бу дөньяда - ул үзенә бөтен нәрсәне сыйдыра: меңнәрчә еллар буе тупланган гыйлемне, табигатьнең гүзәллеген, тормышның катлаулылыгын, кеше күңеленең чиксезлеген, мөнәсәбәтләренең нечкәлеген. Шатлыкны да, кайгыны да, моңны да, мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә эченә алган хәзинә бу. Һәм ул бөтен кешегә җитәрлек.Теләгәнчә ал, куллан, файдалан, рәхәтен күр. Никадәр күбрәк алсаң, ул байлык шулкадәр арта гына бара.

Бетмәс-төкәнмәс бу хәзинә - безнең туган телебез, татар теле. Халкыбызның гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән рухи исеме ул, анда безнең ата-бабаларыбызның акылы...

Подробнее...

“Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы”

Мин ”Икетеллелек шартларында, яңа технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” проблемасы юнәлешендә эшлим.

Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы...

Подробнее...

Татарлар: гамәл стратегиясе

(Ахыры. Башы 39, 41, 42 саннарда)

Халык күңелен һәм моңын саклау

Татар мәдәниятенең иң серле күренеше, аның иң югары чагылышы — моң. Моң – халык күңеленең, эчке гармониясенең үзенчәлекле синонимына әйләнгән күпкырлы төшенчә.

Әйтеп аңлатып булмый торган әлеге хискә һәр татар җанында урын бар. Халык күңеле, уртак кичерешләр, эчке гармония – барысы да «моң» төшенчәсенең төрле төсмерләре. Татар халкының бөтен тәҗрибәсе, күп буыннарның рухи кичерешләре шушы бер сүздә чагылыш тапкан. Үзеңдә моң тәрбияләп буламы? Аны ничек табарга? Бу сорауларга йөрәк җавап бирер.

Үзенчәлекле татар моңы...

Подробнее...

Татарча диктант текстлары

43-9Быел бөтен дөнья татарлары “Татарча диктант” акциясендә 5 нче тапкыр катнаштылар. Бераз үзгәрәк үтсә дә, һәр теләгән кешегә онлайн рәвештә катнашу мөмкинлеге булдырылды, ТНВ каналыннан турыдан-туры эфирда да, акциянең сайтында да тыңлап язарга була иде. Һәр теләгән кеше 26 сентябрь көнне телевизор каршына утырып, яки смартфонын кабызып, диктант язды.

Татарстанда акциядә катнашучыларга совет чоры татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Гази әсәреннән; РФ регионнарында яшәүчеләр өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы Нәби Дәүли әсәреннән; чит илләрдәге катнашучыларга татар язучысы, педагог, публицист...

Подробнее...

«Татарча кәпләшкәле берьярым елда өйрәндем»

39-10«Кемнең кимәсенә утырсаң – шаның ерын ерларсын», - дип көлде Галина Михайловна Сәетова минем: “Ничек татарча сөйләшергә өйрәндегез?” – дигән гаҗәпле соравыма җавап биреп. Чынлап та, ничек гаҗәпләнмисең ди, хәтта ерак сазлыклар арасында урнашкан татар авылларында да яңа теле ачылган балалар русча сөйләшә башлаган заманада яшибез бит! Баксаң исә, бу проблема Галина Михайловнага да таныш икән. Чөнки ул озак еллар авыл башлангыч мәктәбендә җыештыручы булып эшләде. Ул: “Хәзер яшьләр үз телләреннән оялып, урысца гына кәпләшәтеләр куй”, - дип чын күңелдән канәгатьсезлеген белдереп куйды. “Безнең балаларыбыз да...

Подробнее...

«Татарча диктант» акциясенә рәхим итегез!

39-11«Татарча диктант» акциясе 26 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты), дөньякүләм санитар-эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында туры трансляция форматында барачак. Шулай ук, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасының районнарында бер үк көндә уздырыла.

Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә:...

Подробнее...

Татарлар: Гамәл стратегиясе

(30 август көнне Казан шәһәрендә «Милләт җыены»нда кабул ителгән стратегия)

«Татар булмасаң, кем син?» – дип мөрәҗәгать итә Шиһабетдин Мәрҗани милләттәшләренә XIX гасырның икенче яртысында. Аның артыннан ук, XX гасыр башында Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә замандашларын татар халкына ике гасырдан бөтенләй юкка чыгу куркынычы янавы турында кисәтә. Бу – карусыз күрәзәчелек түгел, иҗтимагый үзгәреш шартларында татарларны уйланырга, үз халкы хакына аңлы гамәлләр кылуга өндәү теләге.

Татарларга һәрвакыт үз-үзләрен танып белүгә омтылыш хас булган, бу – үсеш...

Подробнее...

50 елдан соң

Төмәнгә беренче баруыма да 50 ел үтеп киткән икән!

1970 елның июнь ае бу. Мин - СССР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре - себер татарларының фольклорын җыю өчен себер якларына килдем. 1968-1969 елларда инде мин Омск, Новосибирск, Төмән һәм Кемерово өлкәләрендәге авылларга барган идем.

Иң беренче Асланада тукталдым. Укытучы Фәүзия апа һәм әнисе Шәмсия әбидә фатирда булып, тәмле ашап, мунча кереп кадер-хөрмәттә яшәдем.

Асланада җырчылар күп иде. Әлбәттә, иң кыйммәтле табыш – ике борынгы туй җыры булды. Аны 76...

Подробнее...

50 елдан соң

Төмәнгә беренче баруыма да 50 ел үтеп киткән икән!

1970 елның июнь ае бу. Мин - СССР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре - себер татарларының фольклорын җыю өчен себер якларына килдем. 1968-1969 елларда инде мин Омск, Новосибирск, Төмән һәм Кемерово өлкәләрендәге авылларга барган идем.

Иң беренче Асланада тукталдым. Укытучы Фәүзия апа һәм әнисе Шәмсия әбидә фатирда булып, тәмле ашап, мунча кереп кадер-хөрмәттә яшәдем.

Асланада җырчылар күп иде. Әлбәттә, иң кыйммәтле табыш – ике борынгы туй җыры булды. Аны 76...

Подробнее...

Музыка белән гармониядә

29-7Юрмы авылы клубында өченче ел «Яшь йөрәкләр» ветераннар ансамбле эшләп килә. Вокаль коллективта катнашучыларны музыкага һәм иҗатка мәхәббәт берләштерә. Атнага берничә тапкыр өй эшләрен кичектереп, репетицияләргә ашыга алар.

Ансамбльдә катнашучылар арасында төрле яшьтәгеләр бар, әмма аларның барысын да халык башкару иҗатына якынаю һәм кешеләргә рухи байлык алып килү теләге берләштерә. Ансамбль белән элек рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган Гөлнур Фәйзуллина җитәкчелек итә. Бәйрәмнәр сценарийларын һәм чыгышларын эшләү – аның хезмәте.

Ансамбль районда гына түгел, өлкәдә дә танылган талантлы баянчы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836