#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алдынгы фермерларыбыз

30-17Тубыл районы, Сатылган авылында яшәүче Мәхмүтовлар гаиләсе өлкәбез халкына бик тә таныш. Танылган фермерлар Фәридә Фәрит кызы белән аның тормыш иптәше Ильяр Сәйдулла улы 2003нче елны фермерлык юнәлешенә баскан беренче адымнары,  үз хуҗалыкларына алынган унбиш баш сыерны, бозауларын әле яхшы хәтерлиләр. Бүгенге көндә биредә йөзгә якын сыер, таналар, үгезләр һәм башка терлекләр. Фәридә Фәрит кызы: ”Мин үзем шәһәрдә туып-үстем, укыдым, авыл егетенә тормышка чыктым. Иптәшемнең гаиләсе гомер буе үз хуҗалыкларында хезмәт итеп, хәләл тормышта яшәгәннәр. Тырыш, хезмәт сөючән гаилә мал-туар...

Подробнее...

Гүзәллеккә омтылган шәфкать туташы

30-18Туган авылының кадерен белеп, бакчада мул итеп бәрәңге, яшелчә, чәчәкләр утырткан Миләүшә Мидхәт кызы Мамшанованың бакчасында күз күрмәгән әллә ничә төрле гөлләр үсә. Аның бакчасы әкият дөньясына, тормышның бер могҗизалы почмагына ошаган. Үзе ул Тубылның өченче өлкә хастаханәсендә   авыруларны кабул итү бүлмәсендә шәфкать туташы булып эшли. Тубыл медицина колледжын тәмамлап, сайлаган һөнәренә тугры булып хезмәт иткән якташыбыз эше турында: “Шәфкать туташлары сабыр холыклы, көчле ихтыярлы, түземле, ачык йөзле, ягымлы, кешелекле булырга тиешләр”, - ди. Көн саен үзенең җиңел...

Подробнее...

Хөрмәткә лаеклы Наилә апам

Һәрбер чор үзенең нинди дә булса бер үзенчәлеге белән истә кала. Балачактагы матур истәлекләр арасында зур урынны мәктәп, дуслар hәм барчабызга да ярдәмчел укытучылар алып тора. Минемчә, иң авыры яраткан укытучың турында язу. Җанны тутырган ярату hәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлыгы да, көче дә югала сыман. Минем хөрмәт hәм ихтирам хисләре белән искә ала торган укытучым – Наилә Ураз кызы Хәйруллина. Ул Тубыл дәүләт педагогия...

Подробнее...

В Тюменской области разработали новую программу поддержки личных подворий

В Тюменской области стартовала новая, не имеющая аналогов в стране, программа поддержки сельского хозяйства. Она получила название «Пять плюс» и направлена на развитие личных подворий и небольших сельхозпредприятий, которые производят молоко.

Ранее губернатор Владимир Якушев поручил ведомствам разработать комплекс мер для более активного вовлечения в производство сельхозпродукции личных подворий. По его мнению, это поможет обеспечить стабильным доходом сельские семьи, укрепить региональный малый бизнес, способствовать развитию конкуренции и выпуску качественного...

Подробнее...

Индрәй мәчетенә беренче субай кагылды

25-11Төмән районының Индрәй авылында мәчет төзелеше гөрләп бара. Әлегә, зур бурычка кереп булса да, авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов эшне туктатмый. Менә бу көнне дә нигезенең беренче субаен (свая) кагар алдыннан өлкә, район хакимияте, өлкә мөселман оешмасы вәкилләрен һәм башкаларны истәлекле чарага җыйды ул. “Альтаир99” подрядчы төзелеш оешмасы  җитәкчесе Юрий Червонцев эшчеләре нигез өчен ташлар, субайлар бушаталар, гөрләтеп эшләп йөриләр. Хәмзә Сафиулла улы килгән кунакларга: милләтләр эшләре буенча...

Подробнее...

Якын дус

25-12«Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә”.

Әйе, бу дөньяда һәркемнең дә дуслары бик күп була, ә якын дус авырлыкта, кайгы килсә сынала. Минем дә бик якын дустым бар - ул Тимербикә Ниязова-Сафарова.

Кечкенә генә вакыттан, әле укырга да кермәгәннән, без бергә уйнап үстек, бергә башлангыч классларны Яркәү районы, Яңакәешкүл (Сала) авылы мәктәбендә Галимә апада укыдык. Ул, күрәсең, безнең белемгә тирән нигез салган укытучы.

Унынчы класска кадәр бергә укып тәмамладык. Без шулкадәр дус булдык, бер авыр сүз әйтешү булмады, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килеп, дәрес әзерләүдә дә...

Подробнее...

Күңелем белән дә чик буенда сакта

25-9Чик сакчылары бәйрәменә милләттәшләребез Төмән өлкәсенең көньяк районнарына керүче авыллардан да җитешкәннәр. Алар арасында Салаир авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яңавылда гаиләсе белән көн күрүче Гомәр Сираҗетдин улы Азаматов хәрби киемдә килгән. Аның күкрәгенә тагылган медальләре кояш нурларында ялт-йолт итеп китә. Кырынкүлнең чик сакчылары скверында Гомәр Сираҗетдин улын очраткач, аны да игътибар үзәгеннән читтә калдырмадык. Ул сорауларыбызга бик теләп җавап бирде.

“Мин ел саен монда киләм. Чик саклаучылар бәйрәме елдан-ел матур традициягә кереп, зур бәйрәм төсе ала...

Подробнее...

Иҗат чишмәләре саекмасын

Яркәү районы, Шатан авылында авылдашларыбыз Җиңү бәйрәмен бик күңелле уздырганнар. Клуб мөдире Зөлфирә Басыйрова оештыруында бик күңелле концерт куйганнар.Олы яшьтә булса да, Мәнифә Хисаметдинова яхшы доклад сөйләсә, елый-елый тыңлый идек. Татар җырларын Зөлфирә үзе дә, кызы да бик яхшы җырлый, рәхмәт Зөлфирәгә, авылыбызның барлык үзешчәннәренә.

Клуб җыештырылган, Мәһди үзе язган шигырьләрен укыды, кем нинди һөнәр белә - барысын да күрсәттеләр. Һәр бәйрәмдә яхшы концерт куялар безнең авылыбызда. Киләчәктә дә концертларын карарга язсын, иҗат чишмәләре бер вакытта да...

Подробнее...

“Эшләмәсәм – авырый башлыйм”

25-10Асылбикә Сираҗ кызы Халикова: “Сугыш чоры балаларыныкы кебек минем дә балачагым булмады, дияргә була, ятимлек ачысын да татыдым, әмма үземне бик бәхетле хатын, әни, әби дип саныйм. Тормыш иптәшем Закирҗан белән 48 ел бик тату яшәп 2 бала тәрбияләдек. Тик ул безне зур кайгыга салып, 7 ел урында ятып авырганнан соң, 2003 елда вафат булды. Хәзер зур өйдә ялгызым. Балаларым, 3 оныгымның югары уку йортларында белем алып, сау-сәламәт эшләүләренә, уңышларына сөенеп яшим. Ялларда шәһәрдән бала-оныклар кайтып, хуҗалык эшләрен башкарып китәләр. Көннәремне телевизор карап, газета-журналлар укып...

Подробнее...

Ямбай музее 20 ел эшли

52-9Төмән районы, Ямбай авылы музее үзенең 20 еллык юбилеен билгеләде. Бәйрәм чарасы дәүләт вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары, тарихчылар, мәдәният белгечләре, авыл хакимияте, музей хезмәткәрләренең түгәрәк өстәл артында очрашып, музейның бүгенге хәле һәм киләчәге турында фикер алышу белән башланды. Музей җитәкчесе Розалия Бакиева кунакларны сәламләгәннән соң, музей тормышы белән таныштырып: “Студентлар, укучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Авыллар һәм Төмән шәһәре мәктәпләре, балалар бакчаларына барып төрле халык уеннары, бәйгеләр, кичәләр үткәрәбез. Концертлар оештырып, шунда халык белән аралашып...

Подробнее...

“Казан егетләре” тубылда

52-10Концертның беренче өлешен  тубыллылар сынап карадылар. Энергияләре ташып торган яшь җырчылар “Синтез” мәдәният сараеның концерт залында тамашачыларның мәхәббәтен тиз арада яулап та алдылар. «Казан егетләре”нең яңа составы башкаруында ретро җырлар - “Чайкала иген кырлары”, “Өммегөлсем”, “Җомга”, «Әниемә“ өлкән яшьтәге тамашачыларны яшьлек елларына алып кайттылар.  Программага бу җырларны кертү, артистларның киенү стильләре, тамашачы  белән тыгыз...

Подробнее...

Җаным теләгән эш

Кечкенәдән үк ак халатлы табиб, шәфкать туташлары тормышымда һәрчак үзенә бер аерым урын алып тора иде. Һәркайсыбызның үз холкы, үз дәвалау ысуллары һәм хәтта сөйләшү рәвеше дә...

Юк, соңгы арада да еш очрый торган тупас һәм илтифатсыз медицина хезмәткәрләре турында түгел сүзем. Минем белгәннәрем – ак күңелле, ак уйлы, йомшак телле, җиңел куллылар. Мин яши торган  Ямбай авылында амбулаториядә менә шундый табиблар һәм башка хезмәткәрләр эшлиләр.

Шуларның берсе – үз эшенең остасы, процедура кабинетының югары категорияле шәфкать туташы Нәсимә Нуриәхмәт кызы Латфуллина. Ул...

Подробнее...

Тырыш хезмәткәрләр

47-2Тубыл шәһәрендә күп катлы яңадан-яңа йортлар төзелә. Шәһәрнең ООО «Лифтсервис» оешмасының диспетчерлар бүлекчәсендә эшләүчеләрнең күпчелеге милләттәшләребез. Ел ахырында хезмәтләренә нәтиҗә ясап, оешманың эшчәнлеге турында алар фикерләре белән уртаклаштылар. Лифтчы, оператор, диспетчер – аларның хезмәте җәмгыять өчен кирәкле эшләрнең берсе булып санала. Коллегаларының хөрмәтен яулаган, 1998 елдан бу юнәлештә хезмәт иткән Әлфия Шакирҗан кызы Кириллова: (өстәге рәсемдә) ”Кешене хезмәт бизи», дип юкка гына әйтмиләр. Безнең бүлектә тырыш, җаваплы милләттәшләребез хезмәт итә. Күңелләренә...

Подробнее...

Яхшыга яхшылар гына юлдаш булсын

47-6Кешелек дөньясы елдан-ел ваемсызлана, үзе өчен генә яши кебек тоелса да, эш буенча берәр чарага барганда гаҗәеп кешеләр белән очрашасың. Шуларның берсе – Вәлия Айзатулла кызы Абдуллина Ваңгыда туып-үссә дә, Яркәү районы, Шатан авылында яшәвенә 50 ел вакыт үтеп киткән инде. Бу көннәрдә 70 яшьлеген каршы ала.

- Килен булып төштем мин монда, - дип сүз башлады ул. – 30 елдан артык китапханәдә эшләдем. Аңа кадәр, Тубыл пединститутыннан соң, 10 еллап Аксарино, Антипино мәктәпләрендә белем бирдем. Шатанда мәктәп ябылды, шуңа күңел сызлый. Яңадан булдырыр өчен тырышып карадык, әлегә уңай җавап...

Подробнее...

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дан!

Түбән Тәүде районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Олег Мулин әйтүенчә, районда урып-җыю эшләре соңаруга карамастан, уңышлы тәмамланган. Бөртекле, кузаклы һәм башка культураларны В.М.Шабалинның, В.П.Кнакнинның крестьян-фермер хуҗалыклары; индивидуаль эшкуарлар – Шармазановның, Девятьяровның, Сирачевның, Шириковның хуҗалыклары беренчеләрдән урып бетергәннәр.

- Быел урып-җыю эшләрен ике атнага соңгарак башладык, чөнки Англиядән яңа ашлык киптергеч алдык, подрядчылар аны куеп бирү белән безне тоткарладылар. Бодай югары дымлылык белән урылды, ә аны киптермичән җыярга ярамады. Уңыш яхшы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836