#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Исеме онытылмый

25-825 июньдә милли җанлы, киң күңелле, шәфкатьле, күренекле врач-онколог, медицина фәннәре докторы, профессор Әхәт Хәлим улы Сабировка бары тик 60 яшь кенә тулган булыр иде. Аның безнең арабыздан китүенә 4нче ел инде.

Төмән районының Шыкча авылында туып-үскән егет бала чагыннан ук медицина белән киләчәген бәйлисен белеп үсә. Иң элек әбисенә булыша, аның үләннәр белән дәвалавын күңеленә сеңдерә. Аннары мәктәптә зур тырышлык белән укый. 12 тиенлек дәфтәр һәм ручка тотып Төмән медицина институтына укырга керергә килә.

Сочинение, рус теле, биология буенча имтиханнары “бишле”гә тапшырылса...

Подробнее...

Авылда өмә ясадык

2 июнь көнне Яркәү районындагы Ваңгы авылында бик яхшы эш - өмә уздырылды.Иртә белән сәгать 9да клуб ишек алдына халык жыела башлады, музыка яңгырый, кешеләр шау-гөр киләләр, әйтерсең лә, бер олы бәйрәм көтелә. Халык күп җыелды, эш мәчетнең ишек алдын чистартудан башланды. Техникалары булган 15 ир-ат трактор, машиналары белән чыктылар, калган ирләр һәм хатын-кызлар пычкы, балта, тырмалар, көрәкләр тотып килгәннәр. Хәтта өлкән яшьтәге пенсионерлар да хәлләреннән килгәнчә катнаштылар, күрше авылдан килеп булышучылар да булды.

Чөнки 23 июнь көнне авылдашлар белән очрашу чарасы булачак...

Подробнее...

Туганлык җепләрен саклаучы

Язмам мәрхүмнәр Карыйбулла абый белән Мафруза апа Насыйровларның кече уллары Илнат турында бара. Олы уллары Вил гаиләсе белән Ульяновск өлкәсендә, уртанчылары Азат һәм Илнат Төмәндә яшиләр. Арада туган җанлы Илнат туганнарын барлап, чит җирләрдә яшәүчеләренең хәлләрен белешеп тора, вафат булганнарын туган авылларына алып кайтып әти-әниләре яткан зиратта җирли.

Барлык туган-тумачаларын чакырып Коръән укытып, ашларын уздыра. Күптән түгел әтисенең Ишимда яшәүче 90 яшен тутырган бертуганы - Нурулла абыйны вафат булгач, туган авылы Киндерлегә алып кайтып, дини йолаларын үтәп...

Подробнее...

Хәерле очрашу булсын

Бу көннәрдә Ямбай авылында Хәмзә Кормановның кызы Ләйсән Хөрмәтуллина белән очрашырга мөмкинлек булды. Мин Хәмзә белән күп еллар бергә хезмәт иттем. Ул яхшы күңелле, тәртипле, югары әхлаклы, күркәм гадәтле, эшендә тырыш, югары белемле егет иде. Шуның өчен дә аны комсомол оешмасы секретаре итеп куйдылар. Аңа нинди эш бирсәң дә, ул эшне төбенә җиткереп эшләде. Кыскача әйтсәк, уңган, алга омтылган хезмәткәр. Әнисе Латыйфа апа, Мәҗит, Марат абыйлары, Бибинур апасы белән дә таныш идем. Бер сөйләшүебездә Хәмзә миңа: “Абый, өйләнергә уйлыйм, туема барасыңмы?“ – диде. Мин: ”Чакырсаң, әлбәттә, барам!”...

Подробнее...

“Оясында ни күргән”…

Балаларының ел ашын үткәрергә үз йортына җыелган онык кызлары - Асия, Зилә, Гөлназ, Резидә, Динара Усмановалар нәфис гәүдәләренә сыланып торган озын күлмәктән, башларына йөзләрен генә ачык калдырган яулыкта кунакларны татар телендә ачык йөз белән каршы алып тордылар.

Барысының да гаиләсендә чын татар мохите – балаларын үз телләрендә сөйләшеп үстерәләр.

Иң олылары Рәүф белән Дания. Рәүф бөтен гомерен руль артында үткәрә, эшендә дәрәҗәсе зур, гел мактауда. “Липовый остров” җәмгыятендә агачтан матур итеп йорт, мунча салдылар, тавыклар, кәҗә асрыйлар. Буш вакытта кызлары булышалар. Дания...

Подробнее...

Тамак авыртса – туңдырма аша

Бала белән Төркиягә барганда нәрсәне истә тотарга кирәк?

Сәяхәтләр сезоны ачылды. Күпләр җылы эзләп диңгезгә, җылы якларга китә. Кечкенә бала белән тынычлап ял итү өчен нәрсәләрне истә тотарга соң? Танылган балалар табибы Евгений Комаровский Казанга килгәч әниләрнең бу соравына җавап бирде.

«Балага ике атна бар икән, аны очкычка утыртырга рөхсәт ителә. Казаннан Төркиягә 3 сәгатьтән артык очарга кирәк. Бу сабый организмы өчен сизелерлек озак вакыт. Очкычларда коры һава. Шуңа да ярты сәгать саен баланың борын куышлыгына тозлы катнашмалар сиптереп торсаң яхшы. Еш кына биеккә күтәрелгәндә кан...

Подробнее...

Ихтирамга лаеклы шәхес

15-6Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Хәлил кызы Ташкееваны 55 яшь юбилее белән шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитеты вәкилләре, себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре котладылар. Мөлаем йөзле гүзәл ханымны, тырыш җитәкчене хөрмәт итеп күп җылы сүзләр яңгырады.

Юбилей көннәрендә һәркем үзенең үткән тормыш юлына борылып ниндидер нәтиҗә ясыйдыр. Гөлсинә Хәлил кызы 10 елга якын Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасында эшли, студентлары остазын яраталар, хөрмәтлиләр.

Ул аспирантурада укып 2009 нчы...

Подробнее...

Әтиемә багышлап

15-5Беренче мәкаләмне әтиемә багышларга булдым. Әтиләр төрле була, ә минем әти бик үзенчәлекле кеше. Ул үткән гасырның 90нчы елларында өлкәдә мәчетләр төзү эшләрен башкарды. Бу бригадада Шамил Усманов, Фәйзулла Рамазанов, Вәсил Гайнетдинов, Рәшит Әлмөхәммәтов, Наил Мөхәмәдуллин да бар.

Беренче мәчет - Төмән шәһәренең Жданов урамындагы 500-600 мөселман сыярлык Җәмигъ мәчете 1993 елда төзелә башлап, тантаналы ачу чарасы 1997 елда булды. Бу бригада төзегән икенче мәчет – Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында.

Ул мәчет рәсми рәвештә 1994 елның 24 ноябрендә ачылды. Бәйрәм чарасына 500дән артык кунак килгән булган. Ул мәчеттә беренче имам-хатыйп...

Подробнее...

Мәктәп директорына рәхмәтем

Хөрмәтле Сәет Заир улы Хисмәтуллин!

Тубылның 15нче мәктәбенең уңышларына, алга баруына шатланып, ветеран укытучылар исеменнән сезгә, коллективыгызга зур рәхмәт әйтәм. Сугыш еллары азагында мәктәпләр салкын, Пушкин урамы пычрак иде. 15нче мәктәп, синдә үтте яшьлегемнең көчле чагы. Бирешмәдек селкетсә дә тормыш бураны.

Коллективка

Узган юлың хыянәтсез булсын,
Гомер сәгать саен кыскара.

Илеңә калдырган хезмәтең
Энҗе бөртегедәй булса да,
Ата-аналар күңелендә,
Тарих битләрендә...

Подробнее...

Вакыт белән бергә чабып яшәде

Тимур Сафа улы Хәкимовның якты дөньядан китүе аеруча тетрәндергеч выкыйга булды. Тимурның балачак, яшүсмер еллары Усть-Ишим район үзәгендә үтә. Ул монда мәктәпне тәмамлап, Омск дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын Тимур журналистика белән бәйли. ”Усть-Ишимский вестник”, Тубыл шәһәрендә “Сибирская панорама”, ”Тобольск-Содействие”, “ТРВК-Тобольск”, “Тюменская область сегодня” газеталарында хезмәт иткән коллегабыз яңалыкларны яктыртты, кызыклы, мәгънәле мәкаләләр язды. “Тюменская область сегодня” газетасының икътисади күзәтүчесе...

Подробнее...

Ваңгыда Әмәл бәйрәме күңелле үтте

14-8Беренче яз ае безгә тагын бер бәйрәм бүләк итте, ул – Әмәл бәйрәме. Гадәт буенча, кояш чыгу белән авылның олысы-кечесе: “Әмәл! Әмәл!” дип кычкыра-кычкыра һәр йортны йөреп чыгалар. Йорт хуҗалары аларга башта камырдан пешергән – “косык”, бавырсак, тукац, калац, аннары кәнфит-прәннек, акча чәчәләр. Электән килгән ырым буенча, Әмәлдә нихәтле күбрәк сый җыйсаң, гаиләң өчен ел шул хәтле уңышлы булачак. Авылдашыбыз, актив җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин чакыруы буенча үзешчән шагыйрь, гармунчы Хәлил Әйтмөхәммәтов-Вагайлы да бәйрәмебезгә килде.

Ул клуб тирәсенә җыела башлаган халыкны...

Подробнее...

“Көлцәнкә көлцә кәрәк...”

Ел саен безнең кечкенә авылыбызда Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Ә бездә ул борынгыдан “Көлцән” дип атала. Бу көнне тирә-яктан авылдашлар, туганнар кайталар, күрше район, авыллардан киләләр. Барыбыз да иртәнге биштә клуб янына җыелабыз һәм бергәләшеп, урам тутырып һәр йорт янына килеп, хуҗаларга сәламәтлек, бәрәкәт, уңышлар телибез, гармун белән җырлар башкарабыз, такмаклар әйтәбез:

“Көлцән килә яшәреп,
Яшәреп тә таш ярып.

Көлцәнкә көлцә кәрәк,
Көлцәгә табак кәрәк,
Май, йомыртка, каймак кәрәк.
Иш...

Подробнее...

Өлгер Наилә

Язмам Наилә Гариф кызы Мотыйгуллина турында. Наилә мәктәпне тәмамлауга фермага сыер савучы булып урнаша, ярышлар булганда гел алдынгы урыннар яулап, бүләкләргә лаек була.

Осеменатор Хәсәнә апа Әхтәриева лаеклы ялга чыккач, курсларга барып укып кайтып, аның урынына кала. Наилә лаеклы ялга чыккач та, бригадирыбызның үтенечен кире какмыйча, 10 елдан артык икмәк амбарын җитәкли. Ул күптән түгел 69 яшен тутырды. Кайсы участокта эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп, төгәллек, намус белән башкара. Яшьли бер бала белән тол кала, баласы Маратны тәрбияләп, укытып тормыш юлына бастыра. Улы Марат гаиләсендә...

Подробнее...

Рәхмәт сиңа, Себер гәүhәре!

Җәгъфәр абый “Пышны” ансамбленең тынгысыз җитәкчесе. Ансамбльнең барлыкка килгәненә нибары 2 ел, ә аның даны тирә-якка таралганнан-тарала бара! Ансамбльдә 6 пар гаилә, алар Муллаш авылында яшәп хезмәт итәләр, ә кичләрен авыл клубында җыелышып яңа җыр-бию, күренешләр, шигырьләр өйрәнәләр. Февральдә Каскара авылында өлкәдә татар мәдәнияте көннәренә багышланган “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивале уздырылды. “Пышны” шул фестивальдә Төмән районының төрле авылларыннан килгән тамашачыларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Аларның чыгышлары шундый кызыклы, тирән эчтәлекле иде ки, шуның өчен югары...

Подробнее...

Саулык.1001 киңәш

Ылыс дәвалый

Ылыслы урманда йөргәнегез бармы сезнең? Андагы һаваның сулышларны киңәйтеп, тын юлларына бәлзәмдәй ягылганын тоя идегезме? Ә бит дөрестән дә ылыс тын юлларына бер дигән дәва.

Тиздән чыршы ботакларында яшь бәбчекләр пәйда булачак. Җыегыз сез аларны. Бу яшь ылыстан бик шәп дәва ясыйлар.

Рецепты гади генә. Яшь ылысны юып, кайчы белән ваклыйбыз. Бер литрлы банкага вакланган ылысны шикәр комы белән аралаштырып, тыгызлап тутырабыз. Якынча өч атнадан ылысның суты бүленеп чыга. Аны сөзеп, суыткычта саклыйбыз. Шушы сут беткәнче көнгә өч тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куябыз. Кыш дәвамында...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836