#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш елларын узган Заһирә әби

16-1896 яшенә җиткән Заһирә Сибгать кызы Басыйрова 1924 нче елның март аенда Тубыл районының Шөлген (Тачимовский) авылында туа. Бөек Ватан сугышы исеме бирелгән Заһирә Сибгать кызы 7 апрельдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль һәм 50 мең сум акча белән бүләкләнә. Сугыш елларында авыл халкының күргән михнәтләре турында ул күз яшьләре белән искә алды.

- Сугыш кырында булмасам да, авыл җирендә колхоз кырларында төрле авыр эш башкарырга туры килде. Хатын-кызлар утынын, печәнен әзерләдек, көне-төне эшләдек, ашаган ризыгыбыз үлән, кычыткан, туңган бәрәңге булды. Мин кече вакытымнан балык...

Подробнее...

Котлыйбыз, горурланабыз!

16-16Муллаш авылында яшәүче Сәхебҗамал апа Бабшановага 90 яшь тулды. Сәхебҗамал апаны котларга авыл картлары, туганнары, бала-оныклары, авылдашлары, авыл һәм Төмән районы хакимияте вәкилләре килделәр. Юбилярга бик күп җылы сүзләр әйтелде, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды.

Сәхебҗамал Бабшанова (Кызылбаева) 1930 елның 3 мартында Шыкча авылында Әминә һәм Абдулла Кызылбаевлар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә аннан башка тагын 4 бала була. Аның балачак еллары авыр үтә. Сәхебҗамал апаның әтисе Абдулла Кызылбаев, мулла баласы буларак, 1930 нчы елларда раскулачивать ителә.

- 1931 елдан алып 1935 елга...

Подробнее...

Сугыш чоры баласы ул

16-17Гөлфара Мөхибулла кызы Камалова (Сафиева) - сугыш чоры баласы. Гаиләсе Ялутор районының Сәел авылында яшәгәннәр. Әтисе Мөхибулла Сафиев сугышка кадәр «Чкалов» колхозында тракторда эшли. Сугыш башланганда аны шунда ук ашлык басуыннан фронтка алалар. Әнисе Гөлчиян Сафиева ике яшьлек кызы һәм икенче бәбигә авырлы килеш кала. Гөлфара 1941 елның октябрендә туа. Әтисе аны күрмәсә дә, хатларда һәрвакыт сорашып тора, кызына сәламнәр тапшыра. Ул сугыштан үз гаиләсе янына кайтуына бик өметләнә.

Кече кызына нибары 4-5 ай булганда, әнисен урман кисәргә җибәрәләр. Тик ул кечкенә кызын калдырып китәргә теләми...

Подробнее...

Укытучыбызның уңышларына сөенәбез

15-5Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Тимербай кызы Хәбибуллина “Ел укытучысы-2020” конкурсында катнашты. Аның хезмәттәшләре белән уртаклашыр өчен фикерләре күп!...

Укытучы һөнәрен Ләйлә Тимербай кызы балачактан ук билгеләде. Мәктәп елларында ул “сәләтле балалар” төркеменә йөрде. Математика укытучысы Сәгыйдә Әхмәди кызы Әйткулова еш кына бу кызның «нык чикләвек» булуын әйтеп, аның акыллы, ихтыярлы гына түгел, оештыру сәләтенә дә басым ясады. Ул укытучы булды! Менә биш ел инде Ләйлә Хәбибуллина укучыларга белемгә мәхәббәт тәрбияләп, туган мәктәбендә эшли һәм билгеле...

Подробнее...

Чын күңелдән рәхмәт белдерәбез

Безнең Тубылтора авылы искиткеч матур җирдә урнашкан. Авылда җирле себер татарлары яшиләр. Авылдашларыбыз рәхимле, ярдәмчел, игелекле кешеләр. Халкыбызның элек-электән килгән гореф-гадәтләре сакланып бара. Хәтем ашлары үткәрелеп тора, мөселман бәйрәмнәрендә, истәлекле көннәрендә халкыбыз актив катнаша.

Авылыбыз зур – проблемаларыбыз да зур. Берсе – авыл зиратын тимер профильләр белән читәнләргә киңәштек. Зират агач белән читәнле иде, искереп, череп җимерелеп тора, ел саен штакетникларны алыштырырга кирәк. Шул эшләрне башкарырга махсус төркем оештырдык. Сайландылар: Вахит Багишев – төркем...

Подробнее...

“Сугыш чоры балалары” дигән фотоальбом төзергә әзерләнәләр

15-19Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре ихтирамга лаек булган турыдан-туры хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый, әмма тылда ачлык һәм газаплар кичереп, кулдан килгәнчә олыларга ярдәм итүче сугыш чоры балаларын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Хәзерге вакытта сугыш чоры балалары турында мәгълүмат җыю бара, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «сугыш балалары» дигән фотоальбом чыгарырга һәм адресатларга тапшырырга тырышырбыз. Бу юбилей фотоальбомында С.Киров исемендәге колхозның алдынгы тракторчысы - Зиннур Калбай улы Исхаковның...

Подробнее...

Мин татар булуым белән горурланам

Төмән районы, Явызбы авылында Ринат Таип улы Юнусов яши. Әтисе Таип һәм әнисе Әкълимә җиңги Тархан авылында туып-үскәннәр, Төмәндә яшәгәннәр. Ринат Равил энесе белән бик әйбәт гаиләдә үскәннәр. Әтиләре гомер буе шофер булып эшләгән. Яхшы эшләгәне өчен ун елдан соң 3 бүлмәле фатир алды. Ринатыбыз кечкенә вакытында: “Мин татар түгел! Татар буласым килми!” – дип әйтә иде. Ә зурайгач мулла булды, мәктәпне тәмамлагач, институтта укыды, армия хезмәтеннән кайтып, Шыкча авылында түрә булып эшләде. Үзенә ике катлы өй төзи башлады. Шул арада динебезне хөрмәт итүче кыз табып өйләнде.

Хатыны...

Подробнее...

“900 көн батырлык”

7-7Индрәй авыл китапханәсендә урта мәктәп укучылары өчен Ленинград шәһәренең блокадасын өзүгә багышланган «900 көн батырлык» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада китапханәче балаларга Ленинград блокадасының авыр көннәре, фашистларның батырлыгы, ныклыгы һәм патриотизмы турында сөйләде. Балалар «Яшәү юлы» турында белделәр, анда яшәүчеләрнең коткарылуы, шулай ук 11 яшьлек кыз - Таня Савичева турында тыңладылар. Ул үз гаиләсенең тарихын тасвирлаган көндәлеге аркасында бөтен дөньяга танылды.

- Август азагында немецлар Ленинград өлкәсенең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь...

Подробнее...

“Блокадалы икмәк” хәтер акциясе узды

7-4Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысасында Ялутор районы, Калмаклар авылында беренчеләрдән булып «Блокадалы икмәк» дигән Хәтер акциясе узды. Бу көнне Аслана мәктәбе укучылары, укытучылар коллективы, Калмаклар авылы халкы һәм күпсанлы кунаклар Ленинградны блокададан азат итүдә катнашучы хөрмәтле аксакал Әбделхәй Мәүлет улы Бабшанов йорты янына җыелдылар. Әлеге чарага әзерләнеп тынгысыз җанлы авылдашлары Илмира Гарипова, Лариса Бакирова, Артур һәм Надя Алиевлар хәрби тематикага кар сыннары ясаганнар.

Монда легендар совет «Т-34» «танкы», теләсә кайсы минутта очып китәргә әзер...

Подробнее...

Иманлы булып яши

7-5Быел Бөек Җиңү көненең 75 еллыгы уңаеннан сугыш кырларында батырлык күрсәткән, дошман белән геройларча көрәшкән бабайларыбыз, абыйларыбыз, ул гына да түгел, соңгы гомерләрен хак динебезне, дини йолаларыбызны яңадан торгызырга, халкыбызга кайтарырга тырышкан якташларыбыз, соңгы сулышлары Аллаһы сүзләре белән сүнгән абыйларыбыз турындагы мәгълүматларны «Яңарыш» битләрендә ачыкласак, яшьләр өчен бик файдалы, аларда горурлык хисләре уятырлык этәргечләр булыр иде дип күз алдыма китерәм.

Габдрахман Сафиулла улы Сафиуллин 1923 елның 1 январе көнне Байкал районы (ул вакытта Омск өлкәсе), Кызыл Яр...

Подробнее...

Мактаулы мал табибы иде

Гомере буе Яркәү районы, Бурбар авылы терлек фермасында мал табибы булып эшләгән Сафина Фатыйх кызы Хәбибуллина мәңгелеккә яныбыздан китте. Ул берничә тапкыр район советы депутаты булып сайланды. Авыл тормышын яхшы белде, үз вазифаларына җитди карады. Таләпчән, төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән сөйләшә белде, район халкы арасында зур абруй казанды. Конференцияләрдә инициативалар, тәкъдимнәр белән чыгышлар ясады. Йортларын су баскан кешеләр өчен кайгырды, аларга бәладән чыгарга ярдәм итте. Ташкыннан соң юлларны, урамнарны гел күтәрергә, ком, кызыл балчык сибәргә кирәк булды. Зур терлек фермасы...

Подробнее...

Без әле дә бергә

Галия белән Усак авылында таныштык. Ул Вагай районы, Кече Уват авылыннан, ә мин Тубыл районы, Ләчек авылыннан. Икебез дә бу авылга киленнәр булып төшкән идек. Менә шуннан инде 50 елга якын һаман бергә. Яши торган йортларыбыз да бер-береннән ерак түгел. Галиянең каенанасында биш ир бала, бер кыз, ә минем каенанамда биш ир бала иде. Менә шул гаиләләрдә тату гына аралашып күрше-киленнәр булып яшәдек. Каенаналарыбыз (күптән инде мәрхүмнәр) эшчән, тырыш, тәрбияле, таләпчән, әйткән сүзләре – аткан ук иде. Әнә шул ике өйнең балалары арасындагы дуслыкны, татулыкны ничек әйтми китим? Ул вакытта...

Подробнее...

Ерактагы якын туганым

Вагай районы, Усак мәктәбенең лаеклы ялдагы педагогик хезмәт ветераны, иҗади талантлы укытучы, 30 елдан артык гомер елларын мәктәпкә, балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган Галия Салих кызы Абназырова 1950 елның 8 февралендә Вагай районы, Кече Уват авылында Гөлсәхирә һәм Салих Кузакбирдиевлар гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авылында, сигезьеллык белемне Тугыз мәктәбендә ала. 1967 елда Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбен тәмамлый. Олы күл якта Картавыл башлангыч мәктәбенә эшкә урнаша. Тубыл педагогия институтының филология факультетын читтән торып тәмамлый. Аннары Усак урта мәктәбендә рус...

Подробнее...

Җырлап ачыла күңел

6-5Шәһәрдә үсеп, рус мәктәбендә укыган Лариса Искәндәр кызы Шамакова кече вакытыннан татарча җырлар башкарып тубыллыларның мәхәббәтен яулаган яшь җырчы. Ул мәктәптә укыган елларында шәһәр күләмендә узган милли бәйрәмнәрдә катнаша иде. Лариса төрле яктан килгән талант иясе: оста биюче дә, сәнгатьле шигырь дә сөйли, чаралар алып баручы, оештыручы да. Төмән өлкәсендә күпләргә таныш булган якташыбыз үзе турында: ”Җырга әти-әнием яктан да сәләтле кешеләр булган. Мин шәһәрнең җиденче мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамладым. Фортепиано буенча музыка мәктәбендә белем алдым.

Кече яшемнән җырга-моңга гашыйк булып...

Подробнее...

Ана сүзе

(Хикәя)
(Ахыры. Башы 1 санда).

Ана кеше сөйләде дә сөйләде. Баласының зәгыйфь, ябык кулларына карап бөтен җан җылысын түкте, күңелен бушатты. Ул арада бер төркем табиб килеп керде, алар, анага кагылмыйча гына, хәтта игътибар да итмичә, авыру малайның пульсын, температурасын тикшерде, баш очындагы пыяла савытларны рәтләштереп, төребкәләр буенча аккан алсу сыеклыкны тикшерделәр…

— Бервакыт синең суга батуың хакында кайтып әйттеләр. Йөрәгем өзелеп төшә язды. Кара ярга йөгереп барып җиткәндә сине ярга чыгарып салганнар, эчеңдәге суны чыгарганнар иде инде. Мин, хәлеңне дә сорашып...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836