#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

20 сентябрь – Гашура көне

Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм сәхабәләр ул көнне мөбарәк санап, ураза тотканнар. Тарихка күз салсак, мөхәррәм аендагы Гашура көне – истәлекле бер көндер. Мөхәррәм ае да, Рамазан, Корбан һәм башка айлар кебек үк изге – шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, иң хәерлесе өч көн рәттән: мөхәррәм аеның 9нчы, 10нчы һәм 11нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһының чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакъләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып...

Подробнее...

Киләчәкне уйлап

31-6Төмән өлкәсенең 30дан артык имам-хатыйбы Татарстан Республикасының башкаласы - Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Ш.Мәрҗәнинең 200 еллыгы уңаеннан уздырылган “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашу бәхетенә ирештеләр. Ошбу, бик әһәмиятле һәм бик тә зарури булган чарада Россиянең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәгән татар милләттәшләребез катнаштылар, Көнчыгыштагы Сахалин утравыннан алып, Көнбатыштагы Калининград шәһәренә хәтле килгән. Әлһәмдүлилләһ! Өлкәбез делегатлары арасында 89 яшьлек Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мөселман оешмасы...

Подробнее...

Хак юлга таба

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 2017 елда миңа фарыз Хаҗ кылу насыйп булды. Хаҗдан алган тәэсирләрем шул хәтле көчле иде, шушы кадәр олы бәхетнең миңа насыйп булуына ышанып та бетә алмыйм. Анда күргәннәрне, кичергәннәрне язарга сүзләр җитми. Кәгъбәтулла өстендә яңгыраган төнге озын азан авазлары, миллионлаган мөселманнарның Аллаһы йорты каршында җыйналулары, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә укылган намазлар, бу тәэсирләр гомеремнең ахырына кадәр мине озата барырлар, мәңге онытылмаслар.

... Мәккә безне гөрләп торган урамнары белән каршы алды. Мәккә тирәсендәге кырыс кара таулар бу...

Подробнее...

Хаҗ кылу сәфәре хакында

Хаҗ кылу сәфәре хакында тулырак белү өчен без "Раиф" мәчете имамы, Балтач районы буенча Хаҗга баручыларның җитәкчеләре Илшат хәзрәткә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Хаҗны берьюлы берничә кеше өчен кылырга мөмкинме?

– Берничә кеше өчен берьюлы Хаҗ кылырга ярамый. Хаҗ бары тик бер кеше өчен генә кылына. Әгәр үзең Хаҗ кылган булсаң, башка кеше өчен Хаҗны кылырга ярый. Шулай ук үлгән кеше өчен, әгәр ул мөселман булса, Хаҗны ниятләп кылырга мөмкин.

– Әгәр дә әти-әнисе өчен Хаҗ кылырга ниятләсә...

– Башта үзе өчен Хаҗ кылып кайта, аннары әнисе яки әтисе өчен бара...

Подробнее...

Рамазан ае хөрмәтенә концерт

27-4Тубылда ел саен Рамазан аена багышланган бәйрәм чараларын оештыруны себер-татар мәдәният үзәге традициягә кертте. Быел изге ай хөрмәтенә багышланган концерт “Синтез” мәдәният йортының тамаша залында үтте. Оештыручылар тамашачыларны милли ризыклар белән җырлап-биеп каршыладылар. Монда халык декоратив–гамәли сәнгать осталарының кул эшләрен сокланып карады. Сәхнәдән изге бәйрәм белән шәһәр хакимият башлыгы урынбасары Евгений Бирюков, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова, азәрбайҗан диаспорасы рәисе Камалетдин Ярыев...

Подробнее...

Мохтаҗлар хәлен кем аңлар?

Төмән районы, Кугалы авылы мәчетенең өлкән имам-хатыйбы Сөләйман (Руслан) Рәис улы Садретдинов белән очрашып, әңгәмә кордык. Хөрмәтле хәзрәтебез былтыр һәм быелгы елда “Яңарыш” газетасына яздыруда актив катнашты. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын үзенә. Гомумән, Сөләйман хәзрәт, мәрхәмәтлелеге, ачык күңеллелеге, гади дә, үз сүзендә торучанлыгы белән башкалардан аерылып тора. Елның шушы вакытында (әллә бакча эшләре булганга) газетага язылу бик сүлпән бара, хат ташучылар да рәтләп эшләмиләр.

Сөләйман хәзрәт быел 15 кешене үз акчасына яздырды. Аларның күбесе сазъяк авылларында яшәүче...

Подробнее...

Мәетне мөселманча озату мәслихәт

27-3Көндәлек тормышта дини сораулар тулып тора. Күп кешеләр мәетне мөселманча дөрес итеп озату тәртипләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Бигрәк тә танылган шәхесләребезне, гади халыктан аерып, чаралар вакытында кара чүпрәк элү, мәетне чәчәккә күмү, хатын-кызларның чәчләрен туздырып килүе кебек ямьсез күренешләргә тап булабыз. Боларны күргәч, ни өчен без мөселман кардәшләребезне соңгы юлга шәригатьчә озатмыйбыз дигән сорау туа. Андый гамәлләребез белән мәеткә зыян салуыбыз да ихтимал бит.

Әлеге сораулар буенча Төмән районы, Кугалы мәчетенең өлкән имам-хатыйбы, Кугалы зиратының җаваплы...

Подробнее...

Кала батырлары истәлегенә

22-5Үзебезнең планлаштырылган программага таянып, 10 майда Бөек Жиңү көненә багышлап, Яркәү районы, Кала (Тархан) авылына юл тоттык. Коръән китабында Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Ватанны саклау - мөселманның изге бурычы”. Пәйгәмбәребез, Мөхәммәт хәзрәтләре хәдисендә укыйбыз: “Ватаныңны сөю - диннең бер өлеше”.

Ошбу авылда 1921 елның 8 мартында Советлар Союзы Герое Әнвәр Мадий улы Калиев дөньяга килә. Авыл халкы, үзләренең якташлары турында горурланып, аны һәрвакыт зурлап искә алалар.

Геройга багышлап тантана үткәрелү турында алдан ук хәбәрләшеп куйган идек. Ошбу чарага карата...

Подробнее...

Зиратны чистарту – савап эш

Татар халкыбызда “Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең – каберен бел”, дигән мәкаль йөри. Карлар эреп, кояш җылы нурларын тарату белән, Яңа Атьял авылы зиратының караучысы Вәлит Гафаров авылдашларын, читтә яшәүчеләрне 1 май көнне зират чистартырга чыгуларын сорап, белдерү кәгазьләре ябыштырып чыкты.

“Бу көнне бәйрәм истәлеге итеп Коръән өстәлләре дә булдыру турында традициягә кертсәк, өстәлләр артында бер-беребез белән сөйләшеп, киңәшләшеп утырсак бик әйбәт килеп чыгар”, - диде Ялутор шәһәре һәм районы имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов. Аның тәкъдимен хуплап, мәдәният йорты хезмәткәре Нәбилә Галиева...

Подробнее...

Ураза хикмәтләре

Ураза тоту мөселман бәндәсенең рухын пакьлый. Ураза тук кешегә ач кешенең хәлен белергә булыша, моңа өстәмә булып, ул Аллаһ Раббысының һәр кешегә булган рәхмәтен тоя ала.

Фарыз ураза һәр балигъ, үз акылында, һәм сәламәтлеге булган һәр мөселман өстендә булган бурыч, ул таң атканнан кояш баюга кадәр дәвам итә.

Рамазан аеның һәр кичендә Аллаһы Тәгалә өч мәртәбә әйтер: "Миннән сораучы бармы? Мин аның сораганын бирермен. Әй, тәүбә итүче бармы? Мин аның тәүбәсен кабул итәрмен. Ярлыкау сораучы бармы? Мин аны ярлыкармын".

Аллаһы Тәгалә Рамазан аеның һәр кичәсендә авыз ачкан вакытта...

Подробнее...

Коръән укырга өйрәнделәр

20-3Дин әһелләре өлкә мөселман диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге оештырган укуларга апрель ахырында, соңгы вакытларда гадәткә кергәнчә, “Дуслык-Ямал” ял базасына җыелдылар.

“Анда 70ләгән кеше катнашты, - дип хәбәр итте безгә дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. – Программадагы “Татар дин белгечләре мирасы” темасын Казан кунагы – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы мөселман диния нәзарәте галиме Нияз Сабиров алып барды. “Без ул тема буенча XIX гасырда һәм совет чорында яшәгән дин белгечләре турында документаль фильмнар сериясен чыгардык.

Аларда рухи...

Подробнее...

Хатын-кызлар семинарда очраштылар

20-5Узган елның февраль аенда Төмән мөселман хатын-кызларын Уфа шәһәрендә чыга торган “Аиша” мөселман журналының баш мөхәррире, танылган мөселман димче Гөлбикә Хайрльварина хатын-кыз бәхете турында сөйләшергә җыйган булса, 29 апрель көнне шәһәребезнең бик матур “Петр Столыпин” бизнес үзәгенең конференцияләр залында кояшлы Кырым иленнән килгән ханымнар белән очрашу булып үтте. Әлеге чара, гадәттәгечә, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының матди ярдәме, Россиянең Үзәк мөселман диния идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиһаншин, хатыны Әлфия Зиһаншинаның тырышлыгы белән...

Подробнее...

Коръәнне укырга өйрәнүчеләр

Дини белем алырга Җәмигъ мәчетенә йөргән төркем бу уку елында соңгы очрашуга җыелды. Алар Динар хәзрәт Нәфыйков җитәкчелегендә икенче ел Коръән укырга өйрәнгәннәр. Очрашуда катнашкан Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов һәркемгә укуларны уңышлы тәмамлау турында сертификат тапшырды.

Берничә көннән башланачак Рамазан ае, аның төп шартлары турында сөйләшкәч, Бөек Ватан сугышы каһарманы – Дан орденының тулы кавалеры Хәбибулла Якин искә алынды. Өлкәбезнең, милләтебезнең горурлыгы булган Хәбибулла Хәйрулла улы турында Константин Симонов төшергән “Сельский учитель” документаль...

Подробнее...

Мәчеттә никах укыттылар

14-4Исәт районының Югары Егәнле авылына кергәндә яңа мәчет каршы ала. Бу мәчетне 2003 елда, авыл җирлеге башлыгы булып Наил Рафиков эшләгәндә үк төзи башлаганнар иде. Акча җитешмәү сәбәпле, төзелеш тукталып торды. Ә 2010 елда Төмән өлкәсе хакимияте төзелеп бетмәгән биналарны ахырына җиткерергә карар кылды. Бу вакыттагы башлыгыбыз Земфира Ихсанова оештырып, Үзәк мөселман дини идарәсе һәм өлкә хакимияте ярдәмендә яңа иман йортыбыз барлыкка килде. Әлбәттә, авылдашларыбыз да читтә калмадылар. Тантаналы рәвештә, дәрәҗәле кунаклар белән иман йортыбызның ачылуын бәйрәм иттек.

Хәзер мәчеттә һәр...

Подробнее...

“Җеннәрдән түгел, Аллаһыдан куркырга кирәк”

Элек-электән кешеләр яшерен, сер булган нәрсәләрне белергә омтылган. Бүгенге көндә исә мистика белән кызыксыну күренеше гаять артты. Артык кызыксынучаннары теге дөнья белән элемтәгә керергә ашкына, күрәзәчеләргә барып, киләчәген “укыта”, чит планеталарда тормыш эзли, гомумән, нәрсә генә кыланмый! Бер карасаң, параллель тормыш, НЛО, өрәкләр хакында бер кеше берни белми, әмма бөтенесе шуның хакында сөйли. Чыннан да, полтергейст күренеше ничек аңлатыла соң? Ислам динендә бу төшенчә, гомумән, бармы?

‑ Алмаз хәзрәт, ислам динендә мистик күренешләр ничек...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836