#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Минем сайлау - наркотикларга юк”

52-512 декабрь көнне өлкә иҗтимагый палатасының кабул итү бинасында “Минем сайлау - уен техникасы аша кисәтү” социаль проектының йомгаклау чарасы узды. Әлеге социаль өстәл уены 2019 елның сентябрендә Төмән җәмәгатьчеләре тарафыннан психоактив матдәләр куллануны һәм таратуны профилактикалау белән шөгыльләнүче алдынгы төбәк учреждениеләре белгечләре, эре яшьләр волонтерлык берләшмәләре һәм дәүләтнеке булмаган реабилитация үзәкләре катнашында эшләнгән.

Өлкәдә ул «Минем сайлау - наркотикларга юк» дигән социаль уен буенча беренче гомумшәһәр чемпионаты форматында, “Тере шәһәр” оешмасы оештыруында...

Подробнее...

Тубыл яшьләренең яңа уңышлары

52-46-12 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә узган XI нче “Татар яшьләре лидеры мәктәбе” чарасында Төмән дәүләт университеты филиалы Тубылның Д.Менделеев исемендәге педагогия институты студентлары, Тубыл яшьләре оешмасы җитәкчеләре Гөлнур Зиннәтуллина һәм Сәрия Кәбирова катнаштылар. Алар бу проект кысаларында үткәрелгән грантлар бәйгесендә 30000лек сертификат белән бүләкләнеп кайттылар. Яшь җитәкчеләрнең уңышлы чыгышлары һәм узган чара турында тәэсирләре белән Сәрия Кәбирова уртаклашты. ”Татар яшьләре лидеры мәктәбе”н Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, татар федераль милли–мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр...

Подробнее...

Яңа ел бәйрәменә әзерләнәсезме?

52-6Яңа елны каршылау – бәйрәм көн булса да, хуҗабикәләр бу көнне иртә таңнан аш бүлмәсендә кайнаша. Ә бит бу – бер-береңне бәйрәм белән котлап, кунак булып йөри торган көн. Эш күләмен киметү өчен әлеге киңәшләргә колак салыгыз.

Әйтик, торт өчен коржны бәйрәмгә ике-өч көн кала ук пешереп куярга була. Салатка дигән пешкән яшелчәләрне дә ике көн алдан чистартып, суыткычка куярга мөмкин. Бутербродлар өчен ипине дә кисеп, азык-төлек пленкасына урап куярга була. Сыр һәм ит ризыклары да пленка астында берничә тәүлек кипмичә саклана.

30 декабрь көнне ит, балык, тавык маринадлау белән...

Подробнее...

Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

– Мәче сурәте төшерелгән брелок, йомшак уенчык, сын. Якыныгызга песи баласы бүләк итү дә ярамас. Күселәрнең кан дошманы бит алар. Яңа ел хуҗасы төлке, эт кебек җанвар сурәте төшерелгән бүләкләргә дә риза булмаячак.

– Күсе исләргә бик сизгер. Артык нык бөркелеп торган исләрне өнәми алар. Шуңа күрә быел якыннарыгызга Яңа елга хушбуй бүләк итүдән тыелып торсагыз яхшырак булыр.

– Күсе тырыш җәнлек санала. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү кебек начар гадәтләргә дә каршы ул. Шуңа күрә быел тәмәке, исерткеч эчемлек кебек бүләкләр бирүдән дә тыелып торырга туры киләчәк. Юкса, ел...

Подробнее...

Күсе елы җитә: Яңа ел табынына нәрсә куярга?

Күсе елы якынлаша. Табын әзерләгәндә күпчелек хуҗабикәләр кунаклар һәм үзләре яраткан ризыкларны гына түгел, ә киләсе Яңа ел символикасына да игътибар итәләр.

Фәнни астрология мәктәбе җитәкчесе Сергей Безбородный Яңа ел табынында сыер итеннән эшләнгән ризыклар булмаска тиеш, дип саный. Чөнки үгез - күсенең яшерен дусты, имеш. Ит яратучыларга ат һәм бәрән итенә өстенлек бирергә куша ул.

Пешекче Игорь Виленский исә табынга төрле-төрле сырларны күбрәк куярга киңәш итә.

“Шәһри Казан”.

Подробнее...

Төмәндә татар яшьләре форумы гөрләде

48-6“Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасының 20 еллыгы уңаеннан, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Бөтендөнья татар Конгрессы, “Ягода плюс”, “Гурман” оешмалары, Даниял Абушахмин матди ярдәме белән 15-17 ноябрь көннәрендә Төмәндә татар яшьләре форумы үтте. Аны “Яшь буын” оешмасы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Фәрид Корманов үзенең яшьләре белән оештырды. Беренче көнне делегатлар белән очрашу-танышулар шәһәр татар мәдәният үзәгендә булды, аннары алар Төмән буенча экскурсия ясап, этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә, Ямбай авылы музеенда кунакта булдылар.

...

Подробнее...

“Мәгънәле җырларны башкарырга яратам”

Бу көннәрдә редакциягә “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов Казан кунагы белән килеп керде. Кунагыбыз – халык, классик, эстрада җырларын башкаручы яшь җырчы, “Илаһи моң”, “Ватан” республика, Р.Ваһапов исемендәге “Моң чишмәсе” регионара, Галия Кайбицкая исемендәге “Урмай моңы” халыкара бәйге-фестивальләр лауреаты, “Манзара” музыкаль премиясе иясе Динар Шәймәрданов булып чыкты. Ул дусты Фәрид Зәки улына теләктәшлек белдереп, “Яшь буын” оешмасының 20 еллыгы уңаеннан, өлкәнең татарлар яшәгән авылларында уздырылган концертларда катнашырга булган...

Подробнее...

Тырыш кыз Риана

Вәчир мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Риана Барсукова 9 нчы сыйныфны яхшы билгеләр, регионара бәйге конкурсларда тапшырылган дипломнар, Мактау кәгазьләре белән тәмамлады. ОГЭ (төп дәүләт имтиханы) имтиханнарын “4” һәм “5”ле билгеләренә тапшырды. Тәртипле, инсафлы, тырыш кыз укуда да беренче, җыр-биюгә дә сәләтле.

Мәктәп, районда төрле фәннәрдән олимпиадалар үтеп, октябрь аенда мәктәп күләмендә, ноябрь аенда инде муниципаль этапта 1 нче урынны яулап, 9, 10 нчы январь көннәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың региональ этабында 2 нче урынны яулап, Казан шәһәрендә төбәкара һәм...

Подробнее...

Машина йөртүчегә файдалы киңәшләр

- Автосервиска кергәч, механикның үз эшен ничек белүен тикшерергә теләсәгез, аннан машинаның берәр деталенең ни хәлдә булуын сорагыз. Әмма ул детальнең халәтен үзегез белергә тиешсез. Дөрес әйтсә, димәк, механик алдамый. - Тротуарда яки юл читендә балалар чабышканын күрсәгез, тизлекне киметегез. Чөнки аларның юлга йөгереп чыгуы ихтимал.

- Көпчәкләрдәге басымны һәрвакыт тикшерегез. Әгәр ул нормадан артык, я ким булса, ягулык тоту артачак.

- Тимер юл аша чыкканда шлагбаум ачык булып, семафор уты янмаса да, поезд килмиме икән, дип тикшерегез. Чөнки техника ватылырга...

Подробнее...

Электрлы самокатларда йөрүчеләр саны арта

Соңгы елларда шәһәр урамнарында электрлы самокат, гироскутер, скейтлар, роликлы тимераякларда йөрүчеләр саны арта бара. Элек аяк белән этенеп йөртелә торган самокат балалар уенчыгы дип исәпләнгән булса, бүгенге көндә олылар арасында да бу төр транспортны сайлаучылар күбәйде. Чынлап та, бик уңайлы бит - бензин кирәкми, һаваны пычратмый, күтәреп йөреп тә була, кичен “зарядка”га куясың да, көне буе шуңа атланып чабасың. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен үтәү аларга да бик мөһим. Алар маневрларны да күбрәк ясыйлар, зур тизлеккә дә ия, шул ук вакытта бәрелгән очракта саклану чаралары да юк.

Шуңа...

Подробнее...

Гадәтләрдән котылабыз

Соңга калу

Мондый гадәтегез булса, очрашуның тәгаен вакытын билгеләмәгез. Мәсәлән, 10 белән 11 сәгать арасында, дип әйтергә мөмкин. Очрашуга запас вакыт калдырып чыгыгыз. Бәлки, “бөке”дә утырырга яки юлыгызда берәр танышыгыз очрап, сөйләшергә туры килергә мөмкин.

Күп ашау

Өстәлгә бөтен булган ризыкны чыгармагыз. Тиешлесен генә тәлинкәгә салыгыз да шуның белән тукланыгыз. Кеше күңелсезлектән дә күп ашарга мөмкин. Кәефсезлекне башка шөгыль белән басарга тырышыгыз. Төнлә ашау гадәтеннән котылу өчен, диетологлар көндез аксымлы ризыклар (ит, сөт, диңгез ризыклары) белән тукланырга киңәш итә...

Подробнее...

Абрамканың экопаркында

36-323 нче августта Тубыл шәһәрендәге Абрамканың экопаркында тантаналы рәвештә балалар өчен җиһазланган яңа спорт һәм уеннар үткәрү мәйданы ачылды. Бәйрәм тантанасында шәһәр халкы, балалар, мәктәп укучылары, укытучылар катнаштылар. Экопаркка килүчеләрне шатлыклы вакыйга белән шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары, өлкәбезнең “Бердәм Россия” партиясе бүлеге җитәкчесе Андрей Артюхов, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин котладылар. Алар 15 нче мәктәп укучысы Анастасия Корманбакиева белән кызыл тасма кисеп, заманча спорт...

Подробнее...

Машина йөртүчеләргә киңәшләр

- Тәгәрмәчләр басымын гел тикшерегез. Әгәр басым нормадан кимрәк яки артыграк булса, машина ягулыкны күбрәк тотачак.

- Двигательдән май саркый дип шикләнсәгез һәм ул урынны таба алмасагыз, түбәндәге киңәшне истә тотыгыз:

а) Двигательне юып, май ага торган урынга (якынча каян чыгуын белсәгез) балалар өчен “присыпка” сибегез.

б) Машинаны 1-2 минут эшләткәч, карагыз, май саркыган урын күренер.

- Тәрәзә чистарткычлар яхшырак юсын өчен, сыеклык салына торган бакка 1-2 тамчы савыт-саба юу чарасы тамызырга кирәк.

- Тоныкланган фараларны теш пастасы ярдәмендә ялтыратып...

Подробнее...

Хәтерне ныгыту чаралары

* Дистәләгән саннар җыелмасын хәтерендә тотучыларның күз алдына китерү сәләте шактый көчле була. Алар саннарны үсемлек, хайван, берәр предмет рәвешендә исендә калдыра икән. Мәсәлән, 2 — аккош, 6 — йозак, 8 — агач курчак һ.б.

* Хәтер начараюга кан йөреше акрын булу да сәбәпче. Шуңа да хәрәкәтләнергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз.

* Кул эшен (бәйләү, чигү) әбиләр шөгыле дип кенә кабул итмәгез. Алар да баш мие эшчәнлеген көчәйтә. 

* Белгечләр, текстны истә калдыру өчен эфир майлары, исле шәмнәр булыша, дип саный. Имтиханга әзерләнүче, шигырь ятлаучыга тәмле ис...

Подробнее...

Социаль челтәрләрдәге фото аша күз тияме?

Шәхси тормышыбызны бөтен дөньяга күрсәтергә ярыймы? Социаль челтәрләрдәге фотолар аша адәм баласына, аның гаиләсенә күз тияргә мөмкинме? Әлеге сорауларга дин әһелләре ничек җавап бирә?

- Ислам дине шәхси тормышыңны башкаларга күрсәтүгә уңай карашта түгел. Көне буе интернет челтәрләрендә утыру кешенең гаиләсенә дә, аның яшәешенә дә дөрес тәэсир итми. Күпләр үзенең тормышын бары тик яхшы яктан күрсәтергә тырыша һәм куанычлы, шатлыклы вакыйгаларны социаль челтәрләргә урнаштыра. Ә аның мәгълүматларын карап баручылар бу адәмнең тормышыннан көнләшә башлый.

«Моның тормышы ничек яхшы икән»...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836