#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмышыбыз шулай башланды

7-4Тубыл районы, Нешшә дигән авылда ун балалы Фазыловлар гаиләсендә биш ир малай арасында Изел исемлесе дөньяга килә. Аның әти-әнисе эшчән, тырыш, кунакчыл – барлык узган-барган – атлымы, җәяүлеме Фазыловлар гаиләсендә тукталып, кунак булып киткәннәр. Һәркемгә дә кайнар чәй, җылы аш, якты караш табыла бу йортта. Ирле-хатынлы Зәкиулла, Сәлия Фазыловлар сабырлыклары, акыллылыклары белән дә башкалардан аерылып торалар. Тупырдап үскән сәламәт балалар арасында Изел дә башта бернәрсәсе белән дә аерылмый. Яшь тулып тәпи йөри башлагач кына әти-әнисе андагы үзгәрешне сизәләр.

Баланың бер аягы...

Подробнее...

Күпне күргән сабыр гаилә

51-71958 елның 29 декабрендә бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәк тормыш юлына аяк басалар. Гаилә башлыгы булган Вил Бикмөхәммәт улы Таштимиров 8 бала арасында өченчесе булып, ә аның тормыш иптәше Каян Аилман кызы биш бала арасында икенче бала булып дөньяга киләләр.

Вил абыйның әтисе Бикмөхәммәт Нияз улы Акъяр җидеелык мәктәбендә директор булып эшләгән. Сугыш кырларында ул мәңгегә ятып калган. Әнисе Бибинур апа сигез баланы үз канаты астына алып үстерә.

Каян апаның әтисе Аилман да сугышта һәлак була. Биш баланы аякка бастырган Айниҗамал апа да сугышның ачысын–төчесен татыган...

Подробнее...

Алтын туегыз котлы булсын!

51-14Халкыбызның матур сыйфатларының иң мөһимнәре – тыйнаклык, сабырлык, мәрхәмәтлелек, татар җанлылык. Зур Акъяр мәдәният йортында 3 ел эшләү дәверендә миңа шундый гаилә белән бик якыннан танышып, бергә эшләргә туры килде.

Бу - Әлфирә апа һәм Фәрхәт абый Хәмидуллиннар гаиләсе.

Аларның токым тамырлары Зур Акъярга тоташкан.Гаилә башлыгы Фәрхәт абый Мотыйгулла белән Наҗия Хәмидуллиннарның беренче балалары. Әтисе Мотыйгулла Сафиулла улы сугыш кырыннан 1943нче елда яраланып кайта.

Аларның тагын дүрт балалары туа. Әмма әтиләре белән бергә тулы гаилә булып яшәүләре озакка сузылмый...

Подробнее...

Төп бурычыбыз – балалар тәрбияләү

51-6Төмән шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераннары – Мәдинә Фәйзулла кызы һәм Әгъзам Мөхәммәтсадыйк улы Якубовларның иңне-иңгә куеп, дус-тату гомер кичерүләренә тиздән 65 ел тула.

Шушы парга сокланып карамаган кеше юктыр. Төмән шәһәренең Яңавыл өлешендә татарлар элек-электән тупланып, бердәм яшәгәннәр. Бер-берсе белән аралашкач, кемнең ничек яшәве һәркемгә мәгълүм булган. Мәдинә апа белән Әгъзам абый турында гел мактап сөйләгәннәрен ишетә идем. Ә менә үзләре белән очрашып, якыннан танышкач, дөньяда матур яшәү серләре ишекләре тулаем ачылгандай булды.

Аларның бергә кавышулары да кызыклы...

Подробнее...

Әби түгел, күбәләк әле ул

46-8Төмән шәһәрендә үз йорты белән Сания Сәмигулла кызы Вахитова ипле генә көн күрә. Кайсы кеше картлыкка бирешми. Бу инде Сания апага кагыла. Ул җыйнак кына гәүдәле, биткә-йөзгә матур, бик текәлеп карамасаң, җыерчыклар да күренми. Тиздән 85 яше тулачагын кешедән ишетеп белмәсәң, һич тә ул яшьне аңа бирмисең. Кызы Гөлсөяр ярдәмендә узган еллар Кара диңгез буйларында ял итеп кайтса, быел махсус Казан каласына барып кайтканнар. Бигрәк тә әбигә Кол-Шәриф мәчете бик ошаган, андагы күргәннәрен, хис-тойгыларын сөйләп бетерә алмый. Кергән бер кешегә фоторәсемнәрне күрсәтә.

Бөтерчек кебек әле...

Подробнее...

Якты күңелле Шакирә әбигә 95 яшь

46-710нчы ноябрь көнне Абалак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Шакирә Әбүталип кызы Алеева 95 яшьлек юбилеен каршылады. Әбине хөрмәт итеп һәм зурлап Тубыл район, авыл хакимиятеннән, ветераннар советыннан, социаль яклау бүлегеннән вәкилләр котладылар. Авыл хакимияте башлыгы Вера Вахрушева котлауларны укып, күчтәнәчләр тапшырды. Аннары “Иртеш моңнары” ансамбле җырчылары җитәкчеләре Мәркизә Нәбиева белән әниләргә багышлап җыр башкардылар, юбилярга бүләкләрен тапшырып, изге теләкләрен юлладылар.

Шакирә әби һәркемгә рәхмәтен белдереп, теләкләр теләп утырды. Бүген Шакирә әби кызы...

Подробнее...

“Алтын куллы” оста

33-10Хәмзә Сафиулла улы Афлатонов Исәт районы, Югары Егәнле авылында 1920 елда туа. Аны бала чагыннан нәрсә булса да ясарга тарткан, яңа әйберләрнең ничек барлыкка килүе белән кызыксынган. Элек бит балта, кул пычкысыннан башка эш кораллары булмаган.

Сугышка кадәр Хәмзә Сафиулла улы колхозда эшләгән, соңрак аның агач эше белән кызыксынуын күреп, вак-төяк әйберләр ремонтларга бирә башлаганнар. Шулай итеп ул әкренләп агач эшенә өйрәнә.

Яше җиткәч аны армия сафларына алалар, ә аннан Ленинград фронтына җибәрәләр. 1943 елда Хәмзә авыр яралана һәм госпитальгә эләгә. Бик күп орденнар һәм...

Подробнее...

Игелекле бала-оныклар олы бәхет ул

33-8Җир йөзендә нинди генә гаиләләр юк, һәркем үзенчә яши, һәрберсенең үз карашы. Гаилә төзү, ул кечкенә генә бер дәүләтне хәтерләтә. Ил башлыклары кебек гаилә хуҗалары да үз ояларындагы һәрнәрсәгә җаваплы.

Әйе, гаилә – ул җаваплылык, көндәлек хезмәт, зур бәхет һәм аны сакларга кирәк. Шулай ук гаилә мәхәббәтсез дә була алмый. Мәхәббәт ул һәр көн яңа төсләр, яңа хисләр белән тулыландырып торучы бергәлек иҗат, авыр чакларда сынала торган хис. Сине аңлаучы якын кешең белән бүлешкән шатлык, уңыш та икеләтә артык булып күренә.

Мәхәббәт - ул кечкенә кабыну түгел, ә озак, якты итеп, җылы...

Подробнее...

“Россиянең алтын гаиләсе” исемен алдылар

29-7Бу көннәрдә Төмән шәһәренең курчак театры залында “Ел гаиләсе – 2018” бөтенроссия бәйгесенең регионара этабында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котладылар. Гаилә җепләренең уңай тәҗрибәләрен тарату, гаилә байлыкларының абруен күтәрү һәм ата-ананың балалары алдындагы җаваплылыкны аңлату максаты белән оештырылган әлеге бәйге авыр тормыш шартларында калган балаларга ярдәм итү фонды тырышлыгы белән быел 3нче тапкыр уздырыла. Ә Төмән өлкәсендә “Ел гаиләсе – 2018” регионара бәйгесе социаль үсеш өлкә департаменты җитәкчелегендә үткәрелә. Бәйгедә – “Күп балалы гаилә”, “Яшь гаилә”, “Авыл гаиләсе”...

Подробнее...

Төмәндә никахлы татар туе гөрләде

29-6Шушы көннәрдә генә Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә никахлы татар туе гөрләп үтте.

Төмән Җәмигъ мәчете идарәсе җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин гадәттән тыш моңлы тавышы белән Коръән аятен укып ачып җибәрде мәҗлесне, никах укып, ике яшь йөрәкне - Зөлфәт Фәрит улы Хәкимов белән Гөлназ Салават кызын кавыштырды, яшь татар гаиләсе барлыкка килде.

Чын мәгънәсендә могҗизалы туй мәҗлесе килеп чыкты. Төмән шәһәрендә яшәүче Фәрит белән Резидә Хәкимовларның уллары Зөлфәтнең Пыть-Ях шәһәрендә туып-үскән татар кызы Гөлназны көтмәгәндә очратуы, ике яшь йөрәкнең бер-берләренә бер күрүдә...

Подробнее...

Турайның сугыш чоры баласы

19-10Бөек Ватан сугышы тарихын кайберәүләр ничек кенә инкяр итәргә тырышсалар да, барып чыкмый, шаһитлар исән. Юк ителгән 26 миллион Совет кешесе гомерен кая куярга? Россиядә сугыш кагылмаган бер генә дә гаилә юктыр. Кемгә генә мөрәҗәгать итмә, һәрберсенең я бабае, я абыйсы, я туганы сугышта катнашалар, тылда хезмәт иткән һәм башкасы. Һәр кешенең үз язмышы. Мәсәлән, “Үлемсез полк” акциясен алыйк. Озак еллар сандыкларда яткан киләчәгебез өчен гомерләрен биргән солдатларның фоторәсемнәре күтәрелде, хәзер Җиңү көнендә безнең белән янәшә “атлыйлар”. Бөек Ватан сугышы ветераннары да инде аз калды. Ә...

Подробнее...

Аз сөйләшеп, күп эшли

Балалар зурая башлагач, токым (шәҗәрә) белән кызыксына башладылар: “Әни, ул безгә ничек туган?” – дип сорыйлар. Кыскача аңлатам. Әтиләре яктан Зәйнетдиновлар токымы, кырмыска оясы белән чагыштырырлык, сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Уйлап кына, башта кәгазьгә, аннары 1 м клеенканың сул ягына нәсел агачы ясадым. Фломастер белән ботакларын көрәнгә, яфракларын ачык яшел, исемнәрен кара белән язып чыктым. Бик матур (карта шикелле) нәсел агачы килеп чыкты. Хәзер аңа карап кына кемгә кем туган икәнлеге күренеп тора. Шул яфраклар арасында Вәлит исеме дә бар.

Вәлит 1958 елда 3 июньдә күл...

Подробнее...

Бабаң кем дә, затың ни?

Әллә замана модасы, әллә тарихи үзаңыбызның уянуы - нәсел чылбырындагы югалган буыннарны барлау теләге көчле хәзер. Борынгы мирасның кыйммәтен аңлый барабыз, димәк. Тарих пәрдәсенең читен күтәреп, чорлар аша ерак бабаларны ничек эзләп табарга соң? Нинди тарих чыганакларга таянырга?

Шәхсән мине гаилә тарихларын нинди документларга нигезләнеп төзиләр дигән сорау күптәннән кызыксындыра иде. Ниһаять, архивка кереп, ул кулъязмалар белән үземә танышу насыйп булды.

Нәселне ачыклау, ата-бабаны, туганлык җепләрен табу эше төп ике чыганакка нигезләнеп алып барыла. “Ревизия язмалары” һәм...

Подробнее...

Кәкре киңәшләр

* Кызлар эзләмә, акча эзлә. Шуннан соң кызлар сине үзләре табар.

* Кофены коньяк белән бутама, кофесыз эч.

* Кичке ашны көн аралаш әзерләсәң, тәмлерәк була.

* Сиңа бурычлары булган яки бурычлары булмаган кешеләр белән генә ызгышырга кирәк.

* Иртән эшкә барасың килмәсә, “Форбс” журналын алып, үз фамилияңне эзлә. Тапмасаң, һичшиксез, барырга туры киләчәк.

* Хатының тавыш күтәрмәсен дисәң, һәрвакыт өстәлгә сугып ал. Әмма уклауны яшереп куярга онытма.

* Чирлисең килсә, туктаусыз зарлан – бернинди сәламәтлек тә чыдамаячак.

* Күпме гафу итә аласың – шулкадәр акча биреп...

Подробнее...

“Борынгы милли ашларыбызны сакларга кирәк”

16-9Быелгы өлкә татар мәдәнияте көннәре кысасында 2017 елда “Татар ашлары” бәйгесендә җиңү яулаган Хәмидә Әхмәдиева “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараенда милли аш-суларыбыз буенча мастер-класс күрсәтте. Тамашачылар аның уңганлыгына сокланып, оста итеп аңлата белүенә шатланып, рецептларны кабат-кабат сорап язып бардылар. “Яңарыш” битләрендә дә бастырып чыгаруыбызны үтенделәр. Хәмидә апа сүзендә торып, бар сөйләгәннәрен тәфсилләп язып алып килеп җиткерде. Хәзер аның сөйләгәннәрен укучыларыбыз игътибарына да җиткерербез.

“Патша” яки...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836