#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мондый хыянәтне гомерендә дә кичерә алмаячак ул

Зөбәйдә кухняда кичке аш әзерләп йөри иде. Кинәт кенә ишектә кыңгырау шалтырады. Төймәгә берөзлексез басалар иде ахыры. Кайсысының түземлеге бетте икән бу кадәрле? Нәрсә булды икән? Хатын, йөгереп барып, ишекне ачып җибәрде.Бусагада таныш булмаган хатынны күрүгә, Зөбәйдә: «Ялгыштыгыз бугай», – дип, кире ишекне япмакчы гына иде, хатын аны туктатып калды. «Миңа Инсаф кирәк иде, – диде ул, – ишекләремне алыштырырга булышам, дип вәгъдә биргән иде. Акчага, әлбәттә», – дип куйды хатын, Зөбәйдәнең сораулы карашыннан уңайсызланып китеп. Инсаф эштән кайтмаган иде әле. Шуңа аны эзләп килгән хатын...

Подробнее...

Яхшы ир табасың килсә...

Әйтегез әле, кызлар, сез булачак ирегезне ничек күз алдына китерәсез? Әгәр сөйгәнегездә булырга тиешле уңай сыйфатлар исемлеген төзергә кушсак, ул бик озын булыр иде, шулай бит?! Яхшы ирне ничек сайларга, кайсы ягына игътибар итәргә? Бу турында галимнәрнең үз ачышы. Әйдәгез, күз салыйк әле шуңа.

Фин галимнәре фикеренчә, нык һәм бәхетле гаилә төзим дисәң, акыллы егетләрне сайларга кирәк. Чөнки алар хыянәт юлына азрак баса. Шуңа өстәп, андыйлар акчаны да күбрәк эшли. Мондый нәтиҗәгә финнар 18 һәм 45 яшьлек 200 мең ирне өйрәнгәннән соң килгән. Ир-егет ничек кенә чибәр, мөлаем булмасын...

Подробнее...

Сөю чишмәсе

Хөрмәтле газета укучылар, “Сөю чишмәсе” сәхифәсе сезнең игътибарыгызга “Язмыштан узмыш юк” темасына тормыштан алынган хәлләр тәкъдим итә һәм сездән кызыклы язмалар көтә.

Алда ни буласын вакыт күрсәтер

Ирем белән эчү сәбәпле аерылышканнан соң, берничә ел инде ялгызым яшим. Яңа мөнәсәбәтләр башларга бер дә вакыт табып булмый, әллә инде теләгем юк. Быел җәйге ялга чыккач, танышу сайты аша берәр ир белән танышып, чит илдә ял итеп кайтырга уйлап җибәрдем. Беренче көнне үк сайтта бер ир белән танышып, көне буе аралаштык. Аның язган сүзләре, уйлары шундый акыллы, эчкерсез иде, мин үземә якын...

Подробнее...

Ике Гает арасында туй үткәрергә ярыймы?

Ике Гает арасында өйләнешергә ярамый дигән имеш-мимеш йөри халыкта. Шул сәбәпле өйләнергә теләгән яшьләрнең планнары бозыла. Туй йә бер якка, йә икенче якка чигерелә. Чыннан да ике Гает арасында туй үткәрергә ярыймы? Үткәрсәң, ни була? Ә, бәлки, иртәрәк яки соңрак үткәрү хәерлерәктер? Еш кына яшь парлар бу хәлгә имеш-мимеш буларак кына карый. Әти-әниләребездә, әби-бабаларыбызда исә, бу гыйбарәгә ышану көчле, чөнки бу тәртип (бәлки, аны йола дип атаргадыр?) буыннан-буынга килгән.

Әмма аның дингә, Ислам диненә катнашы бармы? Бу сорауга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев...

Подробнее...

Язмышларның да була төрлесе

Бер мәҗлестә хатын-кызлар җыелган бүлмәдә сүз ара сүз чыгып, газетабызның “Сөю чишмәсе” сәхифәсендәге “Серле телефон” акциясе турында сүз куертылды. Һәркем үзенең фикерен алга сөреп, төрле мисаллар китерделәр, хәтта киңәшләр дә бирделәр. Шул чак яныма үзен бик тыйнак тоткан ханым килеп: “Сезнең белән аерым сөйләшеп булмасмы?” – дигәч, без телефон номерларыбыз белән алмаштык. Апа үзен озак көттермәде, эштән кайтып, бераз ял итәргә дип, телевизорны кабызгач, “Серле телефон”ым шалтырады. Апа: “Мин үземнең тормыш юлымны сөйләп, сезнең “хөкемегезне” ишетәсем килде”, - диде. “Гафу итегез, апа, мин...

Подробнее...

Сүз эчендә мәрҗән бар...

Бер ир-ат дустына зарланып сөйли икән.

- Хатыным белән 12 ел яшәп, 3 бала үстерәбез. Бер-беребезгә хисләребез суына башлагач, мин башка хатынга үлеп гашыйк булдым. Башта хатыннан качып кына очрашып йөргән булсак, бераздан сөйгәнем: “Я үзеңнең себеркең белән аерылышасың, я мин сине ташлап китәм!” – дип ультиматум куйды. Үзем дә аңлыйм, эшләр күптән шуңа бара иде. Озакламый хатын белән тыныч кына аңлаштык та, киемнәремне җыярга керештем. Карыйм, хатын да зур сумкага балаларның кием-салымнарын җыя. Бу хәлгә гаҗәпләнгәнемне күреп хатыным миңа: “Син балаларыңны ял көннәрендә генә күрермен дип...

Подробнее...

Ирнең аерылып чыгып киткән хатынына язган хаты

Гадәттәгечә, гаилә башлыгы эштән кайта да, кулына сыра савытын алып, футбол карарга дип диванга барып оялый. Икенче бүлмәдәге балалары әкият укуын, җырлавын, алар белән бергә уйнавын күпме үтенсәләр дә, аларның сүзләренә игътибар бирми әлеге ир-ат. Бу вакытта хатынының чыгып киткәнен белми иде ул. Ә берничә көннән соң ир хатынына түбәндәге хатны яза:

“Кадерлем, без синең белән бер фикергә килә алмыйча, әрләштек. Мин эштән бик арып кайтып, балаларның акырык-үкерек тавышларын ишетмәс өчен телевизорны кабызып, футбол карарга яттым. Башым авырта һәм синең дә кәефең яхшыдан түгел иде...

Подробнее...

Ал чәчәкләр бәясе

(хикәя)

Төрле мәсьәләләр белән килгән халыкны кабул итеп утырган Гөлшат чираттагы кызны чакырды да, аңа сораулы караш ташлады:

– Хәерле көн. Сез ни телисез?

Мөлаем йөзле, зифа буйлы кыз бераз икеләнеп торды да, кызарган күзләрен яшерергә тырышып, җавап бирде:

– Без моннан ай ярым элек егетем белән өйләнешергә гариза биргән идек. Мин шуны бетерергә килдем.

Гөлшат, кызга бер караш ташлау белән, аны таныды. Шундый да матур парлар була, әйтерсең лә, алар туганда ук бер-берсе өчен ярәшелгән... Әйе, кавышырга гариза китергән бу карап торырлык парга Гөлшат һәм ике хезмәттәш хатын-кыз...

Подробнее...

Тормышта кирәк ырымнар

- Никах балдагын киеп карарга беркемгә дә рөхсәт итмәгез. Үзегез дә башка кеше балдагын киеп никахлашмагыз. Кияү белән кә­ләшнең икесенең дә балдаклары бер үк төрле металлдан эшләнгән, бер үк көнне, бер үк кибеттән сатып алынган булсын.

- Туйга кадәр күлмәк һәм фатаны да башка кеше киеп карамасын. Туйдан соң аларны сатарга яки бирергә ярамый. Болай эшләү гаиләдә низаг чыгара һәм аерылышуга ук китерүе ихтимал, дип санала.

- Язылышкан вакытта балдакны ялгыш төшереп җибәрсәң нишләргә? Кул астыгызда гына ак җеп булса яхшы. Төшеп киткән балдакны иелеп алгач, җепне аның аша...

Подробнее...

Кочаклашу дәвалый

“Кил, кочаклыйм әле үзеңне!” Бу сүзне ир-атларга ешрак кабатлау мәслихәт. Кочаклашу, бер-береңә яратып орынулар көч һәм энергия биреп кенә калмыйча, дәвалыйлар да икән әле. Күптән түгел галимнәр шундый нәтиҗә ясаган. Майами университеты каршындагы эзләнүләр институты директоры Тиффани Филд үткәргән тәҗрибәләр буенча, бер-берсе белән кочаклашкан парларда күңел төшенкелеген киметүче гормоннар күбәйгән, кан басымы төшү, йөрәк эшчәнлеге яхшыру күзәтелгән, кандагы гемоглобин күләме арткан. Ә соңгысы исә, иммунитетның күтәрелүенә һәм сәламәтләнүгә китерә. Хәтта ки шуңа кадәр барып җиткән, хәзер...

Подробнее...

Мәхәббәт көче

Бер бай егет ят шәһәргә килгәч, биек йорт тирәсеннән үтеп барганда, берәүнең шундый матур тавыш белән моңланып җырлаганын ишетеп туктап кала. Башын күтәреп караса - 2 каттагы фатир тәрәзәсеннән кул эше белән шөгыльләнеп утырган кызны күреп ала. Аның чибәрлегенә сокланып, бар дөньясын онытып торган арада, кыз да аны күреп, тиз генә каядыр югала. Егет аны бер күрүгә зарыгып күпме көтсә дә, кыз тәрәзә янына кабат килми. Икенче көнне егетнең аяклары үзләре ук аны шул йорт тирәсенә алып киләләр. Кызның тәрәзәдән караганын озак көтеп тора ул. Ләкин кыз икенче, өченче көнне дә күренми. Шулчак...

Подробнее...

Парлы аккош күлләрдә

Ямьле яз аеның бер көнендә күл аша көймәдә Ишмәт авылына кайттым. Тыныч күлдә рәхәтләнеп, муеннарын бер-берсенә терәп, сөенеп ике аккош йөзә иде. Көймәдә мине күргәч, аккошкаем таныгандай муенын сузып, миңа таба карап “кыйгак-кыйгак”, “рәхмәт-рәхмәт” дигән шикелле тавыш бирде.

Кинәт йөрәгемә ялкын ябышкан кебек булды. Исемә төште – бервакыт яз көннәрендә ялгыз аккош күреп, аңа: “Кайгырма, аккошкаем, Аллаһы боерса, очратырсың сөйгән парыңны”, - дип теләкләр теләгән идем. Күрәсең, минем теләкләрем аккошкаема ярдәм иткән, ул яраткан парын тапкан!

Шатлыгымнан күзләрдән яшьләр тамды...

Подробнее...

Тормыш турында уйланулар

Ни өчен күпчелек кеше тормышның тәмен тулысынча тоеп яши алмый? Чөнки кеше иркенләп яшисе урынга, күп вакытны көтүгә сарыф итә. Әйе, кеше һәр атна саен ялны, һәр ай саен бәйрәмне, ел буе җәйне һәм гомере буе – бәхет көтеп яши... Без шулай калган “гади” көннәрне исәпкә алмыйча, тизрәк бу яисә теге көн килеп җитсен иде дип вакытны, гомерне үзебез ашыктырабыз түгелме соң? Яшәү тәмен тоеп гомер итү ул - вак-төяк шатлыкларга да күп игътибар бирү, яхшы яңалыкларны истә тоту, дөньяның ничек яратылганына соклану, табигатьтә булган илаһи көчләргә гаҗәпләнеп һәм сокланып карау, шуларга җавап итеп бары...

Подробнее...

Тормышта кирәк ырымнар

- Никах балдагын киеп карарга беркемгә дә рөхсәт итмәгез. Үзегез дә башка кеше балдагын киеп никахлашмагыз. Кияү белән кә­ләшнең икесенең дә балдаклары бер үк төрле металлдан эшләнгән, бер үк көнне, бер үк кибеттән сатып алынган булсын.

- Туйга кадәр күлмәк һәм фатаны да башка кеше киеп карамасын. Туйдан соң аларны сатарга яки бирергә ярамый. Болай эшләү гаиләдә низаг чыгара һәм аерылышуга ук китерүе ихтимал, дип санала.

- Язылышкан вакытта балдакны ялгыш төшереп җибәрсәң нишләргә? Кул астыгызда гына ак җеп булса яхшы. Төшеп киткән балдакны иелеп алгач, җепне аның аша чыгаралар...

Подробнее...

Алар авылның киләчәге

13-10Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетендә Надир Раиф улы Әхтәриев белән Фатыйма Рөстәм кызы Абдуллинаның никах туйлары узды. Кыз егетне армиядән көтте. Коръән сүрәләрен мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов укыды. Авыл мөселман оешмасы рәисе Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин тантаналы рәвештә яшьләргә никах таныклыгы тапшырды. Мәчетнең янкормасында халыкны бәйрәм ашы көтте.

Төмәннән, Вагай районы, Тугыз авылыннан килгән кунаклар никах туена сокланып, күтәренке күңел белән кайтып киттеләр. Надир белән Фатыймага бәхет, сәламәтлек, тигезлек телисе генә кала. Шушындый шатлыклы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836