#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа китаплар белән таныштык

18-523 апрель – бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне уңаеннан милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе оештыруында китапханәнең конференцияләр залында галим-галимәләр, шигырь һәм җырлар иҗат итүче якташларыбызның өлкә комитеты һәм “Бердәм Россия” бөтенроссия партиясенең Төмән регионы бүлекчәсе депутатларының матди ярдәме белән бастырылган китап-җыентыкларын тәкъдим итү чарасы үтте. Биредә өлкә хакимияте һәм милли оешмалар вәкилләре, фән өлкәсендә хезмәт итүче милләттәшләр, җирле үзешчән шагыйрьләр, актив җәмәгать эшлеклеләре...

Подробнее...

70 нче студентлар фәнни конференциясендә

18-7“Без бүген Төмән дәүләт университетында 70 нче мәртәбә үткәрелә торган студентлар фәнни конференциясенә җыелдык, - дип башлап җибәрде югары класс укучылары өчен оештырыла торган 63 нче “Тюркологиянең актуаль проблемалары: тел, әдәбият, себер татарлары тарихы” секциясе эшен университет профессоры, тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина. – Мин 4 дистә еллар элек беренче тапкыр әлеге чарада катнашуымны хәтерлим. Педагогика һәм психология секциясендә доклад сөйләгән көнем зур бәйрәм шикелле хәтеремдә уелып калды. Татар бүлегендә татар студентлары укыган чакта ел саен шулай бәйрәм шикелле үтә...

Подробнее...

Җырсыз яшәү мөмкин түгел

18-920 нче апрельдә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Себер сандугачы” V нче ачык вокал конкурсы үтте. Катнашучылар Тубыл шәһәре һәм районыннан, Вагай, Түбән Тәүде, Яркәү районнарыннан булдылар. Алар “Автор-башкаручылар”, “Халык җырлары”, “Эстрада җырлары“ номинацияләре буенча чыгыш ясап, сәләтләрен күрсәттеләр. Милли хәзинәләребезне барлаган, гореф-гадәтләребезне саклаган, яңа талантларны ачкан фестивальдә төрле милләт вәкилләре катнаштылар. Дуслык-бердәмлек, татулыкны ныгыткан бәйгедә мәктәп яшьтәге укучылар, студентлар, өлкәннәр бар иде. Буыннан-буынга күчеп, бүгенге көндә...

Подробнее...

Табиб ул – кешеләргә бәхет бирүче

18-10Андыйлар бүген клиникада сирәк очрый. Табибның минем авыруымны сорашып өйрәнүе истә калды, дип сөйләгән иде бер апа.

Ул Төмән медицина академиясен 2003 елда тәмамлап, 15 ел эчендә шактый тәҗрибә туплап, аңа килгән авырулар арасында мактау сүзләренә ирешкән табиб. Бүгенге көндә Айгөл Рәис кызы Мөхәммәтҗанова Төмәннең Одесская урамындагы “Кардиологика” клиникасында эшли. Врач-кардиолог, эндокринолог буларак, ишемия, аритмия, йөрәк өянәгеннән һәм югары кан басымы, шикәр авыруы, калкансыман биз авыруларыннан дәвалый.

Шушы авырулардан дәвалаучы табиблар шәһәрдә күптер. Әмма, Айгөл Рәис кызы кебек табибны шәм...

Подробнее...

Без моңлы, җырлы халык

18-11Кече Бича авылы клубында эшләгән еллардан беләм мин Илдусны. Ул күп балалы гаиләдә туып-үсте, тәрбия, белем алды. Кече вакытыннан җырга-моңга тартылды, уен коралларында уйнарга өйрәнде. Күп еллар узса да, ул үзгәрмәгән, шәһәрдә яшәсә дә, милли йөзен югалтмаган, татар җанлы милләттәшебез булып калган. Сабан туйларында, “Искер-җыен” фестивалендә һәм башка милли бәйрәмнәрдә катнаша. Илдус Сәетали улы Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән кеше. Илдус Сәетали улы Уразмәмәтовның иҗат кичәсе Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте.

Аны дуслары...

Подробнее...

“Җиргә якын яшисем килә!”

18-12Редакциябезгә гадәти булмаган хат килеп төште. Ярдәм сораучылар күп инде алар, тик Риф Шакирҗан улының үтенече үзгә иде. Ул табигатьне сагынган.

Төмән шәһәрендә яшәүче Риф Садыйков болай дип яза:

- Миңа 58 яшь, мин 2 группадагы инвалид. Инфаркт һәм соңгы инсульттан соң йөрергә авыр. Култык таягы белән йөрим. Йөрәккә операция ясатырга акча юк. Врачлар, операцияне Мәскәү, Германия, Израильдә генә ясатып була, диләр.

Күпме гомер бирелгәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Хәзерге вакытта Төмән шәһәрендә пенсия акчасына гына яшим. Әле тагын да яшисе килә! Оныкларны тәрбияләргә булышасы...

Подробнее...

Драмтеатрда “Тамырлар” күргәзмәсе

17-5Төмәннең драма театры бинасында Россия рәссамнар союзы һәм ЮНЕСКОның халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, әти-әнисе Яркәү районыннан булган Әлфея Мөхәммәтованың шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу юлы ул тамашачыларга авторның үткәннәре, якташлары, туган ягы турында сөйләде.

- Рәссам бик катлаулы кеше, үзенең фикерләре, кичерешләре, шикләре белән уртаклаша. Әгәр рәссамнан тамашачыга аваздаш рәвештә аңлау бара икән, димәк, без аралашуның иң мөһим мизгелен табабыз.

Бу күргәзмә январь аенда туды, бу темага мөрәҗәгать итәргә эчке кичерешләрем юл күрсәттеләр, тема бик катлаулы. Минем өчен бик...

Подробнее...

“Ышаныч” ансамбле чирек ел сәхнәдә

17-3Яркәү районының Сорокино авылы үзенең сәнгать осталары белән чын-чынлап мактана ала. Соңгы елларда гына бу авылдан өлкә күләмендә югары дәрәҗәләр яулаган күпме оста җырчылар чыкты: Эрик һәм Яна Абдуллиннар, Снежана Мәүлетова, Илдус Галиев һ.б. Алар арасында 24 ел эшләп килүче “Ышаныч” ансамбле дә “Халык сәнгате”, “Түгәрәк уен” өлкә фестивальләре, Сабантуйларда, районда узган чараларда катнашып, мактаулы урыннар ала. Чынлап та, районда бер генә бәйрәм дә “Ышаныч” ансамбле хуҗабикәләре әзерләгән милли аш-сулар, кул эшләре тәкъдим ителгән “милли йорт”сыз узмый.

Кунакларны алар җыр-бию һәм...

Подробнее...

Китапта милләт тарихы

Төмән дәүләт университеты каршында эшләп калган “Тюркология үзәге” директоры Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Бөтендөнья төрки академиясе әгъзасы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Хәнисә Алишинаның исеме Россиядә яшәүче киң катлау зыялыларга гына түгел, чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә дә билгеле. Төп иҗат юнәлешендәге эзләнүләре белән беррәттән ул туган төбәгебез тарихы, себер татарларының әдәбияты, мәдәнияте, себер татарлары тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләрнең мирасын өйрәнү, халыкка кайтару кебек актуаль темаларны яктырткан бик күп хезмәтләр...

Подробнее...

“Яңарыш” ансамбле 25 еллыгына әзерләнә

13-3Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Яркәү мәдәният йортында узган “Халык сәнгате” район бәйгесендә катнашып 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булган “Яңарыш” җыр ансамбле тиздән үзенең 25 еллыгын үткәрергә җыена. Бу турыда безгә ансамбль җитәкчесе, 30 ел Ваңгы башлангыч мәктәбендә балаларга белем биргән, актив җәмәгать эшлеклесе Мәрҗәнә Мусина әйтте. Шушы вакыт эчендә ансамбль авылдашларын, күршедәге Сала, Кәеш, Юрмы, Ишмәт, Тархан һәм башка авыл тамашачыларын матур концертлары белән сөендереп, район, өлкә Сабантуйлары, Тубыл шәһәрендә уздырыла торган “Искер җыен” халыкара...

Подробнее...

Агропромышленность тармагы яңалыклары

Александр Моор посетил выставку промышленных предприятий Зауралья. Ул хезмәт визиты белән Урал федераль округында Президентның тулы хокуклы вәкиле каршындагы Совет утырышына Курганга барды. Анда сүз Урал федераль округы субъектлары арасында кооперациянең үсүе турында барды. Төп мәйданда җирле машина төзү оешмаларының күргәзмәсе узды. “Курганюлмаш”, “Курган автобус заводы”, “Курган машина төзү”, “Янгынга каршы һәм махсуслаштырылган җиһазлар Варгашинск заводы” предприятиеләре үзләренең техникаларын тәкъдим иттеләр. “Курганюлмаш”ның соңгы эшкәртелеше - УКМ-2500 универсаль эшләнмә коммуналь...

Подробнее...

Яхшылык турында гыйбрәтле хикәя

Сатучы кибет киштәсе артында урамга карап нидер уйланып тора иде. Бер кечкенә кыз тыштан витринага килеп терәлде. Эзләгән әйберен тапкач, күзләре шатлыктан балкый башлады...

Ул эчкә үтте һәм фирәзәдән (бирюза) ясалган муенсаны күрсәтүне сорады.

– Бу минем апама. Сез аны матур итеп төреп бирерсезме? – дип сорады кызчык.

Кибетче балага ышанмыйчан гына карап куйды:

- Ә синең күпме акчаң бар?

Кыз кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән вак акчаларын алып күрсәтте. Өмет белән сорады:

- Җитәрме?

Анда берничә тимер акча гына бар иде. Кыз горурлык белән дәвам...

Подробнее...

Пицен

Бик борынгы заманнарда Эчкен авылы читендә чишмәгә якын бер өй торган. Бу өйдә яңа гына кавышкан кыз белән егет яши башлаган. Бик тату, бер-берен яратып яшәгәннәр алар, күпләр боларның бәхетенә көнләшеп тә куйган. Алар шулай әйбәт кенә өч ел яшәп куйганнар, ләкин нигәдер бу ирнең хатыны балага узмаган. Алар борчыла башлаганнар. Бу яшь ир белән хатын халык киңәшен тыңлап ниләр генә эшләп бетермәгәннәр: имче әбиләргә имләтеп тә караганнар, хәтем ашы уздырып корбанлык та суйганнар, төрле үлән-тамырлардан ясалган өшкерелгән сулар да эчкәннәр, мендәр астына балта, көянтә салып та йоклаганнар...

Подробнее...

Китапханәдә очрашу

13-4Луиза Сөрмәтованың 2016 елда дөнья күргән, ноталарга салынган 84 әсәрне эченә алган “Себер татарларының җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре” китабы укучыларында зур кызыксыну уятты. Аны башка милләт вәкилләре дә китапханәләрдән алып, себер татар җыр-моңнары белән танышалар. Күптән түгел китапның өстәмә тиражы дөнья күрде. 21 март көнне Төмән шәһәренең 16 нчы китапханәсендә аның авторы Луиза Рәис кызы белән очрашу һәм китап белән танышу кичәсе үткәрелде. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала иде.

- Өлкәбездә басылып чыккан әлеге басмага себер татарлары җыр сәнгатенең иң матур үрнәкләре...

Подробнее...

Сазъяк авылында семинар

12-5Вагай районы, Аусак авылының урта белем бирү мәктәбендә “Укучыларны тәрбияләүдә дини-әхлак проблемалары” темасына семинар үтте. “Безнең максат: сазъяк авылларына юллар өзелгәнче, анда барып, халык һәм мәктәпләр белән очрашып кайту иде”, - диде Төмәннән махсус баручы дин әһеле, массакүләм мәгълүмат чаралары буенча өлкә мөфтие киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков. Аусак, Агытбаш, Биек мәктәпләреннән укытучылар коллективлары һәм Вагай районының Казанлы, Тугыз авылларыннан, шулай ук семинарны оештыручыларны хуплап район үзәгеннән делегатлар килгәннәр. Районның мәгариф башлыгы Петр Гонцул...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836