#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Апалы-сеңелле Янек кызлары

24-1160 ел элек Янек авылында яшәүче Гайфулла абый һәм Хәтимә апаның кызлары Зәйтүнә апа белән Фәридә апа Ваңгы авылына килен булып төшәләр. Зәйтүнә апа Насыйбулла абый белән, Фәридә апа Әнвәр абый белән матур гаилә корып, уңган балалар үстерделәр, балалары инде үз тормыш юлларын таптылар. Зәйтүнә апа белән Фәридә апа бик эшчәннәр, тырышлар, өй хезмәте тулып торып, күп хайван асрасалар да, «Маяк» совхозында эшләделәр. Зәйтүнә апа лаеклы ялга чыкканчы совхозның атаклы хайваннар табибы Алия Иянованың кул астында эшләде.

Ә Фәридә апа 40 ел буена фермада сыер сауды. Аларны тырыш хезмәтләре...

Подробнее...

Матур тормыш коралар

Безнең татар халкы бик тырыш. Яркәү районының Тархан авылы халкы турында язасым килә. Мин үзем шунда туып-үскән, хәзерге көндә Каскара авылында яшим. Күп балалы гаиләләр, ничек кенә авыр булмасын, бергәләшеп зур өйләр төзеп яшәделәр һәм яшиләр. Ратип Юмашевның бер кулы эшләмәсә дә, үзләренә зур йорт салып, 7 бала үстереп, аларга тәрбия биреп, хатыны Галия апа белән тормыш юлына озаттылар. Лаеклы ялга чыккач та, Равил исемле баласына өй төзеште. Хәзер инде мәрхүм. Авылда 3 баласы яши, 3се – Каскарада. Кызлары өйләр төзеп, әйбәт итеп яшиләр. Мәүсиләнең иптәше Кала авылыннан, икесе дә лаеклы...

Подробнее...

“Озын гомер сиңа, Сания апабыз!”

20-790 ел элек – 1931 елның 16 май көнендә Ялутор районы, Күлавылда гаиләдә бишенче кыз булып Сания апа дөньяга килә.

Бала чаклары сугыш елларында үтә. Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь кенә була. “Күп уйнарга туры килмәде безгә, сугыш еллары авыр иде, авылдан җәяүләп 20 чакрым атлап, яланаяк юа (дикий лук) җыярга бара идек. Аннары кура җиләген җыя идек, шулай итеп без күп ачлыкны күрмәдек, - дип сүзен башлады Сания апа Ваһапова.

Өй-арада да бик тырышып, бакча җимешләре үстергәннәр, бигрәк тә сап-сары булып тәгәрәп яткан кабаклары күз алдында. “Искиткеч зур булып үсәләр иде, күтәреп...

Подробнее...

Мәхәббәттә һәм татулыкта...

20-6Ерак 30 нчы елларда Яркәү районыннан Садыйковлар гаиләсен Уват районының Черпия авылына репрессиялиләр, аннары гаилә күрше татар Өге авылына күчеп килә, Биредә уллары Зиннур туып-үскән һәм мәктәпне тәмамлаган.

Роза Барый кызы белән Зиннур Абдулла улы Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә танышалар, шунда ук алар урта белем алганнар. Зифа буй сынлы, матур кыз Өге егетенең йөрәген мәңгегә яулый. 1961 елның 5 маенда яшьләр уртак тормыш коралар, Өге мәктәбенә эшкә кайталар, монда кызлары Гөлсем һәм Фазилә туа.

Тиздән мәктәпне ябалар, Надцы авылына күчәргә туры килә, анда Зиннур Абдулла улы...

Подробнее...

Кызларыбыз һәр җирдә үрнәк

20-9“Ел укытучысы-2021” һөнәри осталык шәһәр ведомстволар арасы конкурсында катнашып, “Ел педагог-психологы” һәм “Суперфиналист” номинациясендә Төмәннең мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен 76 нчы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы педагог-психологы - милләттәшебез Фирдәвес Зарипова 1 нче урынны яулады. Шул ук өлкә конкурсында шул ук номинациядә 2 нче урынга лаек булды.

Фирдәвес Линнур кызы тырыш, максатчан, җитди карашлы, гадел, балаларны яратучы укытучы. Гомуми педагогик стажы - 22 ел, шуның 17 елын шушы учреждениедә башлангыч бүлектә эшли. 2002 елны Төмән дәүләт университетын тәмамлап...

Подробнее...

Мин бәхетле бүгенгесе белән

20-8Сугыш чоры баласы, безнең дустыбыз, курсташыбыз, коллегабыз Бибиниса Хәбибуллина язгы кояш җылысы күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә, 19 майда Усть-Ишим районының Олы Бүрән авылында дөньяга килә. Әнисе Бибисайра апа бөтен гомерен колхозда эшләп үткәрә. Әтисе Әбделәхәт Гафуров мәктәп тәмамлап, районда атеистлар бүлеге белән җитәкчелек итә, сугыш башлангач, сугышка чакырылачак яшьтәгеләр укып сугышка китә.

Бибиниса 4 классны авыл мәктәбендә укып, аннан 12 чакрым җәяү районга җидееллык мәктәпкә йөри. 1952 елда Тубылда татар педучилищесына укырга керә, аннары Тубыл пединститутында рус-татар бүлегендә...

Подробнее...

Укытучыга рәхмәт

13-9Вагай районы, Икенче Вагай урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галия Хәмидулла кызы Котайгулова (Назыйрова) 26 мартта 85 яшен каршы ала.

Ул тәҗрибәле, зур белем туплаган һәм чын-чынлап укучыларның укыту процессына иҗади карашлы, рухи җылы мөнәсәбәттәге педагоглар рәтенә керә. Укытучылык хезмәтенә 36 ел гомерен багышлый.

Галия Котайгулова Тубыл районы, Тубылтора авылында туа. Тубыл педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, 1956 елда Вагай районына эшкә кайта, аны Иштәк башлангыч мәктәбенең укытучысы итеп билгелиләр. 1957 елда Икенче Вагай урта мәктәбендә педагогик...

Подробнее...

Тормыш тәҗрибәсе тупланган чор

13-8Вагай районының ерак бер читендәге Казанлы авылында Ватутовлар гаиләсе гөрләтеп тормыш алып бара. Гаилә башлыгы Шәвәли Али улы март аенда 60 яшьлек юбилеен каршы алды. 60 яшь ул ир кеше өчен хезмәт чорын йомгаклау мәле, зур түгәрәк дата иде. Тик ил җитәкчеләренең пенсия яшен арттырулары бу гомер буе көтеп алган көнне берничә елга кичектерде. Алай да Шәвәли Ватутовның хезмәт юлларын барлап китик әле.

Казанлы урта мәктәбен тәмамлаган яшь егет 45нче Дубровное урта һөнәри техник училищесына укырга керә. Анда 3 класслы тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, 1978 елда “Зеленогорский” совхозына эшкә...

Подробнее...

Саимә апаның тормыш сукмагы

13-10Индәр авылында яшәүче Саймә Вәли кызы Маняпова 1946 елның 22 мартында Сәлимә Тимеркәй кызы белән Вәли Әйтмөхәммәт улы Вәлитовлар гаиләсендә икенче бала булып туа. Зур абыйсы - Әйтмөхәммәт, энекәше - Мөхәммәтгали.

Әти-әниләре колхозда эшлиләр, 1941 елны сугыш башлангач, әтиләре сугышка китә. 1945 елда җиңү яулап, гаиләсенә исән-имин йөреп кайта. Әнисе колхозда эшләп кала. Абыйсы Әйтмөхәммәт җиде сыйныфтан соң, колхозга эшкә керә. Саимә апа кече энекәшенә күз-колак булып, өйдә утыра.

Авылда дүртенче сыйныфны тәмамлап, Саимә апа кызлар белән Бигәтен авылына белемен дәвам итәргә юл тота. Анда...

Подробнее...

Илаһи ният кылдык

12-11Галәм ул, иксез-чиксез океан. Менә шуның дулкынында Ходай ярдәме һәм ризалыгы белән гасырлар буе бик күп планеталар, алар арасында безнең үзе кечкенә, үзе бик зур Җир шарыбыз – җир анабыз. Адәм баласының гомере гамәл исәбендә, бары тик бер мизгел. Без бу дөньяда кунакта гына. Шул исәптән бар нәрсә белән кызыксыну килеп чыга. Дөрес, өйдә генә утырып, телевизор аша карап илләрне күреп була. Ләкин үз күзләрең белән күрүне бер нәрсә дә алыштырмый. Күрәсе, беләсе килү кешене юлга чыгара.

Ходаема тапшырып, ниятләнеп китәбез. Безнең төркемгә илебезнең кайбер почмакларында булырга насыйп...

Подробнее...

“Балачагыннан эшләргә ярата”

12-12Безнең әби - Клара Хисам кызы Галимова Ялутор районының Калмаклар авылында авыр 1941 елда, сугыш башланырга өч ай кала дөньяга килә. Ә быел 12 мартта ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әбиемнең әтисе мактаулы кеше булган, укытучы булып эшләгән, әнисе колхозда хезмәт иткән. Гаиләдә алар өч бала - олылары Рафаэль һәм ике кыз - Наҗия белән Галия (Клара) үсәләр. Әнисе иренә әйтмичә, документка Галиянең исемен Клара дип яздыра. Әмма әтисе аңа Галия дип эндәшә.

Менә шулай әби документлар буенча Клара булса, якыннары өчен Галия булып кала. Сугыш башлангач, әбиемнең әтисе фронтка алына һәм ул...

Подробнее...

Укытучы апага рәхмәтлеләр

Укытучы... Кем генә, кайда гына яшәсә дә, нинди һөнәр иясе булса да, аның тиешле һөнәргә юл күрсәтүче яраткан беренче укытучысы күңел түрендә мәңге саклана. Гөлҗиһан Якуб кызы Закирова Вагай районы, Юрмы мәктәбендә 35 ел намус белән рус теле һәм әдәбиятын укыта. Ул мәгариф министрлыгы отличнигы, аның исеме Вагай районы Мактау китабына кертелгән, хезмәт ветераны.

Гөлҗиһан педагогик хезмәтен Вагай районы мәктәпләрендә башлый, ике елдан соң тормыш иптәше Закир Закиров белән Юрмы мәктәбенә киләләр. Рус теле укытучысы буларак, Гөлҗиһан фәнен яхшы үзләштерсеннәр өчен дәресләрен заман...

Подробнее...

Рәхмәт сиңа

Кышкы салкын 12 февраль көнне Фатыйма апа белән Әбдүк абый Фәтхуллиннар гаиләсендә, зарыгып көткән малай урынына икенче бала – кыз дөньяга аваз сала. Кызчыкка Майнур дип исем кушалар.

Дүрт баласын калдырып, яшьли, Фатыйма апа каты авырып, бакыйга күчә. Барлык авырлык Майнур өстенә кала. 7 яшьлек кыз бер ярым яшьлек энесен көне-төне үзе карый: сөт юк, ашарга булмаган вакытта, кара каты икмәкне суга җебетеп, чүпрәккә урап, имезергә бирә; өйдәге барлык эшне кызчыкка эшләргә туры килә: кер, идән, табак-савыт юарга, ау ясарга, коедан су алып кайту, утын кертеп мич ягу, бу эшләрне ул тырышып...

Подробнее...

Катангуйга кайткандай булдым

7-5Күп еллар өлкә газетабыз «Яңарыш»ны яздырам, кызыксынып һәр санын укып барам. Яңа елның дүртенче санында Нурия Гадиева язган “Апам кебек якын ул” дигән мәкалә мине балачак елларым узган Катангуй авылына алып кайтты. Мин сигез яшемә кадәр бу авылда яшәгән әбием Фазилә Маликовада тәрбияләндем. Бик еш әбиемдә кунакта да була идем. Рәйхан Риза кызы миннән дүрт яшькә олырак иде. Өйләребез бер ишек алдында булганга, бергә уйнап, аралашып үстек. Ул кече вакытында да бик ярдәмчел, аралашучан, оештыруга сәләтле, тырыш, җитез кыз иде.

Рәйхан ул вакытны мәктәптә укыган, ә без кечерәкләр. Өйдә...

Подробнее...

Юбилеең белән, Гөлҗиһан апа!

Тубыл шәһәрендә яшәүче, мәктәп тарихын саклаучы, лаеклы ялдагы ветеран укытучы Гөлҗиһан Якуб кызы Закированың 18 февральдә юбилейлы туган көне – 80 яшь тула. Тумышы белән ул Тубыл районы, Өстамак авылыннан.

Сугыш чоры баласы булса да, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән авырлыкларга карамастан, уку кирәклеген аңлап, 15 нче урта мәктәпне тәмамлап, Тубылда Д.И.Менделеев исемендәге педагогия институтына укырга керә. 1965 елда филология бүлеген тәмамлап, Вагай районында укытучы хезмәтен башлый. Нинди катлаулы юлга баруын аңлап атлый.

1957 елда Индәр мәктәбенә Тубыл педучилищесын тәмамлап...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836