#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Каскара мәктәбендә семинар

12-62 нче март көнне Каскара мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары чираттагы методик берләшмә җыелышында очраштылар. Монда Акъяр, Индрәй, Муллаш, Талымхан, Ямбай, Шыкча, Каскара мәктәбе укытучылары килде. Бу юлы безнең белән татар теле укытучылары гына түгел, ә башлангыч сыйныфларда белем бирүчеләр дә күп иде. Семинар “Яңа стандартлар нигезендә заманча укыту” дигән темага багышланды. Яшь укытучылар - Әлфинур Хәчәт кызы Бакиева һәм Зөһрә Азат кызы Риханова рус hәм татар әдәбиятын интегратив рәвештә чагыштырып 5 нче сыйныфта “Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь” дигән темага ачык дәрес...

Подробнее...

Татарча сөйләшү “Үрнәге”

“Яңа гасыр” телеканалыннан бер тапшыру бара. Мин аны башыннан ук карый алмадым. Шулай да, сөйләвеннән бу ханымның Сара Садыйкова җырларын башкарган җырчы икәнен аңладым. Мин аның кем икәнен әйтеп тормыйм, ләкин аның сөйләве мине бик гаҗәпкә калдырды. Мин аның барлык сөйләгәннәрен язып өлгермәдем, шулай да кайбер өзекләрен сезгә тәкъдим итәм.

Башта аның сөйләве балачагы турында булды.

Казанга кайттым. Дедушканы – әти, бабушканы – әни дип дәшәм. Дедушка белән бабушканың бакчалары бар иде. Анда разный җиләкләр үсә иде. Иң истә калганы – малина. Мин малинаны өзәм дә бармакларыма...

Подробнее...

“Ана - ул бөек исем”

Әни… Кем ул әни? Яшь кеше дә, олы яшьтәге кеше дә безгә җиңеллек белән әйтеп бирә: әни – иң якын һәм иң яраткан кешебез. Әниләр тугыз ай буйлап үз йөрәкләре янында йөртәләр безне. Балага гомер биреп, бу дөньяга китерәләр. Аннары, туганнан алып безне кайгырталар, безнең өчен борчылалар.

Әни кешенең эше бала карауда гына түгел. Ул өйдәге эшләрне алып бара: ашарга пешерә, өйне җыештыра, керләр юа, гаилә турында кайгырта. Ләкин шул хәтле күп эш булса да, әни барыбер бөтен нәрсәгә вакыт таба.Авыр хәлдә гел булыша, җылы сүзләр табып тынычландыра һәм бөтен җаны белән баласын ярата. Кояшсыз яңгырлы...

Подробнее...

Төмәнлеләр Казанда олимпиадада

8-9Казан II төбәкара татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага килгән укучыларны карлы, буранлы көне белән каршы алды. Быелгы олимпиадада Россиянең 20 төбәгеннән йөздән артык мәктәп укучысы катнашты. Бәйгегә Төмән өлкәсеннән сигез укучы барды. Алар татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә һәм муниципаль этапта җиңгән укучылар: Ялутор районы, Яңа-Атьял мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Элина Хисаметдинова һәм 10нчы сыйныф укучысы Ойша Хисаметдинова, Төмән районы, Шыкча мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рузанна Фастуллина, Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Камилла Акбердеева, Вагай районы...

Подробнее...

Татар әдәбиятына гашыйк Рузанна

8-10Татар әдәбияты буенча өлкә күләмендәге олимпиадада 9 класслар арасында җиңү яулаган Рузанна Фастуллина Казанда үткән төбәкара ярышта да сынатмады. Анда да призлы урын алып кайтты. Гел бишле билгеләренә генә укучы тырыш кыз үткән ел әлеге олимпиадада шигырь сөйләүчеләр конкурсында Рәзил Вәлиевның әсәреннән өзек сөйләп, бәяләүчеләрне таң калдыра, җиңүгә ирешә. Шул уңышлары өчен аңа сәләтле балалар чакырыла торган “Сәләт” лагерена юллама бүләк ителә. Рузанна монда да һәр чарада актив катнаша, “Татар кызы” бәйгесендә җиңеп чыга.

- Туган телемне мин бик яратам! Минем тормышта ул зур...

Подробнее...

Татарча сөйләшү “Үрнәге”

“Яңа гасыр” телеканалыннан бер тапшыру бара. Мин аны башыннан ук карый алмадым. Шулай да, сөйләвеннән бу ханымның Сара Садыйкова җырларын башкарган җырчы икәнен аңладым. Мин аның кем икәнен әйтеп тормыйм, ләкин аның сөйләве мине бик гаҗәпкә калдырды. Мин аның барлык сөйләгәннәрен язып өлгермәдем, шулай да кайбер өзекләрен сезгә тәкъдим итәм.

Башта аның сөйләве балачагы турында булды.

Казанга кайттым. Дедушканы – әти, бабушканы – әни дип дәшәм. Дедушка белән бабушканың бакчалары бар иде. Анда разный җиләкләр үсә иде. Иң истә калганы – малина. Мин малинаны өзәм дә бармакларыма...

Подробнее...

“Күренекле шәхесләр”: Люция Хәбибуллина

51-7Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина җитәкчелегендә чыгарылып килгән Төмән өлкәсенең аеруча зур уңышларга ирешкән, яхшы нәтиҗәләр белән куандырган төрле өлкәдәге татарлары турындагы “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясенең чираттагы җыентыгы дөнья күрде. Ул өлкәбезнең күренекле шәхесе, татар мәдәнияте һәм мәгарифе эшлеклесе, танылган Гарифуллиннар педагогик династиясе вәкиле, атказанган мөгаллим, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан журналистлар, себертатар язучылар союзлары әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллинаның...

Подробнее...

Туган телеңне ярат һәм бел!

“Син туган телеңне беләсеңме?” “Әйе!” – дип бергә кычкыралар Лаемтамак урта мәктәбе укучылары. Әйе, чөнки өйдә татар телендә сөйләшәләр, мәктәптә өйрәнәләр, олимпиадаларда, туган тел атналыкларында актив катнашалар. Олимпиадага тукталсак, мәктәп этабында 27 бала катнашты. И.Колмәмәтова (5 класс), А.Фазылова (6 класс), А.Мусина, М.Шәмшитдинова (7 класс), Д.Фазылова, З.Кадырова (8 класс), Э.Сәйфуллина, Л.Назырова (9 класс) җиңүчеләр булдылар. Район турына өлкән класслардагы 4 кенә укучы барды. Ягъни “Буран” чанасына шулкадәр генә кеше сыйды, дисәк дөресрәк булыр. Анда да сынатмадык. 8 класс...

Подробнее...

Системалы-гамәли юнәлеш буенча

45-8План буенча алдан билгеләнеп куелганга, котырып яуган карлы көнгә дә карамастан, иртән үк Төмән районының мәгариф бүлеге белгече Ирина Стрижак, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, Шыкча мәктәбенең туган тел укытучысы Гүзәлия Муллачанова һәм Индрәй, Каскара, Талымхан, Ямбай, Муллаш мәктәпләре укытучылары Акъярга семинарга юл алдылар. Кунакчыл коллектив аларны киң күңел белән каршы алды, сый тулы өстәлгә чакырды.

Беренче дәрес үзенчәлекле иде.

- Дәрес яңа стандартларга туры китереп төзелгән, интегратив дәреснең барлык этапларында...

Подробнее...

Татар телен өйрәтәләр

45-7Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче татар теле төркеме азрак булса да туган телне өйрәнү мөмкинлеген булдыра. Анда шимбә көнне өч дистәгә якын бала һәм зурлар татар теле нигезләрен белү өчен җыелалар. Төркемнең җитәкчесе Гөлфара Гарипова бер сүз дә аңламаучыларның берникадәр сүз байлыгы туплануын шатланып хәбәр итә. Балалар түләүсез йөрсәләр, зурларга 2шәр сәгатьлек 4 дәрес өчен 1600 сум бирергә кирәк.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Тел бетсә, үзебез дә бетәбез

1960-1970 елларда мәктәпләрдә саф татар телендә укып чыктык. 1нче сыйныфтан 10нчы сыйныфка кадәр рус теле, әдәбиятыннан башка фәннәр бары тик татар телендә укытылды. Шул елларда татар телен укытуга игътибар биргән түрәләргә, ил башлыкларына рәхмәтлемен. Нинди бәхетле чорга туры килгәнбез. Гаиләдә “әни”, “әти” дип телебез ачылса, мәктәпләр безнең белемебезне үстерде, телебезне баетты, телгә – милләткә рухи көчебезне арттырды. “Мин татар” дип, яшьтән үк чәчрәп тордык, бездә горурлык хисе көчле иде. Әгәр дә ана телем, себер теле белән генә чикләнеп калган булсак, әдәбиятсыз бүгенге көнемне күз...

Подробнее...

Рухи мирасыбыз һәрчак юлдаш булсын!

Халкыбызның озын-озак үткән юлы, данлы да, фаҗигале дә тарихы бар. Ул күп гасырлар элек үк Евразия киңлекләрендә төрле дәүләтләр төзегән-тоткан, дөньяга үзенең сүзен ишеттергән, барлыгын таныткан. Әби-бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсе, эчке дөньясы меңәрләгән мәкаль-әйтемнәрдә, бәет-дастаннарда, күңелләрне тетрәндерерлек һәм җилкендерерлек җыр-моңнарда, әдип-шагыйрьләребезнең үлемсез әсәрләрендә, газиз татар телебездә, географик атамаларда теркәлеп калган. Бу рухи кыйммәтләрне зиһенебез хәзинәсе, тереклегебез юлдашы итү безне әби-бабаларыбызның рухы белән якынайта, буыннар дәвамчанлыгын...

Подробнее...

Хөрмәткә ия булган укытучы апа

38-4Ветеран укытучылар яңа уку елын истәлекләр, хатирәләр белән бәйле Белем көнен дулкынланып каршылыйлар. Безнең йөрәкләрдә дә мәктәп елларының матур мизгелләре, укытучы апаларыбыз тирән эз калдырдылар. Гадел, ягымлы ачык йөзле, тирән белемле Рәфидә Тимербай кызы Утеева укучыларының күңел түрендә һәрчак хөрмәтле урын алып тора. 1960нчы елны Аслана мәктәбен тәмамлап кайткан, энергиясе ташып торган, оештыру сәләтенә дә ия булган Рәфидә апа Көсәйкүл мәктәбенә вожатый булып эшкә урнаша. Балаларны мәктәпкә әзерләү төркемен дә җитәкли.

Элек мондый төркемнәрне “нулевой” класс дип йөрттеләр...

Подробнее...

“Саз”лар мәскәүдә фестивальдә

38-5Россия халыклары милли телләренә ярдәм итү программасы кысаларында дөнья күргән “Поэзия” антологиясен тәкъдим итү кичәсендә рухланып, оештыручылар сентябрь аенда Мәскәү шәһәренең 870 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә үткәреләчәк бәйрәмдә катнашырга булдылар. Халык хуҗалыгы күргәзмә сараенда (ВДНХ) 75 павильонда 30нчы Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе мәйданында Россия халыклары милли әдәбиятлары фестивале узды. Анда 25 төбәктән 60 катнашучы 31 телдә чыгыш ясады.

Төрле үзенчәлекле басмаларны тәкъдим итүләр, милли телләр буенча мастер-класслар, Россия халыклары милли китапханәсенә...

Подробнее...

Хатыйп Хәбибуллинга – 90 яшь!

30-9“Яңарыш” газетасы өчен кадерле шәхес, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзасы, дустыбыз, кыю фикерле хәбәрчебез Хатыйп Хөббәтулла улы Хәбибуллин 3 августта 90 яшьлек юбилеен каршы ала. 90 ел, 1098 ай гомер – күпме шатлык, борчылулар, уңышлар сыйган бу чорга.

Хатыйп абый 1927 елның 3 августында Әлмәт районының Нәдер авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алып, 1945 елда Бөгелмә педучилищесын тәмамлый. Мәгърифәткә беренче адым Әлмәт районы Кәшер авылыннан башлана. Шуннан соңгы гомер юллары үткән Себер якларына юллама белән җибәрелгән Казан педагогия институтының тел-әдәбият факультетын...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836