#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылдагы “Ак калфак”ның игелекле эшләре

49-5Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә изге Мәүлид аена багышланган бәйрәм чарасын шәһәрнең “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Әбделмән кызы Юнысова оештырды.

Дини бәйрәмне шәһәрнең Җәмигъ мәчетеннән килгән Тимур хәзрәт Ниязов Коръәннән аятьләр белән башлаганнан соң, Мәүлид ае һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт сәлаллаһу гәләйһиссәләм турында эчтәлекле вәгазьдә Мәүлид аеның мәгънәсе, пәйгамбәребезнең тарихы, аның балачагы турында сөйләде. Бу көннәрне күбрәк салават әйтергә, изгелек кылырга, хәер-садакалар бирергә кирәклеге турында әйтте.

Мондый изге көннәрне себердә дә...

Подробнее...

Галимә уңышлары

44-3Төмән дәүләт университетының Тубыл филиалының филология фәннәре докторы Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина быел Россия Федерациясе Президенты грантына лаек булды. “19-20 нче гасыр башында Тубыл губернасында мәчет китапларының язма корпусы” темасына язылган фәнни хезмәте буенча 2019-2020 нче елларны грант буенча бирелгән матди ярдәм белән фәнни эзләнүләр, архивларда эшләү, семинарлар үткәрү, нәтиҗә ясаулар турында аның белән әңгәмә кордык.

- Сез мондый дәүләт ярдәмен элек тә алган идегез, ә быелгысын ничек кабул иттегез?

- Әлбәттә, шатландык. РФ Президентының беренче...

Подробнее...

Яңа уку аудиторияләре ачылды

44-4Яңа уку аудиторияләре Ямбай мөселман дини оешмасының якшәмбе мәктәбендә барлыкка килде. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Ямбай мәчетенә йөрүчеләрне чын күңелдән котлады.

Унтугызынчы гасыр башында җирле сәүдәгәр-меценат Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуков акчасына төзелгән борынгы тарихи-архитектура һәйкәленең бер бинасында җирле мөселман дини оешмасы өлкә мөселманнары диния нәзарәте һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты телђктђшлегендђ ремонт үткәрә. Уку аудиторияләрендә кирәкле җиһазлар бар, сыйфатлы һәм уңайлы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Искәртеп узабыз...

Подробнее...

8-9 ноябрь – Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с.) туган көн – Мәүлид бәйрәме

Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме?

Изге­ Рабигүл әүвәл (мәүлид ­) ае башланды. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлләм туган. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә. Шул ук вакытта, арабызда Мәүлид көнен аерып билгеләп үтәргә ярамый, бу дингә яңалык кертү, дип исәпләүчеләр дә бар.

“Мәүлид”нең асылы һәм бераз тарих

«Мәүлид» сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көн­е – рабигүл әүвәл аен­ың...

Подробнее...

Әрвахлар - мәрхүм булган якын кешеләрегезгә - укып багышлагыз!

«Фатиха» сүрәсен укырга:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

«Ихләс» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

«Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде.»

«Фәләкъ» сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. «Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң...

Подробнее...

Мәчет халык белән нурлы

Совет чорында мәчетләр ябылды, безнең авыл мәчете дә клубка әйләнде. Шулай да әби-бабайларыбыз диннән аерылмадылар, бер йортка җыелып, җомга, гает намазлары укылды. Ә инде 1990 нчы елларда дин күтәрелә башлагач, шәһәрләрдә, авылларда мәчетләр төзелә башлады.

Шатан авылы бу бәхеткә 1995 елны иреште, июнь аенда Аллаһы йортыбызның ишекләре ачылды, шул вакыттан мәчет ишеге ябылганы юк, иншаллаһ.

Бу саваплы эшне халыкны оештырып Әбделхәлим Мәүлет улы Хисаметдинов үтәде. Аңа саулык-сәламәтлек теләп олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әбделхәлим абый олы яшькә җиткәч, мәчетне ышанычлы кешегә...

Подробнее...

Төмән хаҗилары белән очрашу

36-228 августта Төмән татар мәдәният үзәгендә быелгы Хаҗда катнашкан өлкәбездән киткән хаҗи һәм хаҗияләр белән очрашу булды. Анда өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов һәм идарәнең башка вәкилләре, алдагы елларда Хаҗга баручылар катнаштылар. Соңгы елларда Согуд Гарәбстанына китүчеләрне зурлап озату һәм каршы алу матур гадәткә әйләнде.

Очрашуда күпләр бу изге сәфәрдән алган кичерешләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Барысы да өлкән яшьтәге кешеләргә матди ярдәм иткән өлкә хөкүмәтенә, мөселман идарәсе хезмәткәрләренә...

Подробнее...

“Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”

Һәр авылның хөрмәткә лаек урыны – мәңгелек йортыбыз бар. Барыбызга да шул йортка барасын авыл халкы аңлый. Шунлыктан зиратны тәртиптә тотарга тырышабыз.

Яркәү районы, Шатан авылы зиратының урыны-урыны белән читәннәре искерде. Яңартырга кирәк. Һәр эш финанс чыгымнар таләп итә. Бу эшне хупладылар һәм кирәкле төзү материаллары алыр өчен авыл халкыннан, читтә яшәүче авылдашларыбыздан акча җыелды. Кирәкле әйберләр алынгач, кыска вакыт эчендә өмә ясап, әби-бабаларыбызның, туганнарыбызның мәңгелек йорты өр-яңа читәнле булды.

Бу саваплы эшкә зур өлеш кертүче эшмәкәр, үзебезнең авыл егете...

Подробнее...

Коръән уку

Коръән шәрифтән берничә аятьне сүрәләрне берәү яттан укыса яки карап укыса, шуны “Коръән уку” диләр. Коръән укучы иң беренче ният кылыр, ниятне күңелдән яки телдән дә әйтергә ярый.

Ният: “Нәүәйтү ән акраәл курәнә вә әтәшшәррафә бишәрафәтил курәни лирдааир-рахмәни вә тәрдишшәйтани. Аллаһүммә йәссирһүли вә тәкаббәлһү минни”.

Мәгънәсе: “Ният кылдым Коръән укымакка, аны укып хөрмәтләнмәккә. Ниятем Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм шайтаннан ерак булмак өчен. Әй Раббым, бу эшне миңа Син җиңел кыл һәм Коръән укуымны кабул ит”.

Коръән укучы, мөмкинлеге...

Подробнее...

Күлавыл мәчетендә бәйрәм

Искәндәр белән Гөлсем, авыл халкы белән бергәләшеп сарык, азык-төлек сатып алып, мәчеттә Корбан гаетен үткәрделәр. Безнең имамыбыз Аслана авылыннан килеп йөри, әле генә мәчетнең эчендә ремонт ясатты. 11 августта иртә белән ирләрне җыеп азан әйтте һәм Корбан гаетенә багышланган намазны укып, динебезнең алга баруын, илебезгә тынычлык, бөтен халыкка исәнлек-саулык теләп, вәгазь укыды. Гает ашын Сәлимә Зиганшина үзе пешерә. Һәрбер гает саен бөтен хатын-кыз белән сөйләшеп, бергәләп әзерләнәләр. Хәзер яшьләр дә, динебез, гореф-гадәтләребез белән кызыксыналар. Бигрәк тә яшь хатыннар өстәлне...

Подробнее...

Кугалы мәчете

32-4Корбан бәйрәме алдыннан без Төмән шәһәренең Кугалы авылы мәчете имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Садретдинов белән очрашып, олуг бәйрәмгә ничек әзерләнгәннәре, мәчет эшендәге яңалыклар турында белештек.

- Мин барлык мөселман кардәшләрне якынлашып килгән изге бәйрәм белән котлыйм. Корбан бәйрәмнәребез мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! Без һәркемне 11 август көнне 7.00 сәгатькә үзебезнең мәчетебезгә Гает намазына чакырабыз. Кичен кунакларны корбан ашы, пылау белән сыйлаячакбыз. Әби-бабайларыбызның үзләренең онык-нәбәрәләре белән килүләрен теләр идем...

Подробнее...

Коръән кушканча яшәү

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Өйләрегездә Коръәнне мөмкин кадәр күбрәк укыгыз. Чөнки Коръән укылмаган өйдә яктылык аз, яманлык күп була һәм анда күңелсез вә борчулы яшиләр”, - ди. Коръән укуның никадәр әһәмиятле икәнен аңлар өчен, мөгаен, шушы хәдис җитә торгандыр.

Мөэмин-мөселман Коръән укудан күңел тынычлыгы, авыруларына шифа һәм иң әһәмиятлесе – тормышында туры юл таба. Шуның өчен без Коръәнне өйрәнергә һәм даими укырга тиеш. Кайбер кешеләр, борчылып: “Дөрес укыйм микән? Җиренә...

Подробнее...

«Милли тормыш һәм дин» форумыннан соң

27-3Татарстан Республикасының башкаласы Казанда ел саен үткәрелүче имамнар форумын Россия дәүләтенең төрле төбәкләрендә чәчелеп-сибелеп торган, башка халыклар арасында яшәгән, бер хәтле үзенең телен һәм гореф-гадәтләрен оныта барган милләттәшләребезгә - татар имамнарына ана телебезне саклауда, хаксыз онытылган һәм югалтылган йолаларыбызны яңадан кайтаруда, үзебезнең нәселебез бөек татар милләте икәненә горурлык хисләре уятып, татарлыгыбызны күтәрүдә, аны ныгытуда бик зур, әйтеп бетергесез әһәмиятле һәм мөһим чара дип әйтер идем.

Ошбу җыелышта Россиянең төрле почмакларыннан 1100 дин әһеле: Көнчыгыштан...

Подробнее...

Ниһаять, аманадлылар мәчетле булдылар

27-7Төмән районының Аманад авылында мәчет төзелә башлаганга шактый вакытлар үтте инде.

- Авылда мәчет салу эше 1990 елларда башланган. Багдад хәзрәт тырышлыгы белән ак кирпечтән стеналары өелеп куелган. 2017 елда мин Аманад мөселман төркемен җитәкли башлагач, бу эшне ахырына җиткерергә уйладым. Монда өлкә хакимияте, өлкә мөселман дини идарәсе, авыл халкы бик булыштылар, - дип сөйләде Тимербикә Моталлапова. - Үзебезнең муллабыз да бар. Элек читтән чакыра идек. Ринад Абдуллин бар дини йолаларны да белә, өйрәнә, Аллага шөкер.

Авыл халкы җыйган садакаларга ярдәмгә өлкә хакимияте (1500 мең)...

Подробнее...

Мәчеткә яңа манара куелды

27-4Төмән районының Салаирка авылында мәчет 1995 елдан бирле эшли, киләсе елга 25 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Дини бәйрәмнәрне бергәләшеп гел үткәреп киләбез. Халык дус, бердәм бездә. 2018 елда көчле җил булганда мәчетебезнең манарасы җимерелеп төште. Быел яңа манара һәм тимердән койма ясадык. Бу эшләрне тәмамлап, 16 июнь көнне Ураза бәйрәмен үткәрергә уйладык. Дәрәҗәле кунаклар: өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, мәдәният идарәсе белгече Альберт Алтынгузин да килделәр.

Тагын да Шыкча, Нариманова, Яңа...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836