#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сүз эчендә мәрҗән бар...

Бер ир-ат дустына зарланып сөйли икән.

- Хатыным белән 12 ел яшәп, 3 бала үстерәбез. Бер-беребезгә хисләребез суына башлагач, мин башка хатынга үлеп гашыйк булдым. Башта хатыннан качып кына очрашып йөргән булсак, бераздан сөйгәнем: “Я үзеңнең себеркең белән аерылышасың, я мин сине ташлап китәм!” – дип ультиматум куйды. Үзем дә аңлыйм, эшләр күптән шуңа бара иде. Озакламый хатын белән тыныч кына аңлаштык та, киемнәремне җыярга керештем. Карыйм, хатын да зур сумкага балаларның кием-салымнарын җыя. Бу хәлгә гаҗәпләнгәнемне күреп хатыным миңа: “Син балаларыңны ял көннәрендә генә күрермен дип...

Подробнее...

Ирнең аерылып чыгып киткән хатынына язган хаты

Гадәттәгечә, гаилә башлыгы эштән кайта да, кулына сыра савытын алып, футбол карарга дип диванга барып оялый. Икенче бүлмәдәге балалары әкият укуын, җырлавын, алар белән бергә уйнавын күпме үтенсәләр дә, аларның сүзләренә игътибар бирми әлеге ир-ат. Бу вакытта хатынының чыгып киткәнен белми иде ул. Ә берничә көннән соң ир хатынына түбәндәге хатны яза:

“Кадерлем, без синең белән бер фикергә килә алмыйча, әрләштек. Мин эштән бик арып кайтып, балаларның акырык-үкерек тавышларын ишетмәс өчен телевизорны кабызып, футбол карарга яттым. Башым авырта һәм синең дә кәефең яхшыдан түгел иде...

Подробнее...

Ал чәчәкләр бәясе

(хикәя)

Төрле мәсьәләләр белән килгән халыкны кабул итеп утырган Гөлшат чираттагы кызны чакырды да, аңа сораулы караш ташлады:

– Хәерле көн. Сез ни телисез?

Мөлаем йөзле, зифа буйлы кыз бераз икеләнеп торды да, кызарган күзләрен яшерергә тырышып, җавап бирде:

– Без моннан ай ярым элек егетем белән өйләнешергә гариза биргән идек. Мин шуны бетерергә килдем.

Гөлшат, кызга бер караш ташлау белән, аны таныды. Шундый да матур парлар була, әйтерсең лә, алар туганда ук бер-берсе өчен ярәшелгән... Әйе, кавышырга гариза китергән бу карап торырлык парга Гөлшат һәм ике хезмәттәш хатын-кыз...

Подробнее...

Тормышта кирәк ырымнар

- Никах балдагын киеп карарга беркемгә дә рөхсәт итмәгез. Үзегез дә башка кеше балдагын киеп никахлашмагыз. Кияү белән кә­ләшнең икесенең дә балдаклары бер үк төрле металлдан эшләнгән, бер үк көнне, бер үк кибеттән сатып алынган булсын.

- Туйга кадәр күлмәк һәм фатаны да башка кеше киеп карамасын. Туйдан соң аларны сатарга яки бирергә ярамый. Болай эшләү гаиләдә низаг чыгара һәм аерылышуга ук китерүе ихтимал, дип санала.

- Язылышкан вакытта балдакны ялгыш төшереп җибәрсәң нишләргә? Кул астыгызда гына ак җеп булса яхшы. Төшеп киткән балдакны иелеп алгач, җепне аның аша...

Подробнее...

Кочаклашу дәвалый

“Кил, кочаклыйм әле үзеңне!” Бу сүзне ир-атларга ешрак кабатлау мәслихәт. Кочаклашу, бер-береңә яратып орынулар көч һәм энергия биреп кенә калмыйча, дәвалыйлар да икән әле. Күптән түгел галимнәр шундый нәтиҗә ясаган. Майами университеты каршындагы эзләнүләр институты директоры Тиффани Филд үткәргән тәҗрибәләр буенча, бер-берсе белән кочаклашкан парларда күңел төшенкелеген киметүче гормоннар күбәйгән, кан басымы төшү, йөрәк эшчәнлеге яхшыру күзәтелгән, кандагы гемоглобин күләме арткан. Ә соңгысы исә, иммунитетның күтәрелүенә һәм сәламәтләнүгә китерә. Хәтта ки шуңа кадәр барып җиткән, хәзер...

Подробнее...

Мәхәббәт көче

Бер бай егет ят шәһәргә килгәч, биек йорт тирәсеннән үтеп барганда, берәүнең шундый матур тавыш белән моңланып җырлаганын ишетеп туктап кала. Башын күтәреп караса - 2 каттагы фатир тәрәзәсеннән кул эше белән шөгыльләнеп утырган кызны күреп ала. Аның чибәрлегенә сокланып, бар дөньясын онытып торган арада, кыз да аны күреп, тиз генә каядыр югала. Егет аны бер күрүгә зарыгып күпме көтсә дә, кыз тәрәзә янына кабат килми. Икенче көнне егетнең аяклары үзләре ук аны шул йорт тирәсенә алып киләләр. Кызның тәрәзәдән караганын озак көтеп тора ул. Ләкин кыз икенче, өченче көнне дә күренми. Шулчак...

Подробнее...

Парлы аккош күлләрдә

Ямьле яз аеның бер көнендә күл аша көймәдә Ишмәт авылына кайттым. Тыныч күлдә рәхәтләнеп, муеннарын бер-берсенә терәп, сөенеп ике аккош йөзә иде. Көймәдә мине күргәч, аккошкаем таныгандай муенын сузып, миңа таба карап “кыйгак-кыйгак”, “рәхмәт-рәхмәт” дигән шикелле тавыш бирде.

Кинәт йөрәгемә ялкын ябышкан кебек булды. Исемә төште – бервакыт яз көннәрендә ялгыз аккош күреп, аңа: “Кайгырма, аккошкаем, Аллаһы боерса, очратырсың сөйгән парыңны”, - дип теләкләр теләгән идем. Күрәсең, минем теләкләрем аккошкаема ярдәм иткән, ул яраткан парын тапкан!

Шатлыгымнан күзләрдән яшьләр тамды...

Подробнее...

Тормыш турында уйланулар

Ни өчен күпчелек кеше тормышның тәмен тулысынча тоеп яши алмый? Чөнки кеше иркенләп яшисе урынга, күп вакытны көтүгә сарыф итә. Әйе, кеше һәр атна саен ялны, һәр ай саен бәйрәмне, ел буе җәйне һәм гомере буе – бәхет көтеп яши... Без шулай калган “гади” көннәрне исәпкә алмыйча, тизрәк бу яисә теге көн килеп җитсен иде дип вакытны, гомерне үзебез ашыктырабыз түгелме соң? Яшәү тәмен тоеп гомер итү ул - вак-төяк шатлыкларга да күп игътибар бирү, яхшы яңалыкларны истә тоту, дөньяның ничек яратылганына соклану, табигатьтә булган илаһи көчләргә гаҗәпләнеп һәм сокланып карау, шуларга җавап итеп бары...

Подробнее...

Тормышта кирәк ырымнар

- Никах балдагын киеп карарга беркемгә дә рөхсәт итмәгез. Үзегез дә башка кеше балдагын киеп никахлашмагыз. Кияү белән кә­ләшнең икесенең дә балдаклары бер үк төрле металлдан эшләнгән, бер үк көнне, бер үк кибеттән сатып алынган булсын.

- Туйга кадәр күлмәк һәм фатаны да башка кеше киеп карамасын. Туйдан соң аларны сатарга яки бирергә ярамый. Болай эшләү гаиләдә низаг чыгара һәм аерылышуга ук китерүе ихтимал, дип санала.

- Язылышкан вакытта балдакны ялгыш төшереп җибәрсәң нишләргә? Кул астыгызда гына ак җеп булса яхшы. Төшеп киткән балдакны иелеп алгач, җепне аның аша чыгаралар...

Подробнее...

Алар авылның киләчәге

13-10Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетендә Надир Раиф улы Әхтәриев белән Фатыйма Рөстәм кызы Абдуллинаның никах туйлары узды. Кыз егетне армиядән көтте. Коръән сүрәләрен мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов укыды. Авыл мөселман оешмасы рәисе Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин тантаналы рәвештә яшьләргә никах таныклыгы тапшырды. Мәчетнең янкормасында халыкны бәйрәм ашы көтте.

Төмәннән, Вагай районы, Тугыз авылыннан килгән кунаклар никах туена сокланып, күтәренке күңел белән кайтып киттеләр. Надир белән Фатыймага бәхет, сәламәтлек, тигезлек телисе генә кала. Шушындый шатлыклы...

Подробнее...

Язмыш сынауларына баш имичә

25 яшемдә үземнән 5 яшькә зур булган Алексей белән никахсыз гына яши башладык. Мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерү турында уйламадым да, чөнки бер-беребезгә карата хисләребезнең саф булуына шигем юк иде. 28 яшемдә балага уздым. Ә бераздан ялгыш кына иремнең телефонына килгән: “Җаным, бүген көтәргәме сине?”- дип язылган СМСны укып, аның сөяркәсе барлыгын белдем. Ирем төрле хәйләләр табып өйгә иртәгесен генә кайтып керсә дә, гаиләбезне таркатмас өчен, сөяркәсе турында авыз ачмадым. Киресенчә, өс-башын чиста тоттым, оекбашына хәтле үтүкләп кидердем, өйдә һәрвакыт чисталык хөкем сөрде, ашарына 5...

Подробнее...

Хатын-кызларга киңәш итеп

“Серле телефон”га ерак татар авылыннан урта яшьләрдәге хатын шалтыратты.

- Исәнмесез, әдәбичә сөйләшә белмим, җирле себер татар телендә сөйләсәм, аңларсызмы? – дип кызыксынды ул, саф әдәби татар телендә сөйләргә тырышып.

- Әлбәттә! Хәтта рус телендә сөйләсәгез дә ярый, - дидем, күптән тынып торган телефонымның “җанланганына” сөенеп. Өстәвенә бу көннәрдә “Сөю чишмәсе” сәхифәсен әзерләргә кирәк, дип уйланып йөргән чак та иде әле.

- Тиздән 14 февраль – Гашыйклар көне җитә. Минем сөйләргә теләгән хәл бу датага катышы булмаса да, форсаттан файдаланып, үземнең тормыш тәҗрибәмнән чыгып...

Подробнее...

Мәхәббәтне ничек сакларга?

- Бер яшь егет икенче бер шәехкә килеп зарланган: “Мин яшь һәм яшь кызларга карамый түзә алмыйм. Миңа нишләргә?” Остазы аңа сөт белән мөлдерәмә тулы стакан тоттырган һәм базардагы бер кешегә тамчысын да түкми илтеп бирергә кушкан. Тагын бер шәкертен чакырып алган да, камчы тоттырып, бер тамчысын түксә дә, сөт илтүче егетне урам уртасында бөтен халык алдында камчыларга кушкан. Яшь егет бер тамчы сөтне дә тамызмыйча илтеп биргән. “Юлда ничә кыз күрдең?” - дип сораган аннан шәех. “Берсе дә күзгә ташланмады. Мин сөтне түгәрмен дә кешеләр алдында кыйналып хурлыкка калырмын дип...

Подробнее...

Уртага салып сөйләшәсе калган

Җәй ае, ял вакыты. Менә минем дә чираттагы ялым. Ял вакытында туганымның хәлен белим дип кунакка барган идем. Олы яшьтәге апамның да дуслары бар. Менә аларның берсе апамның хәлен белергә дип кичләп кенә кунарга килде. Сөйләшкән арада мин үземнең мәкаләләр язгалап куюымны, мактанып та түгел инде, әйтеп ташлаганымны сизми дә калганмын. Кич озак утырылды, чәйләр дә күп эчелде. Кунак апам миңа үзенең тормышын сөйләде. “Бер язмасаң да, берәр кирәге чыгар, балам. Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен генә сөйләвем”, - дип куйды Саимә апа.

Мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар өчен җәй ае уку йортларына...

Подробнее...

Башта уйлап кара...

Килер бер көн – аның артыннан ишек ябылыр һәм син ирекле булып калачаксың! Әйт, инде бәхетлеме син? Син бу көнне көткән идең, теләгеңә ирештеңме? Берәү дә хәзер синнән иркә-назларны таләп итми, берәү дә: “Син кайда идең?”, “Син кем турында уйлыйсың?” кебек сораулар биреп аптыратмый. Берәү дә синең телефоныңны актарып, чит номерлар эзләми. Берәүгә дә җылы сүзләр әйтергә кирәкми. Шулай ук беркемгә дә чәчәк бәйләме бирергә кирәкми, чөнки бирер кешең юк. Уйлап карасаң, син ирекле, телисең икән – күңел ач, яңа танышлар тап... Ләкин ни өчендер шул әйтелгән сүзләр, бергә булган вакытлар искә төшә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836