#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Рәхмәтемне белдерәм...” хәтер кичәсендә

46-68 ноябрь көнне 13 ел Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәген җитәкләгән Лилия Гафият кызы Кәримованың вафатына 40 көн булу сәбәпле, мәдәният үзәгендә “Рәхмәтемне белдерәм...” дип аталган хәтер кичәсе үткәрелде. Чарага мәрхүмәнең якын туганнары, коллегалары, дуслары һәм җәмәгать эшлеклеләре килделәр. Алып баручылар Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин өлкәдә милли мәдәниятебезне үстерүдә, популярлаштыруда бөтен көчен куеп эшләгән җитәкчеләре турында җылы сүзләрен җиткереп, ул башкарган эшләрне барлап, килгән кунакларга, чараны уздыруда матди ярдәм күрсәткән өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла...

Подробнее...

“Себертатарца-урысца сүслек” китабы тәкъдим ителде

46-7Күптән түгел өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүзия Фәез кызы Марганованың милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә Думасының матди ярдәме белән “Себертатарца-урысца сүслек” дип аталган тагын бер яңа китабы дөнья күрде. Ул “Төмән нәшрият йорты”нда 650 дәнә белән бастырылган. 470 биттән торган әлеге саллы сүзлеккә 30 меңгә якын себер татарларының сөйләмендә бик еш кулланыла торган, искергән, алынма һәм XVIII-XIX гасыр себер татар әдәбиятында сакланган сүзләр кергән.

Сүзлекнең тәкъдим итү чарасы 1 ноябрь көнне өлкә фәнни китапханәсенең конференцияләр залында үтте. Бирегә...

Подробнее...

Тубылда иҗат бәйгесе

46-8Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә беренче мәртәбә узган “Илһам” рәсемле–декоратив иҗат бәйгесендә тамашачылар һәм жюри әгъзалары 143 катнашучының иҗат эшләре белән таныштылар. Декоратив-гамәли сәнгать осталарының, рәсем ясарга яраткан мәктәп укучыларының, балалар бакчаларыннан катнашучыларның иҗатында төрле темалар күрсәтелгән күргәзмәне үзәккә килүче һәр кеше кызыксынып карады. Бәйгегә нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы бәйрәмчә матур һәм оешкан төстә узды.

Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәр катнашучыны дипломнар белән бүләкләде. Бәйгедә катнашучыларның иҗатына бәя биргән...

Подробнее...

“Тыныч тормышка шатланам”

46-12Яркәү районы, Карагай авылында туып-үскән тыл ветераны Лира Вәлиулла кызы Тимканова (Вәкилова) белән ямьле нигез йортларында очраштык. “Яңарыш “ газетасы редакциясеннән килүебезне белгәч, “Мин сезгә бер бәет күрсәтәм”, - дип аптырап, ашыгып 90 яшькә җитеп килүче әби урындыкка менеп, шкафның югары киштәсенә үрелде. Бәетне эзләде, таба алмады. “Егыла икән”, - дип шүрләдек, шаккаттык. Егылмады, җиңел генә урындыктан төште. “Курыкмагыз, әни безнең шундый” – дип кызы елмайды.

«Сез озын гомер кичергән, өлкәннәрнең һәрберсенең тормышы кызыклы, безнең өчен гыйбрәт. Үзегез турында сөйләп китмәссезме?»...

Подробнее...

“Мәүлид ән-Нәби”

46-119 ноябрьдә «Торфяник» мәдәният йортында менә инде 7 ел дәвамында мөселманнарның региональ Диния нәзарәте җитәкчесе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин һәм татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгеч Гөлнара Кәримова җитәкчелегендә оештырылган “Мәүлид ән-Нәби” бәйрәме үтте. Фойега керү белән дини рух сизелде: тыныч моңнар йөрәктә җылылык хисе тудырды.

Чараны Г.Кәримова алып барды. Коръән уку өчен беренче сүз хафиз Ибраһим Ашибордановка бирелде. Ул матур тавышы белән чын күңелдән моңлы итеп Коръән сүрәләрен укыды. Әмир хәзрәт Балдин олы бәйрәм кичәсенә җыелган кунакларны...

Подробнее...

Еллар уза барган саен

46-13Аромаш районы, Көсәйкүл авылында яшәүче озын гомерле әбиләребезнең тормыш юллары, дөньяны яратып, хезмәт итеп яшәүләре яшь буын өчен үрнәк. Авылдашлары, күршеләре алдында абруе зур булган Сәрвәр Әхмәди кызы Якупова 86 нчы яшендә бара. Тыл һәм хезмәт ветераны бүген дә үз аягында, йорт мәшәкатьләрен үзе башкарган, кунакчыл, ягымлы әбиләрнең берсе. Аның турында, “эшкә кулы яткан кеше”, диләр. Нинди генә ризыклар пешермәгән ул яшь вакытында. Аның баланнан һәм каз итеннән пешергән зур бәлешләрен авылдашлары да яхшы хәтерлиләр.

Авылыбыз кайнап яшәгән елларны зур мәҗлесләргә күршеләре Сәрвәр апаны...

Подробнее...

“Тәҗрибә алу максаты белән”

“Яңарыш” өлкә татар газетасының һәр саны аерым бер тарих. Анализ ясау, тәҗрибә алу максаты белән кулыма 28 еллык тупламаны алдым. Төгәл кайсы елны карыйм дигән уй юк иде. Шобага салган шикелле күзне йомып кулыма ниндие эләкте – шуны алдым. Күземне ачсам – 1994 ел!

Бу чорда “Яңарыш” газетасыннан бераз ерак идем. Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультеты, рус-татар бүлегендә көндезге укуда белем алган елларда китапханәдә, каникулларда, бәйрәм көннәрендә туган йортка кайткач яратып укыдым. Безнең татар халкы тормышы, үткәннәр чагылышы, файдалы киңәшләр...

Подробнее...

Киндерле авылының күренекле кешеләре

45-2Озын гомерле әби-бабайлар – авылыбызның горурлыгы. Аларның тормыш юллары сикәлтәсез, җиңел генә узмаган.

Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар 85-90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар.

Хәзерге көннәрдә алар авылыбызның хөрмәтле кешеләре. Җәйнең матур җылы август көннәрендә күренекле Хәбибуллиннар гаиләсенең юбилейлары узды. Киндерле авылының аксакалы Дәүләтгәрәй Җиһангәрәй улына 90 яшь тулды. Авыл мәчетен торгызуда бик күп көч куйган, соңрак дистә еллар буе мәчет старостасы вазифасын башкарган бабай ул безнең. Авылыбызның рухи тормышында үз өлешен кертеп...

Подробнее...

Каләмегездә өметле көчләр бар

«Яңарыш»ның өч дистәсе тулуга да елдан азрак вакыт калды. «Соң булса да уң булсын»ны кулланып, уңган кызларыбызны газетаның 29 яше белән бар күңелдән котлыйм. Озын гомер, нык сәламәтлек, ак бәхетләр, абруйлы хезмәт юлыгызны уңышлы казанышлар гына бизәп торуын теләп калам.

Сүз уңаеннан, минем гади иҗатыма карата биргән мәртәбәле бәягез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Ә оста журналист – Рәүфә Кангазинага, дулкынландыргыч мәкаләсе өчен аеруча рәхмәт.

Әгәр дә «Яңарыш» булмаса, шундый кичерешләрне тоеп кинәнер идекмени?.. Шуңа күрә бу хәлне: үҗәт, тыйнак, тырыш, гадел яңарышлыларыбызның...

Подробнее...

“Мөһим символ булып”

45-5Төмән районының Шыкча һәм Явызбы авылларында һәлак булган солдатларга һәм сугышта катнашучыларга куелган һәйкәл янында хакимият башлыгы Рәис Әминов җитәкчелегендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә истәлек ташы куелды. Шыкча авылында урнаштырылган таш, авыл хакимияте башлыгы әйтүе буенча, башка авылларныкына караганда күләме белән дүрт тапкыр артыграк. “Бөтен район буйлап безнең монумент иң зуры һәм гранит ташыннан, - дип горурлык белән хәбәр итте ул. - Явызбы авылында урнаштырылганы змеевик ташыннан. Тик шунысы борчый, балалар өстенә менеп уйныйлар. Форсаттан...

Подробнее...

Җәмигъ мәчетенә -5 ел

45-8Төмән өлкәсенең иң зур һәм яңа матур мәчетләренең берсе Тубыл шәһәрендә урнашкан. Яңа ике катлы Җәмигъ мәчетен 2011 нче елны шәһәрнең уникенче микрорайонында кызыл кирпечтән төзи башлыйлар. 2014 нче елның ноябрь аенда мәчетнең күркәм ачылыш тантанасында тубыллылар, өлкәбез шәһәрләреннән һәм башка регионнардан килгән кунаклар катнашкан бәйрәм чарасы күпләрнең хәтерендә. Өлкә хакимиятенең, тубыллыларның һәм барлык мөселманнарның тырышлыгы белән төзелгән яңа мәчет биш ел дәвамында үз вазыйфасын башкарып юбилеен каршы алды. Мәчеттә хәзрәтләребез төрле милләт вәкилләре мөселманнары белән уртак тел табып...

Подробнее...

Балачакны хәтерләткән бишек җырлары

44-6Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Бишек җырлары” дип исемләнгән кичә оештырды. Чараны башлап җибәрүче Ләйсән Ниязова кичәгә килгән өлкән яшьтәге кунакларны яшьлек елларына чакырды. Тамашачылар бишектә балаларын үстергән елларны искә алдылар. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе һәм кичәне алып баручы, үзе дә ун балалы гаиләдә бишек җырларын тыңлап үскән Айсылу Әбделман кызы Юнысова бишек җырлары, бишекләребез халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаган йолабыз дип, һәркемебезгә таныш булган “Әлли-бәлли итәр бу, мәдрәсәгә китәр бу” дигән җырны...

Подробнее...

Укучыларының хөрмәте аларга кадерлерәк

44-5Яшь буынны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә бөтен гомерен багышлаган педагогик хезмәт ветераннары Аслана авыл җирлегендә бик күп. Укытучылар көнендә Ялутор районы, Аслана мәдәният үзәгендә бик уңышлы эшләп торучы “Тамаша” (җитәкчесе Ильяс Бакиев) фольклор ансамбле җырчылары Күлавыл, Калмаклар, Кактамак, Бумаер авылларына барып “Без сезнең исемнәрне онытмыйбыз” дип аталган бәйрәм программасы белән чыгыш ясадылар. Беренче чиратта тамашалылар Күлавылда яшәүче педагогик хезмәт ветераны Наҗия Сабир кызы Миназарованы һөнәри бәйрәме белән котладылар. Ул хөрмәткә һәм рәхмәт сүзләренә лаек...

Подробнее...

Карагайның тырыш егете

44-7Октябрьнең матур көннәренең берсендә Яркәү районы, Карагай авылына бардык. Юлны кыскарту максаты белән Иевлево авылы аша түгел, Яркәүдә Тубыл елгасын паром белән кичтек. Тап елгасы янында урманга кереп гөмбә карадык, ләкин рәтләп күренмәде. “Быел гөмбә аз”, - диделәр урманда очраган кешеләр. Бу якларда табигать искиткеч хозур, бай: нарат, саз чияләрен, гөмбә җыеп, балык тотып халык көн күрә.

Авыл гөрләп яши. Иске йортлар янына мәһабәт, купшы яңалары төзелгән. Клуб, кибет, фельдшер-акушер, гөмбә кабул итү пунктлары эшли. Укучыларны Серән (Иске Александровка) мәктәбенә укырга көн саен автобус...

Подробнее...

Ачы язмышлы еллар

30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Күпме кешегә “кара тамга” тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә, меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла.

Самаровск районының Кедровый авылында Төмән өлкәсенең көньяк районнарыннан сөрелгән крестьяннар яшәде. Аларга авыл халкы белән аралашырга, балык тотарга, ауга барырга, җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек җыярга тыела. Алар тиккә эшләгәннәр, хезмәт хакы түләнмәгән. Көндез урамда беркем юк. Инвалид Нюра Бурдакованы, балалар текә ярдан Обь елгасына егылмасыннар дип күзәтеп торганы өчен сөргенгә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836