#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гыйбрәтле сүзләр

Туган тел дигән дәрья бар – төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр

(мәкаль).

...Туган телеңне белмәү – әти-әниеңне онытуга тиң.

...Туган телендә сөйләшмәгән баладан  иман кача.

...Туган телең белән тугансың – туган телең белән китәрсең.

... Туган телеңә өйрәнү бервакытта да соң түгел.

...Аллаһы Тәгалә сине нинди тел белән яралткан булса, син ахирәткә дә шул тел белән барырга тиеш.

...Һәр чәчәкнең үз гөле, һәр милләтнең үз теле (мәкаль).

... Кем дә кем туган телендә аралашудан туктый – аның нәсел тамыры да терек булудан...

Подробнее...

Һәр адымда татар рухы

12-10Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институтында (ТОГИРРО) татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен белем күтәрү курсларында катнашучылар Төмән районының Индрәй урта мәктәбендә этномәдәни компонентлы укыту шартларында  дәрестә һәм дәрестән тыш федераль дәүләт укыту стандартларының төп таләпләрен, идеяләрен тормышка ашыруны күреп кайттылар. Чара милли киемле укучылар һәм мәктәп директоры Рәүфә Алеева җитәкчелегендәге коллективның хуш күреп каршы алулары, татар аш-сулары, чәй тәкъдим итүләре белән бик күңелле башланып китте. Яшь укытучы Илсөяр Речапова Галия апа Сагитуллина булдырган...

Подробнее...

Вәчир мәктәбендә семинар

12-11Тубыл районының этномәдәни компонентлы Вәчир мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары булып үтте. Семинарның темасы хәзерге көн өчен актуаль булып торган — “Яңа педагогик технологияләрне куллану - укытучының профессиональ үсеш факторы һәм укучыларның белемнәренең сыйфатын күтәрү” иде. Дәресләр һәм класстан тыш чаралар заман таләпләренә туры китереп бик тә кызыклы итеп оештырылды. Семинарда районның Лайтамак, Санникова, Хуҗайлан, Полуяново урта мәктәпләреннән, Ләңче, Ләчек башлангыч мәктәпләреннән укытучылар һәм гомер буе Вәчир мәктәбендә эшләгән ветеран укытучы, хәзерге көндә безнең...

Подробнее...

Татар теленең, татар милләтенең киләчәге бармы?

Мин 1955 елда Ямбай урта мәктәбен тәмамладым. Барлык фәннәр татар телендә иде. Рус, немец  дәресләре да бар иде. Төмәндә Киров урамында 7  йортта татар мәктәбе эшли иде. Ленин урамындагы өлкә китапханәсенең татар бүлегендә Нәсимә апа Заппарова эшләде. Ямбай мәктәбенә дәреслекләрне Казан шәһәреннән җибәрәләр иде. Ямбайда 1953 елда урта мәктәп ачылгач, укытучылар Казаннан килделәр. Алар: Марсельеза, Разия, Гелюфар (Гөлҗәүһәр), Мөслимә, Фоат, Хәсән кызы Әминә, Яхъя, Газиз һәм башкалар. Татарча концертлар, спектакльләр дә куялар иде.

...

Подробнее...

Укытучы - юбиляр

8-1224 ел Төмән өлкәсенең Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, 20 ел район татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе җитәкчесе, Россиянең иң яхшы мөгаллиме конкурсында ике мәртәбә җиңүче (2007, 2011 еллар), “Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгеләре җиңүчесе (2010, 2016 еллар), Мәскәүдә IV нче “Бөтенроссия туган тел укытучылары мастер-классы” бәйгесендә “Укытучылар укытучысы” дигән тирән мәгънә салынган номинациядә алдынгылыкны яулаучы, РФ Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты махсус призына, Дәүләт...

Подробнее...

Укытучы булу – зур бәхет ул!

8-13Иртәнге җил белән дулкынланып
Ята көмеш сулы Паймә күл.
Тиккә түгелдер, аны зурлап

Җырга салган элек картлар шул.

Халкы ачык йөзле, шат күңелле,
Түгәрәк утырган авылы.

Кара урман икән аның яны,
Бигрәк җиңел, таза һавалы.

                                                  Юрмы авылына бер ямь биреп
                                         &nbsp...

Подробнее...

Татар теле белгечләре

8-11Казан шәһәрендә 27нче  милли гимназия бинасында 6 февральдән алып 9 февральгәчә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән төбәкара олимпиада узды. Бу сынауда Россиянең 17 регионыннан 100дән артык 8-11 сыйныф укучылары ярышты.

Олимпиада 2 турдан торды: 1 турда татар теле һәм татар әдәбиятыннан биремнәр эшләделәр; 2 турда иҗади конкурс - яттан сәнгатьле итеп Ф.Яруллин, Р.Вәлеев һәм башка күренекле юбиляр шагыйрь-язучыларның иҗатларыннан монолог яки шигырь сөйләү булды.

Безнең укучыларыбыз ике турда да сынатмадылар - призлы урыннар яуладылар. Менә алар - безнең горурлык: татар...

Подробнее...

Туган телебез осталары

4-5Төмән дәүләт университетының төп бинасында 11 январьда татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үтте.

Анда өлкәнең Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Төмән, Тубыл, Ялутор, Вагай, Яркәү районнары мәктәпләреннән 31 укучы катнашты. Мәктәп һәм район турында җиңеп чыккан кыз һәм егетләр өчен дулкынландыргыч ике көн тиз генә үтеп китте. “Быел биремнәр Татарстанда төзелгән, беренче бирем русчадан татарчага тәрҗемә итү, соңгысы - татарчадан русчага тәрҗемә итү һәм кечкенә генә инша язуны сорый иде. Биремнәр әдәбият теориясен, әдәбият тарихын белүне таләп итәләр иде. Үткән еллар белән...

Подробнее...

Тәҗрибәле һәм иҗади шәхес

4-4Ниязова Бәниса Сөнгатулла кызы – Төмән өлкәсендә үткән “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә “Иң яхшы мастер-класс” номинациясендә җиңүче укытучы.

Бәниса Сөнгатулла кызы тумышы белән Вагай районының Агытбаш авылыннан. Белем алу юлын әлеге районның Тугыз сигезьеллык мәктәбендә башлый. Ул кечкенәдән үк укытучы  булырга хыялланган. Үзенең идеалы дип беренче укытучысы Мәфтуга апа Сафинаны һәм зуррак классларда класс җитәкчесен Наилә апа Курманованы саный. “Бу тыйнак, сабыр холыклы...

Подробнее...

Татар теле – ана теле

52-7Үткән уку елыннан 1 класстан татар теле һәм әдәбияты дәресләренә 3әр сәгать бирелүе этномәдәни мәктәпләр тормышын җанландырып җибәрде дисәм дә ялгыш булмас. Класстан тыш чаралар да яңача төс алдылар, татар телендә үткән бәйрәмнәр саны да артты, бәйгеләрнең төрлесендә укучылар зур теләк белән катнашалар.

Төмән районындагы Индрәй урта мәктәбе директоры Рәүфә Алеева: “Хәзер татар теле дәресләре укыту планының төп база бүлегендә, - дип хәбәр итте. - Элек ул инвариант бүлегендә иде. Шуңа да, “укырга теләмибез”, дип гариза язучылар да булды. Инде андый очраклар юк.

Мәктәптәге 300...

Подробнее...

Теләгенә ирешүче

48-7“Наилә - 1. Теләгенә ирешүче. 2. Файда. 3. Бүләк” дип аңлатма бирелгән бу исемгә Г.Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли” китабында. Чынлап та, бу тырыш, булган кызның исеме җисеменә туры килә.

Наилә Кәримова Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 8 классында белем ала, “бик яхшы” билгеләренә генә укый. Гаиләдә өч баланың иң өлкәне. Мәктәптә татар һәм рус теле, әдәбияты, тарих фәннәрен яратып үзләштерә. Җырлый, шигырь сөйләү остасы, төрле чараларны алып бара, әле ирекле көрәш белән дә шөгыльләнә башлаган.

- 5нче класста таныштым мин аның белән, - дип сөйли башлады укучысы турында аңа...

Подробнее...

Төмән районы татар теле һәм әдәбияты берләшмәсе яңалыклары

48-8Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышы Шыкча мәктәбендә үтте. Анда сәләтле балалар белән эшләү турында сүз алып барылды. Семинарда катнашкан Индрәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова: “Иң элек директор Гөлнара Кәримова мәктәбе, коллективы турында бик әйбәтләп сөйләде, - дип фикерләре белән уртаклашты.  - Татар телен барлык милләт вәкилләренең дә укырга омтылуларын әйтте. Бу сүзләр мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова һәм башлангыч класслар укытучысы Мәүҗия Рәхимова дәресләрендә дә расланды...

Подробнее...

Әниемә хат

(Һәрбер ана үз баласының җылы хаты итеп кабул итсен иде).

Кадерле әникәем!!!

Сине дөньяның иң гүзәл көне белән котларга рөхсәт ит.

Бердәнберем, якты таңым, ак хисләрем, газиз әнием! Син янымда булганда миңа алсу таңнар нигә кирәк? Чөнки син бит үзең якты таңым, җылы кояшым, сүнмәс йолдызым.

Әнием, әниемкәем!

Синең күзләреңдә минем иң бәхетле көннәрем, гомер сукмагым чагыла. Минем җан сулышым синең җылы кочагыңда яшәгәнгә күрә синең гомерең үземнекеннән дә кадерлерәк! Синең тавыш аша бар дөнья моңын, табигать сулышын ишеткәнгәнгә күрә - синең тавыш иң яраткан көем! Дөнья матурлыгын...

Подробнее...

10 шәһәр татарча язачак!

44-729 октябрьдә «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Бүгенге көндә безнең алда татар теленең кулланылыш өлкәсен киңәйтү соравы тора.

Соңгы вакытта...

Подробнее...

“Яшь буын” дәреслекле, матур әдәбиятлы итте

Төмән өлкәсендәге этномәдәни белем бирүче мәктәпләргә “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов үткән ел 1235 данә федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре алып кайткан иде инде. “Дәреслекләрне күп кәгазьләр әзерләү, үтенеп сорау, аңлатулардан, хатлар язудан соң, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар Конгрессы ярдәме белән түләүсез бирүләренә ирешсәм дә, алып кайту өчен күпмедер чыгым түгәргә туры килде.

Юл акчасын сораган өчен күп...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836