#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кафия апа хатирәләре

30-6Кафия Егорова Тубыл шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Ул елларны Панфиловчылар урамында күпчелек татар гаиләләре яши. Балачак һәм яшьлек елларын искә алып, Кафия апа күңеленә туплаган моңсу һәм матур хатирәләре белән уртаклашты. “Өч бертуган сеңелем, ике абыем бар иде. Алты баладан мин берүзем исән калдым. Без үскән урамда балалар дус, тату яшәдек. Урамыбызда бер генә рус гаилә бар иде. Баба Надя апаны әле җылы сүзләр белән искә алам. Аларның балалары да безнең әбиләр белән утырып.

татарча аралашканнарын хәтерлим. Һәр гаиләнең йорт алдында тавыклар, казлар, үрдәкләр була иде. Кече...

Подробнее...

Мәхәббәт өчен бүләк

30-51 июль көнне Төмән районы, Ямбай авылында яшәүче Нурания һәм Сәгыйть Сагитовлар авыл клубында матур итеп Алтын туйларын бәйрәм иттеләр, алар өчен кабат Мендельсон маршы яңгырады. Сәгыйть Дилмөхәммәт улы белән Нурания Фәйзи кызын котларга дуслары, туганнары, түрәләр, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре җыелган иде.

Гаилә башлыгы Сәгыйть Дилмөхәммәт улы 1947 елда Ямбай авылында туа. Аңа бик иртә әнисенә терәк булырга һәм кече яшьтәге балаларны үстерергә ярдәм итәргә туры килә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Төмән геология училищесына укырга керә. Соңрак, Новосибирск геодезия, аэрофотога төшерү һәм картография...

Подробнее...

Ике күрше

30-7Бу фоторәсемдә ике күрше. Аларның очрашып, хәл-әхвәлләр сорашуларын күреп, сокланып карап тордым.”Күрше хакы - Аллаһы Тәгалә хакы”дигән мәкаль бар бит татар халкында..

Тубыл шәһәрендә шактый еллардан бирле яшәүче Фатыйха Әхмәтовага (Рафикова) 83 яшь булса да, җәйнең ямьле көннәрендә өйдә утырмый. Очрашканыбызда Фатыйха апа бер чиләк кура җиләге җыеп кайтып килә иде. Ачык йөзле, аралашучан, тырыш һәм уңган Фатыйха апа белән өй алдындагы эскәмиягә утырып сөйләштек.

Ул үзе белән якынрак таныштырып: “Матур кояшлы көннәрне күңелле һәм файдалы уздырырга тырышам. Кече яшьтән эшкә өйрәнеп үстек...

Подробнее...

Көсәйкүлнең батыр егетләре

30-9Редакциягә Казахстан Республикасының Петропавл (Петропавловск) шәһәреннән милләттәшебез – Нурмөхәммәт Исмәгыйлов килде.

- Туган якка кайтырга, сезнең белән очрашырга ике елга якын омтылдым, әмма пандемия сәбәпле, чикне бикләделәр, менә яңа ачтылар. Аромаш районы, Көсәйкүлгә кайтып барам. 9 бала үстек, Төмәндә бердәнбер исән Әзинә апам яши, аңа тукталдым”, - дип башлады сүзен дулкынланып Нурмөхәммәт абый.

Ул ике солдатның “Үлемсез полк” акциясе өчен ясалган төсле портретларын күрсәтте.

- Редакциягә килүемнең сәбәбе: Бөек Ватан сугышында сугышкан абыйларымның батырлыклары, язмышлары турында...

Подробнее...

Үткәннәрне яңартып

30-10Исәнмесез, хөрмәтле Төмән өлкәсендә яшәүче туганнарым, дусларым, “Яңарыш” газетасы редакциясендә эшләүче кызларым. Барыгызга да зур сәламнәремне җибәрәм. Яркәү районы, Карбан авылында туып-үссәм дә, картлык көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәргә язган.

1941 елны, балачакта, әти-абыйларның Бөек Ватан сугышына китүләре хәтердә. 4 елдан соң Җиңү көне җитте. Күп кеше яудан кайтмады. Ел саен 9 май җитсә, күздән яшь кипми, вафат булган якыннарымны искә алам.

Ирләрнең дошманга каршы киткәннәрендә миңа 7 яшь иде. Хәсинә әбием белән Тузелей бабаем Тусумовлар 5 егет үстерәләр. Яуга кергәннәрендә Мөхәммәтвәли...

Подробнее...

Сельскохозяйственная микроперепись в Тюменской области стартует 1 августа 2021 года

С 1 августа по 30 августа т.г. на территории Тюменской области, как и в других субъектах Российской Федерации, пройдет сельскохозяйственная микроперепись.

В соответствии с действующим законодательством микроперепись проводится не позднее чем через пять лет после очередной Всероссийской сельскохозяйственной переписи. Последняя сельскохозяйственная перепись состоялась в 2016 году.

Основной целью предстоящей микропереписи является формирование официальной статистической информации об основных показателях производства продукции, отраслевой структуре, о наличии и использовании...

Подробнее...

Үз улым

хикәя

–Кыланып та күрсәтте бу Рәйхан! Егермесе яңа тулган малайга нинди туйлар ясады бит! Берәү үз улын да шулай зурлап өйләндермәс!..

– Усалларның теленнән төшмәде ул көннәрдә Рәйхан. Туй алдыннан гына чишелгән сер авылны аркылыга-буйга айкап чыккан иде шул. Һәммәсе шаккатып сөйләде. Моңа кадәр буй-сынын, йөрешен “чат атасы!” дип йөргән малай бөтенләй чит кан булып чыксын әле! Сөйләмәс җиреңнән сөйләрсең.

Ә Рәйханның гайбәтчеләрдә эше юк иде. Үзенә ачулы иде ул, үзенә. Болай килеп чыкканга үзе гаепле шул. Егерме ел түзгәнне, ничек инде салган баштан дустына ачылып китеп, Илназның...

Подробнее...

Хуҗабикәгә көн дә кирәкле киңәшләр

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.

* Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.

* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.

* Аз гына суга...

Подробнее...

Татлы борычның файдасы

Татлы борычта С витамины яшелчә, җиләк-җимешләргә караганда 6 тапкырга күбрәк, анда калий, кальций, магний, тимер тозлары бар.

Татлы борыч тынычландырырга ярдәм итә: ярты стакан борыч суына 1 аш кашыгы бал салып болгатыгыз һәм ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, көнгә 3-4 тапкыр 1 -2 шәр аш кашыгы эчегез.

Аны яраларны дәвалаучы, кан агуын туктатучы, ялкынсынуга каршы, шулай ук чәчләрне ныгыту һәм эренле яраларны, тәндәге ялкынсынулы авыруларны (бетчәләр, тимрәү, тән кычытканда) бетерү өчен кулланырга мөмкин.

Үкчәләр ярылганда: вак угычта уылган борычны тигез өлештә бал белән кушып...

Подробнее...

100 балл җыйган Даниль Азисов

29-4Тубылда кызыл аттестат һәм алтын медаль алучыларның бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләре бишле булган, рус теле һәм математикадан БДИ балларының 70тән түбән булмаган укучылар арасында безнең милләттәшләребез дә булды. Аларның арасында рус теленнән бердәм дәүләт имтиханда 100 балл җыйган, кызыл аттестат һәм алтын медальгә тәмамлаган Тубыл шәһәренең 7 нче мәктәп укучысы Даниль Азисовны уңышлары белән котлыйбыз. Ул - Тубыл шәһәрендә рус теленнән иң югары балл җыйган бердәнбер укучы. Даниль башка фәннәрдән дә 70тән артык балл җыйган.

Даниль - тырыш, максатчан егет, ул туган телендә дә...

Подробнее...

Алтын медальгә ия булган Элина

29-3Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укучысы Элина Мусабирова башлангыч сыйныфлардан “5”ле билгесенә генә укый. Аның яратмаган фәне дә булмый. Кызыксынучан, яңалыкка омтылган, тырыш һәм җитез кыз мәктәптә укыган чорында халыкара, өлкә һәм шәһәр күләмендә узган олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Алтын медаль һәм кызыл аттестат алган Элина Мусабирова бердәм дәүләт имтиханнарын бирү турында: ”Башка укучылар сыман мин дә дулкынландым. Минем өчен сораулар, биремнәр авыр да, катлаулы да булмады. Хәзер планымда югары уку йортына укырга кереп белем алу.

Мин генетик булырга хыялланам. Бу фәнни...

Подробнее...

Адашкан шәүләләр

(хикәя)

(Ахыры. Башы 28 санда)

Синең кайгылы күзләрең миндә бераз тукталып тордылар да, аска карадылар. Ә минем, чал керә башлаган башыңны күкрәгемә кысып, сине шундый юатасым килде... Миңа да синең әниеңне югалтуы бик авыр икәнлеген аңладыңмы икән син?.. Мин бит аңа якын күршем, әнинең дус хатыны дип кенә карамадым, синең әниең, үземнең булачак әнием итеп карый идем...

Ярый, Рәлиф, күңелгә бик тә кыен булып китте. Ятыйм булмаса. Төзәтеп булмаслык ялгышлар эшләдек шул...чыгып булмаслык томаннарда адаштык без синең белән... Син йоклыйсыңмы икән әлеге вакытта? Йокы алмый, борчылып...

Подробнее...

Июль җитте, җәй бетте?

Бетми генә торсын әле! Июль ае – җәйнең уртасы. Өлгергәнен урнаштырасы бар, үсә торганын ашлыйсы, сирәклисе, саклыйсы... Кыскасы, эшнең иге-чиге юк.

Июль ахырларыннан башлап, августның уннарына кадәр суган белән сарымсак өлгереп җитә. Суган өлгерүнең төп билгесе – кыяклары җиргә ята башлый. Әгәр дә бу вакытка кадәр алар әле егылмаган булса, кыякларын җиргә бөгеп, тамырларга туклыклы матдәләрнең килүен киметәләр. Шул рәвешле, суганның өлгерүен тизләтәләр. Кайбер бакчачылар суганның төбен дә ачалар. Һәркемнең үз сере инде.

Тик бернәрсә бәхәссез – суганны казып алганчы ике атна буе су...

Подробнее...

Хатын-кызлар матурлыкка һәм чисталыкка омтыла. Көндәлек тормышта кирәк булган 16 киңәш тәкъдим итәбез

1. Иссез сумка

Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.

2. Чиста торбалар

Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.

3. Кызынган эзләр

Табигый булмаган загар аркасында тиредә кайчак ак таплар барлыкка килә. Моңардан котылу өчен гап-гади сода кулланырга кирәк. Аз гына соданы губкага салып тәнегезнең агарган урыннарына тидерегез.

4. Чиста үтүк

Үтүктәге кызган эзләрне нашатыр спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада...

Подробнее...

Максатлары: туган телне саклау, үстерү

28-920 июньнән 1 июльгәчә Казанда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: торышы, проблемалар, перспективалар” исемле Россия Федерациясе регионнары милли мәгариф кураторларының, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, ТР Министрлар кабинеты, Бөтендөнья татар Конгрессы вәкилләре, Россиянең 24 регионыннан 150 делегат, РФ субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары...

Подробнее...

Адашкан шәүләләр

(хикәя)

“...Хәерле кич, Рәлиф! Синең белән сөйләшмәгәнгә дә ике көн узды. Күрүен күреп торам сине көненә йөз тапкыр, мең тапкыр. Күзләремне дә алмыйм синнән. Син дә, бүлмәнең кайсы ягына борылсам да, мине эзләп табып, карашың белән өнсез генә озатасың. Мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә истәлеккә биргән сүрәтең, түш кесәмдә йөртә торгач, таушалып бетте. Шулай да, мин аны зурайтып алдым. Әнә алтын рама эченнән өстәлемнән миңа төбәлгәнсең. Әйе шул, Рәлиф, син алтын кыса эчендә, үзең сайлап, үзең теләп кергән кыса эчендә... Бервакыт чыгарга да йөрдең шул кысаңнан. Өемә килеп, кулларымны учларыңа...

Подробнее...

99 яшен тутырган әниебез

27-6Төмән районы, Муллаш авылында яшәүче кадерле әниебез - Нәбирә Янабай кызы Назмутдинованың 1 июльдә туган көне – 99 яшь тулды.

Әниебез крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Янабай картатабыз сугышка кадәр колхоз рәисе булган. 1940 елда репрессиягә эләгеп, калган язмышы билгесез. Әнисе – Бибиҗамал картнәбез гомере буе колхозда эшләгән. Алар дүрт кыз үстергәннәр, иң олы кызлары Нәбирә – безнең әниебез 1922 елда туган. Ул дүрт сыйныф тәмамлап, колхозда эшли башлый.

1941 елда авылдашы Йосыфка кияүгә чыга. 1942 елда беренче уллары Юныс дөньяга килә. Иптәше сугышка киткәч, әниебезгә күп...

Подробнее...

Иң кайгылы көн

27-91941 елның 22 нче июнь таңында фашист Германиясе сугыш игълан итмичә илебезгә һөҗүм итә. Канкойгыч сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә, 27 миллионга якын кеше гомерен алып китә.

Төмән районы, Явызбы авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз, тыл ветераннары хөрмәтенә урнаштырылган мемориал янында Хәтер һәм кайгы көнен искә алып митинг булып узды. Бу изге чараны Шыкча хакимияте башлыгы Рәис Әминов Төмән районы хакимият җитәкчеләре белән берлектә уздырды.

Пандемия вакытын истә тотып, халык саны митингта чикле иде. Катнашучылар арасында олы яшьтәге...

Подробнее...

Тыл хезмәтчәненең теләкләре

27-8Тубыл шәһәрендә яшәүче Майнур Корманова 90 яшьтә бара. Олы тормыш юлын үткән апа истәлекләре белән уртаклашып, теләкләрен юллады.

“Безнең буын вәкилләренә күп авыр эш башкарырга туры килде. Яшүсмер чагыбыздан тылда хезмәт иттек, сугыштан соң да авыр елларны үз җилкәбездә татыдык. Ачлык, өскә кияргә кием-салым юк. Зурлар белән бергә көнне–төнгә ялгап, ачлы-туклы эшләдек. Сугыш беткәч тә, тормыш җиңел булмады.

Минем хезмәт юлым Сумкино поселогында барган төзелеш эшләрендә узды. Бөтен авыр эшне кул белән башкардык. Бригадабызда күпчелек хатын–кызлар иде, уфтанмыйча, зарланмыйча тырышып...

Подробнее...

Талантлы укучыларны ачыклау максатында

27-73-6 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә рус теле буенча халыкара олимпиада уздырылды.

Бәйгегә Төмәннең Кырынкүл мәктәбеннән укучылар белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова барды. Россиядә мондый олимпиада беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча “рус теле” укыту фәнен укытуны камилләштерү, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясе, бәйсез дәүләтләр бердәмлеге субъектларының сәләтле һәм иҗади эшләүче укытучыларын, талантлы укучыларын ачыклау һәм бүләкләү максатында 2014 елны уздырылды.

Без Халидә Хәлидулла кызыннан олимпиада турында...

Подробнее...

Лаборант – үзенчәлекле һөнәр

27-11Марсинур Әсәдуллина 40 ел гомерен медицинага багышлый. Ул Вагай авылының 9 нчы өлкә хастаханәсенең клиник–диагностик лабораториясендә лаборатория технигы булып эшли. Ярдәмче бүлектән поликлиниканың лабораториясе кирәкле, хастаханәнең әйдәп баручы бүлегенә әйләнде. Клиника-диагностика бүлегендә дус коллектив эшли, алар үз эшләренең профессионаллары, бер-берсен алмаштырырга әзер торучы югары квалификацияле медицина хезмәткәрләре - биолог З.Биктимирова, фельдшер-лаборант Г.Садыйкова, медицина лаборатория техниклары – Т. Кудина, М.Әсәдуллина, Т.Полуянова, Т.Южакова.

Арада Марсинур Марсель кызы - иң өлкән...

Подробнее...

Төп яклау ысулы - вакцинацияләү

27-10Соңгы вакытта коронавирус инфекциясенең таралуы бөтен Россия буенча кискен начарланды. 13 регион кара кызыл (тискәре) зонада, ә Төмән өлкәсе һәм тагын 21 төбәк кызыл зонада урнашкан. Әлегә бары Ингушетия һәм Якутия гына яшел (позитив) зонада кала. Илнең калган 48 регионы ачык сары (тотрыклык) зонада тора, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы. Роспотребнадзор (кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте) белгечләре бары тик вакцинацияләү генә коронавирус инфекциясе пандемиясен туктату һәм чикләү чараларына нәтиҗәле альтернатива ул, дип...

Подробнее...

Тюменцев призывают не отказываться от ношения маски в жару

В Тюменской области наступили жаркие летние дни, но эпидемиологическая ситуация по короновирусной инфекции остается напряженной, а масочный режим актуальным, сообщает региональное управление Роспотребнадзора.

В ведомстве отметили, что ношение масок жарким летом действительно может добавить неудобства и дискомфорта, поэтому стоит учесть некоторые моменты. Например, отказаться от применения масок темного цвета и сделанных из плотной ткани.

Нужно стараться подбирать маски по размеру, чтобы не мучиться в слишком тесной маске и не поправлять без конца на лице слишком большую. Лучше...

Подробнее...

Гаилә марафоны

27-12Алты дистә гаилә юлын һәркем җиңел генә үтә алмый шул. Андый озын юлны бергә үтәр өчен бер-береңне ярату, аңлау, үпкәләшүне кичерә белү, тормыш авырлыкларын бергә җиңеп чыга алу сәләте кирәк.

Нина Василий кызы һәм Гани Борһанетдин улы Хисамовлар 7 нче июль көнне үзләренең Бриллиант туйларын үткәрергә җыеналар.

Гани абый ул безнең якташыбыз – Ялутор районы, Кактамак авылыннан. 1956 елда Аслана урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, Свердловск техникумында төзелеш өчен машиналар һәм корылмалар буенча механик һөнәрен үзләштерә. Тормыш сугыш чоры баласы өчен авыр булса да, уку аңа җиңел бирелә, чөнки ул эш сөючән...

Подробнее...

В интернете появились мошеннические сайты, дублирующие официальный портал стопкоронавирус.рф

Сайты-двойники используют официальную символику и айдентику сайта, но называются иначе и публикую недостоверную информацию и статистику. Сбить с толку может оформление, которое мошенники дублируют с официального сайта: символика та же, но называются иначе https://coronavirus-stop.ru/, https://stopcoronavirus-rf.ru/. Опубликованная на сайтах-двойниках информация не является проверенной и официальной.

Тюменцев призывают быть бдительными и доверять только проверенным данным. Напомним, что официальный сайт, на котором тюменцы могут получить актуальную информацию о ситуации с...

Подробнее...

Искиткеч язмыш

25-5Рифхәт Насыйбуллинның тормыш юлы чынлап та кызыклы һәм эчтәлекле.

«Ерак авиациянең 444 нче авыр бомбардировка авиация полкында 15 ел буе “ТУ-16” самолетында радист сыйфатында һава атучысы буларак хезмәт итеп, Ерак Көнчыгыш һәм Көнчыгыш белән чиктәш Совет диңгезләре (Япон һәм Охотск) союзын узып, мин тиешле елларны лаеклы ялга чыктым һәм әниемне шатландырып, 1990 елның 5 апрелендә Төмәнгә кайттым», - дип искә ала Рифхәт Мирхәтәм улы артта калган тормыш юлларына күз салып.

Ул Приморск краеның Уссурийск районы, Воздвиженка гарнизонында хезмәт иткән полкташлары белән һаман да туганнар кебек...

Подробнее...

Юбилей - яшь түгел, ә хөрмәт

25-690 ел элек Сәел күле ярында Мәрфуга һәм Нияз Хәлидуллиннар гаиләсендә өченче кыз туа, аңа Гөлсем дип исем кушалар. Бу әти-әнисе һәм апалары белән бергә яшәгән иң матур чаклар була. Тик, көтмәгәндә, сугыш башлана, ул вакытта Гөлсемгә ун яшь була. Әтисе сугышка китә. Саубуллашканда ул хатынына: «Сугыш тиздән тәмамланыр, дәүләткә белемле кешеләр кирәк булачак. Ничек кенә авыр булмасын, кызларга белем бирергә тырыш», - дип әйтә. 1942 елда әтисенең хәбәрсез югалуы турында хат килә. Гаиләдә ир-атсыз яшисе авыр була, авыр эшләрне дә аларның үзләренә башкарырга туры килә.

Сара белән Мәфтуга апасы күрше...

Подробнее...

Очрашу кичәсенә чакырып

25-71981 елның 26 июнендә Вагай районы, Первомайский мәктәбендә урта белем алу турында кулыбызга аттестат алуга да 40 ел вакыт узган. Боровское авылында урман хуҗалыгы ябылганнан соң, балаларны төрле мәктәпләргә җибәрделәр. Индәр укучылары Черноково мәктәбендә укый башладылар, чөнки ул чакта аларның әти-әниләре Черноково урманчылыгында эшләделәр. Ә кайберләрен Первомайский мәктәбенә күчерделәр. Без 7 “а” класста укуны дәвам иттек. Ул чакта мәктәп директоры булып С.Кожаев эшли иде.

Без күп идек, 70кә якын укучы интернатта яшәдек. Шимбә көннәрендә өйгә кайтып йөрдек. Кем ничек - кемгә бәхет елмайса, алар...

Подробнее...

Әтисе белән горурлана

25-9Бөек Ватан сугышы башлануына 80 ел булачак. Безнең илдә сугыш дәһшәтләрен кичермәгән бер гаилә дә калмаган. Ветеранар берәм-берәм китә-баралар, сугыш чоры балалары да нык картайды. Безнең Төмән районы, Талымхан авылында Җиңүнең 75 еллыгына һәйкәлне яңарттылар. Халык үзенең геройларын онытмаска тиеш. Мөхәммәткәрим абый Шаргабдуллин безнең авыл егете. Бөек Ватан сугышының Сталинградтан соң иң истә калган Ленинград блокадасын өзүдә катнашты, легендар шәһәрне саклаучылар арасында булды, сугышны исән-сау тәмамлап, авылдашларына җиңү алып кайтты.

Бүгенге көндә Талымхан авылдында яшәүче Нәбирә апа...

Подробнее...

Бабаларым язмышлары

25-8Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларымның язмышлары турында. Бөек Ватан сугышы күп гаиләгә күз яшь, кайгы–хәсрәт китерә. Сугышта күп якташларыбыз корбан булганнар, хәбәрсез югалганнар. Туктасын бабаем да Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый. Ул 1913 нче елны Тубыл районының Үләртеш авылында, күп балалы гаиләдә туа. Туктасын Мәхмүтов 1942 нче елны сугышка китә. Аларның гаиләсендә биш бала була: Акилә, Фазилә, София, Нәсирә һәм Туктасын.

Илебез тынычлыгы өчен үзен аямыйча, сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен ”Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән сугышчы 1942 нче елда...

Подробнее...

Сугышчы-интернационалист Нәсим Хәбибуллин

25-111989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Безнең солдатларның соңгы колоннасы Термездагы күпер аша үтә һәм шул рәвешле тугыз еллык сугыш тәмамлана.

Илнең 70-80 елларында туган егетләренә кырыс Әфганстан сугышы эләгә. Бу сугыш аларның күңеленә канкойгыч яра сала. 15 меңгә якын кеше үлгән, 37 мең кеше зыян күргән – Әфган эпопеясының аяныч нәтиҗәсе әнә шундый.

Совет солдатлары, илебез мәнфәгатьләрен, аның чикләренең иминлеген яклап, үз бурычларын намус белән һәм лаеклы үтәделәр. Якташыбыз Нәсим Хәбибуллин да Әфган сугышы юллары белән үтте. Бу сугыш әле озак...

Подробнее...

45 еллык казанышлар

23-8«ПРОДО Төмән бройлеры» акционерлык җәмгыятенә 1976 елда нигез салынган. Быел февраль аенда ул 45 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ул елларда үсеп килүче нефть-газ регионын продукция белән тәэмин итү өчен кошчылык фабрикасы бик урынлы була. Фабрика бик авыр төзелә, сазлыклы урыннарны күтәрер өчен күп техника җәлеп ителә. Тик зур предприятие Каскара авылында социаль әһәмияткә ия объектлар: көнкүреш, мәдәният йорты барлыкка килүгә дә этәргеч бирә. Кошчылык фабрикасында беренче елда гына 871 тонна продукция җитештерелә.

Ә үткән ел бу сан 37,5 мең тоннага тигез була. Бу еллар дәвамында фабрикада күп...

Подробнее...

Илһам биргән “Себер җәүһәрләре”

23-1422 нче май көнне Тубыл шәһәрендә узган “Себер җәүһәрләре” төбәк бәйге-фестивале татар мәдәниятенең байлыгын, милли үзенчәлеген күрсәтте. Шәһәрнең яңартылган базар мәйданында урнаштырылган сәхнәдән өлкәбезнең төрле почмагыннан килгән үзешчән җырчыларның чыгышлары яңгырады, бию ансамбльләренең биюләре берсеннән-берсе матур булды. Тамашачылар бай милли ризыклар, декоратив-гамәли сәнгать осталарының кул эшләре күргәзмәләрен сокланып карадылар.

Матур бәйрәм күренеше, җырчыларның чыгышлары гала-концертны бизәде. Бәйрәм сәхнәсеннән төрле яшьтәге җиңүчеләр дипломнар, бүләкләр алдылар...

Подробнее...

Яхшы кешеләр турында китап дөнья күрде

23-12Бу көннәрдә редакциягә Шыкча авылында яшәп иҗат итүче ветеран укытучы, РФнең халык мәгарифе отличнигы, В.Муравленко премиясе лауреаты Әдип Хәким улы Гарифханов олы шатлыгын уртаклашырга керде. Үзе белән бергә безгә бүләккә яңа гына табадан төшкән 5 нче китабын да алып килгән. Бу китабына ул “О хороших людях” (“Яхшы кешеләр турында”) дип исем биргән. Бу һич тә юктан түгел. Чөнки аның һәр китабында өлкәбездә яшәүче гади кешеләрнең тормыш юлы, уңыш-казанышлары, гомумән әйткәндә – халкыбыз, өлкәбез, илебез язмышы. Шуңа да аның китаплары зур кызыксыну уята. Китапларын укытучылар класс...

Подробнее...

Төмәндә “Җәлил укулары” узды

23-1544 нче “Славян укулары-2021” халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысасында татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан 24 нче май көнне Төмән шәһәренең әрмән мәдәният үзәгендә “Җәлил укулары” уздырылды. Әлеге фәнни-гамәли конференция милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәгариф һәм фән департаменты, Төмән дәүләт университеты, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге оештыруында беренче мәртәбә үткәрелде.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган секциядә 20дән артык кеше катнашты. Алар арасында укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм...

Подробнее...

Яңавылда ислам тарихына багышланган стенд

22-5Мәчетнең коймасына куелган Яңавылда ислам тарихына багышланган стендны ачу тантанасы булды. Өлкә мөселман Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Җәмигъ мәчете имамы Галимҗан хәзрәт Бикмуллин бу абруйлы эшне башкардылар. Ә авылга 350 елдан артык.

– Авылда ислам яңадан торгызылганда, аның башында хөрмәткә лаек Галимҗан хәзрәт торган. Аның җитәкчелегендә бу мәчет төзелгән.

Татар халкы арасында үз тормышларын шундый изге эшкә багышлаучылар булуы белән без – яшь буын горурланабыз. Яңавыл Әлмирә ханым шикелле оештыручылар, тарихны саклаучылар булуы белән дә бәхетле. Үткәнебез...

Подробнее...

Сәламәтлек сагында ярты гасыр

22-7Өлкә йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә эшләүче Равилә Ибраһимованың шәфкать туташы булып эшләвенә быел 50 ел була. Коллегаларының, пациентларының олы хөрмәтен яулаган шифа куллы, ачык йөзле, киң күңелле шәфкать туташы бу көннәрдә хезмәттәшләре белән бергә һөнәри бәйрәмнәрен - Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үтте. Бу көнне аңа күпме рәхмәт, мактау, соклану, горурлану сүзләре ишетергә туры килде. Яңгыраган ихлас теләкләрне Равилә Таһир кызы, бүгенге коронавирус чире чорында, аеруча дулкынланып кабул итте. Чөнки аларның тамчы да арттырмыйча, чын күңелдән әйтелгәнен ул үзе дә һәм хезмәттәшләре дә...

Подробнее...

Бәхетле әни

22-6Бәхетле була икән әни, әгәр улы, кызы яхшы булса, янына вакыт табып килеп йөрсә, укып чыгып, яраткан һөнәрен сайлап, тормышта үз юлын табып, эшләп рәхәт яшәсә. Иң мөһиме, әни кеше яшәеш чорында бала кайгысын күрмәсә...

Андый әниләрнең берсе – Нурия Абдулина. Өлкән яшьтәге әти-әнисен хөрмәт итте, читкә эш эзләп чыгып китмәде. Укып чыккач, үз авылында, укыган мәктәбендә укытучы һөнәрен сайлап эшләде. Бала чагы, яшьлеге туган авылында үтте, ә инде озакламый гомер көзен дә каршы алыр.

Нурия Фәхретдин кызы әнисенең ярдәмчесе, куанычы, шатлыгы, арыган чагында ял иттерүчесе булган. Кечкенә чагыннан...

Подробнее...

Сирень бакчасы

22-9Май аеның иң матур эссе, кояшлы көнендә Яңавылдагы актив ханым Әлмирә Сажина Җәмигъ мәчете коймасы тирәсенә сирень агачлары утыртырга чакырды. Ни өчен мәчет янына һәм сирень агачлары, диярсез? Ә моның үз сере бар. Ул турыда Әлмирә ханым сөйләп күрсәтте:

- Идея балачак хатирәләреннән туды. Элек балалар йорты тирәсендә сирень бакчасы булган, без ул бакчадан 5-6 таҗлы сирень чәчәкләрен өзеп, теләк уйлап, йота идек – шулай тормышка аша янәсе. Аннары территорияне мөселман Диния нәзарәтенә тапшырганнар. Бакчаны кисеп, койма ясаганнар.

Яңа ел чыршысына “Культбыттоварлар фабрикасы” клубына йөгергән кечкенә...

Подробнее...

Хәтерләрдә сакланыр

22-141917 нче елны Тубыл районы, Тубылтора авылында туган Нәчиулла Хәбибуллинның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында документларын һәм истәлекләрен кадерләп саклаган килене Гөлсәгыйдә Зиннәтшә кызы Хәбибуллина хатирәләре белән уртаклашты

- Минем каенатам Нәчиулла Гыйльман улы Бөек Ватан сугышында батырларча вафат була. Аның тормыш юлын яшьләргә үрнәк итеп сөйлисем килә.

Бик тәрбияле гаиләдә үскән Нәчиулланың әтисе Гыйльман авылда мулла вазифасын үти, авыл хуҗалыгы эшләрендә хезмәт итә. Әнисе Хәмидә әби дә тырыш кеше була. Алар авыл мәктәбен тәмамлаган уллары Нәчиулланы...

Подробнее...

Талымхан ветераннары

22-13Бу фоторәсемне Талымхан музеена Галия Шаргамуллина китерде: “Анда Халиса Әбдрәхим кызы белән Тимербакый Хафиз улы Шаргамуллиннар – минем каенанам белән каенатам сурәтләнгән. Алар – тыл һәм сугыш ветераннары”, - дип сөйләде Галия апа, - ә сугыш башланганда аларга әле 16 яшь кенә булган.

Кара тәре ясалган самолетлар Совет иленең чикләрен өзеп кергән көн һәркемнең хәтерендә. Гитлер һәм аның хәрби җитәкчеләре тиз көндә җиңүгә ирешәчәкләренә шикләнмәделәр. 5,5 миллионга кадәр солдатларын һәм офицерларын илебезгә каршы тупладылар, өч ай эчендә безнең илебезне тар-мар итеп, җиңүче булуларына ышандылар. Бөек...

Подробнее...

Һәлак булды, әмма ул хәтердә

Нәрсә ул сугыш? Мөгаен, һәркем бу турыда уйлангандыр. Бу - рәхимсезлек, югалтулар, курку, ачлык, үлем. Меңнәрчә гомерне кызганмыйча алып китә һәм беркемне дә читләтеп үтми. Бу вакыйгалар турында, безгә азатлык, якты өметләр һәм чиста күк йөзе бүләк иткән кешеләрне һич тә онытырга ярамый. Халык мәкалендә: «Балаларыгызны тәрбияләгәндә, булачак оныкларыгызга лаеклы әти-әни тәрбияләгәнегезне истән чыгармагыз», - дип әйтелә. Шуны күздә тотып, кызык язмышлы, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам турында язып үтәргә булдым.

Тимергали Зарипов 1904 елда Ялутор районы, Яңа Атьял...

Подробнее...

Бәйрәм белән котладылар

21-55 нче майда Тубыл шәһәренең “Бердәм Россия” бинасының конференц залында тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашында кичә узды. Чарага килүчеләрне шәһәр думасы рәисенең урынбасары, шәһәр думасы депутаты Михаил Никитин бөтен ил халкын берләштергән олы Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, чарада катнашучыларга илебез халкының сугыш елларында күрсәткән кыюлыгы, бердәмлеге, рухи ныклыгы турында әйтеп илгә тынычлык, халкыбызга сәламәтлек һәм иминлек теләде, бәйрәм кунакларына бүләкләр тапшырды.

Кичәне оештыруда ярдәм иткән “Ак калфак” шәһәр иҗтимагый оешмасының...

Подробнее...

Әзерлек эшләре бара

21-8“Себердә яшәүче татарларның телен, мәдәниятен, тарихи мирасын саклау һәм үстерү перспективалары” темасына багышланган “Сөләйманов укулары–2021» ХХIV нче регионара фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек эшләре буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы 14 нче май көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә узды. Туган телебез, мәдәниятебез һәм тарихыбызны өйрәнү, саклап калу һәм популярлаштыру максатын алга сөргән әлеге чара 28 нче май көнне Төмән шәһәренең Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә үтәчәк.

Конференция рәисе, “Себер татарлар” Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе...

Подробнее...

Алар мәңге үлемсез

21-4Бөек Җиңү бәйрәме миллион-миллионнарның көтеп алган бәхет көне, горурлану, соклану, изге теләк, җылы хөрмәт, олы рәхмәт көне ул.

Җиңү көне хәзер ел да юбилей шикелле кадерле, чөнки сугыш тәмамланганга да 76 ел вакыт үтеп китте, ветераннар саны елдан-ел кими. 9 май бәйрәмнәрендә күзләр бер үк вакытта шатлык һәм кайгы яшьләре белән тула. Миллионлаган ватандашыбыз шушы җиңү өчен үзләрен корбан иттеләр. Без аларның якты рухын кадерләп истә тотарга бурычлыбыз. Вакыт җилләре беркемне дә кызганмый, сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя.

Дәһшәтле сугыш еллары инде артта калса да, авыр...

Подробнее...

Яңавылда һәйкәл ачылды

Мин 7 май көнне 9 нчы мәктәп янында Яңавылдан сугышка китүчеләр хөрмәтенә һәйкәл ачуда катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Яңавылдан Бөек Ватан сугышына 147 кеше китә, аның 100е кире әйләнеп кайтмый. Бүгенге көндә бер генә исән сугыш ветераны да юк.

Митингта Төмән шәһәре башлыгы Руслан Кухарук, өлкә һәм шәһәр Думасы депутатлары катнаштылар.

Ә ул болай башланды: “Яңарыш” газетасы аша Юлия Мусавирова Яңавылдан сугышта катнашкан батырларның исемнәрен мәңгеләштерүдә халыктан ярдәм сорады (№35, 28 август, 2020 ел). Аңа Фәриха апа Мавлютова җавап бирде. Фәриха апада “Хәтер...

Подробнее...

Хезмәт төбе - хөрмәт

20-3Педагогик хезмәт ветераны, лаеклы шәхес Нурдидә Ташбулатова күптән инде Тубыл шәһәрендә яшәсә дә, Сатылган авылына, туган йортына ел саен җәен кайтып тора. Гомерен укытучы эшенә багышлаган, укучыларының, коллегаларының хөрмәтен яулаган хезмәт ветераны Нурдидә Билал кызы мәктәптә эшләгән елларын сагынып искә алды, хатирәләре белән уртаклашты. Ул: ”Балачагым бөек Ватан сугышы елллары тәмамланган авыр да, бәхетле дә елларга туры килде. Сатылган авылында күп балалы гаиләдә туып-үстем. Әти-әниемнең ун баласы булган, исән-сау алты бала үстек. Мин гаиләдә олысы идем. Кече яшемнән әти-әнигә булышлык күрсәтеп, авыл эшенә...

Подробнее...

“Милли тарихны өйрәнергә килегез!”

20-4Төмән шәһәренең Володарский урамы, 47 нче йортта урнашкан «Себер легендалары» сувенирлар галереясе бар. Монда зур булмаган бүлектә «Борынгы Төмән татарларының мәдәнияте һәм көнкүреше» дигән күргәзмә ачылды, май аеның ахырына хәтле булачак. Экспонатларның күбесе Ямбай авылы музееннан китерелгән.

Бөек татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗәни, өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф, милли тел, дип әйтеп калдырган, диләр.

Ошбу, халкыбызның монда куелган әүвәлге вакытлардагы киемнәрен күреп, бүгенгесе белән чагыштыра алабыз. Хатын-кызларның матур итеп, төрле...

Подробнее...

Өмет, ышаныч бирүче укытучы

20-5Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр, мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче - башлангыч сыйныф укытучысы.

Вагай районының Тугыз урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылардан иң тәҗрибәлесе - Камилә Сөләйманова 40 елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Тугыз урта мәктәбен 1974 нче елда тәмамлаганнан соң, 4 ел Тубыл педагогия училищесында укытучы һөнәрен үзләштереп, Казанлы урта мәктәбенә эшкә килә.

Бер елдан соң туган авылына укытучы булып әйләнеп кайта. Әлеге: «Кайда туган - шунда кирәккән», - дигән...

Подробнее...

Хөрмәт белән искә алалар

19-10Әбдрәкыйп Корманов – Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик укытучы турында миңа Нәбирә Аитова сөйләде.

Әниләребез бертуган булган абыем Әбдрәкыйп 1920 елның 5 мартында Төмән районы, Өштүбә авылында Гайшә һәм Мөчип Кормановлар гаиләсендә туа. Татар авылы егетен укытучы һөнәре җәлеп итә һәм ул Тубыл шәһәренең педагогия училищесына юнәлә.

1938 елда уку йортын уңышлы тәмамлап, Вагай районы, Меткә башлангыч мәктәбенә эшкә җибәрелә. Беренче сентябрь көнне яшь мөгаллим балаларга белем бирә башлый, аларны укырга, язарга, туган телне, илне сөяргә өйрәтә. Нәкъ ике елдан соң егетне армия...

Подробнее...

Сугыш афәтләре онытылмый

19-9Минем әнием Айникамал Шәйхетдин кызы Тубыл районының Сабанак (элек Кече Юршак дип йөртелгән) авылыннан, зур Сәйдашевлар нәселеннән булган. Шуның өчен бу авыл һәм аның өлкән буын кешеләре миңа якын. Җомга көннәрендә авыл мәчетенә улым белән йөргәндә, аннан ерак түгел яшәгән Җәүһәрия исемле ачык йөзле, киң күңелле, кешелекле ханым белән танышып үз булып киттек. 1941 елда туган сугыш чоры баласының язмышы турында түгел, ә аның әтисенең Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары һәм сугыштан соңгы тормышы турында күп мәгълүматлар белдем.

Авылдагы күренекле Кульмаметьевлар нәселеннән...

Подробнее...

Күпне күргән бабаем

Минем бабаем – Алимчан Турышев 1907 елның 9 маенда Тубыл районы, Вәчир авылында туган. Сугыш башлангач, бабаемны сугышка алып китәләр. Ул вакытта аңа нибары 33 яшь кенә була. Ул Карелия фронтына 128 нче укчы Себер дивизиясенә эләгә. Соңрак аны Финляндиягә разведкага җибәрәләр, ә Финляндия – немецларның союздашы була.

Киң Свирь елгасын көймәләр, саллар белән кичкән чакта, немецлар аларны бомбага тоталар. Бу хәлләрне сөйләгәндә, бабаемның күзләре яшьләнә иде.

Аллаһы Тәгалә ярдәме беләндер, аларның салларына бомба төшми. Әйләнә-тирәдә кап-кара төтен, бомбага эләккәннәрнең куллары...

Подробнее...

“Себер сандугачы” исемен алды

18-3Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Себер сандугачы” өлкә җыр конкурсы узды. Җиденче ел үткәрелеп килгән ярышта катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта, дәрәҗәсе күтәрелә бара. Жюри рәисе - Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының ”Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты, “Тубыл шәһәренең атказанган гражданины“ исеме бирелгән Зәкинә Арангулова; жюри әгъзалары: Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимов, Төмән өлкәсенең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараеның татар мәдәниятен саклау...

Подробнее...

“Габдулла Тукай шигырьләре” бәйрәме

18-4Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Г.Тукай иҗатына багышланган бәйрәм чарасы мәктәп укучылары, укытучылар, ветеран укытучылар, татарлар һәм себер татарлары милли-мәдәни автономиясе, “Ак калфак” шәһәр иҗтимагый оешмасы катнашында үтте. Чараның кунагы - РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева Россия күләмендә онлайн узган “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесендә катнашып Бөтендөнья татар Конгрессының Рәхмәт хатына лаек булган иде.

Шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин Рәшидә Корман кызына Конгресс бүләген тапшырды. Балаларга татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән башлангыч...

Подробнее...

“Дистанцион рәвештә эшләдек”

18-6Пандемия чорында өлкә үзәгеннән еракта урнашкан татар авылларында якташларыбызның ни хәлдә яшәүләре турында кызыксынып, Яркәү районы, Карбан авылы клубы мөдире Миңсылу Тусумовадан сораштык.

- Озак еллар башта совхозда, соңыннан мәктәптә пешекче булып эшләдем. Пенсиягә чыктым, авыл клубын ябачаклар, мөдир булып эшләргә кеше юк, шушы вазифага алынып карагыз, дип сорадылар. Башта оештыручы сәләтем юк дип курыктым, менә инде алтынчы елымны эшләп куйдым. Хезмәтем үземә нык ошый.

Пандемиягә хәтле бик күңелле яшәдек. Өлкәннәр белән клубка җыелышып чәйләр эчеп гел очраша идек. Авыл җирендә өлкәннәрнең...

Подробнее...

Фәкыйрь фәрештә

(ХИКӘЯ)

Арып-талып, үз уйларыма бирелеп, аяк астымдагы юеш язгы асфальтка күземне текәп, юлны аркылы чыгам. Көне авыр иде бүген, әллә язгы авитаминоз, әллә бар халыкны котырган эт талаганмы – барысы да ниндидер усал, сүз әйтеп булмый. Кайбер вакыт барысын ташлап, чыгып китәсе килә дә бит, тик кая барырга? Түзәргә кирәк. Шулай уйга батып, атлый биргәндә, кемдер беләгемә тотынганны сиздем, борылып карасам, карт кына бер бабаң, хәлсезләнеп беткән, күзләремә туры карый. Ничәдер секундка куркып куйдым, ни әйтергә белмәдем. Хәзер заманасы шундый, очраган кешедә начарлык эзләргә тотынабыз бит. Ә...

Подробнее...

“Себер җәүһәрләре” – яңа фестиваль

17-42021 нче елны СИБУРның “Яхшы эшләр формуласы” үзенең бишьеллыгын билгеләп үтә.

Быел Тубылда СИБУРның “Яхшы эшләр формуласы” социаль инвестицияләр программасының волонтерлык проектлары һәм грант конкурсында җиңүчеләр арасында себер-татар мәдәният үзәге дә булды. Җиңүне 23 проект тәкъдим иткән 19 оешма һәм учреждение яулый.

Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева: ”СИБУРның ”Яхшы эшләр формуласы” грантлар бәйгесендә без ике проект белән катнаштык. Безнең “Себер җәүһәрләре” регион күләмендә үткәреләчәк конкурс-фестиваль проектыбыз ачык тавыш бирүдә җиңү яулады. Бу...

Подробнее...

Китаплар презентациясе

17-3Энциклопедик фәннәр академиясе әгъза–корреспонденты, өлкә себер татарлары язучылар оешмасы әгъзасы Клим Садыйковның китаплары презентациясе Тубыл районы китапханәсендә булып үтте. Китапханә мөдире Эмилия Иванова кунакларны сәламләп Клим Солтан улының биографиясе белән таныштырды. Экраннан ветеран укытучы, галим, танылган шәхеснең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан фотопрезентация күрсәтелде. Халык педагогикасы, тел, милли татар мәктәбе проблемалары буенча 140тан артык мәкалә язган, монографияләр һәм берничә китап авторы үзенең фәнни һәм иҗади эшләре турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Һәр китап...

Подробнее...

“Дуслык каруселе”

17-510 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Дуслык каруселе» II шәһәр балалар сәнгать иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Фестивальне өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә иҗтимагый палатасы ярдәмендә Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе (рәисе Динар Абукин), Төмәннең “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү балалар үзәге (директоры Гөлнара Сәгыйтова) оештырдылар.

Ул көнне Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәге умарта корты оясы шикелле гүләп торды: төрле милләт балалары күңелле аралаштылар, фотога төштеләр һәм сәхнәдә чыгыш ясадылар. Аларга...

Подробнее...

Мәшһүр якташыбыз

6 нчы апрельдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә мәшһүр якташыбыз, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Зәнкиев истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды. Быел аңа 104 яшь тулган булыр иде. Кичәне алып баручы Рузалия Корманалиева язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китаплар күргәзмәсе белән таныштырды.

Кичәдә катнашучы ветеран укытучылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре хатирәләре белән уртаклаштылар. Телне саклау, татар телен һәм әдәбиятны мәктәпләрдә укыту, балаларга милли рухта тәрбия бирү, өлкә газетабыз “Яңарыш”ны саклап калу теләге белән яшәгән...

Подробнее...

Хатирәләр яңартып

17-13Бу ике фотосурәтне Тубыл районы, Лаемтамак авылында яшәүче Нәсибҗамал Давалевадан алдым. Ул аларны альбом эчендә 70 ел инде кадерләп саклый. Шуңа да рәсемнәр саргаймаган, таушалмаган. Аларны кулына алган саен төркемдәшләре, укытучыларының һәркеме турында кызыклы мәгълүмат сөйли ул. Хәтта кушаматларына хәтле хәтереннән чыгармаган. Ә тавышында сагыну, юксыну хисе...

Нәсибҗамал Аймататдин кызы Тубыл районы, Сүкләм авылында 1933 нче елда дөньяга килә. 1949 нчы елда Сатылган мәктәбен тәмамлагач, класс җитәкчеләре Фәрзәнә апа Садыйкова тырышлыгы белән 7 укучы да Тубыл татар педучилищесына...

Подробнее...

Сугыш кайтавазы...

Бу мәкаләне язар өчен интернетта күпме эзләнеп, тарих белгечләренә мөрәҗәгать итеп тә, уңай җавап, аңлатма таба алмагач, ничек бар, шул килеш калдырырга булдым. Бәлки, Бөек Ватан сугышының ябык бу бите, яшерен мәгълүматлары кемгәдер билгеле булса, безгә язарсыз дип өметләнәм.

- Сугыштан кайткан ир-атлар бер өйгә җыелышып, фронтта ничек сугышканнарын искә алып, кич буе сөйләшеп утыру гадәте бар иде безнең Олы Кундан авылында. Аларның сөйләгәннәрен без, бала-чагалар, яратып, зур кызыксыну белән тыңлый идек, - дип сүзен башлады бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче Әдип Мөхәммәтрәхим улы...

Подробнее...

Үзем турында үзем

Мин “Яңарыш”ны чыга башлаганнан бирле яздырам, укыйм. Һич нәрсә эшләми, укып алам. Ике күземә операция ясаттым. Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовны мин беренче мәртәбә Байкаловода директор булып эшләгәнендә күрдем. Олы балам Зиннәтулланы 2 нче класска укырга алып барган идем. Балам аны миңа күрсәтте, мин сөйләшеп алдым. Икенче мәртәбә – мәчет ачылганда очраттым. Әнием белән фоторәсемгә төшереп, газетага язды. Мин мәчет рәисе идем.

Газетаның 15 еллык юбилеенда да булдым. Азат Гыйззәт улының каберенә бардык.

Мин сугыш елы баласы, 1936 елда туган. Колхозга эшкә куалар иде. Башак...

Подробнее...

Ачы язмыш

Яркәү районында репрессияләү заманында корбан булучыларга багышлап бернинди һәйкәл куелмаган. Кешеләр геноцидка каршы олы трагедия кичергәннәр. Реабилитация башлангач, күпләр тар-мар ителгән милеккә архивларда үзләренең документларын таба алмыйлар. Милек өчен компенсацияне кайберәүләр суд аркылы ала. Икенчеләр эзләп тә карамыйлар.

“Без идән астында утырдык, нинди татарлар килгәнен аңламадык та”, - дип сөйли иде Камилә апакам. Вагай районында гына 420 күп балалы гаиләнең милкен тартып алганнар.

Нина Сафинаның исенә төшкәннәре: “Гаилә коллективлаштыру вакытында Вагай районы...

Подробнее...

Милли хәзинәбезне саклаучы бәйгенең йомгаклау кичәсендә

16-5Узган шимбәдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә, шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәдәният үзәге оештыруында “Себертатар паш кейем пелән писәнеү шайлар” (“Себер татар баш киемнәре һәм бизәнү әйберләре”) регионара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Себер Гимны” белән башланган тантаналы чараны мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Миннебаева белән Вагай районы себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрхәт Шаморадов рус һәм себер татар телләрендә бик оста алып бардылар.

Конкурсның максаты, катнашучылары һәм жюри әгъзалары белән якыннан таныштырып, жюри аларның иҗат...

Подробнее...

“Мин җырчы түгел, ә педагог”

16-6Дип әйтә бу көннәрдә Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыруында узган «Илаһи моң» төбәкара конкурсында себер татарларының “Ак куяннар кацар шар пелән” дигән халык җырын башкарып 1 урын яулаган һәм “Халык сәнгате” өлкә бәйгесендә җирле автор, җырчы-композитор Җәмилә Рәхимованың “Сөю хисе” җырын башкарып беренчелекне алган Наҗия Хәкимова. Хәер, өлкәдә аны белмәгән кеше юктыр да әле. Беренчедән ул - җырчы, аннары -Тубыл шәһәрендә буыннан-буынга күчүче данлыклы “Сүзге” җыр-бию төркемен оештырып, аның абруен тамчы да төшермичә 20 елдан артык җитәкләүче мәдәният хезмәткәре, чын...

Подробнее...

“Корабльләр космоска старт ала…”

16-7Кайчандыр космос адәм баласына беркайчан да бирешмәслек кебек тоела иде. Ә инде берничә дистә елдан соң анда теләгән һәр кеше барып кайта алачагына һич тә шигебез юк. Кем белә, бәлки, бу безнең балалар булыр әле?

Төмән районы, Шыкча авылының «Бал кортлары» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр Космонавтика көнен каршыларга бик теләп әзерләнделәр. Космонавт темасы балалар өчен һәрвакыт кызыклы, шуңа күрә, без бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмаска тырышабыз.

Бу көннәрдә төрле әңгәмәләр, йолдызлар, планеталар, Космос һәм космонавтика турында интеллектуаль-танып-белү...

Подробнее...

Көрәшчеләребез белән горурланырлык

16-14Апрель башында Төмәндә Россия Геройлары Раушан Абдуллин һәм Тимур Мөхетдинов истәлегенә көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узды.

Россиянең 23 төбәгеннән иң көчле көрәшчеләр «Строймаш» спорт комплексына үз төбәкләре данын якларга һәм команда зачетында Россия Кубогы өчен көрәшергә җыелдылар. Ярышларда берничә авырлык категориясендә 2002 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр катнашты.

Спортчыларны һәм тамашачыларны мәртәбәле кунаклар: Төмән шәһәре администрациясе башлыгы Руслан Кухарук, физик культура, спорт һәм өстәмә белем бирү департаменты директоры Евгений Хромин, Россиянең көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов, Геройларның әнисе-апасы һәм...

Подробнее...

Тамашачы хөрмәтен, мәхәббәтен яулаган җырчы

16-15Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең җырчысы Хәсән Хучашев үзенең 20 еллык юбилейлы концертын “Яшьлегемә кайтам әле” дигән җыр белән башлап җибәрде. Шул хәтле ел вакыт узып та киткән. Ул Вагай районы, Егаер авылында күп балалы гаиләдә туа, мәктәпне тәмамлап, эшкә урнаша, буш вакытларында Сопра авылы клубында үткәрелгән мәдәни чараларда катнаша. 2002 нче елны клуб мөдире булып эшләүче Алсу Симонова гаиләсе белән Тубыл шәһәренә күчеп килә һәм талантлы, моңлы тавышлы якташына шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгенә эшкә урнашырга киңәш итә.

Беренче концертында ук моңлы тавышлы егет тамашачыларның да, үзәк...

Подробнее...

Үсентеләр нигә егыла?

Помидор үсентеләренең астан сабаклары карала һәм егылалар. Бу нинди авыру, үсентеләрне коткарып буламы? Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:

- Караяк чиренең төп билгеләре: үсентенең төп сабагы каралу, кору. Үсемлек шиңә һәм егыла. Моңа куе чәчү, үсентеләр арасында җил йөрмәү, һава һәм туфракта дымлылыкның югары булуы сәбәпче. Үсентеләрне чирдән саклау максатында чәчәр алдыннан орлыкларны 20-30 минут марганцовканың алсу эремәсенә салып торырга, аннан 3-4 тапкыр суын алыштырып чайкарга кирәк. Чиргә каршы көрәш чаралары: туфракны ел саен алыштыру; әрҗәләрнең эчен 2-3 %лы бакыр купоросы эремәсе...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836